Ишетмәгән идем, Зәкия апа.
Бик борынгы хатирә шул, балакаем. Сез яшьләргә аның ни кызыгы! Минем генә бәгырьдәге яра менәтерәк. Фәхретдин бабай эзләреннән йөрергә хыялландым гомерем буе, акчам җитмәде, балакаем, акчам. Бик бәләкәй хезмәт хакына укыттык без элгәре.
Зәкия апа, син тумышың белән кайсы яктан әле?
Кызыл Таудан мин. Габдрахман бездә укыта иде. Мин мәктәптә пионервожатый идем. Бер-беребезне ошаткач, кавыштык. Чурайбатырда аның әнкәсе ялгыз иде, кияүдәге хатын җеп кебек бит инде, энәгә тагылдым.
Габдрахман бабай без малай-шалайны биш тиен акча белән алдалап көрәштерә иде.
Шаян, шук иде мәрхүм
Нурулланың өстенә гүя кайнар су койдылар! «Мәрхүм» Хәйләкәр карчык сүз йомгагын тәгәрәтте-тәгәрәтте дә очын китереп чыгарды. «Балакаем, тегендә Габдрахман бабаң очрамадымы?» дип, маңгаеңа бәреп сорарга ул Зариф карт түгел, итагатьле мөгаллимә. Ләкин Зәкия апа Нурулланың шик-шөбһәләрен «акламады»: шкафтан ак тастымалга төрелгән ниндидер төргәкне алып актаргач:
Менә ул минем әманәтем, диде. Хаҗи бабамның Коръәне, балакаем. Буыннан буынга күчкән Изге Китап. Каладагы улым Хәлим моның бәһасен белми, динсез профессор. Онык, әнәтерәк, кибыр-чибыр белән җенләнә, кулында һаман бер күзле шайтан тартмасы. Күңел кошым авылны иңләде-буйлады. Бабай ядкяренә кем лаек дим. Үлсәм, кем аны күз карасыдай саклар дим. Ахыр чиктә күңел кошым сиңа кунды, балакаем. Иманың нык, тормышың төзек, бусагаңа хәмер тамчысы таммаган, хәрәмгә ымсынмаган. Бәндә рәнҗетмәдең, кыйнамадың-сукмадың. Элгәреге персидәтелләр ярты уч башак өчен камчысы белән ора иде. Инде менә нур өстенә нур дигәндәй, әүлия өммәтеннән син, балакаем!
Нурулла, карчыкны шелтәләп:
Зәкия апа, мөгаллимә бит үзең, укыган кеше бит, нинди әүлия ул! димәкче иде, әби дога кылырга дип кулларын кушырды:
Йә, балакаем, Фәхретдин бабайның рухы шат булсын дип телик. Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтанир-раҗииим
Алҗытты Югыйсә кисми-турамый, өйми-ишми, авылдашларының җаны ни-нәрсә белән сугарылганны белмәк булып, нибарысы капкадан керә-чыга гына йөрде. Тауга таш өстерәп менүең җиңелрәк, ахрысы. Алҗытты, валлаһи. Җеп өзәр хәл юк.
Коръәнне күкрәгеңә кысып кайт, балакаем, йөрәгең савыгыр, диде карчык.
Мөгаллимә дә хәтәр ялгыша. Нурулла гөнаһсызмыни, йа? Бәлки, аның бу Китапка чәнти бармагы белән дә кагылырга хакы юктыр? Астан болыт та ак күренә, баксаң, аңарда да кара таплар бихисап, чөнки, парга әйләндереп, җирдәге пычрак суны «йота».
Ир мәчеткә таба атлады. Аның ишегенә амбар йозагы асканнар иде. Менә шулай көннәрдән бер көнне адәмнең дә күңел капкасы бикләнәдер. Иман читтә генә сыкранып йөридер. Ә әрсез шайтан, йозак тишегеннән кереп, дөнья болгатадыр. Җилкәдә әйтерсең баш түгел, чуерташ тутырылган чуен чүлмәк иде. Нуруллага аны бушатыр өчен нинди көч кирәк икән? Менә гомер икегә бүленде. Туйбикә: «Синең йөрәгең типми иде!» диде, димәк, гомернең бер өлеше шуның белән төгәлләнгән. Үлеп терелгәннән соң, аның икенче өлеше башланган. Ә йөрәк шул ук Нурулла да шул ук Хата-ялгышларына кадәр шул ук!
