Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов


Рафаил Газизов

Ачык тәрәзәләр : бәяннар, хикәяләр

КЕРЕШ

Туган авылым!

Туган мәктәбем!

Синдә укыган, эшләгән һәр кеше турында роман язарлык бит!

Инде үзен гаять тә җаваплы, Җир йөзендә иң авыр хезмәткә кеше балаларын белемле итүгә, тәрбияләүгә багышлаган укытучыларың аеруча хөрмәткә лаек. Укытучы, тәрбияче булу өчен, ничә еллар белем алырга кирәк?! Аннан гомер буе тәҗрибә тупларга, өйрәнергә. Гомер буе үзең укыткан, тәрбияләгән укучылар өчен җавап тотарга.

Соңгы елларда гына бала тәрбияләүдә гаилә беренчел, укытучы, мәктәп аннан соң дигән фикерләр ишетелгәли. Моның белән килешмичә мөмкин дә түгел. Чөнки баланы гаилә тудыра, ашата, киендерә. Гел күз алдында тота. Аның турында барысын да белә. Дөрес, сабыйлар балалар бакчасында да тәрбияләнә, белем туплый. Аннан мәктәпкә сукмак сала.

Ни булса да юллар гаиләдән башлана, гаиләгә алып кайта. Ләкин бу баланың сөекле укытучысына булган хөрмәтен киметми. Балалар, без әле аларны кечкенә дисәк тә, күңел белән кемнең кем икәнен аера башлый. Укытучы апасының аны ничек тырышып хәреф танырга, мисал, мәсьәлә чишәргә өйрәткәнен күрә, берзаман мөгаллимә сүзе аның өчен канунга әйләнә.

Аны өйдәге әби-бабай, әти-әни, абый-апа ничек кенә өйрәтмәсен җавап бер: «Укытучы апа алай димәде!» Апа әйткәнчә эшләү өчен, ул талаша, үпкәли, хәтта елап та җибәрә.

Тырыш, тәҗрибәле, кешелекле укытучылар белем бирде Кирмән Башы мәктәбендә. Бу авылның һәм аның мәктәбендә укыган Югары Яке, Норма, Норма Кардоны, Норма урманчылыгы, Су-Елга, Хәсәнша, Өләүкә авылы балаларының бәхетләре бар.

Менә шул укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр, әти-әниләр, балалар, күмәк хуҗалык, авыл Советы эшчеләре, гомумән, шушы салалар халкы турында бик тә яратып язам. Кемнеңдер сәер яклары, шуклыклары бар икән, гаҗәп түгел. Әнә шул үзенчәлекләре белән аерыла да инде адәм баласы бер-берсеннән.

Бу кешеләрнең бабалары, Мамадыш җирендә агач төпләп, урманнан яулап алынган басуларда иген икте, мал асрады. Бер сүз белән әйткәндә яшәде. Җирнең куәте аз монда. Чөнки бу авыллар һәм басулар субүләр биеклеккә урнашкан. Ул сырттан Шыя, Гомәр (Омар), Ушмы, Бөрсет, Кирмән, Сон елгалары, йөзләгән чишмәләр башлана. Язгы, көзге сулар уңдырышлы туфракны агыза. Бу басулар, хәтта авыл урамнары да, эреле-ваклы ерганаклар белән бүлгәләнгән. Беренче өч адымың тигез җирдә булса, калганы авышлыкка, чокыр-чакырга туры килә.

Ләкин монда яшәүче халыкның холкы чокыр-чакырлы түгел. Күпне күргән, күпне кичергән кавем яши бу җирләрдә.

Монда ашаган икмәгеңнән май тәме килә, чөнки җиңел түгел бу уңдырышсыз җирләрдә икмәк үстерү. Болыннар да 5060 чакрымда, Нократ, Чулман буйларында. Дым да җитми. Яңгыр болытларын зур сулар тарта, алардан парга әйләнгән су да шул тирәгә ява. Бу хакыйкать.

Ә бит шулай да әйбәт яши халык Кирмән төбәгендә! Башкалардан ким яшәми. Чөнки сабыйларны әби-бабасы, әти-әнисе, абый-апасы, туганнары белән бергә Кирмән Башы мәктәбенең данлы укытучылары тәрбияли: белем бирә, яшәргә өйрәтә.

