Бервакытны без тугач - Рәдиф Сәгъди 3 стр.


Кеше күрмәгәндә генә, җиңем белән яшьләремне сөртеп алам.

Мине татар мәктәбенә бирделәр. Беренче көннәре ай-яй кыен булды! Чит-ят малайлар-кызлар. Өстән генә карыйлар. Төрлечә сыныйлар. Урысча белмәвемнән: «Колхозник, бабай», дип көләләр. Һәр көнне, тизрәк дәресләр бетсен иде дә өйгә качасы иде, дигән уйлар белән йөрим. Авылга качып китәр идем, тәтәм монда. Түзәргә инде. Ничек булса да түзәргә!

Классташларымның барысы да начар түгел икән анысы. Таһирә дигән кыз беренче көннән үк мине яклый башлады.

 Соң, Роза, авылдан килгәндә син дә ләм-мим бер сүз белми идең, өйрәнер әле, ди. Вакыты булганда, бу акыллы кыз урыс теленнән миңа дәресләр бирә.

Малайлардан Ринат дигәне бик нык теңкәгә тия. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Каршылык күрсәтер идем, шайкада йөри ул, диләр. Куркыта! Көчем дә җитмәс кебек бу Казан хулиганына.

Бүген дә, миннән көләр өчен, Җәүдәт дигән малайны җибәрде ул. Түземлегем тәмам төкәнгән иде. Әйләндердем дә салдым үзен. Бар да аптырап калды. Зөфәр исемлесе: «Молодец», дип куйды. Җәүдәте алай бик үпкәләмәде дә. Зөфәргә: «Үзең көрәшеп кара, сине дә бәрә ул», дип кенә куйды.

 Мин көрәшергә теләмим аның белән, син бит үзең барып бәйләндең, диде Зөфәр. Теге мәгънәсез Ринат кына: «Әйдә, әйдә, куркак нәрсә, көрәшергә куркасыңмы?»  диде. Куркак дигән сүз Зөфәрнең күңеленә тиде, күрәмсең. «Нәрсә, көрәшмәс дип белдегезме әллә», дип, уртага чыкты. Миңа бүтән юл калмады. Әйләндереп салдым Зөфәрне дә. Классташ кызлар дәррәү килеп кул чапты. Кайбер малайлар, килеп тә: «Молодец, Хәниф»,  дип, кулымны кысты. Тик иң таза егетләр, астыртын гына елмаешып, читтән карап тора. Иртәме-соңмы, алар белән дә бәрелеш булачагын күңелем белән тоям. «Их, бабай, ә син көч әллә ни кирәкми дигән идең»

Шушы көннән миңа мөнәсәбәт яхшы якка таба үзгәрә башлады. Мин инде гел дә «өтек үрдәк бәбкәсе» түгел идем Санга суга башладылар, рәхмәт үзләренә! Ләкин алда күп сынаулар көтә иде әле мине. Ринат бар. Укытучыларга да каршы дәшәргә курыкмаучы икенче бер малай Җәүдәт бар!

Дәрестән соң минем янга озын буйлы, таза гәүдәле төрекмән малае Таһир килде. «Әйдә, бергә кайтабыз», ди. «Әйдә», мәйтәм.

Без кайту ягына кузгалдык. Ул мине Ринат белән алышырга өнди башлады:

 Син, Хәниф, көчле малай, Ринаттан курыкмасаң җиңәрсең, тик шүрләмә генә, дигән була.

 Нишләп, алайса, үзең акылга утыртмыйсың аны?  дим.

 Миңа бит ул алай бәйләнеп, теңкәгә тиеп йөрми.

 Анысы шулай инде

 Мин бит әле самбо белән дә шөгыльләнгән идем, дип тә өсти минем яңа дус.

 Чынлапмы?! дим мин, исем китеп. Таһир, өйрәт әле миңа бер-ике приём. Тренировать итсәң сугышам мин Ринат белән!

Без Петров бакчасындагы стадионга киттек. Анда комлык бар. Спорт киемнәреннән генә калып көрәшергә тотындык. Ләкин Таһир, мин уйлаганча, бигүк хәлле малай булып чыкмады. Әйләндерәм дә бәрәм бу зур гәүдәле малайны. Ул, псих булмаса да, дуларга тотынды. «Хәзер приёмның чынын күрсәтәм», дип, гарьләнеп тибенә үк башлады. Миңа шул гына кирәк тә. Аягыннан эләктереп алам да җиргә егып салам самбистны. Шап итеп бара да төшә.

Ул оятыннан кып-кызыл булды. «Ярый, бүгенгә җитте, чынлап торып приём күрсәтергә яхшы түгел сиңа», ди.

