Гәрчә әүлия каберенә чардуган корганнан соң, мулла абзый аңа кырын караса да, олы кеше белән киңәшим дип, Нурулла туры аларга сугылды. Карт ишегалдында мунча себеркесе бәйли иде. Ботаклары нәзек, димәк, түбән урман каеннарын «чишендергән». Анда алар җирдән күтәрелеп кенә килә иде.
Ни йомыш, Сафиулла углы? диде мулла, кунакны өнәмичә генә.
Үзәктән кайтыш, Мирхан абзый. Авылны дуңгыз тизәге белән быкырдатмакчылар.
Ул көткән иде, менә хәзер мулла утырган җиреннән сикереп торыр да, нәкъ аның кебек ярсып: «Кертмибез!» дияр. Әмма абзый урыныннан кымшанмады.
Өстеңә бәла килә икән, Сафиулла углы. Әүлия каберләрен яңартып, ислам диненә кизәнүең хәерлегә булмады менәтерәк. Аллаһ җәзасын бирә менәтерәк үзеңә. Дуңгыз нәҗесенә буяласың икән.
Мин генәмени, авылыбыз белән буялабыз! Халыкка хәбәр итәсе иде, Мирхан абзый. Син бу хайванның безгә хәрәм икәнен аңлатсаң иде.
Тавыш куптарырга дисәң, сезгә куш, каныгыз кайнар сезнең, Сафиулла малайлары. Әнәтерәк игезәк сыңарың күпер өчен буза куптарды. Аръякта елга таррак, ди. Шунда төзик, ди.
Анда тар шул дип олы кеше белән тартышу килешми дип, Нурулла бәхәсне куертмады. Вакыты да ул түгел иде.
Безнең Чурайбатыр матур, төзек, яшьләр дә кубарылып шәһәргә чыгып китми, монда төпләнеп кала. Синдә йөрәк бардыр бит инде, Мирхан абзый! Әйдә, авылны нәҗескә батыртмыйк! Безне бетерер өчен тәреләр белән бер кергәннәр бит инде, бабайлар, кан коеп, иманын саклаган ул чакта.
Каберне изгеләштермәскә иде сиңа, Сафиулла углы, диде мулла. Моның белән син минем абруемны какшатмакчы идең, ахры.
Мирхан абзыйның үпкәсе бавырына ук төшеп әчеттерә иде. Бу картка җир өстендә кемнеңдер сөякләре тузгып ятуы хәерлерәк иде микәнни соң?! Йа, дөньясы!
Каны кызса да, Нурулла түзде.
Минем бакча артында кирәк ие ул күпер. Җомга намазына күрше Кызыл тау мәчетенә йөрим, туры гына чыгар ием күпердән, мәйтәм. Безнең мәчет тузды, Сафиулла углы. Сезнең иман йортында гамегез юк, шайтан токымнары! Халыкны өндәргә дигәндә миңа чабасыз! Абзый каен ботакларын шап-шоп бәргәләп алды.
Аның каруы синең йортың шәп! диде рәис. Монысында тыелып булмый иде инде. Минем игезәк сыңары, мәчет салдырам дип, нараттан бура бураган иде. Синең кодрәтле чагың, әйеме, Мирхан абзый, син парторг, ул бураны үзеңә ташытып, өй тергезәсең, әйеме?
Йә, хәсрәт капчыгы, авылга кем керттерә безгә ят хайванны? Мирхан карт тиз генә сүз агымын борып җибәрде.
Өстән, хакимияттән, мулла абзый.
Бәрәкалла, минем дус Гата Кәримович үзе фәрман бирдемени? Алайса, энем, карышма. Башлыкларга буйсынырга куша китап, ие, шулай.
Нурулла йодрыгы белән маңгаен төйде. Их син, ахмак! Кем белән фикерләшәсең син? Кемнән ярдәм сорыйсың?! Бу бит чапанга төренгән парторг Мирхан Касыймов! Теге шомлы елларның кара шәүләсе бит бу! Бер җылы оядан икенче җылы ояга оялаган карчыга бит бу!
Ул, авылдашларын җыеп, чаң сукмакчы иде, иртәгесен аны рәислектән алып ыргытты хаким. «Карчыга» сәгате-минуты белән, барып, «дусты»на каркылдаган иде.
Баш агроном Һавис: «Азизовка рәхәт, үзе баш, үзе түш», дип мыжгылдап йөри иде, хуҗалыкның барлык «рәхәт»ен аңа тапшырдылар.
Һависның каны салкын иде, ул күндәм иде: атна-ун көн үтмәгәндер, фермадагы сарыклар каядыр озатылды, алар урынына «яңа төр» хайваннар кайтарып тутырдылар.
Хәзер Чурайбатырда таң бүтәнрәк рәвештә ата: әтәчләрнең «кикрикүк» дигән авазларына чинашкан-мыркылдашкан тавышлар кушыла да гайрәтне чигерерлек «симфоник әсәр» яңгырый.
Нурулла игезәк сыңары белән чуваш якларына шабашкага юл сапты. Озакка дип. Онытылырга дип. Аңа, өч көн күрми торса, тилерткән Туйбикәсе дә киртә кора алмады хәтта.
Өч елдан соң район башлыгы аны үзе эзләп тапты.
Тиздән мине Чистайга завод директоры урынбасары итеп күчерәләр, Азизов. Төгәлрәге, урынымнан аткаралар. Бер хатамны төзәтер идем, Азизов. Әйдә, эшеңә кайт, туган. Авылыгыз таркалмагае. Ун гаилә башка районга тайган. Яңа рәистән уңмадык без. Артта сөйрәлә колхозыгыз. Дуңгызларга эчең поша иде синең, анысын үзең хәл ит, Азизов. Бу юлысы мин тыкшынмыйм. Ат асрыйсыңмы, сарык үрчетәсеңме үз иркеңдә, диде гаепле башын кашыган түрә.