Бу әсәр Мамадыш, Кирмән укытучыларына, тәрбиячеләренә, техник хезмәткәрләренә меңәрләгән укучыларыннан олы рәхмәт ул

Авылдашларыма багышлыйм

БӘЯННАР

АЧЫК ТӘРӘЗӘЛӘР

Уалма бәрәңге

Өченче көн инде яңгыр ява. Бер ай буе яңгыр күрмәгән Җир-ана дымга кинәнә. Кичә, яңгыр туктап торган арада, бәрәңге күмелде. Бер җирдә дә коры балчык юк. Аллага шөкер! Дымлы бакчада бәрәңге күмү бик авыр булса да, халык сөенде генә! Туфракның өске уңдырышлы катламына сеңгән дым җир асты чишмәләре, елгалары дымы белән тоташкан. Димәк, бәрәңге, игеннәр, яшелчә, җиләк-җимеш үссен өчен шартлар бар. Сугара үсемлекләрне туклыклы изге туфрак. Тамырлар тармаклана, көчәя.

Сабыйлар да шулай. Туа. Әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары аның өчен өзелеп тора. Ак җәймәләргә генә салалар. Юып-сөрткәләп кенә торалар. Сабый булган җирдә тирә-юнь чип-чиста, һава саф, өй җылы. Сөйләшүләр дә ягымлы. Ул йоклаганда, хәтта сәгатьләр дә туктатыла.

Ә ул тешсез авызын ерып елмаеп җибәрсә, олыларга бүтән берни дә кирәк түгел! Бу өйдә хәзер һәр көнне Сабантуй. Барлык өлкәннәр шул нарасыйга һөнәрен күрсәтә: җырлый, бии, шигырь сөйли, сандугач булып сайрый, аның бишеге тирәли күбәләк булып очына. Әйе, ханнарны да биеткән ди шул нәни Кеше Өлкәннәрнең бар борчуларын оныттыра бу елак онык. Ул елый башласамы?! Әнисен күз ачып йомганчы таптыралар, сагынган нәрсәсен каптыралар. Ашап туйганын көтеп торалар да, тагын китә киңәш итү: табибка күрсәтикме, әллә шәфкать туташын дәшикме, тагын, тагын әллә нәрсәләр.

Менә шулай, дөнья шулай яратылган. Бу гаилә дә, Җир шарындагы мең-мең гаиләләр кебек, шушы нәни Кеше хакына бар тормышын көйли, җайлаша, күп кенә гадәтләрдән тыела.

Аллаһ та иң беренче Сабый дия, кешелек дөньясы сабыйлар хакына яши!

* * *

1971 елның август уртасында, уку-укыту бүлеге мөдире фәрманын алгач, Зөлфәтнең җәйге ялы өзелде. Уку елы якынлаша. Мәктәпнең еллык эш планы, дәрес үткәрү тәртибе, укытучыларга фәннәре буенча атналык дәресләр бирү кебек мәгариф йортының иксез-чиксез мәшәкатьләре аны бөтереп алды. Ярый әле, мәктәп директоры Мостафин Батырша Мостафа улы тәҗрибәле кеше. Бергәләп, киңәшеп эшләделәр.

Август киңәшмәсе якынлаша. Кирмән Башы мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар бар. Фәннәр буенча узачак утырышларда Фәүзия Фәез кызына тарихтан, Шамил Нургали улына математикадан, Мария Фёдоровнага рус теленнән, Рәшидә Гариф кызына татар теленнән чыгышлар әзерлисе. Язган докладлар белән директор, бигрәк тә завуч янына керүләр ешайды. Директор хуҗалык эшенә чумды, чөнки мәктәптә ремонт эшләрен төгәллисе бар. Ул һәрвакыт эш урынында. Халык та аның янына агылды. Биш ел буе контроль эшләр, рефератлар, курс эшләре язган, инде хәзер диплом темасы алган, район, республика матбугатында мәкаләләре, әдәби әсәрләре басылып торган кеше буларак, ул ясалачак һәр чыгышның үзенчәлекләрен чамалый. Укытучыларны да: «Үз фәнегез нечкәлеген Сездән дә әйбәтрәк белүче юк инде аны, дип юата. Кирмән төбәге тарихы, күмәк хуҗалыгы, мәктәбе тормышы турында хикәяләүче мисаллар белән баетсак, тагын да шәбрәк булыр, ди. Безнең төбәк юньле кешеләргә гаҗәп тә бай булуын яхшы беләсез: 7 кеше Татарстанның төрле районнарында райкомның беренче секретарьлары, райисполком рәисләре Юнысов Гаян, Ахунҗанов Җиһанша һ. б., Миннекаев Гаян районның беренче Ленин ордены иясе, Гафият Нигъмәтуллин Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое.