Баш түбәсенә кош оясы төсле түгәрәк чалма чәпәгән мулла килде.
Әссәламүгаләйкүм, рәис абый!
Вәгаләйкүм сәлам, Руслан хәзрәт. Эшләр барамы?
Бара, рәис абый. Йортны караштырдым, көзгә өлгертерләр, иншаллаһ. Бураң өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Үзеңә дип хәстәрләткәнсең диме?
Рәхәтен күр, Руслан хәзрәт. Берьюлы ике йортта яшәмибез.
Нурулла моңарчы хәзрәт белән йә урынбасарлары аркылы, йә ашыкканда юл өсте генә сүз алыша иде. Хәзер менә, ичмасам, иркенләп сөйләшергә җай чыкты. Мәчет боегып утырмасын, манарасыннан азан яңгырасын дип, рәис мулланы мөфтияттән чакырткан иде. Бүтән сәбәбе дә бар иде, билгеле. Чурайбатыр әзрәк иман сукмагыннан авышкан, аларны аклыкка-пакьлеккә өндәр өчен дин әһеле кирәк иде.
Тик халык Русланны тәкәббер ди икән. Менә хәзер шунысын да ачыкларга мөмкин.
Без хәзрәтләрне парлы итеп күрергә күнеккән, диде Нурулла, Коръән китабын йөрәк турысыннан кузгатмыйча. Их, рәхәт! Җылы дулкын агыла-а
Мин дә Аллаһ ризалыгы белән никахланырмын, рәис абый. Күркәм холыклы, сабыр, итагатьле кәләш фарыз безгә.
Чурайбатырда кызлар күп. Җаныңа якынын сайла, Руслан хәзрәт.
Безгә мөселман егетенә сезнең авыл кызлары хәрәм, рәис абый.
Нурулланың «чуерташ тулы чүлмәге»нә чүкеч белән суктылармыни, муены кәкрәйде.
Ни-и-чек, энем?
Авылыгызда чучка тоягы эзләре
Мин дә Аллаһ ризалыгы белән никахланырмын, рәис абый. Күркәм холыклы, сабыр, итагатьле кәләш фарыз безгә.
Чурайбатырда кызлар күп. Җаныңа якынын сайла, Руслан хәзрәт.
Безгә мөселман егетенә сезнең авыл кызлары хәрәм, рәис абый.
Нурулланың «чуерташ тулы чүлмәге»нә чүкеч белән суктылармыни, муены кәкрәйде.
Ни-и-чек, энем?
Авылыгызда чучка тоягы эзләре
Шуннан, энем?
Чурайбатырда адәм баласы дененнән язган, шәригать кануннары буенча һәркайсына йөзәр камчы суктыру мәслихәт, рәис абый.
Нурулла әздән генә хәзрәтнең баш түбәсендәге «кош оясы»н ишмәде. Аһ, хәерсез, ничек кан кыза!
«Суктырсаң, кулың корыр, малай актыгы! Кирәксә, кешесенә карап мин үзем суктырырмын, моңа минем хакым бар. Шул «денсезләр» арасында тәгәрәп үстем мин! Ә син, йомыркадан борын төрткән чебеш, башта, канатыңны җилпеп, кунакчага кунакла!» Нурулла йөрәгенең тибеше әкренәйгәнен тойды. Кызды, чамасыз кызды кан!
Әйдә, Руслан хәзрәт, халыкка тимик, диде ул. Бөтен гаеп миндә. Аларның гөнаһын чиләге белән миңа аудар. Егерме ел тамаклары тук булсын дидем, иркен тормышта яшәсеннәр дидем.
Аллаһ каршында синең гөнаһ миңа минеке сиңа күчерелмәс, рәис абый. Котылу авылың белән дә, күршеләрең белән дә килмәс, һәркем аерым-аерым җавап тотар.
Хуш, әлегә гөнаһларның эресен-вагын миңа өйик, Руслан хәзрәт. Чурайбатырны бетереп имансызга чыгарма син, яме? Хәрәм белән барыбызның да кулы пычранмады, ярты авыл дуңгыз фермасында эшләмәде.
