Бервакытны без тугач - Рәдиф Сәгъди 14 стр.


 Уң аякка су үтте, зараза, дип, нәкъ өлкәннәргә ошатып сүгенеп куя. Аның, чыннан да, бер итеге тишек икән.

 Белмәдем, зараза, ямап куйган булыр идем, дип тә өсти. Басмага баскан килеш, болганчык суны күзәтәбез. Талның аскы ботаклары суга аркылы яткан, аның тирәсенә астан агып төшкән яфрак, үлән җыелган, ул турыда елга күбекләнеп тора. Их, шушы басмада кармак кына салып утырасы иде дә, юк, Рөстәмгә кәбестә кирәк булды бит менә. Дәдә Мишалар, сизеп алып, теге аю хәтле овчаркаларын өстерсә, безне өзгәләп бетерәчәк бит. Артка юл юк инде хәзер, ни булса да, шул булыр.

Ярдан өскә үрмәлибез. Күтәрелеп җиткәч тә, әрәмәлектән чыкмыйча каршы якны күзәтәбез. Әнә дәдә Мишалар йорты. Өй каршында туарылган аты арбага салынган үләнне ашый. Арткы якта да, алгы якта да, без посып яткан ян-якта да адәм заты күренми. Кәбестә түтәлләре без качып күзәткән агачлыкка терәлеп үк тора икән. Елгадан су ташып сибәргә уңай булсын дип шулай утыртканнардыр инде. Бәхет бар икән безнең: алай-болай тавыш чыгып эзәрлекли башласалар да качарга уңай. Тәвәккәлләдек! Үрмәләп кенә чыгып, зурракларын сайлап, йолкырга тотындык. Ниһаять, ике кулда икешәр кәбестә, малай. Шулчак бакча артларыннан дәдә Миша үзе килеп чыкмасынмы! Телсез калдык. Аяклар, ничек чабасын онытып, җиргә кадакланган кебек булды. Дәдә Миша, безгә татарчалап:

 Ах, шайтан малайлары, хәзер чикләвекләрегезне кисәм мин сезнең, дип әйткән сүздән генә аңыбызга килеп, куаклар арасына ташландык. Басмадан да очып кына чыгабыз. Ярга да җитез генә менәбез. Ниһаять, авылга таба йөгерә башладык. Дәдә Миша да безнең арттан җилдерә, үзе теләсә, әллә кайчан куып тотар иде, ләкин якынаймый да, бик артта да калмый. Нишләргә? Бәлкем, кәбестәләрне ташласак эзәрлекләмәс, кире борылыр? Бер баш кәбестә төшеп кала. Рөстәмгә дә кыен, малай, еш-еш сулап чабуын белә.

 Ташла кәбестәләреңне, дим. Үзем икенче күчәнемне дә ыргытып калдырам. Рөстәм дә, эшнең хөрти икәнен аңлап, байлыгын җиргә томыра. Ә кәбестә хуҗасы, күчәннәрнең дүртесен дә кулына тотып, безне кууын белә, кире борылырга уйламый да. Үзе һаман:

 Ах, шайтан малайлар, ну хазыр тотсаммы, ну хазыр тотсам, чикләвекләрегезне кисәм, дип, безне эзәрлекли. Куркудан бер чакрым араны йөгереп үткәнебез сизелми дә калган. Тирләп-пешеп, безнең ишегалдына килеп керәбез. Каршыга каяндыр Мәүлетдин абый килеп чыга.

 Ни булды? ди ул, безнең тирләп чыккан битебезне, еш-еш сулыш алуыбызны күреп.

 Анда Миша дәдә куа безне, дип әйтеп кенә бетерүем була, урыс абзабыз үзе капкадан килеп керә.

 Нәрсә булды, Миша туган? ди абый, дустын күреп алып.

 Менә, Мәүлетдин туган, кәбестә урлап йөриләр. Мин бит аларга килеп сорасалар, болай да бирәм, ди тегесе.

