Нәбирә Гыйматдинова
Сөйлим, тыңла : повестьлар, хикәяләр
Повестьлар
Нурулла
1Нибарысы төш кенә иде ул Нибарысы төш кенә Йөрәккә китереп бәрергә шул җитә калды микәнни?
Авылда нихәлләр соң, бичәсе? Газраил берәрегезне чүпләмәдеме? диде Нурулла, башын күтәрмичә генә. Бу уйлардан аның мие ташка әйләнгән сыман иде.
Сүзгә саран хатыны артык җәелмәде:
Тыныч үзе диде.
Өеңә караклар керсә дә тып-тыныч сиңа! Ир мондый җаваптан һич канәгать түгел иде. Нишләп сөйләшергә иренәсең син, ә? Һәр сүзең алтын кыйпылчыгы мәллә? Әй, синнән ни көтәсең! Минем исемне дә яртылаш кыскарткач теге.
Ник битәрлисең, Нурла? Син минем белән сирәк яшәдең. Кунарга да кайтмый идең кайчак. Капкаңның кайда икәнен оныта идең.
Менә, менә, телең ачылды, бичәсе! Анысы дөрес, колхоз рәисенең йорты хуҗалык аның. Төнлә кибән төпләрендә әз йокламадык без, арыта да, чүт кенә ятып аякларны языйм дисең дә, кояш белән бергә уянасың. Җә, үзгәреш-фәләннәр дә юкмы Чурайбатырда?
Өч айда ни үзгәрсен икән, Нурла.
Өч ай озын ара, дөньясы уптым илаһи җимерелергә дә буладыр.
Аумады-егылмады, үз аягында басып тора авыл. Бер әрбир бар барын
Хатын ирен чите белән генә көлемсерәде.
Җә, сүзеңне кое төбеннән багор белән тартып алгыры! диде Нурулла, түземсезләнеп. Нинди әйбер ул?!
Сиңа әкәмәт кушамат тактылар, Нурла.
Кушамат?! Мир кушканын кая куйдылар?
«Патша» димиләр хәзер. Хастаханәгә кантур кызлары хәлеңне белергә баргач, син үзең: «Мин барыгызны да үтәли күрәм», дигәнсең бит.
Күрәм шул! Егерме ел колхоз тәхетендә утыр да кешеләрне үтәли күрмә, имеш! Кемнең ничек сулаганына кадәр тоям мин. Зерә генә «Патша» димиләрдер. Җә, нинди яңа кушамат ул?
Чү, кычкырма, Нурла.
Нинди кушамат, дим, чукрак?
Сине «әүлия» диләр, Нурла.
Әүлия?! Ир шаркылдап көлде.
Мөгаен, Мирхан мулла тел кашыйдыр. Авыл башындагы ташландык кабергә Нурулланың күптән эче пошып йөри иде. Анда әүлия бабай күмелгән, диләр иде. Кабер тирәсен тотып алган такталар череп, өстеннән терлек-туар таптап йөри башлагач, мәетнең сөякләре тузгып ятмасын дип, ул үз акчасына нарат тактадан аңа чардуган ясаткан иде. Аның бу эшен мулла бер дә килештермәде. Урамда очраган саен: «Син хаталандың, энем, син Аллаһ сөймәгән гамәл кылдың, син ул түмгәк өемен җир белән тигезләтәсе урынга, халык табынырдай кабер торгыздың», дип ләгънәт укый иде. Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә «әүлия» янына килеп баш ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласаң, табаныңа гөнаһ тузаны сыланмыйдыр, һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басармын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин.
Ярар, таксыннар, диде Нурулла. Бытылдарлар бытылдарлар да аннан туярлар. Син, дим, арурак күлмәк-чалбарларны караштырып бир әле.
Кая җыендың, Нурла? Кичә генә хастаханәдән кайттың кана! Хәлсез бит әле син!
Эш сагындырды, Саҗидә, эш!
Колхоз дия-дия йөрәгең челтәрләнде ич инде, Нурла. Үлгәч, кабат терелдең бит син!
Кәчтүм-чалбарларны бир, дим!
