Монда эш күп, биредә кешеләр өй төзергә усак кисте, тишелгән яшь үрентеләре күп, аларны кырасы була. Аннан кешегә ышанып бирәсең: «Агачын алгач, ботак-сатагын чистартып, казык арасына өеп кит», дип, юк чистартмый, яки аннан-моннан эшли. Ләкин, кәкә, бу җирне иманга китерсәң, бер елны да алдатмый, хәтта коры елны да, әллә су тамыры да якын инде. Йә, нишлисең?
Ярар, алам, рәхмәт, Рәхимулла абый.
Зөлфәт, урман буеннан керүгә, аркылысы 10 метр чамасы түгәрәк аланы булган җир кишәрлегендә басып калды, мотоциклыннан балта алды, ризык тутырган биштәрен күләгәгә урнаштырды.
Китте шуннан усак үсентеләрен, куак төпләрен кырып. Яшел Үзән шәһәреннән кунакка кайткан Габделбәр абыйсы белән дә менделәр. Алан, озынчаланып, урман куенына керә барды. Җир өстеннән дә түбәнрәк кырдылар куакларны, кайсыларын көрәк белән казып тамырладылар да. Чөнки чалгы белән чапканда, агач эләгергә тиеш түгел. Аннан куакны кыек та чабарга ярамый, чөнки ул аяк киемен, машина-трактор тәгәрмәчен тишә торган сөңгегә әверелә, әле бала-чага да менә бит монда, Рузил дә, Алсу да, Алла сакласын.
Өч ел буе, дистәләрчә тапкыр менеп эшләү нәтиҗәсендә, буралык агач алган кешеләрдән калган ботак-сатак та, һәр елны тишелеп, печәнлекне чуарлаучы үсентеләр дә, куак, башка кирәкмәс агачлар да чабылды, ә юкә, шомырт, өрәңге, миләш, каен сыман төз агачларның аскы ботаклары чабылды. Агачлар җыйнакланды, өскә тизрәк үсә башладылар. Печәнлектә хуҗа бар икәне ялт итеп күренеп тора.
Чыннан да, һәр елны ике машина печән биреп барды Мокат уязындагы кишәрлек, Рәхимулла абый белеп әйткән икән.
Ә быел баш урманчы Илдус, әйтми-нитми, янәсе, урман аныкы, ничә ел буе әкәмәт тә зур көч куйган аланлыкны трактор белән ердырып, нарат, чыршылар утырттырды. Сука тезәнлекләп, куак кырып ясаган сәнгати аланны вәхшиләрчә ермаклаган, кәсләрен янәшәдәге җирләргә каплаган иде. Елыйсылары килде Зөлфәт гаиләсенең, бу хәлне күреп.
Менә шул печәнлектән мал ризыгын чабып, әйләндереп, киптереп, алып төшеп сәндерәгә өйгәненә бер атна гына әле Зөлфәтнең. Ә кичә гаиләсе белән трактор ертмачлаган аланлыкны карап төшкәннәр иде. Ничә ел тырышып агач кырган печәнлекне.
Туп сугалар, Зөлфәтнең кәефе юк. Теге ертмачланган алан аның якасыннан алган да сулышын кыса. Клуб каршындагы өйдән колхозның партоешма секретаре Батырша абый һәм су асты көймәсендә мичман булып түләүле хезмәткә калган Наил чыкты. Урам яктан гына эндәште Батырша Мостафиевич:
Зөлфәт, килеп кит әле. Менә нәрсә, Наил белән Земфира өйләнешергә сөйләшкәннәр. Мин баш кода булырмын. Ә син кече кода. Әйдә, кереп чыгыйк әле. Земфираның өе дә янәшәдә.
Тирләп беткән бит мин Батырша абый, дисә дә, ай-ваена карамыйча, алып кереп китте болар аны. Безне Земфираның гаиләсе бик яхшы каршы алды: табын дисеңме, ачык чырай дисеңме. Иманлы йорт иманлы йорт инде.
Наилләрдә үк кайнарланып чыккан, тел белән тамак туйдырган партоешма секретаре «а» хәрефеннән башлады, «я» хәрефенә һәм «ярар» сүзенә барып җитте.
