Әнә шул минутлардагы соклануы чиксез иде Билалның!
Эчендәге әнә шул хис көченнән, аның тышка ургылуыннан йөрәге ярылыр, тәне, гәүдәсе меңгә, миллионга шартлар кебек иде.
Билалның бу сәер халәтен йөзеп килүче Ләйсирә сизмәде, билгеле. Ул әле Якты күл белән беренче очрашу тәэсирен кичерә. Билалга караган килеш, әкрен генә йөзә, аңа якыная.
Билал исәнләшкән төсле Ләйсирәне кулларыннан тотып алды. Аяклары белән кызу-кызу хәрәкәтләнеп, Ләйсирәнең кулларын һәм үзен дә әз генә өскә күтәрде. Бәхеттән, рәхәтлектән Ләйсирә көлеп җибәрде.
IIТуйганчы йөзделәр алар Якты күлдә. Чөнки бу, чыннан да аларның тормышындагы яп-якты бер күл, яп-якты бер көн иде.
Икенче як ярга да чыктылар. Ап-ак каеннарның кайсы берсе суга ук иелеп тора, кайберләре, таулы ярда үсеп, зәңгәр күккә ашкан. Ләйсирә яр буендагы әнә шул зифа каеннар янына чыгып басты. Ямь-яшел купальниктан бөтен матурлыгы белән балкып басып торды ул. Якты күл буенда, ап-ак каеннар янәшәсендә, купальниктан гына калган Ләйсирә дөньядагы бер генә киноактрисага да алыштыргысыз чибәр һәм табигый иде. Аның әкрен генә, әллә нинди нәфислек белән бер урында кузгалып куюлары Бу вакытта зифа буйның торышы, рәвеше Билалны яңача шашындырды.
Билал да аның янына ярга чыкты. Бераз хәл җыйды. Аннары тау бите буйлап урман эченә менеп киттеләр. Җитәкләшеп, ялантәпиләре белән җирне капшап кына баса-баса, каеннар, юкәләр, яшь усаклар арасында йөрделәр. Бөтен тарафта яшеллек һәм яшьлек иде, аларның һәммәсе үсүгә һәм мәхәббәткә дәшә, яратуга, сөю-сөелүгә ымсындыра һәм илһамландыра иде. Монда, Якты күлнең икенче ярында, аларны кем дә күрми иде. Тауны менеп җиткәч, Билал Ләйсирәне күтәреп алды, күтәргән килеш үпте, ашыкмый гына сукмакка чыкты һәм, шул рәхәтлекне мәңге сузарга теләгәндәй, як-якка карый-карый, борылмалы сукмактан алга таба атлады. Аларның баш очында чип-чиста, зәп-зәңгәр күк, әйләнә-тирәләрендә ямь-яшел урман, алларында озын-озын сукмак иде. Ә күңелләрендә быелгы җәйнең кояшыннан да кайнаррак ут, яшь чагында гына кичерелә торган мәхәббәт!
Урман эчендә йөреп туйгач, әлсерәп тагын Якты күлгә төштеләр. Ике көмеш балык кебек, янәшә йөзеп киттеләр. Билал һаман Ләйсирәгә бик якын йөзде, йөзгәндә дә, ул аннан күзен ала алмады.
Үзләре чишенгән ярга чыктылар. Анда ямь-яшел чирәм, берни җәймичә, шунда гына ятып кызынырга да була Әмма Ләйсирә кебек гүзәлне чирәмгә генә, гәрчә ул бик йомшак тоелса да, яткырырга ярыймы соң?!
Билал, кулыннан килгәнчә нәзакәтлерәк булырга тырышып, җәймә җәйде, әле судан чыгып хәл җыярга да өлгермәгән, тирән итеп сулыш алган Ләйсирәгә ятып кызынырга урын тәкъдим итте.
