Булырсыз, улым! Яхшы итеп белем алсагыз, өлкәннәрне тыңласагыз булырсыз, ди.
Рәхәт, малай, авылда яшәве. Табигать синең белән, син табигать белән көн саен күрешәсең.
* * *Уку дигәннән Без яшь чакта да беренче класска укырга мәктәпкә баралар иде. Тәтә белән бабайлар заманында гына мәдрәсәгә йөргәннәр ул. Урамда, бабай әйтмешли, трай тибеп йөри торгач, сиздерми генә сентябрь дә килеп җиткән икән! Кай арада диген, әй!
Исән әти-әни була торып, мин әби белән бабайда гомер сөрәм
Казанда яшәүче әнкәй миңа җәй көне үк китап-дәфтәрләр кайтарып куйган иде. Заманасына күрә өскә-башка да менә дигән кием алган. Милиционерларныкы кебек үк булмаса да, кәттә форма! Әй малай, шул киемнәрне киеп, кулга сумка тотып, бүлмәдә әрле-бирле йөрүләремне күрсәгез икән. Прәме генерал инде!
Алдагы көннәрне генә укырга барам дип хыялланып, өйдә сумкалар күтәреп йөргән малай, вакыты җиткәч: «Уйнарга чыгасым бар», дип кәҗәләнә башлый. Чөнки аңардан бер яшькә кечерәк Рөстәм белән Наил аны урамда көтеп тора. Инде сүгеп, көчләп диярлек форма кидергәч, кечкенә Хәниф хәйләгә керешә, «пес» итеп кенә керәм, дип чыгып киткән була да, сәпиден эләктереп, түбән очка чаба. Арттан апа куа. Мин аның саен кызулыйм. Каршы бәргән җилдә фуражкам очып төшеп кала. Авылны да чыгам, тагын бер өч йөз метрдан күпер булачак. Исәбем күпернең теге ягына чыгып, сәпидемне ташлап калдыру һәм яр буенда үскән куаклар арасына кереп качу. Күпергә җитәргә дә күп калмый. Шулчак аргы якта күрше авыл урыслары пәйда булмасынмы. Өлгерәмме чыгып җитәргә, юкмы?
Апа:
Коля, тотып бир әле шул малайны! дип кычкыра. Ул арада урыс абый үземне эләктереп тә ала. Ычкынып китәргә тырышып, бар куәтемә тыпырчынам:
Җибәр, җибәр инде, дәдә Коля, дим. Үзенең мине рәнҗетәсе дә килми бугай, сулышына кабып, еш-еш сулап, якынлашып килүче ападан:
Гуля, нишләп куасың, зыян итмәгәндер ич? дип сорый.
Мәктәпкә бармыйм дип качты, ди минем әнинең кияүгә чыкмыйча сазаган сеңлесе.
Ну, алай булгач, апаңа тапшырам инде, укырга барырга кирәк, улым, ди дәдә Коля.
Апа артыннан Рөстәм белән Наил килеп җитә. Өлкәннәргә ияреп: «Укырга бар инде син, Хәниф», дигән булалар. Әллә апага ярарга тырышалар, әллә мине бу хәлдә күреп кызганалар. Аңламассың
Шул арада, яралы аягы белән чатанлап, бабай да килеп җитә. Мине урыс дәдәйләре, апа, бабай, Рөстәм белән Наилгә хәтле үгетли-җайлый мәктәпкә хәтле озатып куялар. Күңел рәнҗи. Бүген Рөстәм белән Наил миннән башка гына рәхәтләнеп уйнаячак инде.
Мәктәп ишегалдында мине беренче укытучым Әминә апа каршы ала.
Әй, Хәниф тә килгән икән бит. Менә әйбәт булган. Хәзер мин аңа бик күп кызык әйберләр күрсәтәм, дип, төчеләнеп, юмалап, ул мине мәктәпкә алып кереп китә.
Ә дәресләр беткәч, мәктәптән ук кебек атылып чыгам да:
Бабай, иртәгә дә укырга барам! дип шәрран ярам.
Менә, шулай итеп, тормышымның икенче этабы да башланды. Уку чоры. Көн дә иртән, кош кебек очып, мәктәпкә барам, бирелгән мәсьәләләрне тизрәк чишәр өчен өйгә ашыгам. Үтмәгән темаларны да эшлим. Әминә апа гына ышанмый: «Өйдәгеләр дә булышкандыр», ди. Тикшереп, сынап карый. Аның саен мавыгып, дәртләнебрәк эшлим. Укытучымны шаккатырып, тагын бер-ике айдан гына чишеләсе мәсьәләләрне чишәм. Менә кайчан кирәк булды миңа бабамның сабаклары!
Укыган саен укыйсым, белгән саен күбрәк беләсем килә. Икенче-өченче класста китапханәдә мин укымаган китап калмады. Укырга әйбер беткәч, үзем аңламаганнарын да караштырып чыгам.
Дүртенче класста Казаннан кешеләр килеп, математикадан бәйге үткәрделәр. Ун-унбиш минут эчендә мин мәсьәләләрне чишеп тә куйдым. Миңа нишләптер «+5» ле билгесе куйганнар иде. Жюри рәисе: «Бу малайдан галим чыгачак», дигән, янәсе. Үзем дә белмичә, биремнәрне яңача чишкәнмен икән бит!
Ләкин алар ялгышты. Тормыш кискен борылышлар ясады. Гомеремдә уйламаган сукмакларга кереп кителде. Галим чыкмады миннән.
Кискен үзгәрешләрКискен үзгәрешләр чоры башланды. Дүртенчене тәмамлаганда, әни кияүгә чыкты. Мин шатланырга да, кайгырырга да белмим. Озакламый үги әтине күрсәтергә үзләре дә кайтты. Оялчан малай буларак, мин, чит кешене күреп, өйдән чыгып сыздым. Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. Кичен бик соң гына кайттым да әби янына постым. Теге абзый: «Ничек укыйсың, кыен түгелме соң?» дигән булды. Бер сүз дә дәшмәгәч, әнинең абыйсы, минем белән горурланып: «Бик әйбәт укый, Аллага шөкер», дип куйды.
Теге абзый сынап карарга булды, язып мисаллар бирде. Мин ялт иттереп эшләп тә куйдым. Кунак кеше мәсьәләне тагын да катлауландыра төште. Әмма бер-ике минуттан барысы да әзер иде. «Булмас ла, дип куйды теге кеше. Минем Казандагы абыйның малае алтынчыда укый, ләкин ул бу мәсьәләләрне көне-төне утырса да чишә алмаячак».
Икенче көнне иртән Казан кунаклары китеп барды. Аллага шөкер! Мине үлеп яраткан әбием әйтмешли, алларыннан артлары хәерле.
Ниһаять, дүртенчене дә тәмамладык. Бишенчегә күрше авылга йөрергә кирәк. Алты чакрым барасың, эт булып арып, кире әйләнеп кайтасың. Коры көннәрдә сәпид белән чапканда ярый әле Бертуктаусыз яңгыр явып, бөтен җир сазлыкка әйләнгәч башлана инде безнең өчен чын афәт. Резин итекләр киеп, лаштыр-лоштыр атлавыңны беләсең. Тешне кысып, өлкән класс укучыларына ияреп барасың да барасың. Беркая да китеп булмый шул, башыңа төшкәч.
Минем хәлне күреп, тәтәм зар елый. Булдыра алса, иркә оныгына укытучыларны өйгә генә китертеп белем бирдертер иде. Юк шул, андый мөмкинлекләр юк. Әз генә җил-яңгыр яисә кар-буран булдымы, тәтә мине кызганып, күрше авылга чыгарып җибәрми. Мине бер генә хатын-кыз да тәтәм яраткан кебек яратмагандыр, мөгаен. Дистәләгән оныклары арасында иң кадерлесе мин идем. Нишләп шулай булган ул, хәзер дә аптырыйм. Иң тәмле ризык, иң йомшак урын минеке, беркемнән сүз әйттерми, кунакка барса, үзеннән калдырмый.
Әлбәттә, бу мәхәббәт миңа үзсүзле, ялкау, иркә малай булып үсәргә ярдәм итте. Әбинең кияүгә чыкмыйча утырып калган кызы гына әледән-әле тавыш чыгара. Минем аркада көнаралаш диярлек телгә киләләр.
Нигә шул малайны иркәләп бозып бетерәсең? Тагын укырга бармаган, дип, тәтәне шелтәли апа.
Үзеңнең сабыйларың булса аңлар идең син, ди тәтә. Мин чаршау артына посып, котым очып тыңлап торам. Ярый әле, тәтәм өйдә. Ул булмаса, апа чыбык белән «пешекләргә» дә күп сорап тормас. Өстәвенә бабай да: «Малайны надан калдырасың», дип, тәтәне еш ачулана иде.
Ни генә булмасын, мәктәпкә атнага бер-ике генә көн баргаласам да тәмамладым мин бишенче сыйныфны. Аллага шөкер, каникуллар башланды. Тик яхшы әйбер күп булмый дигәндәй, тиз үтеп китте җәй.
Август ахырларында үги әти кайтып төште. Әнинең тагын бер малае бар икән. Күрше авылда рәтләп укымаганга, мине алып китәргә уйлаганнар. «Казанда саз да юк, мәктәп тә урам аркылы гына», ди үги әти. «Китмим», дип, үкереп елыйм. Мине кызганып: «Калдырыгыз инде баланы», дип, әбием күз яшьләрен түгә. Апа белән бабай гына: «Китсен, хәзер аны беркем тыя алмый. Азуы җитте аның», ди.
Өйдә чын мәхшәр инде менә. Китәсе көнне, чыгып таймасын тагы диеп, әбидән башкалары мине күзәтә.
Шулай да мөмкинлек табып, чыгып сыздым, малай. Тик үги әти дә уяу икән, сизеп тә алган. Бу юлы мине үзебезнең авылның бер абзые тотып бирде. «Җибәрегез», дип, каравыл кычкырам. Бу тавышка күрше-күлән җыелды. Кайберләре, мине кызганып, алып китмәгез инде, дип тә әйтеп карый. Булмады, тагын сызмасын дип, ат арбасына ук бәйләп салдылар.
Барыбер качып кайтам, дип үксим. Әби дә өзгәләнә. Шунда үги әти түзмәде:
Әйдә, әби, үзең Казанга хәтле озата бар инде, алай бер-берегездән башка яши алмагач, диде. Тәтә, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп, өс-башын алыштырырга өйгә ашыкты.
Шулай итеп, мине ат арбасына бәйләп, каравыл кычкыртып, Казанга алып киттеләр.
Алдыбызда бит Казан!Габдулла Тукай, үзенең авылдан китүен исенә төшереп, болай дип язган:
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Минем хәл Тукай бабамныкы белән бер тирәдә кебек. Хәзер уйлап куям: даһи шагыйребезнең халәте коточкыч авыр булган икән. Ятим бала сагышын ятим кеше генә аңлый аладыр. (Ә минем сагыш тамагы тук, өсте бөтен иркә һәм көйсез малайныкы гына. Зинһар, үзен бөек Тукай белән янәшә куя дип рәнҗи дә, мыскыл итә дә күрмәгез. Халкыбызның даһи шагыйре белән үземне чагыштырыргамы? Аллам сакласын! Хәтта үз вакытында Илдар абый Юзеев та: «Өч Тукай гомерен яшәдем, тик аңа тиң була алмадым», дигән иде.)
Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан, дип уятканнар бөек Тукайны. Мине тәтә уята:
Тор, улым, килеп җиттек!
Күзләремне ачып, тирә-юньгә карыйм. Пароход, яр буена туктап, кешеләрне төшерә. Елга портында «Казан» дигән язу күзгә ташлана.
Ул халык, малай, елга портында, ул халык. Каян җыелганнардыр шулхәтле. Көянтә-чиләк күтәргәне, кәрзин тотканы, капчык асканы да бар, чемодан белән йөрүчеләр дә җитәрлек. Без, халык агымын ерып, трамвай тукталышына атлыйбыз. Борылып, елга ягына күз салам. Анда, еракта, авылым калды бит! Дусларым, туганнарым шунда. Кечкенәдән коенып үскән су буйлары Бу шыксыз һәм тынгысыз Казаннарына каникулда гына килә торган идем бит! Мин барыбер сиңа әйләнеп кайтачакмын әле, авылым