Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов 2 стр.


1 сентябрьдәге Белем бәйрәменең көн тәртибен Зөлфәт иптәшләргә күрсәтте. Хәерле сәгатьтә!

Әмма беренче кыңгырау чыңлавы мәктәп ташкынын белем дәрьясына кертеп җибәрүгә күмәк хуҗалыкның бәрәңге басуы аркылы төште.

Һава хәле әйбәт торганда, бәрәңгене тизрәк җыеп алу белән һәркем кызыксына, чөнки бәрәңге бөртеклеләрдән кала икенче икмәк санала. Һәр күмәк хуҗалык кайсыдыр шәһәргә яки аның меңнәрчә кеше эшли торган завод-фабрикасына, оешмасына беркетелгән, аларга фәлән йөз тонна бәрәңге сатарга тиеш, аннан үз районының кулланучылар җәмгыятенә, спиртзаводка тапшырырга кирәк, колхозның үз ашханәсенә дә ел әйләнәсе җитәрлек бәрәңге калдыру зарур. Аннан балалар бакчасына, мәктәпләргә ташыйсы, тагын, киләсе ел утыртыр өчен, орлыкка саласы. Бер сүз белән әйткәндә, көннәр матур торганда, бәрәңгене тизрәк эш итәсе иде. Кояшлы көннәрдә казыгычлар да бәрәңге буразнасын җиңел актара, машина-тракторлар җитез йөри. Дәресләр дә аз югала, ә бит басуда йөреп укылмый калган дәресләрне укытучыларга өстәмә рәвештә үткәрергә кирәк булачак, ә аның өчен аларга түләнми, бәрәңге басуында йөргән өчен дә аларга хезмәт хакы каралмаган.

Мәктәптә кәгазь-документларга чумып утырган Зөлфәт басуларны әйләнеп кайтырга да вакыт таба, шушы ягы белән бигрәк тә ошый Батырша абыйсына. Иң кырыйдагы сыйныфтан эшне барлый да соңгы кишәрлеккә кадәр җитез генә әйләнеп чыга. Бәрәңге алуның нечкәлекләрен ул белми, кем белсен? Укучы буларак мәктәп белән 6 ел бәрәңге алды, 6 ел сыйныф җитәкчесе булды, менә 12 ел. Ә аңа кадәр 8 ел өендә бәрәңге алды. Менә 20 ел! Инде 4 яшендә ике беләгенә куеп җибәргән бәрәңгеләрне базга ташыган авыл малае ул!

Шуңа эшнең оештырылышындагы җитешмәгән якны хәзер үк күреп ала. Иң элек һәр укучыга эшне адымлап бүлеп бирү кирәк, бу очракта баланың үзен эшләргә этәрәсең. Авыз ачып, йоклап йөрсә, казыгыч артыннан җитешмәячәк. Иптәшләренең булышуын оештыру кирәк анысы. Ләкин сыйныфташларыңның сөйкемсез сөягенә әйләнүең бар. Аннан Зөлфәт һәр укучының үзен генә түгел, әти-әнисен дә, нәсел-нәсәбен дә белә. Бу сыйныфта кемнең атаман икәнен дә чамалый. Шул атаман белән бер-ике минут сөйләшә дә: «Сиңа ышанам!» дип китеп бара.

Гөрли «Кызыл Партизан» колхозы басуында эшләр. Конвейер хәрәкәттә: казыгыч йөреп тора, машина-трактор паркында икенчесе төзекләндерелә, анысы иртәгә колхозчыларга казый башлый. Шакирҗанов Гаяз абыйсы: «Әле өченчесен дә эшкә әзерлибез, белеп булмый, әзер торсын», диде. Транспорт әрҗәләре капчыклар белән тула, тырыш-җитез өлкән сыйныф егетләре грузчик булу өчен талашып тора. Тулган машина әрҗәсе өстенә кунаклаган егетләр, авылга кайтып, подвалда капчыкларны бушатып киләләр. Уннар тирәсендә көндезге аш китерәләр, ярты сәгатьлек ял игълан ителә. Их, күңелле дә соң чирәмгә кырын-ярын ятып ашаулары! Уен-көлке авазлары! Ризыкның хуш исе! Менә шунда үзеңне олы халыкның кирмәнлеләрнең бер кирәкле бәндәсе итеп тоясың да инде! Рәис тә, партоешма секретаре да, авыл Советы рәисе, агроном, бригадир да, кайбер көннәрдә хәл белергә килгән партия райкомының беренче секретаре, райисполком рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы да рәхмәт әйтергә онытмыйлар. Әле ризыкларны кабып карый район җитәкчеләре. Ошамаса эләгә барысына да. Бигрәк тә Ганиев Нәҗип Шәкүрович бик таләпчән. Ул Кирмән Башыннан аерылып чыккан Хәсәншада туган икән, димәк, үзебезнеке. Һәркемне белгән кебек сораштыра.