«Уйларбыз әле, карарбыз әле» дип сырланмады Нурулла. Егерме елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис. Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды. Урманнан өере белән бүреләр ташланганда, коймадан жирда суырып алып, ерткычларга каршы атлаганда, тез буыннары ничек хәлсезләнгән иде. Ә барыбер җиңде. Күзләре күмерләнеп янган өер башлыгының маңгаена күсәк белән тондыргач, ач иярченнәре, койрыкларын бот арасына кыстырып, куак ешлыгына шылган иде
«Уйларбыз әле, карарбыз әле» дип сырланмады Нурулла. Егерме елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис. Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды. Урманнан өере белән бүреләр ташланганда, коймадан жирда суырып алып, ерткычларга каршы атлаганда, тез буыннары ничек хәлсезләнгән иде. Ә барыбер җиңде. Күзләре күмерләнеп янган өер башлыгының маңгаена күсәк белән тондыргач, ач иярченнәре, койрыкларын бот арасына кыстырып, куак ешлыгына шылган иде
Бар ачуы, бар ярсуы күсәккә күчте, ахрысы. Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите нарат өстенә кителде. Урман калтыранып куйды.
Төнге каравылда торган Хәмәтдин абзый күз яшьләре белән елады шунда:
Син ничек төнлә киләсе иттең икән, олан? Нәсел таналарын ботарлап кына чыга иде, иблисләр. Бәла буласын сизенгәнсеңдер син, олан. Нишләрбез алга табан, олан?
Мин сиңа мылтык бирермен, Хәмәтдин абзый, диде Нурулла, каравылчыны тынычландырып. Гаеп миндә, яланкул чыгардым мин сине төнгелеккә.
Әйе, хуҗалыкны яңадан сыртына салды Нурулла. Халык та аны сагынган иде. «Патша» кайтты дигән хәбәр Чурайбатырны бик тиз урап үтте. Инде хәзер авылдашлар аның янына агылачак, һәм һәркем бер генә үтенеч белгертәчәк: «Зинһар, болардан котылыйк, Нурулла. Коткар, авыл нәҗескә батты, Нурулла!»
Әмма, ни гаҗәп, ни яше, ни карты рәискә мондый гозер белән килмәде. Бер көн көтте Нурулла, ике көн көтте, өч көн көтте Аннары үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар, картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә шушы тукмак борыннар. Җитмәсә, ярты авыл халкы фермада ябырылып дуңгыз карый, аның да бердәнбер эше-ашы шул мыркылдыклар иде.
Тик, нинди генә акланулар тапса да, Нурулланың җаны тынычланмады. Авыл өстендә ят ис бар һәм ни җилле көннәрдә дә ул таралмый, сулыш юлларын әрнетеп, тынны кыса иде.
Өч айда тәмам ябыкты Нурулла. Ә беркөнне Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзләрен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә авырлыгын югалтып, караваттан күтәрелгән сыман тоелды. Ир хатынына эндәшергә теләде, әмма теле көрмәкләнде. Төртеп уятмакчы иде, кулы селкенмәде Кинәт аны, торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзләрен уып, алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында, озын өстәл янында ап-ак киемле, ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште:
Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез, без сине мотлак кисәтәбез: хәрәмне себереп түкмәсәң, авылың бетә, углан!
Ул:
Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң? димәкче иде, гәүдәсе, төртеп еккан төсле, ятагына ишелде.
Нурла, нишлисең син?! Ник ыңгырашасың?! диде хатыны.
Төшемдә төшемдә кисәтәләр
Нурла! Саҗидәнең чәрелдек тавышы колак пәрдәсен зеңгелдәтте. Аяклары бозланга-ан! Үлде, и Ходаем, үлде-е-е!!!
Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир, шуңа орынам дигәндә генә, катгый боерык ишетте:
Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!
Керфекләрен күтәргәч, ул ярым караңгылыкта күрде: ак киемле берәү аның өстенә иелгән иде. Өлгергән карабодай төсендәге ике күз Туйбикә күзләре иде Нигә дәшми ул? Нигә аның иреннәре дерелди?
Төш, төш кенә диде ир, сөйләшергә мәшәләнеп. Янәсе, үлмәгән Нурулла, янәсе, төш кенә күргән.
Тс-с, авызыңны яп! Хәл җый, син әле генә теге дөньядан кайттың. Туйбикә бармаклары белән аның чәчләрен «тарады». Ярый шофёрың җәһәт китерде. Хәзер син үзәк хастаханәдә реанимациядә, Азизов.
Үлмәкче идем, димәк. Кара син, ә! Син коткардыңмыни?
Кизү идем. Үлсәң, белмим, нишләр идем
Сиңа ни Яшәдем ни, яшәмәдем ни
Ни шул, ни!
Кайчан аякка бастырасың, Туйбикә?
Ай ярымнан, Азизов. Йә, йокла!
Йодрык хәтле генә йөрәк әвен кебек ирне үз кубызына шактый гына биетте: Нуруллага өч ай буе дәваланырга туры килде.
Төш бүтән кабатланмады.
Ябык гәүдәсендә таякка элгән сыман җилфердәгән кәчтүменең соңгы төймәсен каптыргач, Нурулла:
Хуш, мин әзер, диде. Безнең бүген җыелыш, бичәсе.
Савыгыр иең әүвәле, Нурла.
Мин тере, мин исән, бичәсе!
Йөрәгең зәгыйфь әле