Ул көннәрдә - Мансур Вәли-Барҗылы 14 стр.


 Ну, әйтәсең дә инде Ләйсирә җитди генә сөйләшкән җирдән кинәт елмаерга итте, кулындагы нечкә генә үлән сабагы белән Билалның колак артын кытыкларга кереште.

«Моның ише сүз күпкә китте, ахры», дип уйлап алды Билал. Аның инде ничә мәртәбә «хатын-кыз белән җитди сүзне артык күп сөйләшергә ярамый» дип, үз-үзенә сүз биргәне бар. Аның уйлавынча, бу табигыйлеккә каршы килә, бу ясалмалык!

Әмма башлаган сүзен әйтеп бетермичә туктый алмый ич инде ул! Аннары, Ләйсирәгә сөйлим дип, ул бит әле үзе дә кайбер нәрсәләрне ачыклый. Сөйләгәндә, байтак әйбер үзеңә дә ачыграк күренә башлый.

 Менә бер генә нәрсә әйтәм дә аннары мондый акыллы сүзләрне туктатабыз, кадерле Ләйсирә туташ! Шуны әйтмәкче булам мин: боларның барысы да шәһәрләшү аркасында килеп чыга шикелле. Чөнки шәһәрдә яши башлаган ир-атка физик эш, аны чын мәгънәсендә ир-ат итә ала торган эш бик аз кала. Шуның өстенә әле тагын акыл хезмәте белән шөгыльләнүче ир затлары күбәйде. Билгеле, болар объектив процесс дип йөртелә. Ләкин киң мәгънәдә алып каралган табигать өчен бу, чыннан да, объектив микән соң? Бу кешелек җәмгыятенең үзе өчен генә объектив түгел микән? Ә чынлыкта табигатькә, табигыйлеккә каршы килә торган нәрсә түгел микән бу?  Билал, сөйли башлаганда, тиз генә туктар кебек иде, әмма сүз артыннан сүз агыла торды, ул алай тиз генә туктый алмады.  Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә. Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер. Ә болай итү, минемчә, тирән һәм зур ялгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисеңме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше җәмгыять продукты гына түгел әле ул! Ул табигать продукты да әле! Табигый кануннар да искә алынырга, санга сугылырга тиеш!

Ләйсирә каршысындагы юкәгә караган да ята бирә. Билалның сүзләре аңа ничек тәэсир иткәнен тиз генә аңларлык түгел. Ике кулын ияк астына куеп, терсәкләренә таянган ул. Әллә тыңламауның бер формасы бу, әллә әнә шулай уйлана-уйлана тыңлый кем белсен!

 Җә, җитте! Бүтән мондый фәлсәфә сату юк! Шушындый ямьле көндә, шушындый гүзәл кызга моның ише сүзләр сөйләп ятканымны белсәләр, дөньяның бөтен ир-аты җыелып, мине асып куяр иде!

 Мин синең сүзләреңне бик яхшы аңладым, Билал. Ләкин ул хакта үзем бер сүз дә әйтә алмыйм. Уйланган нәрсәм түгел чөнки. Моңа синең генә баш җитә. Минем баш юкарак.

 Юк, алай димә син Просто хатын-кыз натурасы башкачарак бугай инде ул. Үзең бая әйткәндәй, алар күбрәк күңел белән тоялар бугай дөреслекне, табигыйлекне, чынлыкны

 Шулай шул Әйдә, су керәбез, Билал!

Ләйсирә тиз генә сикереп торды да Билалның кулыннан алды. Аны сөйрәп диярлек торгызды. Сүз белән мавыгып, аркалары инде нык кына кызган икән, башта әзрәк юынгалап тордылар. Аннары Билал эчкәрәк керде дә Ләйсирәгә су сипте. Ләйсирә дә аңа ике куллап җавап бирде. Куыша-куыша, эчкәре үк кереп киттеләр. Бу юлы да рәттән, янәшә йөзделәр. Су рәхәт, кояш шәп кыздыра, алар әлегә бәхетле тагын ни кирәк мондый көнне сау-сәламәт булган адәм баласына?!