Мин шәһәргә ияләшеп беткәч, тәтә авылга кайтып китте. Мин тагын ятим, әбиемне, авылымны сагынам. Тик, минем бәхеткә, туганнан туган Каюм абыем бездә фатирда тора. Заводта эшли. Әниләр, гармунда уйнарга да өйрәнсен дип, аңа ике рәтле хромка да алып бирде. Өр-яңа үзе, ялтырап тора. Кичен, абый эштән кайтуга, күнегүләр ясарга әни белән музыка мәктәбенә китәләр. Мин кызыгып, көнләшеп калам. Ичмасам, шул өр-яңа гармунны бер тотып кына булса да карыйсы иде бит. Юк! «Вата күрмә», дип алалар да куялар. Әйтерсең Страдивари скрипкасы! Каюм абый, кечкенә генә ачкыч белән савытын ачып, гармунны ала да остазы биргән этюдны уйнап маташа. Әллә ни килеп тә чыкмый үзенең. Булмагач, төймәләренә «до, ре, ми, фа, соль» дип язып та бетерде инде. Алай да рәт чыкмагач, әниләр күрмәгәндә сүгенеп тә куя. Заводка эшкә йөреп остарды ул әшәке сүзләр әйтергә.

 Бир әле, Каюм абый, үзем уйнап карыйм, дип тә ялынам.

 Ватасың, дия дә бикләп куя.

Мин чынлап торып үпкәлим.

 Үзең бездә торасың, үзең уйнап карарга да бирмисең, дим.

 Синдә түгел, әнинең сеңелләрендә торам мин, ди.

 Бездә торасың!

 Апаларда торам, салага, ди бу. Аннары, ачуы чыгып, минем кулны каерырга тотына. Без аның белән бөтен көчебезне куеп алышабыз. Яшь арасы зур шул. Абый мине софага алып сылый. Безнең дөбер-шатыр килгән тавышка әни килеп керә.

 Бир әле, Каюм абый, үзем уйнап карыйм, дип тә ялынам.

 Ватасың, дия дә бикләп куя.

Мин чынлап торып үпкәлим.

 Үзең бездә торасың, үзең уйнап карарга да бирмисең, дим.

 Синдә түгел, әнинең сеңелләрендә торам мин, ди.

 Бездә торасың!

 Апаларда торам, салага, ди бу. Аннары, ачуы чыгып, минем кулны каерырга тотына. Без аның белән бөтен көчебезне куеп алышабыз. Яшь арасы зур шул. Абый мине софага алып сылый. Безнең дөбер-шатыр килгән тавышка әни килеп керә.

 Нишлисез инде өйдә, башыгызны өстәл чатына бәрсәгез шунда, ди. Каюм абый алдашырга тотына.

 Үзе килеп ябышты ул, ди. Мин, җен ачуым чыгып:

 Ябышмадым, үзең кулны бордың! Нишләп миңа уйнап карарга гармунын бирми ул? дим.

Әни абзый яклы:

 Бирә күрмә тагын. Өр-яңа гармунны йә ватып куяр,  дия дә чыгып китә. Каюм абый мине мыскыл итеп, авызын чалшайтып елмая. Мин аңа: «Каз тәре»,  дип, авылдагы кушаматын чәпеп чыгып качам.

Көннәрдән бер көнне түзмәдем, савытын кадак белән ачып, гармунны алдым. Сак кына төймәләренә баскалыйм. Ниндидер көй килеп чыккан кебек. Шулай маташа торгач, «Умырзая» дигән җыр да чыга башлады бит, малай

Хәзер көн дә дәрестән кайтуга, гармун белән мәш киләм. Өстәвенә безнең класска утырып калган Айдар исемле малай күчте. Аның да ике рәтле гармуны бар икән. Дәрестән соң аларга кайтып уйнарга өйрәнәбез. Ул үзе миннән ике яшькә өлкәнрәк тә, гармунда да остарак уйный.

Шулай итеп, өч-дүрт айда урам, бию көйләрен шәп кенә сыздыра башладым. Өйдә генә белмиләр. Их, бабай күрсә иде хәзер! Ничек сөенер иде ул! Әниләр генә сизә күрмәсен, гармунны ник алдың, диеп бирерләр кирәкне.

Без капчыкта ятмый, диләрме әле Авылымны сагынып, әллә үзем дә онытылып киткәнмен, әллә әниләр эштән иртәрәк кайткан, гармун тавышын ишетеп, тыңлап торганнар икән. «Кара, Каюм ничек уйнарга өйрәнгән»,  дип шаккатканнар. