Инде шулай этләнә торгач, өйдәгеләрнең ипигә тамаклары туя башлый. Тик авылдашлар арасында да төрлесе бар бит. Бабай өстеннән әләклиләр, имеш, спекуляция белән шөгыльләнә. Аңа «буржуй калдыгы» дигән ярлык тагалар, өе тулы бала-чага, карт анасы булуын да исәпкә алмыйлар. Беренче мировойда немец ядрәсеннән җәрәхәт алып, корышып каткан кулы белән кечкенә арба тартып, очын очка ялгаганын да күрергә теләмиләр. Милиция чакыртып, юк-бар малын да талап алалар. Урман эченнән килеп чыккан бурлардан котылып була, тик боларыннан котылу юк икән. Кайтмый башлый ул шуннан соң үз ягына, урыс иптәшләренә ияреп, Казаннан әллә ни ерак булмаган авылларга барып кына алыш-биреш итә. Ләкин авылга хуҗа булып алган хәерчеләр моның белән генә тынычланмый. Булачак әнием Гөлчирәне, абый-апаларымны, тәтәм Фәгыйләне, кан-яшь елатып, «колхозда да эшләмиләр, шуңа карамастан совет икмәген ашыйлар» дигән сылтау белән, бабамның соңгы бозавын алып чыгып китеп суялар да төне буе ит ашап, эчеп яталар. Әлбәттә, алар арасында авылыбызның адәм рәтле кешеләре булмаган. Күп еллар узгач та, тәтәм ул бәндәләрне рәнҗеп искә ала торган иде. Авылыбызның чиста күңелле кешеләренең дә яклап сүз әйтергә кыюлыклары җитмәгәндер. Чөнки үз хәлләре хәл! Кайткан саен мөртәт бәндәләр бәйләнеп йөри торгач, Сафа улы Зәйнетдин туган авылында тагын да сирәгрәк күренә башлый. Шулай да айга бер-ике мәртәбә күзгә чалынып китә. Инде хәзер колхоз активистлары да интектерә алмый башлый аны, чөнки кулында сәүдә өлкәсендә эшли дигән законлы кәгазе бар! Ул арада бер-бер артлы үсеп килгән уллары Мифтахетдин белән Мәүлетдин кул арасына керә башлый. Ягъни мәсәлән, колхоз эшенә чыгалар. Бусы гаиләгә азмы-күпме җиңеллек китерә. Өйгә җиңеллек китерә китерүен, тик укуларына зыян китерә. Өстәвенә ата кулы да җитми. Мәүлетдин абыемны математикадан өйрәтергә классташы Барый улы Рәшитне җибәргәлиләр. «Мин Мәүлетдин абыеңны укытырга дип түгел, әбиеңнең тәмле итеп пешергән ризыкларын туйганчы бер ашар өчен генә йөри идем. Йомырка белән кыздырылган тәмле токмачларны минем гомеремдә дә бүтән ашаганым булмады. Аның тәме гомерем буе күңелемдә саклана», дип искә ала иде Рәшит абый. Болар бит барысы да бабам тырышлыгы нәтиҗәсендә. Әле якын туганнары, дуслары, күршеләренә дә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суза ул. Кемнәрдер аның тырышлыгына соклана. Кемнәрдер хурлана һәм көнләшә. Ул чорларның авырлыгын аз гына булса да күзаллау өчен, кайбер хәлләр турында әйтеп китү дә кирәктер. Фәгыйлә тәтәм чыгарып ташлаган балык башларын, койрыкларын шундук мохтаҗлыкта, хәерчелектә ачлы-туклы яшәүчеләр җыеп ала торган була. Шундый көннәрнең берсендә авылның бер хөрәсән ялкавы бабай белән очраклы гына очрашып бәхәскә керә: «Менә син, Зәйнетдин, үзең колхозда да эшләмисең, үзең аның икмәген, сыерың коллектив печәнен ашый. Дөрес түгел бит бу. Без монда колхоз-колхоз дип бил бөгәбез», дип бәйләнә. Туры вә үткен телле бабам күп уйлап тормастан: «Аллага шөкер, колхозыгызда эшләмәсәм дә, Сталин ашаган токмачларны гына ашыйбыз әле», дип ычкындыра. Өч көн дә үтми, аны милиция килеп кулга ала. Тәмтедәге НКВДда ул нинди ахмаклык эшләгәнен аңлап, ятим калган балаларын күз алдына китереп, кычкырып-кычкырып елый. Соңлап булса да, нинди бәдбәхет белән бәхәсләшкәнен аңлый, тик эш узган шул инде. «Ярый әле, Мифтахетдин белән Мәүлетдинем егет булып килә. Себергә сөрсәләр, сеңел туганнарын, әниләрен ачтан үтертмәсләр әле. Колхоз кырларында да ярыйсы гына икмәген үстерә башладылар, шул ипидән аерма инде туганнарымны», дип, бабай Ходай Тәгаләгә ялвара.