Шулай төшке аш җиткәнче рәхәтләнделәр алар көн саен. Аннары ял йортына менәләр. Ашап алалар. Билалның бүлмәсенә кайталар. Билал диванга ята, үз урынын Ләйсирәгә бирә. Көн саен шулай черем итеп алырга өйрәтте Билал Ләйсирәне дә.

Йокыдан торгач, көн дә диярлек урман сукмагына алып чыкты ул аны. Әз-мәз гөмбә дә таптылар. Савытлары булмагач, аларны агач төбендә калдырып китәләр иде дә аннары «ак болыт астына» яшереп куелган гөмбәләрне таба алмыйча аптырап бетә иделәр. Хәер, гөмбә табу идемени соң төп максат?!

Ә беркөнне, икәүләп йөргәндә, аларга Василий Петрович очрады. Кулына юан гына таяк тоткан, гадәтенчә салмак кына адымнар белән килә. Башта Билалларны танымады шикелле, йөзен дә, адымнарын да үзгәртмәде. Биш-алты адымнар калгач, Билалны танып алды да, кояштай балкып, кочагын җәйде:

 Менә бит нинди идиллия, ә! Кешегә нинди бәхетләр эләгә!

Ул туктап, әллә кайчангы танышлар шикелле, һәр икесе белән кул биреп күреште. Үзе бертуктаусыз елмайды, балкыды. Билал бу кешенең никадәр киң күңеллелегенә, никадәр олы җанлылыгына сокланды. Теге көнге әңгәмәдән соң, күрәсең, ул Билалны үз иткән. Менә хәзер Билалның бәхетле булуы Василий Петровичның үзе өчен дә бик олы куаныч, бәхет шикелле. Шушы минутта, ахрысы, Билалның күңел төбендә йөргән бер уй да калкынды. Ул да күңеле булган чакларда бер фикерне кабатлый иде бит. «Керсез күңелле кешеләрнең бәхетле булуы минем үз бәхетем кебек» дигән сүзне. Менә шуны гел-гел искә төшерә ул. Әле хәзер дә, үзләре алдында чын-чыннан куанып торган Василий Петровичны күргәч, яңадан шул исенә төште Әллә Василий Петрович та шундыйрак микән? Аны да кеше бәхете шулай нык сөендерә микән?! Алайса, үзе дә бик яхшы кешедер ул!

Василий Петрович сокланып, Ләйсирәгә карап торды, Билалга ягымлы гына күз салып алды, аларны канатландырырдай сүзләр әйтте. Бераздан, яшьләрнең каушау галәмәте сизелә башлагач:

 Ярар, алайса Мин киттем Сезгә күңелле сәфәр,  диде. Алар яныннан китеп бер-ике адым узуга, яңадан артына борылды да: Ә бу сукмак бит адаштыра Адашмассызмы икән соң? диде.

Билал, аның сүзен чынга алып, ихлас күңелдән:

 Юк, адашмыйбыз без!  дигән иде, Василий Петрович сүзен бөтенләй икенчегә борып куйды:

 Ә мин сезнең урында булсам адашыр идем!

Билал моңа каршы сүз таба алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсирә әз генә кызарып китте.

 Курыкмагыз, адашсагыз, иң беренче булып үзем эзләргә чыгармын! Василий Петрович үзалдына елмайган килеш китеп барды.

Бу искиткеч яхшы күңелле кеше белән очрашканнан соң, Билал да, Ләйсирә дә тагын да үсенебрәк киткән төсле булдылар

Көннәрдән бер көнне, әнә шулай урманда йөргәндә, Ләйсирә сорап куйды:

 Ә син монда озак булырга уйлыйсыңмы соң әле, Билал?

Бу сорауның Билал өчен ни икәнен Ләйсирә, әлбәттә, яхшы белә иде.

Шуңа күрә ул аны сүз арасында әйткән кебегрәк кенә, артык мөһим мәсьәләгә санамагандайрак итеп әйтте. Шул рәвешле сорауның куркынычлыгын, хәвефлелеген киметергә теләде төсле.

Ачык кына итеп әйткәндә, Билалның әле һаман ныклы бер фикергә килгәне юк иде. Эше, гаиләсе исенә төшкәндә, ул аларны хәтереннән чыгарып торырга тырыша.

