Яшь хәзрәт чалмасын, салып, учында кыскалады:
Син, рәис абый, мине дә дөрес аңла. Минем бу сорауларым табигый. Хаҗ кылуның беренче шарты урланмаган, таланмаган, хәрәм белән табылмаган акча. Бүген дуңгыз сатып, иртәгә шуның тиярен учлап, хаҗга чапмыйлар. Ни белгәнемне аңлатырмын, иншаллаһ. Син үзең дә, рәис абый, акыл өйрәтергә оста.
Остамыни? Нурулла, шаяртып, киеренкелекне йомшартырга тиеш иде. Яшьләр белән телләшү җүнлегә илтмәс. Әйдә, алайса, урыннарны алмаштырабыз, энем. Рәис эше җип-җиңел ул. Кыр-басуларда сөрәсең-чәчәсең, урасың-суктырасың. Ә фермаларда сыер-тана үрчетеп, сөтен саудырасың, сарыкларның йонын кыркытасың, кыскасы, хөкүмәт планын үтисең һәм Аллаһ әппәр дип битеңне сыпырасың. Ышана-ам, син минем урында эшләрсең, ә мин синекендә юк. Синеке мең кәррә авыр, син бит адәм баласы караңгыда адашмасын, калебе иман нуры белән нурлансын өчен маяк ролен башкарасың, энем
Кибет тыкрыгында Нурулла Мирхан картны очратты. «Арыдым, бүген бу очрашулардан туктап торыйм», дип, өенә юнәлгән ир аның белән исәнләшеп кенә узып китмәкче иде, карт таягын Нуруллага терәде.
Миңа үчләшеп, авылга мыек та үстермәгән япь-яшь сабый китерткәнсең икән. Урыс оланы диме?
Руслан атлы ул, Мирхан абзый, дип төзәтте Нурулла. Хәзрәтнең исемен бозма инде син.
Ай-яй тәкәббер ди хәзрәтең. Андыйлар җәннәтнең исен дә сизмәс, ди китап.
Ә мин-минлек тәкәбберлекнең уң канаты, ди, Мирхан абый. Мондый чирләрдән барыбыз да дәваланырбыз, иншаллаһ.
Кара, Нурулла хәзрәттән бер матур сүз дә отты түгелме соң? «Иншаллаһ!»
Борын асты кипмәгән сабый безнең кебек тәҗрибәле олыларны ни-нәрсә белән куандырыр икән? Әкият-мәкиятләр беләнме? Мирхан карт бәйләнчек чебенгә охшаган иде. Гел кирегә сукалый, ди, урыс оланы.
Кирегә дә сукалар, уңга да сукалар, Мирхан абзый. Яшь чакта без дә шундый идек, диде Нурулла. Безгә хәтле беркем дә дөрес яшәмәгән, безгә хәтле беркем дә дөрес сөйләшмәгән, әйеме, Мирхан абзый? Хәтерлим әле, хуҗалыкның баш агрономы картайган иде. Миңа рәис дилбегәсен тоттыргач, моңардан шикләнәм генә бит. Афзал абзый басуларны дөрес бүлеп чәчтерми, ә менә мин аңардан акыллырак та, белемлерәк тә, җирләрне үземчә «туракладым». Кукуруз чөгендер кырына, чөгендер бәрәңге басуына күчте. Нәтиҗәсе шул: көзен берсеннән дә уңыш җыялмадык. Хәзер инде мин, агач мылтыктан атабыз дисәләр дә, алай эшләмәс идем.
Син мине телең белән юмалама, рәис сыңары! Күрә торып урыс оланын мәчеткә керттең, күрә торып! Мәхәлләдә тәртип сал, дип, миңа ялынасы көннәрең алда әле синең. Ул тал чыбыгы төсле килбәтсез, ябык малайны җил манарадан очырачак!
Ничава, Мирхан абзый, Чурайбатыр апалары пешергән бәлешләрне ашый-ашый тәненә ит кунар, иншаллаһ. (Әй, шушы җылы сүзне әйтәсе генә килә бит!) Әнә син парторг чагыңда арык кына гәүдәле идең, мулла булгач, мәҗлестән мәҗлескә йөреп сыйлана-сыйлана ничек симердең, ә!
Көлгән дә, елаган да бер авыз, диләр.