Никах укыттылар микән, белмим, яшь гаилә Мурманскига китеп барган. Юлда барганда, кияү: «Минем хатыным бар анда», дип, кәләшне чираттагы тукталышта Казанга озаткан.
Бу хәл Зөлфәткә шулкадәр начар тәэсир итте, яшен суккан кебек булды. Ничек?! Ничек?! Ничек?!
Кәләшнең гаиләсе белән гомер буе бер-берсен шулкадәр дә якын итеп яшәделәр, хәтта аның әнисе белән Земфираның, абыйсы Фәргатьнең әти-әниләре ахирәт дуслар кебек. Ә нәрсә килеп чыкты?! Батырша абыйсының хәле ничектер, ә ул бетте. Кабат кодалап йөрмәскә ант итте.
Ә бит Зөлфәт авылда дистәләгән яшьләрне кавыштырды, моңа кадәр берсенең дә аерылышканы юк иде.
Кода булып йөрүнең тамырына балта чабылды.
* * *Хәзер инде язмы, көзме икәнен дә хәтерләми. Аның кайсы фасылда булуы әһәмиятле дә түгел. Мәктәптән кайтты гына, әнисе чәй эчәргә дәште, шаулап-гөрләп ашап утыралар өчәү. Өченчесе улым Илһам, нәни егет. Ишек шакып, якын туганыбыз Харис абый килеп керде. Без инде аны табынга чакырабыз. Ул баш тарта.
Әйдә, чыгып керик әле, дип, мине ишегалдына дәшә. Ашыгабыз, ачуланма, апа, ди әнигә. Күренеп тора: кәефе шәп, нык дулкынланган абый.
Ишегалдына чыксак, улы Илшат та бар икән. Күрештек. Харис абый сүз башлады:
Менә, энекәш, бүтән балалар башлы-күзле булып бетте, төпчегебезне өйләндерәсе бар, әйдә, барысы да сөйләшенгән, Югары Якегә кыз сорарга барып кайтыйк әле. Бөтен өмет синдә, мин анда малайны мактап, яклап сөйли алмыйм, йоласы андый түгел, энекәш.
Бара алмыйм, Харис абый, диде ул, үткен балта белән тал чыбыгын чапкан сыман.
Харис абый колхоз рәисе, авыл Советы рәисе булган кеше, шунда ук аңлады, аның ике сөйләшмәгәнен белә, кырт борылып чыгып китте болар. Йөзләре үзгәрде инде якын туганнар- ның. Зөлфәтнең аларга теге моряк белән булган фаҗигале хәлне сөйләргә дә, шуннан соң җанына тынгы тапмаганын да, нәзер әйткәнен дә аңлатырга вакыты булмады.
Илшат туенда түрдә утыру насыйп булмады аңа, туйга әйтеп тә тормадылар.
Харис абый озак яшәмәде, берничә елдан Ходай хозурына күчте. Язмышы шулай булгандыр. Кичерешләре дә зурдан иде. Беренчедән, ул күрше авылда күмәк хуҗалык рәисе булганда, шикаять язып, җанын ашадылар, язганнары расланмаса да, гомерен кыскарткандыр. Икенчедән, ул эшләгән авыл йөзләгән кәҗә асрады, мамыгыннан шәл бәйләде. Татарстанны, күрше төбәк хатын-кызларын кәҗә мамыгыннан бәйләгән затлы шәлләр белән сөендерде.
Район хуҗасыннан башлап, аның тирәсендә йөрүче эреле-ваклы түрәләр дә, Харис Фатыйховичтан шәл таптырдылар, үз хатыннарына, кызларына, оныкларына гына түгел, сөяркәләренә дә. Үзе алып барып биргән шәлләрне чибәр кызлар башында күреп, «Уф!» дип, бер генә ухылдамады рәис. Анысы чёрт с ним! Эреле-ваклы түрәләр барысы да авыл хуҗалыгына, димәк, аның колхозына да, кай яктандыр бәйле адәмнәр. Хөкүмәт биргәнне бүлүдә катнашалар, янәсе, булышучылар. Килеп-китеп йөриләр.
Бик аптыраткан, инде ярты шәһәр урамына шәл җәйгән өченче хуҗаның чираттагы гозерен үти алмады Харис. Ә теге үз этлеген эшләде.