Менә хәзер Ләйсирәгә җавап бирергә кирәк. Ул аны, күрәсең, берәр фикергә килгән дип уйлый торгандыр. Бу кадәр вакыт эчендә ир-ат үзенең уенда ныгый төшкән булырга тиеш дип ышанадыр. Ә Билал менә һич тә алай дип әйтә алмый шул әле. Ләкин ачык бер карары күренмәсә дә, эченнән уйлана-уйлана, Ләйсирәгә үз хәлен аңлатып карарга булды.

 Шундый-шундый карарга килгән идем дип, синең алда күкрәк суга алмыйм әле мин. Нинди дә булса бер юлны сайлап өлгермәдем әле. Тик шунысын ачык сизәм: кире кайтасым килми, бер дә килми минем!.. Анда кайтып яши башласам, мин, гомумән, үз-үземне үтерермен, юк итәрмен сыман!.. Кире анда кайткан кеше ул инде мин булмас төсле! Ә минем үз-үземнән алай тиз генә баш тартасым килми Үзем өчен көрәшеп карыйсым килә минем!

Аның сүзләреннән соң Ләйсирә, сокланулы карашы белән көч өстәгән сыман:

 О-о әле сине буйсындырырга!.. дип куйды. Әзрәк тын баргач, болай дип тә әйтүне кирәк санады:  Беләсеңме, Билал Мин, сине ныграк белгән саен, шуңа ышана барам Ә монда килеп бер атнага якын яшәү дәверендә инде ныклап ышанып та җиттем дияргә була. Шулай диде дә никтер туктап калды Ләйсирә. Иреннәрен кыскан һәм нәрсәнедер бик киеренке уйлаган рәвештә бара бирде. Һаман дәшмәде.

Аптырагач, Билал үзе сорады:

 Нәрсәгә ышана барасың? Нәрсәгә ышандың?! Ник әйтеп бетермисең? Ул шактый каты итеп Ләйсирәнең кулыннан алды. Әйт инде

Юк, Билалның тавышында да, эчендә дә бернинди ачу юк иде. Бары ниндидер борчылу, ниндидер хәвефле сүз ишетермен дип курку гына көчәя төште аның күңелендә.

 Сүземне башлагач куркыбрак калдым әле менә, Билал Бик әллә нинди сүз әйтергә җыенганмын икән бит!  Шул сүз телемә килгәч, синең өчен куркып куйдым. Аның күз карашы сүрән, Ләйсирәне ниндидер аңлаешсыз моң биләгән сыман иде. Әлегә Билалга билгесез булган хәсрәт газабы кичерә Ләйсирә. Тик ни бу, нәрсә ул?

Билал, кызганып, аны кочагына алды. Чәчләреннән сыпырды, битеннән үбеп алды.

 Йә әйт инде Ни уйлыйсың?..

 Беләсеңме ни уйладым Син син беркайчан да гаилә бәхете таба алмассыңдыр, ахры, дип уйладым мин Чөнки син, чын ир-ат булсаң да, ә менә нәкъ шуның аркасындадыр да, бүген күпчелек хатын-кыз теләгәнчә гаилә кешесе була алмыйсың син. Гаилә турында гына уйлап, аның өчен генә яши алмыйсың син. Синең күңелеңә, рухыңа артык зур киңлек, иркенлек кирәк! Ниндидер зур яшәү, киң колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа Менә шул!

Ләйсирә тын калды. Бераздан тагын өстәп куйды:

 Беләм, бик авыр сүз бу Гафу ит син мине, Билал  Шулай диде дә Билалның кулын алды. Аны каты итеп кысты. Мондый язмышлы кешегә нык, бик нык булырга кирәк! Югыйсә Югыйсә Ай бу тормыш дигәнең! Адәм баласын күпме караңгы почмак сагалый анда Ә ул караңгы почмакларда ниләр барын үзең дә бик яхшы чамалыйсың син.

Ләйсирә белән аларның соңгы сөйләшүләре әнә шундыйрак булды.

Билалның бик зур өметләр баглап көткән Ләйсирәсе, үзе дә никадәр яңалыкка, үзгәрешкә ымсынып килгән Ләйсирәсе, шундый ук матур бер иртәдә саубуллашып китеп барды.

Назад Дальше