 Теләсәң нишләт, Миша туган, хет кулларын кисеп ташла, икенче юлы урлашмаслар, ди минем абзый.

 Бер юлга калдырып торам инде, икенче сорамыйча өзсәләр, чикләвекләрен кисәм мин аларның, дип елмая күрше авыл урысы. Шуннан, безгә карап:

 Мә, ашагыз, шайтан малайлары, дип, күчәннәрен ишегалдындагы арбага куя. Үзләре абый белән, нидер сөйләшә-сөйләшә, урам якка юнәләләр.

Әйбәтләр иде безнең күрше авыл урыслары. Кирәк чакта шундук ярдәмгә ташланырлар иде. Татарчаны да кайбер татарлардан шәбрәк беләләр, ачык күңелле, кунакчыллар да иде алар. Шуңа күрә безнең бөтен авыл урысларны ярата, үз итә иде. Сагынам мин аларны. Үзләре дә, Варварин, Тәмте дигән авылларга күченеп китсәләр дә, сагынып, атна саен кайтып күренәләр иде. Әгәр дә алар торган якларга безнекеләрнең берәрсе барып чыкса, иң кадерле кунакларын каршы алгандай сыйлап, кирәк булса, техника-фәлән белән озатып ук куялар иде. Безнең авыл да сагынып яшәде аларны. Әле бергә озак еллар гөр килеп яшисе авылның мәктәбен бетерделәр. Безнекенә килеп укып кына йөри башлаганнар иде, көчләп диярлек бүтән авылга күчерделәр. Ә бит бу ике милләт бер-берсен тулыландырып, баетып тора иде Менә инде син бу урысларга, татарлар әшәке, дип әйтеп кара, андый сүз өчен муеныңнан борып атарга да мөмкин иде алар. Чөнки татарларның кемлеген үзләрен белгән кебек беләләр иде. Әйтеп кара берәр сүз!..

Кәбестә операциясеннән соң без бүтән урыс авылына барып чыраларына да тимәдек. Бик нык тозлы кәбестә, кыяр-помидор ашыйсыбыз килсә, өлкәннәргә ияреп барабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Өлкәннәр, шау-гөр килеп, яшь чакларын искә алып, үзләренчә бәйрәм итәләр, без, бала-чага, тамагыбыз туйгач, урамга чыгып, кемнең татар, кемнең урыс икәнен дә онытып, бергәләшеп уйный идек.

Кәбестә операциясеннән соң без бүтән урыс авылына барып чыраларына да тимәдек. Бик нык тозлы кәбестә, кыяр-помидор ашыйсыбыз килсә, өлкәннәргә ияреп барабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Өлкәннәр, шау-гөр килеп, яшь чакларын искә алып, үзләренчә бәйрәм итәләр, без, бала-чага, тамагыбыз туйгач, урамга чыгып, кемнең татар, кемнең урыс икәнен дә онытып, бергәләшеп уйный идек.

Cталин ашаган токмачларны

Без әле бу дөньяга килмәгән заманнарда ук булачак әти-әниләребез чирәмдә яланаяк чабышып йөргән. Кар тауларында чана-чаңгы шуган. Дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып, шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган. Әби-бабаларыбыз исә, аларның тамаклары ач булмасын дип, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бил бөккән. Менә аларга туры килгән инде дөньяның ачысын-төчесен татырга! Минем Зәйнетдин бабам белән Фәгыйлә тәтәмә дә күрсәтеп караган тормыш нужа дигәнен. Күпме кан-яшь, тозлы тир түктергән ул алардан. Бабам 1914 елда герман сугышына китеп, аннан яраланып, гарипләнеп кайта. Немец ядрәсе аның кулын чәрдәкләп ыргыта. Патша хөкүмәте аңа «тавык тәпие» тагып, бер тиенсез килеш өенә кайтарып җибәрә. Бу вакытта әле минем булачак әбием Фәгыйлә тәтәмә ундүрт кенә яшь була. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Киртәләрендә егермеләп сыер гына мөгрәгән. Унлап атлары, утызлап сарыклары да муллыкта яшәргә мөмкинлек биргән. Ләкин шулкадәр мал-туарны тәрбия кылыр өчен, ат урынына эшләргә дә туры килгән. Тәтә дә, аның кыз туганнары да кул арасына бик иртә кергән. Гаилә көче генә җитмәгәч, чәчү-урак өсләрендә хезмәтчеләр дә яллаганнар. Әлбәттә, ул чорларда әле тәтәм каядыр еракта, күрше Балчыклы авылында, булачак ире Зәйнетдин яшәп ятканлыгын белмәгән дә. Сугыш бетеп, озак та үтмәстән, 1917 елның көзендә революция дигән афәт бу зур, бәхетсез илне кабат канга батыра. Әбиемнең әти-әниләрен бөлгенлеккә төшереп, үзләрен Себергә сөрәләр. Бабамныкыларга җил-яңгыр тими, чөнки алар кәсепчеләр генә була. Сафа бабама, ягъни минем Зәйнетдин бабамның әтисенә, күлмәк-ыштан тектерергә күрше авыллардан да киләләр. Эшләгәннәре ашарларына гына җиткәнгә, алар бай яшәмәгән. Ләкин болай да ачлы-туклы гомер сөргән халык бөтенләй бөлгенлеккә төшерелгәч, кием тектерергә теләүчеләр дә калмый. Ачлык елларында эш таба алмыйча интегеп йөри торгач, кышкы салкын көннәрнең берсендә, гаиләсе янына кайтырга гарьләнеп, бабамның әтисе Сафа карт телеграф баганасына сөялеп катып үлә.

Әбием белән бабам, кавышып, дөньяны бергә көтә башлый. Бер-бер артлы җиде балалары туа. Ул да түгел, көчләп берләштерү, колхозларга кертү башлана. Өй тулы бала-чага. Барысын да киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Авылларның чын хуҗаларын, тырыш җитәкчеләрен, йә утыртып, малларын талаганнар, йә совет власте дошманы дип атканнар. Кайберләре газиз туган җирләрен калдырып, гаиләләрен алып, качып ук киткән. Җирдә эшләр өчен, бик зур көч салырга да кирәк бит әле. Ләкин авылларда андыйлар бик нык кимү сәбәпле, кыр эшләре бармый. Салаларга ачлык килә. Кем нәрсә таба ала, шуның белән җан асрый. Алабута, кыр суганы, балтырган дисеңме, барысы да җыела. Көзен чикләвек, гөмбә, җиләк-җимеш киптерелә. Ләкин алай гына дөнья көтеп булмый икән шул. Халык бар терлеген чала башлый, шулай исән калырга тырыша. Инде алары да бетсә, нишләмәк кирәк. Зәйнетдин бабам иңенә дә шушы афәт төшә: «Ничек гаиләне ач үлемнән саклап калырга?» Авыл хуҗалыгында эшләп, бернәрсә дә ала алмагач, аны бертуган ага-энеләре Казанга эшкә чакыра. Аркасына капчыгын асып, Сафа улы Зәйнетдин шәһәргә юл тота. Күпчелек туганнары сәүдә өлкәсендә эшләү сәбәпле, бабайны да кибет тирәсенә урнаштыралар. Шулай итеп, ул атнага йә ике атнага бер тапкыр гына өенә кайткалап китә. Кечкенә нужа арбасына балаларына дигән азык-төлекне урнаштырып, җәяүләп 6070 чакрым ара үтә. Ул чорда ялгызың гына юл чыгу үлемгә тиң санала. Совет властеның рәхимсезлегенә түзә алмыйча, бурлыкта йөрүчеләр, акылларыннан язган адәмнәр белән тулган була урман-кырлар, тирән чокырлар. Аларга кеше үтерү, малыңны талау берни тормый. Шуңа күрә, тырыш кешеләр берләшеп, урысы-татары бергә барып-кайтып йөри башлый. Бабай да үзенә күрә сәүдә эшен ачып җибәрә. Соңгы сарыгын чалып, Казан базарына илтеп сата да туган авылына тоз, сыек май, шикәр-кәнфитен алып кайтып, иткә, тавык йомыркасы, бәрәңгегә алыштыргалый башлый. Акчага гына сатар иде, бөлгенлеккә төшкән, хезмәте өчен бер тиен дә ала алмаган халыкка каян килсен ул. Эшләгән өчен ачтан үлмәслек итеп кенә икмәген биргәннәренә рәхмәт. Бабай кебек, кечкенә арба тартып, шәһәргә эшкә йөрүчеләр авыл саен берән-сәрән генә булган анысы. 6070 чакрым араны йөк сөйрәп үтеп кара әле син. Көчең дә, түземлегең дә җитмәс. Әле ул Тәмте, Югары Ослан тауларына күтәрелер өчен, нинди газаплар кичерергә туры килгәндер. Әлбәттә, бу интегүләргә иң чыдамнар гына түзгән. Өстәвенә, бая искә алып киткәнемчә, кайтып барганда юлбасарлар чыгып таларга да мөмкин ич әле. Һәм шулай була да. Яхшы ат җигелгән арбага утырган, обрезлар тоткан өч угры Иламан урманы уртасындагы аланда нужа арбасын тартучылар каршысына килеп чыга. Өчесен дә сакал-мыек баскан, күзләреннән явызлык бөркелә. «Әй сез, исән-сау кайтып җитүегезне теләсәгез, хәзер үк арбаларыгызны калдырып ычкыныгыз моннан!» дип кычкыра араларыннан берсе. Шунда Зәйнетдин бабам таныш тавыштан сискәнеп куя: «Тукта әле, тукта, кемнеке соң бу тавыш? Бигрәк тә таныш. Кәләм карак түгелме соң бу?» Бабам яхшылабрак күз салса, көрәк хәтле сакаллысы бурлыкта йөрүче авылдашы үзе икән бит. «Кәләм туган, бу бит мин, Сафа улы Зәйнетдин», дип кычкыра ул аңа. Танылган карак та бабайны танып ала. «Синмени әле бу?! Ә болары кемнәр, кайсы авылдан?» дип төпченә. Күрше урыс авылыныкы икәнен белгәч: «Син хәзер ычкын, алар белән башкача сөйләшербез», ди. «Юк, Кәләм! Минем юлдашларымны рәнҗетсәгез, мәңге риза-бәхил түгел. Алар да безнең кебек эт тормышында газап чигә. Өйләрендә балалары, әти-әниләре көтә. Үзең дә бит яхшы хәлдән йөрмисең угрылыкта. Әгәр дә берәрсенә кагыласың икән, мине дә таларга туры килә сиңа»,  дип, бабам арбасыннан балтасын суырып чыгара. «Шул кяферләрне яклыйсыңмы?» ди атаман нәфрәт белән. «Мин алар белән нужа куам. Әгәр безне таларга уйлыйсың икән, соңгы сулышыбызга хәтле каршы торачакбыз. Мин алар белән герман сугышында да булдым. Тәмугның да чынын күрдем. Хәзер дә газапның иң авырын күтәрәбез. Кит юлыбыздан, Кәләм туган. Безнең өй тулы бала-чага. Каргышлары төшмәсен»,  ди бабам. «Яхшы чакта таегыз моннан. Тик шуны онытма, Зәйнетдин, син мине, мин сине күрмәдем. Язган булса күрешербез!» дип, Кәләм карак, атын борып, әшнәләре белән урман эченә кереп югала. Хәтәр заманнар. Караңгы урман эчләрендә, чокыр-чакырларда күпме кеше югалгандыр бу коточкыч ачлык елларында.

Назад Дальше