Көннәрнең берсендә Харисны Олы хуҗа дәште. Кулына банк счёты тоттырды һәм, кырык үгезне тапшырып, акчасын шул исәпкә күчерергә кушты. Сөйләшүдә өченче хуҗа да катнашты. Харис барысын да аңлады. Чөнки өченче хуҗаның күзләрендә өмет итеп тә алынмый калган шәлне күрде.
Бабайлар да ачка үлмәгән әле, егерме беренче елда да, диде Харис.
Ике атна буе аның колхозында җиң сызганып эшләгән ревизия, көн саен хуҗаларга җепкенләп отчёт ясап торса да, «финанс нарушениесен табарга» дигән күрсәтмәне үти алмады.
Ә Харис туган авылына, әти-әнисе өенә кайтып китте. Югары партия мәктәбен тәмамлаган Харисны Кирмән Башындагы күмәк хуҗалык рәисе дә, партоешма секретаре дә шатланып, кочаклап каршы алмады. Көндәш иде ул аларга. Менә дигән җитәкче иде. Бераз авыл Советы рәисе итеп йомышка йөртмәкче булдылар да, болай яманлап, тегеләй каккалап-суккалап, ялкау дигән ялган дан чыгарып, яшелчә бакчасы бригадиры вазифасына ыргыттылар.
Өендә шаулап торган җиләк-җимеш бакчасы үстергән Фатыйх малае, гомер буе күзне иркәли торган симез яшелчәләр үстергән Хәдичә улы биредә дә үзен талантлы оештыручы, агроном, табигатьне аңлый, сизә, аның белән дус яшәүче хезмәтчән итеп танытты. Районның яртысын һәм шәһәрне шыгырдап сөйләшә торган кәбестә белән тәэмин итте. Әле күпме аяк чалдылар.
Күпме түзәргә була. Китеп тә барды. Аны каккан-сукканнарның берсе дә рәхәт күрмәде, ләкин андый кешеләргә Аллаһ үзләренә килгән бәла-казаларның нәрсә өчен килгәнен аңларлык акыл, сизгерлек бирми.
* * *Нәсел бер, гаиләләр аерым безнең. Еллар үтте. Инде Илшатның малае да, Норма башлангыч мәктәбен «5» легә тәмамлап, урта мәктәпкә менде. Бу вакытта Зөлфәт тарих, җәмгыять белеме укыта иде. Директорга дәрес сәгатьләре күп бирелми, аның җитәкчелек, хуҗалык эше исәпсез. Тарихтан да язма эшләр уздыра Зөлфәт. Илшат малае инде 9 нчы сыйныфта иде. Өчәр сорауга җавап язалар, егет бик күп яза, белеме бар. Ләкин үгезне мөгезеннән дигән әйтемне төгәл үтәми, шуңа да сорауга төгәл җавап бирми. Бер кисәтте Зөлфәт, ике, өч кисәтте. Үзгәреш юк, аннан язма эшләренә «4»леләр куйды, егетнең бер чирегенә «4»ле чыгарды.
Бу хәл аларның гаиләсендә фаҗига итеп кабул ителгән, хәтта апасы өйгә шылтыратып, «4»легә укучы сыйныфташларының исемнәрен әйтеп, шулар кадәр генә беләмени инде ул дип кытырдата башлады.
9 нчыны бетерүгә, егет шәһәр мәктәбенә күчте, сыйныфташлары үпкәләгән диде. Зөлфәт моңа үзе дә ышанды, чөнки егет Норма Сабан туенда туганын, укытучысын күрмәмешкә салышып үтте, кая анда исәнләшү. Ә башкалар Зөлфәт абыйлары белән килеп күреште, хәлләрен сорады. Гаиләдә баланы бөек укучы итеп тәрбияләү кирәк микән?!
* * *Өченче суыну болай булды. Аңа 50 яшь тулганда, туганы Рәмзил Гаяз улы Каюмов 3110 модельле «Волга» машинасы бүләк итте. Шофёры Рузил белән арткы утыргычларны салдырдылар, бәрәңге, бал төяделәр, тагын әллә нәрсәләр. Казанда укучы, яшәүче балаларына да, бүтән җиргә дә.