Районның уңдырышлылык буенча күрсәткече (бонитеты) иң түбән булган туфракта иген-бәрәңге үстерүче Кирмән Башы, Югары Яке, Норма, Су-Елга, Норма урманчылыгы авыллары халкының балалары гаҗәп тырыш. Аларга, үрнәк алу өчен, әллә кая барып өйрәнәсе, үрнәк аласы түгел. Әби-бабалары, әти-әниләре, абый-апалары, күршеләре шундый. Менә шуңа бәрәңге тиз алыначак. «Аллаһ көннәрен генә бирсен», дип уйлады Зөлфәт, басудан кире мәктәпкә кайтканда. Ул беркайчан да машинага утырып йөрми, йөгерешче бит. 23 чакрым ара аның өчен чүп кенә!

Дәресләр расписаниесен көйләү үтә җаваплы эш: беренчедән, укучыларның мәнфәгатен онытмаска: кайсы фән кайчан укытылырга тиеш, кайсы дәрестән соң кайсы фәнне куйсаң, үзләштерелеш яхшырак булыр? Тел, математика, химия, физика, биология, тарих, әдәбият, хезмәт, физкультура, рәсем! Укытучыларга да һәр сәгатьтә дәрес куйсаң әйбәт буласы икән. Дөрес, алар укытучылар бүлмәсендә эш таба, дәрес планы төзи, дәфтәр тикшерә, тәрбия эшләре, үз өстендә эшләү планнары белән мәшгуль. Әле көндәлекләр тикшерәсе, стенгазета, отряд сборы, шефлык эшләре бар. Сыйныфлар арасында уку, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча күрсәткечләрне пионервожатыйдан сорашасы бар, аннан тимер-томыр, чүпрәк-кәгазь, көл җыюда аның укучылары ничек икән? Эш җитәрлек укытучыга!

Бәрәңге алу төгәлләнде. Шөкер, көннәр әйбәт торды. Әбиләр чуагы урман кырыендагы басуда эшләгәннәргә гүзәл күренешләр, алтын яфраклы кыштырдавык келәмнәр бүләк итте. Көннәр җылы торгач, өс-баш, аяк киемнәре дә җиңел, йөгерек иде. Мәктәпне Уңыш бәйрәме уздырганда бизәү өчен, укучылар китап битенә сыймаслык сарылы-кызыллы, тагын әллә нинди чуар бизәкле яфраклар җыйды.

Һәр яфрак бер гомер кичергән бит. Язгы кояш җылысында өрәңге бөреләнгән, аның тәне буйлап каен суына караганда да татлырак чишмәләр йөгергән. Аннан бөреләр яралган, чәчәк таҗы кебек ачылган, яшел кочагын якты дөньяга җәйгән. Кирмәннең нәзберек җилләре, аның яшел кочагында иркәләнеп, агач очларына күтәрелгән, күккә ашкан. Сәгать саен, көн саен зурая, калыная барган яфраклар бишегендә тирбәлгән җилләр зәңгәр күккә ашкынган.

Шифалы яңгырлар яуган. Яфрак кәсәләренә тамчылар тулган, бу бәрәкәтле тылсым ияләре, кәсәдән кәсәгә тамып, җиргә сикергән һәм өрәңге яфракларын үстерүче газиз туфракка сеңеп рәхмәт әйткән, серле дога укыган, мәдхия көйләгән: тып та тып, тып та тып.