Моның кадәр ямьле урынны каян эзләп таба алдың син, Билал Ләйсирәнең соклануы да, бүгенге көн бәхетеннән ләззәтләнеп куануы да һәм хәтта үзен шушында чакырган өчен, Билалга йомшак кына итеп рәхмәт әйтүе дә сыман иде бу. Ул, әле генә суга кереп киткәндәге сыман матур итеп, әкрен генә җәймәгә ятты. Эшләпәсен алып киде. Үзе, күзләрен тутырып, Билалга караган. Иреннәре баягыча ярым ачылган, ә Билал уң терсәгенә таянган да шулай ук аңа төбәлгән. Дөнья онытылган, әйләнә-тирәдәгеләр онытылган. Гүя бу Якты күл аларның икесе өчен генә, гүя урман эчендәге менә шушы искиткеч матур җәй дә аларның икесе өчен генә. Гүя бөтен тормыш, барлык яшәү алар өчен генә. Әйе, әйе, бик мөмкин, ә бәлки, чыннан да, җирдәге бөтен нәрсә яшьлек һәм мәхәббәт өчен генәдер?! Бәлки, бөтен нәрсә, һәр җан иясе үз гомерендә бер мәртәбә әнә шул бөек бәхетне кичерү өчен генә яшидер?!
Ял итеп, хәтта йокыга киткән сыман байтак яттылар алар. Тирә-юньдә халык мәш килә, суга чумалар, судан чыгалар, шаулашып көрмәкләшәләр, куышалар, уйныйлар, кайберәүләр җай гына сукмак буйлап йөренә. Ә боларның беркемдә эше юк, кайгысы юк. Алар өчен бер-берсенең якынлыгын, янәшәлеген тою ләззәте генә бар.
Әйе, ни генә эшләсәләр дә, бу көнне алар ике арада бары тик мәхәббәт, бер-берсенә чиксез тартылу, яратышу гына тойдылар.
Бераз вакыт үткәч, Билал Ләйсирәнең күпмегә килгәнен сорыйсы итте. Әмма теленнән ычкынам дигәндә, бу соравын тагын эчкә йотты. Сораса, Ләйсирә ниндидер бер көнне әйтер дә, шушы бөтен рәхәтлекнең, бәхетнең ахыры күренер, аның чиге бар икәне беленер, һәм әнә шунда аларның икесенә дә бик күңелсез булып китәр сыман иде. Шул тотып калды Билалны.
Шулай да әкренләп телгә килделәр, сөйләшә башладылар. Башта беренче көнне, әлбәттә, гел якты, җиңел, матур сүзләр генә булды телдә. Алар һәммә нәрсәгә сокландылар, шул соклану аша канатланып, үзләре дә бик еш югары, биеккә күтәрелеп алдылар.
Аннары телләренә чынбарлык, фани дөнья мәшәкатьләрен белгерткән сүзләр керә башлады.
Ләйсирә Ә эштән ничек китә алдың?..
Бәй Тоттым да әйттем: «Мине берәү бик нык көтә, әгәр тиз арада аның янына бармасам, ул үләчәк! дидем. Дөнья белән саубуллашачак», дидем.
Ә Билал Ләйсирәнең шаяртуына елмаймый. Ләйсирә уйнап кына әйтсә дә, бу сүзләрнең төбе дөрес бит, чынга бик-бик якын бит алар.
Ә шулай да дөресен генә әйт әле?!
Дөресе генә дисәң, болайрак булды инде ул Бүлек начальнигы янына кердем дә: «Бик мөһим бер эш килеп чыкты, зинһар, үз хисабыма бер атна ял бирегез», дидем.
Тәки килештеме?
«Ни булды икән моңа?» дигән сыман байтак кына күземә карап торды да (үзе сорарга да кыймый) гариза язарга кушты. Ә директор белән үзем сөйләшермен, диде. Менә шул гына. Әллә ни катлаулы булмады ул.
Бик озак кына «Сорыйммы икән, юкмы?» дип икеләнеп торганнан соң, ниһаять, Билал батырлыгын җыеп сорарга булды:
Ә безнекеләр Безнең бүлек егетләре нишләп ята анда?
О-о, анда Ләйсирә кинәт үзе дә җанланып китте. Анда хәлләр хәтәр! Алар һаман шул Сәнгать сарае дип җенләнәләр! Киңәшмәгә җыелган саен, директор тегеләрнең тетмәсен тетә. Ә тегеләр Тегеләр, әллә сүз куешып керәләр инде, башта ипләп кенә тыңлап торалар да аннары тотыналар шундый саллы-саллы дәлилләр китерергә! Без шаккатып тик торабыз. Ә директор архитектурада бум-бум икән үзе! Кеше алдында сиздерәсе килми тагын, җитдирәк бәхәс китсә, тизрәк гомуми сүзләргә күчә дә сыйпап кына куйгандай итә вакытлыча. Ни булып бетәр инде ул сезнең Сәнгать сарае?