Нибарысы төш кенә иде шул. Һәм ул буталчык түгел, аңлаешлы иде. Ә чынбарлыктагы «төшләр», киресенчә, төен-төен бәйләнеп чуалган, очын табарлык та түгел иде. Аның соңгысы куркынычрак булырга тиеш кебек иде. Әмма Нурулла өчен беренчесе шомлырак иде
Беркөнне дисә, кичә генә кебек күренер, моннан берничә ел элек район башлыгы киңәшмәдән соң аны кабинетына чакырды. Сүзне ерактан уратып башлады ул.
Безнең бәхеткә, Азизов, өстән инвестор төшермәделәр. Министр Әхмәтовка рәхмәт, бу төбәктәге колхозларга тулаем тидертмәде. Үз җиребезгә үзебез хуҗа без. Ә җир тиздән алтын бәясе белән тигезләшәчәк, Азизов. Фермерлык, диләр, мактыйлар. Ә ул нәрсә? Ул коллык, Азизов. Вот син, мәсәлән, колхозникны ел саен бушлай ял иттерәсең, хезмәт хакын айныкын айга түлисең. Печәнен, бодаен, арышын өләшәсең, бакчасын сөрдертәсең. Аңа хезмәт стажы языла, киләчәктә әзме-күпме пенсия алачак агай-эне. Улын өйләндереп или кызын кияүгә биреп туй ясый икән колхозник, син аны берничә көнгә эшеннән азат итәсең. Ә фермерның кул-аягы богауланган: ул, үзе хуҗа булса да, кол дәрәҗәсендә. Син төшенәсеңме, Азизов, үз-үзенә үзе батрак хуҗаның хәлен? Ашы аш, ялы ял түгел мескеннең. Ял димәктән, син молодец, Азизов, сыер савучы апайларны Казанга концерт-театрларга ташыйсың, ди. Яхшы гамәл, ну артык очындырма. Искусство боза кешене. Потом мечтательләргә әйләнерләр, тирескә карамаслар, һавадагы йолдызларга кызыгырлар. Җир мечтательләрне яратмый, Азизов.
Нурулланың бер шундый начар гадәте бар иде: әңгәмәдәшенең сафсатасы ошамаса, кырт кына кистереп әйтә дә куя. Бу юлы да түрә абыныр димәде, аркылы «бүрәнә тәгәрәтте»:
Фермерларны алай ук хурламас идем мин, Гата Кәримович. Танышымның энекәше Чүпрәле кызына өйләнгәч, шунда торып калды. Шәхси хуҗалыгын оештырды, кыскасы, фермер. Алар авылында эшсезлек, нужа борыныннан каптыргач нишләсен адәм баласы, ни чарадан бичара берәр кәсепкә керешә.
Башлык ул тәгәрәткән бүрәнәгә аягы белән типте:
Синдә дә эшсезлекме, Азизов?
Әлегә юк.
Вот-вот, пока юк! Колхозым алдынгы дип кәпрәймә син, Азизов! Һәр көнне берәр уч ком өстәмәсәң, тау да әкрен генә кечерәя, Азизов! Мужыт, чир эләгеп, синең бөтен терлек-туарың кырылыр, ә? Корылык булып, басуда икмәгең көяр, ә? Яңадан ничек тергезәсең колхозны, ә, Азизов?
Сәнгать тә халыкны бозмый, Гата Кәримович, бу мәсьәләдә сез ялгышасыз, дип, икенче юнәлеш алып сүз көрәштерергә базган Нурулланы хаким бармак шартлатып бүлдерде.
Мин сине дискуссиягә чакырмадым, Азизов! Хәзер минем әмеремне тыңла һәм үтә! Сарык-кәҗәләреңне немедленно сатып, өч ферманы бушат. Ул мәкелдекләр белән акча ясый алмыйсың. Синең колхозыңа өч йөз баш ана, йөз баш ата дуңгыз тәгаенләдек. Самара өлкәсе губернаторы белән килештек, дуслык хакына җүн генә бәягә җибәртә. Бу хайван тиз үрчи, артымы зур, ике-өч елда акчаны көрәк белән көрисең, Азизов.
Кертмим! диде тыны кысылган Нурулла.
Нәрсә кертмисең, Азизов?
Шул нәҗесегезне! Гомердә күрмәгәнне теге Татар авылы бит без.