Бер риваять кылам, рәис абый. Фәлән шәһәрнең иң кырый йортында тәкъваның тәкъвасы яши. Бу намаз укый, аять-сүрәләр ятлый, кояш баеганда, ай калыкканда, сыктый-сыктый: «И Раббым, миңа җәннәтләреңне әйләсәнә», дип ялвара икән. Аллаһу Сөбхәнәһү вә Тәгалә бервакыт, искәртмәстән генә таш-валчык яудырып, каланы җир белән тигезләгәч, фәрештәләр: «Йа Раббыбыз, шәһәрдә бер диндар колың торадыр иде, ул да һәлак ителде», дияр икән. «Ул да гөнаһлы иде, дигән Кодрәт иясе. Үзенә җәннәт ләззәте теләгәндә карендәшләрен онытты. Миңа сәҗдәгә егылганда, аларга да «Әй, ырудашларым, тәмуг газабыннан сакланыгыз, бозыклыктан арынып, калебегезне агартыгыз» димәде».
Әгәр син атлап-данлап безнең авылга кайткансың икән Нурулла, шикләнгәндәй, яшь хәзрәтнең күзенә карады. Әллә сине Чурайбатырга ирексезләп кенә җибәрделәрме?
Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне авылларга тараталар, рәис абый.
Ә-ә, син әле яңа гына укудан өзелгән икән. Әле синең тагын икенчесендә тормыш мәдрәсәсендә укыйсың бар, энем. Анысы гомерлек инде аның, гомерлек. Шуның яртысын узгач, син бүтәнчәрәк сөйләрсең: маңгайларыбызны таш белән ярмассың, камчы белән селтәнмәссең, киресенчә, һәркайсыбызны йомшак каз мамыгы белән сыпырырсың. «Дингә йомшаклык белән өндәгез» дигәнме Мөхәммәд пәйгамбәр, ә, Руслан хәзрәт? Әгәренки мәчет ишегенә йозак салмасаң, җомга намазларына яшен-картын үгетләсәң, үземә йөкләнгән вазифаның тары бөртеге кадәрлесе үтәлде дип сөенерсең, шәт. Риваятеңдәге тәкъва кеше кебек, үзеңә генә иман ныклыгы сорама Ходайдан, чурайбатырлыларга да котылу бир, диген, энем.
Яшь хәзрәт, башын аска иеп, дәшми-тынмый гына утырды. Шулай да вәгазем үтемле булды дип, Нуруллага сөенергә иртәрәк иде. Бәхәстә һәркем үзен хаклы саный, һәркем көндәшен җиңәргә тели. Бу егеткә бит инде үзенең генә сукмагы туры, ә башкаларныкы кәкре дә бөкре. Ләкин, Нурулла, син дә сабыр бул. Бүген мин оттырдым дип килеш тә чиген. Кайчакта мондый адым аклана да: арттагы кеше көтмәгәндә генә алга бәреп чыга
Руслан хәзрәт, мине тыңла әле. Безнең Чурайбатырда Зәкия исемле мөгаллимәбез хаҗи нәселеннән икән. Инсафлы, тәртипле карчык. Мәккәгә барасы иде, ди. Аны хаҗның кагыйдәләре белән таныштырасы иде, диде ул, күңелсез әңгәмәне йомгаклап. Ничек, энем?
Акчасы җитәме? Аннан да битәр хәләлме?
Бая гына сабыр төенен бәйләгән Нурулла тагын «ычкынды»:
Бер елны аксакалларыбызны Мәккәгә җибәрергә җыендык. Моннан ун еллар элек район үзәгендә ни мәчете, ни дин әһеле юк иде. Киңәш-табышка Казанга киттек. Синең сыман яшь кенә хәзрәт пыр туздырды. Төкереген чәчә-чәчә: «Бетәшкән картларыгызны кая озатасыз?! Аларга нинди Кәгъбәтулла?! Аллаһы һәркемнең йөрәгендә, Аны шуннан эзләгез! Мәккәдәге таш мәҗүсиләрдән калган! Пәйгамбәребез: «Бөтен җир Аллаһ тарафыннан намаз урыны итеп яратылган, дигән» дип, дулап, өстебезгә акырган иде, Инсаф бабабыз мәчет бусагасында егылды да үлде. Син, энем, зинһар, мондый сорауларың белән Зәкия апаны тинтерәтмә. Мин өйләр төзешкән идем, акчам хәләл, мөгаллимәнең юл чыгымнарын үзем түлим.