Тик бүген авыз гына көлде, ә күңеле елады. Ир күңеле югыйсә. Тупас тукымадан тегелгән югыйсә
Нурулла Коръән китабын кочаклаган килеш уйга батты. Йа, бүләкне кайларга куйыйм дип аптырама, хуҗа. Син аны биек шкафның иң беренче бүлемтегенә куярсың, ә бу кыбырсык җаныңа урын кайда? Менә шунысы билгесез. Төшеңдә өстәл түрендәге ап-ак киемле бабайда син кемнедер төсмерләдең дә шикелле. Әллә ул ерак бабаң Киләхмәт идеме? Әнә көзгегә кара, синдә аның чалымнары шәйләнә. Синдә Киләхмәт батыр каны ага! Ян-як урындыкларга тезелешкән картлар да таныш төсле иде. Аларның берсе Нуретдин хәзрәт түгел иде микән? Йөзе Вәкил Минһаҗевнеке кебек түгәрәк иде. Зәкия карчыкның хаҗи бабасы да, бәлки, шулар арасында утыргандыр, ә? Кырый урындыктагы картның күзләре мөгаллимәнеке кебек нурлы иде
Нурла!
Әү! диде ир, сискәнеп.
Ник үрә каттың, Нурла? Хатыны аның касыгына төртте. Даруыңны каптыңмы?
Кайсысын? Агынмы, сарысынмы?
Мин каян белим, Нурла?! Нинди төймә икәнен белер идем, мине бүлнискә якын җибәрмәделәр, Нурла!
Кем җибәрмәде, Саҗидә? Мин сине тыймадым.
Кем, имеш! Туйбикәң, Нурла!
Шулай, шулай! Дула, тәртәләр ват, Саҗидә. Рәис хатыны нинди гайрәтле икән дисеннәр. Алайса, мыштымлыгың туйдырды, дип көлде Нурулла.
4Ул ишектә бармакларын биетеп алды. Кабинетта тынлык иде. Иртәнге обходта, димәк. Ашыкмады Нурулла, дивар буендагы йомшак кәнәфигә чумды. Туйбикә, Туйбикә Үз туеннан качкан Туйбикә
Ул ишектә бармакларын биетеп алды. Кабинетта тынлык иде. Иртәнге обходта, димәк. Ашыкмады Нурулла, дивар буендагы йомшак кәнәфигә чумды. Туйбикә, Туйбикә Үз туеннан качкан Туйбикә
Авыруларның хәл-әхвәлен сорашып, палаталарны йөреп чыккан бүлек мөдире озак көттермәде.
О-о, бүлмәмдә тансык кунак икән! диде ул, гөлдерәп. Син дөньядамыни, иптәш Азизов?!
Дөньяда, әйе. Җәннәт сәкесендә, аякны бөкләп, җимеш ашарга җыенганда гына, үзең кире сөйрәп кайтардың бит, Туйбикә.
Һаман шаярасың, Азизов. Даруларыңны даими эчәсеңме? Әле синең йөрәк мускуллары зәгыйфь.
Эчмим, бүтән рецептлар язма. Яшисе килә икән, үзе көрәшсен йөрәк.
Авызында гел җүнсез сүз шуның! Ник килдең? Мине сагындыңмы әллә, Азизов?
Сагынмадым. Нигә син реанимациягә Саҗидәне кертмәдең?
Туйбикә, эсселәнгәндәй, халат сәдәфен чишеп, кулындагы кәгазь белән изүен җилләтте.
Уф, бөркү! Сине күрсәм, ялкынга чорналам, Азизов. Хатыныңа ни калган иде анда?
Борчылган Саҗидә
Юк, Азизов, хатының тыныч иде. Мин үлдем ул синең белән бергә, мин!
Нурулла, бу ак канатлы фәрештәне кочагына кысып, мең кат «рәхмәт» дип тәкрарларга һәм әйтергә тиеш иде: «Үтеңне сытса да, дәвасы килешерлек бердәнбер дару ул син, Туйбикә!»
Ләкин ир кәнәфиеннән селкенмәде. Даруын дару анысы. Ә бит башта чагып агулаган елан да шушы Туйбикә үзе иде!
Хатын, тәрәзә кырыена басып, борынын мышкылдатты. Газраил белән якалашып, Нурулланы коткарган гайрәтле табибә димәссең, валлаһи. Каты балчык та уалыр икән!