Синнән кем сорый, Азизов, бар, кушканны үтә. Смотри, егет, бер генә дуңгыз югалсын, башың белән җавап бирәсең!
Хакимият бинасының баскычында өч тапкыр сөрлекте Нурулла. Тигез җир гүя түмгәккә әверелгән иде. Кертмим, диде ул һәм кертмәс тә! Киләхмәт батыр нәселе баласы, тез калтыратып, түрәләрдән өркер ди менә! Тиз генә халыкны кузгатырга кирәк! Тарихтагы хәлләр кабатланмый, диләр, ничек кенә кабатлана! «Гасыр арты гасыр үтсә дә, хәтердән җуелмас бер хикәят бар, оланнар, дип, һаман-һаман әйләндереп сөйли иде бабасы Мотыйгулла. Патша заманында Чурайбатырга бик каныгалар: мәчетен яндыралар, чукындырмак булып, авылга ябырылалар. Әйтерсең бу вакыйгада турыдан-туры үзе катнашкан, картның күзләре яшьләнә иде. Безнең бабайлар юлбасарларга каршы көрәшер өчен әтрәт җыя. Сәнәк, көрәк, балта белән кораллана болар. Каты гына бәрелештә кяферләр җиңә безнекеләрне. Чукынырга теләмәгән кешеләрнең аркасына салам бәйләп яндыралар, таяк белән суктыралар. Вәләкин үз ирке белән беркем дә чукынмый, авылга нәсара дине керттерми бабайлар. Попларны куалар, тәреләрен сындыралар. Явыз Ибан «мәетне поп катнашында җирләргә» дип фәрман бастырып калдыра. Бервакыт Чурайбатырда мөселман агае үлә. Мулла да, поп та килә. Мулла, дога укып, мәетне гүргә иңдерә. Шул чакта ерак Киләхмәт бабагыз: «Җәмәгать, патша фәрманында мәетне попсыз җирләргә ярамый, диелгән», дип, карагруһны чокырга мәтәлдерә. Ирләр тиз генә аны күмеп тә куя. Икенче көнне үрәтник попны килеп эзли, оланнар. Арада шымчы сатлыкҗан була шул, оланнар. Ерак Киләхмәт бабагызны сөргенгә сөрәләр, ә яшь угланын Нәҗибулланы базга яшереп кала халык, оланнар».
Бабасы риваять итеп ятлаган әлеге хикәятен вак кына хәрефләр белән шакмаклы дәфтәргә дә күчереп язган иде. Онытмасыннар дип кисәткәндер, мәрхүм. Оныттырмыйлар, бабай, гел искә төшереп торалар. Үткән белән бүгенге арасында уртаклык та бар: ирексезләү, көчләү, янау-куркыту. Шул ук вакытта аермасы да бар: бүген милләт иманы белән үз агай-энең дә «уйный». Тарих укытучысы иде Нурулла, ләкин мәктәптә озак тотмадылар, колхоз арбасына җиктеләр. Җир, туфрак, икмәк дисә дә, юк-юк та, тарих сагындырып куя иде. Алар укыган елларда әле нәсел-нәсәбеңдә казыну ят шөгыль иде. Бәлки, егет тә, «чәйнәп каптырган тарих»ка ышанып, институт тәмамлар иде, ничектер профессор Хәкимов түгәрәгенә эләкте. Укытучыга бабасының риваятен сөйләгән иде, Хәкимов: «Чурайбатыр авылы миңа таныш, сездә гыйбрәтләр җитәрлек, шуларны җый син, Азизов», диде. Җыймады Нурулла, ә менә Хәкимов сеңдергән милли рух ялкынын сүндермәскә тырышты. Соңгы курста укыганда, урамда аңа ике башкисәр бәйләнде. «Дай закурить, татарская морда», диде берсе. Күрәсең, Нурулланың төс-кыяфәте, килеш-килбәте «мин татар малае» дип кычкырып тора иде. Печән чабып, утын кисеп, аннан да бигрәк итле бәрәңге ашап ныгыган йодрыгы белән сылап берсен тәгәрәткән иде, икенчесе, ялварып, җиргә чүкте: «Не трогай, друг, извини».