Егетләр көрәшә, димәк Бирешергә уйламыйлар Кызык та инде бу, ә! Егерменче гасыр ахырында шушы иң гади нәрсә өчен кан коеп бәхәсләшеп ят инде! Башкалар чын сәнгатьнең олырак мәсьәләләрен хәл итәргә тырышканда, син монда шул типлар белән әлифба дәрәҗәсендә маташ инде. Кәмит, валлаһи, кәмит бу! Ләкин бик тә арзанлы кәмит! Тормыш сәхнәсендә гасырлар буена инде ничәмә мәртәбә уйналган, китапларда күп тапкырлар язылган кәмит.
Ләкин ул һаман-һаман килеп чыга тора икән. Ул типлар бер дә үзләрен танымый микәнни соң?! Хәер, алар сәнгать, әдәбият белән ул хәтле таныш була аламы соң?! Алар бит, үзләре сәнгать тирәсендә эшләсәләр дә, ул дөньяга начальник буларак кына карыйлар! Баштан ук, карьераларын башлаганда ук шулай итә алар! Кемгә ялагайланып, нинди урынны биләргә мөмкин һәр очракта әнә шул сорау гына борчый аларны!
Ха, синең сәнгать диеп аһ оруың сукыр бер тиен аларга!
Юк, шул пычрак юлга басарга, алар белән буялырга язмасын Ходай!
Ә телеграмманы?.. Ә телеграмманы ничек алдың?.. Мин үзем икенче көнне аның өчен әзрәк оялып та йөрдем.
Әллә җибәргән чагында әз генә капкан идеңме?
Ә, юк!.. Анысы юк!.. Тамчы да юк иде! Чыннан да, сине бик нык сагынганга чыдый алмый бирдем мин аны.
Мин аны саклыйм әле. Син бит үз яныңда вакытта аның ише сүзгә бик саран! Синнән андый матур сүзләр бик сирәк чыга. Ләйсирә, мөлаем елмаеп, Билалга иелде. Шулай бит?
Сүзләргә бик үк ышанып бетмим мин, Ләйсирә Алар инде тузып, таушалып беткән шикелле, алар хәзер бернинди тере хис, кичереш тә алып килми шикелле тоела миңа еш кына. Яныңда вакытта минем күңелемне күзләрем, йөзем белгертмимени соң? Мин дә, боргалана-боргалана, сандугач кебек, хатын-кыз алдында сайраучылар рәтенә басыйммы соң? Андыйларны, төче телле камырларны җенем сөйми бит минем!
Сине бик яхшы аңлыйм мин, Билал! Хатын-кызлар да ир-атны тел осталыгына карап түгел, ә бәлки күңеленең әллә кай төше белән генә тоеп сайлап аладыр. Аннан соң шәһәрдәге ир затлары хәзер шактый үзгәреп бара бит. Алар әкренләп хатын-кызга әверелә сыман. Сиздерми генә әнә теге компаниягә күз сал әле. Ләйсирә ым белән генә бер төркемгә күрсәтте. Әнә уртадагы барысын да үз авызына караткан ир затын күзәт син. Аның бөтен кыланмышы, хәтта кул хәрәкәтләре, аяк басулары да хатын-кызларча түгелме соң?! Мин аның йөгергәнен дә искәрдем әле. Ул үзе, күрәсең, матур итеп, нәфис итеп йөгерәм дип уйлыйдыр Әмма хатын-кызлар кебек йөгерә ул! Үзе шуңа әз генә оялмый да.
Кара әле, кызык кына килеп чыга бит бу!.. Минем шуның ише нәрсәне хатын-кызларда да күзәткәнем бар. Бик күп кенә кызлар хәзер үзләрен ирләрчә тотып, ирләрчә кыланып абруй казанмакчы була. Хатын-кызга хас йомшаклыкны, назлылыкны, сизгерлекне, күңел нечкәлеген үткән чор калдыгы дип ышандырырга тырышалар. Замана хатын-кызы үткен, кыю, тапкыр булырга тиеш, янәсе. Ул ирләрдән берничек тә калышмаска тиеш!