«Һәр яфрагын әрекмән яфрагы зурлыгында үстерү өчен, ай-һай, күп тырышырга туры килгәндер әни-өрәңгегә», дип уйлап куйды Зөлфәт, Кависның әдәбият дәреслегеннән елмаеп торган өрәңге яфрагын күреп. Алтын көз, 1971 елның гүзәл көзе амбарларга игене, подвалларга, базларга бәрәңгесе, банкаларга яшелчәсе, кайнатмасы, гөмбәсе белән тулса, чоланнарда, келәтләрдә дару үләннәре булып урнашты, бәрәннәргә дип җәен хәстәрләгән юкә бәйләмнәре, мунчада күптөрле авырудан терелтерлек каен себеркеләренә әверелеп, аркылы колгаларга эленде. Һәр йорт тирәсендә алма исе аңкый, юкә себеркесе хуш исе бөркелә. Алмагачка баскыч сөяп куеп, йон бияләй киеп кенә җыйган Кирмән алмалары, йон оекбаш, бияләй, киез итек кунычларына тутырылып, бүлмә-чолан шүрлекләренә куелган яки сайгак шомартканда чыккан бөтәркәле йомычкалар түшәлгән тартмаларга тезелгән: бер рәт алма, аннан йомычка, аннан тагын алма. Ә бакчачы кулында һаман да йон бияләй.

Уңыш бәйрәмен уздыра беләләр бу мәктәптә. Колхоз рәисе, агрономы, партоешма секретаре, авыл Советы рәисе кунакка киләләр. Кая барсыннар?! Аларның күп көч сорый торган мәшәкатьләрдән коткаручы фәрештәләре мәктәптә бит! Өй саен йөреп, көйләп-чөйләп, сыйпап эшкә әйтәсе юк, һәр кеше белән озаклап сөйләшеп торасы юк. Мәктәп директоры белән колхоз рәисе идарә бинасында киңәшәләр дә, фәлән дистә яки фәлән йөз кеше басугамы, амбаргамы, фермагамы яисә машина-трактор паркынамы эшкә юнәлә.

Бу бигрәк тә күмәк хуҗалыкта «семинар» дигән зәхмәт булса. Тамаша күрше колхоз белән чиктән башлана. «Кызыл Партизан» дип язып, юл читенә куелган күрсәтмә такта бар бит. Ул тактаны дөнья каршына чыгарып куюың һәр минутта һәр юлчыны кояшка караганда да ачык чырай белән хуҗалыкка дәшеп торуыңны белдерә. Аның тирә-юнендә бер чүп үләне дә шытмаска тиеш. Берничә чакрымга сузылган юл читләре чабыла, «үтүкләнә». Әгәр дә юлдан узучыга электр йә телефон баганалары күренә икән, аның төбендә дә чүп үләне үсмәскә, орлыгын иген басуына таратмаска, багана төбе кара җир итеп казылган булырга тиеш. Соңрак ул баганаларны 1 м да 20 см биеклектә акка буйый да башладылар.

Менә шул шәп юлдан барасың күмәк хуҗалык идарәсенә, үзәк авылга. Иген басуы читендәге чүпле иген бер алым киңлеге чабыла, янәсе, ферма малларына кирәк, семинар булган өчен түгел. Ул ферма мәйданы үзе генә дә ничә гектар, үзе генә дә ничә корпус! Әле моннан бер атна элек кенә котырып үскән алабута, тигәнәк, кычыткан, шайтан таягы өстеннән фермаларның түбәсе генә күренә иде, ә бүген семинарга килүчеләрне тәрәзәләре юылган, диварлары акшарланган, күгәне дә, тоткасы да, тагын әллә нәрсәләре һәрберсе үз урынында булган чәчәк-чук биналар каршы ала. Бер алабута, бер тигәнәк, бер кычыткан, бер шайтан таягы юк. Булса да, ферма территориясендә түгел, янәшәдәге шәхси хуҗалыкта.

Ул терлекчеләр өен кара! Эчендә дә, тышында да укытучы, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре сырлаган шәп сүзләр: «Күтәрик, куып җитик, узып китик!» Ферма эченә керсәң, пычкы чүбе сибелгән сукмактан керәсең. Бигрәк тәмле шушы усак агачы исе, шуны иснәү өчен киләдер семинарга бу кунаклар. Терлекчеләр дә әйбәт киенгән бүген. Болар бар да шулай булырга тиеш. Укытучы-тәрбиячеләр юган сыерлар да чистарган, хет бүген кияүгә бир.

Бозаулар фермасын нарат ботаклары бизи, һавасы да сулап туйгысыз. Яшь бозаулар кунакларга күзләрен мөлдерәтеп карый, аны-моны белмәгәннәре идәнне юешләвен дәвам итә, идәнгә җәелгән пычкы чүбен агыза. Моның белән генә шаккатырып булмый кунакларны, андый номерны гына күргәннәре бар. «Ә шулай да бозаулары матур! Күз тимәсен!» дип куялар.

Назад Дальше