Юк, балалар, Зәки дөрес әйтми, колхоз сыерлары гына силос ашый.
Юк, апа, безнең сыер да ашый, әти фермадан ат чанасына төяп алып кайта.
Юк, балалар, тагын әйтәм, колхоз сыерлары гына.
Зәки кычкырып елап җибәрә.
Ярар, Зәки, әйбәт булган.
Һәр бала яңалыкларны сибә торды.
Җавап: «Әйбәт булган».
Иң соңыннан Куян Миннәхмәте килде, исәнләшергә дә онытып:
Апа, безнең әти әнине кыйнады, диде.
Әйбәт булган
Шулай итеп, Кирмән Башы җидееллык мәктәбендә чираттагы атна башланды.
Камал апа белән Мәсгудә апа дәфтәр тикшерәләр. Башлангыч укытучылары татар теле, рус теле, арифметика, җыр, рәсем дәресләрен дә үзләре укыткач, дәфтәр өеме тау кадәр, җитмәсә, әле аларны көн саен тикшерергә кирәк. Урта һәм өлкән сыйныфлардагы кебек, төрле мөгаллимнәр укытып, арага буш көннәр керми, ярлы кесәсендә йөреп ялтыраган биш тиен кебек, көн дә балалар каршына апалары кереп баса. Башлангыч укытучысының хезмәте әкәмәт җаваплы. Күбесе бер хәреф танымаган, укый-яза белмәгән адәм балаларына белем биреп, аларны урта өлешкә күтәрергә кирәк һәм аннан соң да урта, югары өлештә укытучы иптәшләр баланың укуында аз гына кыенлык туса да: «Кем укыткан соң моны башлангычта?» дип, күңел тәрәзәңә таш, җаныңа пычрак ыргытырлык булмасын. Балаларың әйбәт укыса, ләм-мим. Ул чакта инде алар заслугасы, Камал апаларын искә алу юк. Бер Нургалиев кенә: «Шәп укыткан математиканы Камал апа башлангычта», дип әйтте. Һәйкәл куяр иде Камал апа Нургалиев Шамилгә, көченнән килсә.
Борынын җиңенә сөртүче малайларны дүрт ел буена әдәпкә өйрәтә Камал апалары. Кул күтәрү әдәбеннән исәнләшү әдәбенә күчәләр. Әби-бабайлар, апа-абыйлар, укытучылар, яшьтәшләр, нәниләр белән ничә адым кала исәнләшәсе? Кулны болгыйсымы, башны иясеме? Кычкырып исәнләшәсеме, пышылдапмы, уртача тавыш беләнме? Әгәр дә әби-бабай ишетмәсә? Малайлар баш киемен салып исәнләшергә тиешме? Исәнләшкәч йөгереп китсәң ярыймы? Елмаеп исәнләшәсеме, ачык йөз беләнме, әллә җитди кыяфәт беләнме? Камал апалары иртәнге әңгәмә вакытында малайлар белән малайларны, кызлар белән малайларны кара каршы очраштыра, исәнләштерә. Аннан Миннелут бабай, Рәмзил әби була да алар белән барысы да урамда очрашкандагыдай исәнләшеп чыга. Бик таләпчән Камал апалары. Ул дәрестә кул күтәрүнең дә, сыйныф бүлмәсеннән чыгу-керүнең дә үз тәртибе бар икән, парта өстеннән карандашың төшеп китсә дә, ападан кул күтәреп рөхсәт сорап кына аласы, анда да парта капкачларын дөбердәтәсе түгел. Юньле баланың карандашы идәнгә коелмый икән ул.
Камал апалары һәрберсенең киемен энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә. Юк, яңа кием сорамый, чиста булсын, ди. Кирәк чакта салып өлгерү өчен, малайлар будыргычлы чалбар кияргә тиеш. Һәр җирдә сәдәбең булсын, күлмәктә дә, кәчтүмдә дә, җиңдә дә. «Гел коелып, ватылып тора ул сәдәпләр, нигә аны тимердән эшләмиләр дә, киемгә болт белән беркетмиләр икән?» дип офтана Миннегаяз Борһанов.