Нурулла, ниһаять, урыныннан купты.
Район киңәшмәсендә идем, сиңа да сугылыйм дидем, Туйбикә Зиннуровна.
Сугылдың инде менә
Сиңа рәхмәтем чиксез, акыллым. Коры рәхмәт тамакны ерта, ди, йә, боер, мин синең теләсә нинди капризыңны үтәргә әзер!
Туйбикәнең йөзе яктырды. Ул, керфек очларында җемелдәшкән яшь тамчыларын озын тырнаклары белән каккалагач, елмаеп:
Чынлапмы? диде. Син, әкияттәге патша кебек, ярты колхозымны бирәм димә. Мин мал колы түгел.
Соң, чиреген генә бирермен.
Шаяртма, Азизов. Минем каприз байлык белән бәйләнмәгән. Шылтыратырмын, көт.
Көт, әйе, көт, Нурулла. Җилбәзәк Туйбикә йөрәгеңнән кан тамызырлык сюрпризлар ярата. Хәер, аңа акыл тупларга вакыт инде. Табибә буларак, аның кебек талантлы кеше юктыр, ә менә хатын-кыз буларак Кайчакта иркә, назлы, мөлаем Туйбикәне танырлык түгел иде.
Авыл читендәге бодае урылган камыллы басу турысында Нурулла машинасыннан төште. Кыр җиле үзенә бер татлы, ул төрле тарафлардан җәйнең иң тәмле исе икмәк исе белән буталып исә иде. Иртәгә арышка кушар, иншаллаһ. Әмма бөртек белән амбарлар тулмас. Нурулла өч ел ягада өйләр төзегәндә, Чурайбатыр кырлары юньле-башлы сөрелеп чәчелмәде. Быел көздән үк җиңнәрне сызганырга кирәк. Орлык хәстәрен күреп чапмасаң, хәзерге кебек, табаныңа камыл да кадалмас.
Ә яшәү барыбер рәхәт! Нәрсә ди Туйбикә? Синең белән бергә үлдем, диме, чибәр төлке! Бер китапта акыл иясе: «Гомер ике нәрсәдән яратудан һәм сызланудан гыйбарәт», дигән. Бу җөмләне укыгач, көлгән иде Нурулла. Яшьлеге белән моның мәгънәсен аңламаган иде. Тән белән җан җыелмасы икән адәм баласы, аның бөтен яшәеше шушы ике ноктага буйсындырыла икән. Туйбикә әвендәй ир затын күпме сызландырды! Аңардан, билгеле, арынырга да була: моның өчен нибары Туйбикә белән өзелгән араларны гына ялгыйсы Ләкин горурлык мең киртә кора! Әллә горурлык, әллә кичермәү Соңгысы иргә хас та түгел. Юк андый ваклыклар Нуруллада, юк! Ә горурлык хәттин ашкан! Тау төсле ул, аны ни яңгыр, ни кар-буран йомшарта алмый.
Нурулла өчен күрше авыл кызы чибәрләрнең чибәре иде. Дәрестән соң егет аны урман аша гына Шәрбәненә озата бара иде. Ике кулда ике сумка, ә янында алсу күбәләге Туйбикә Әй, дөньясы түгәрәк тә соң! Урман авызында сукмак икегә тармаклана: берсе аланга табан сузыла «Күбәләк», әлбәттә, үз «ишләре» белән күрешергә шунда «оча». Ни чагыштыр, ни чагыштырма, аллы-гөлле «канатлылар» арасында да Туйбикә иң-иң гүзәле!
Чыгарылыш кичәсендә алар, сыйныфташларыннан качып, шушы аланга йөгерде. Аяк асты сап-сары май чәчәкләре белән бизәлгән иде. Туйбикә такыя үреп башына киде дә, чытыкланып:
Мине яратасыңмы, Азизов? диде.
Авызына җилем ябыштыргандай, дәшмәде егет. Йөрәк нарат ботагына кунган тукраннан да катырак итеп тукылдый иде. Яратмаган кая, җүләр күбәләк!
Азизов, мәрткә киттең мәллә?! Яратмыйсың син!
Кыз аңа такыясын томырды. Чәчәк бәйләме күкрәккә бәрелеп сүтелде-таралды