Ил язмышы кыл өстендә торган Курск дугасындагы җиңүдән соң Казанда Сабан туе уздырыла. Шунда кем җиңгән дип уйлыйсыз, Фәүзия апа? Шәйдуллин Рәхимулла абый Сабан туеның баш батыры! 18 яшьлек Кече Кирмән егете! Йөгерештә Кече Кирмән авылы ир-аты Миңнеголов Вагыйзь абый җиңә! Аның инде бу вакытта 1939 елда туган Тәбрис һәм 1943 елда туган Кавис исемле малайлары бар, аларны авылда хатыны Нурҗидә үстерә.

Ә дистәләгән еллар тракторда эшләгән Мотыйгова Наҗия, Сәләхова Нуридә, Имамиева Мәрфуга, Мөбарәкшина Разия, Морзаханова Зәйтүнә, Сәгыйтова Мөкәрләмә апаларның фидакяр хезмәтен дә искә алу кирәк. Йә сугыш чорында урак тотып иген уруда алдынгылыкны бирмәгән Насыйбуллина Сылубикә, Хәйруллина Нурлы, Газизова Мәгъсүмбикә апаларны да хөрмәтләп язу бик хуп булыр».

Август киңәшмәсеннән соң узган директорлар җыелышында район мәгариф бүлеге мөдире Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбе укытучыларының чыгышлары аеруча яхшы әзерләнүен, бигрәк тә төбәк тормышы белән бәйле булуын, беркемгә билгеле булмаган, хәтта идеология эшләре буенча икенче секретарь Ганиев Нәҗип Шәкүр улы белмәгән тарихи фактлар ачылуын билгеләп үткән.

Чыгыш ясаган укытучыларга, шәхси эшләренә язып, рәхмәт белдерелде. Ә укытучылар завучка кереп рәхмәт әйттеләр.

Инде сыйныф җитәкчеләренә сыйныф бүлмәләре бирелде. Авыл Советы рәисе, директор, завуч, профсоюз рәисе, хуҗалык мөдире бергәләп мәктәп ремонтын кабул иттеләр. «Парта буяулары киемне буярлык түгелме?» дип, кулы белән тотып-капшап карады авыл Советы рәисе. Чыннан да, парталар әле генә буялган кебек. Тәрәзәләр, ишекләр, сайгаклар, уку әсбаплары, дәреслекләр, көндәлек, дәфтәрләр, галстук, значоклар тикшерелде. Өч мәчетне сүтеп җыелган мәктәп диварлары тузган, инде аларны мүкләп, сипләп тә рәткә китерерлек түгел. Беркем бу турыда әйтмәсә дә, барысы да моны бик яхшы аңладылар. Нарат бүрәнәләрнең тышкы кабыгы гына тора. Кышкы салкыннарда бинада җылы саклау икеле. Намуслы техник хезмәткәрләр бик иртә мичкә якканда, бүлмәләр суыначак. Җитмәсә, сыйныф бүлмәләре икенче катта, биектә, җил оясында. Ә соңрак томаласаң, балаларга ис тиюе дә бар.

Мәктәпне яңа уку елына әзерләү канәгатьләнерлек дип табылды. Акт язылды, ул мәгариф бүлегенә тапшырылачак. Утын ишегалдына ташып куелган, сыйган кадәресе утын сараена өелгән. 500 кубометр утын. Укытучы, тәрбиячеләргә утын кайтарылган.

Мәктәптә укыячак балалар сыйныф җитәкчеләре тарафыннан өйләренә кереп барланган: дәреслекләре, көндәлекләре, ручка, карандашлары, пенал, бетергеч, линейкалары, галстук, значоклары, өс-баш киеме бар. Мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән.

Дальше