Аннан ашауның да тәртибе бар икән. Чаштыр-шоштыр, хап-хоп, кап-йот түгел икән шул. Ипине кайсы кулга, калакны кайсы кулга тотуга барып җиткәнче, юынырга, сөртенергә, өстәлгә ничек килеп утырырга, табын артында утыручыларга нәрсә дип әйтергә икәнен өч көн өйрәнделәр.
Исәнмесез! диде Хәлим Шәйдуллин.
Көне буе күрешеп йөргән әти-әниеңә, туганнарыңа, әби-бабаңа ничек инде «исәнмесез»? диде Вакыйф Сабирҗанов.
Ай-һай! дип авыр сулады Сәвия Васыйлова.
Ашларыгыз тәмле булсын! дип әйтеп шаккатырыйк әле бүген әби-бабагыз, әти-әниегез, туганнарыгызны. Менә ничек үскән безнең Илдусыбыз дип шаклар катсын әле Васыйл абый белән Минзифа апа, дип, башыннан сыйпады Камал апалары Мөһәммәдиев Илдусның.
Ә ашаганда ничек тота үзен әдәпле кыз белән әдәпле малай? Монысы инде бөтенләй хәтәр икән. Кычкырып сөйләшмәскә! Ничек инде күргән-белгәнне сөйләшмичә түзеп торасың?! Юк икән шул, өлкәннәр сорашса гына, анда да әкрен генә сөйлисе, чөнки алай да барысы да ишетә икән. Аннан ашны шопырдатып ашамаска. Калакны шакылдатмаска, урындыкны шыгырдатмаска, янәшәдәге кешегә комачауламаска. Ипи валчыгын коймаска. Чәйне дә шопырдатып эчмәскә. Ашагач, савыт-сабаны юа торган урынга илтәсе икән. Әле рәхмәт тә әйтәсе. Алга тастымал куясы, ашагач, авызны, кулларны юасы, сөртәсе. Өстәлдән ризык алганда, башкаларга да калу-калмауны да уйлыйсы икән.
Болай булгач, кабат ашап булмас! диде Гасыймов Миннәхмәт.
* * *Шулай итеп, Камал апа белән Мәсгудә апа укытучылар бүлмәсендә дәфтәр тикшерәләр. Шул чагында Камал апа, башын Мәсгудә апага бормыйча гына, бер сүз әйтә.
Бу кәлимә белән чагыштырганда колхоз рәисе Мортазин Зәкәр Хәбибулловичның аты-юлы белән ыргытылган сүзе бөтенләй юк-бар, чебен-черки генә. «Печән бирмим, салам-икмәк бирмим» дигән була ул, тагын әллә нәрсәләр әйтә. Һәм барысын да бирә.
Яки менә АКШның фәләненче президенты Ричард Никсон СССРны болай итәм, тегеләй итәм, дип ычкындыргалый. Аның сүзе дә Америка байлары басым ясаганга гына әйтелгәне билгеле. СССР бит ул тегеләй-болай итәргә президентның хатыны түгел. Аннан хатыннар бөтерә ирләрне, президент та ир-ат лабаса.
Яки Куба дәүләте башлыгы Фидель Кастро нәрсә дип әйткән, АКШ яный башлагач.
Яки менә бульдозерчы Рәхимша абый Гаделшин? Ул колхоз рәисе кушкан эшне оныткан. Дөресен әйткәндә, өлгермәгән, чөнки колхоз эшен үтәүгә, сине кунакка дәшмиләр. Ә менә шәхси хуҗалык эшен башкарсаң, үзеңә файда Шактый кеше эшен эшләп, зур савап җыеп, машина-трактор паркына кайтып туктавы була Рәхимшаның, алачык янындагы койма ярыгыннан Зәкәр, дөресе Зәһәрдер аның, Хәбибуллович атылып килеп тә керә, Рәхимша абыйсын сугып та ега:
Рәхмәт әйт сугып екканга, милиция чакыртып төятеп җибәрмәгәнгә! ди.
Нишләп сугып ега инде ул Рәхимша абыйсын, гусеницага сөялеп тормаса, болай да ава бит инде ул Рәхимша. Хәтере калган Рәхимша соңгы тамчы көчен җыеп тора да яңадан гусеницага сөялә һәм бер сүз әйтә:
Син дә миңа бер кирәк булырсың әле!..
Ничек, ничек? дип сорыйлар механизаторлар. Йөзенә мең ерткычның усаллыгын чыгарырга азапланган кыяфәт белән Рәхимша абый теге сүзне кысып чыгара:
Син дә миңа бер кирәк булырсың әле!..
Камал апаны теге бер сүзне әйтергә нәрсә мәҗбүр иткән соң?!
Мәктәптә өлгереш, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча сыйныфлар арасында ярыш бара. 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфлар арасында җиңеп чыкканы Мамадыш шәһәренә экскурсиягә барачак. Мәктәп дирекциясе, аларга колхоздан автобус алып, бензин салачак, ашарга-эчәргә акча бирәчәк.
Соңгы атналарда Камал апа укыткан сыйныф башкаларны шактый артта калдырды. Бу чиратлап дежур торучы урта һәм югары сыйныф укучылары өчен барыбер булса да, башлангычта укучы бүтән сыйныф укучылары өчен барыбер түгел, чөнки иртәнге әңгәмә вакытында һәр көнне сыйныф җитәкчеләре оялта:
Әнә Камал апагыз укучыларыннан үрнәк алыгыз! Шулар барачак быел Мамадышка, алар коеначак Нократ суында, алар эчәчәк, 3 тиен акча салып, автоматтан баллы суларны. Алар күрәчәк музыка яңгыратып узып баручы пароходларны.
Янәшә бүлмәдә Мәсгудә апалары укыткан балалар алар укыган йортка төп бинадан дежур торучы укучылар төшүгә әләкләргә тотына икән:
Камал апа сыйныфында мич артында чүп бар, әйдәгез, күрсәтәбез.
Аларның сыйныф тактасы чиста түгел.
Миннегаяз Борһановның, турникта уйнаганда, сәдәбе төшкән.
Ә бит такта чиста, Миннегаязның сәдәбе төшкән булса да, мәктәп белән янәшә яшәгәнлектән, озын тәнәфестә әнисе Кафияттидән сәдәбен тактырып кергән.
Ә мич артыннан бер бит кәгазь килеп чыкты шул. Аһ-ваһ килүләренә карамады дежурлар, «4»ле куеп чыгып киттеләр.
Шуны да алмаганыгыз, их сезне! диде Наил абыйлары һәм кәгазьне, кулында йомарлап, Миннелут кулына тоттырды.
Кизүләр чыгып китүгә аңга килеп, кәгазьне кем ташлаганын тикшерсәләр, Мәсгудә апалары сыйныфында укучы малайның исеме язылган дәфтәр тышы булып чыкты.
Кизүләр янына йөгереп менсәләр дә, инде мәктәп буенча нәтиҗә ясалып, пионервожатыйга бирелгән икән.
Мондый хәл берничә тапкыр кабатланып, Мәсгудә апаларын Камал апалары кисәтеп тә хәл үзгәрмәгәч әйтте теге сүзне Камал апа. Юк, сез нәрсә, сүгенмәде, утырган урындыгы да шыгырдамады. Торып та басмады, кулларын Юныс оста ясаган имән өстәлдән дә алмады, хәтта дәфтәр тикшерүеннән дә туктамады. Керфеге дә селкенмәде, авызына җыелган селәгәйне дә йотмады, тирән итеп суламады да, тавышын да күтәрмәде. Әмма Мәсгудә апагыз һәм дә Дөнья ишетте аны:
Мәсгудә, син минем күземә елан булып күренәсең
Шулай да булаМокат уязы3 урманнан башлана. Дөрес, ул анда бераз гына сизелә, ләкин барыбер, уяз булгач уяз инде, сөзәк кенә авышлыкта булса да, яуган карлар эресә, сибәләгән яңгырлар гөрләвеккә әйләнсә, шушы уйсулыктан ага, шуңа күрә дә монда печән тигез урыннардан куерак та, биегрәк тә. Печәнлекне биргәндә, урманчы Рәхимулла абый Яруллин әйтте:
Монда эш күп, биредә кешеләр өй төзергә усак кисте, тишелгән яшь үрентеләре күп, аларны кырасы була. Аннан кешегә ышанып бирәсең: «Агачын алгач, ботак-сатагын чистартып, казык арасына өеп кит», дип, юк чистартмый, яки аннан-моннан эшли. Ләкин, кәкә, бу җирне иманга китерсәң, бер елны да алдатмый, хәтта коры елны да, әллә су тамыры да якын инде. Йә, нишлисең?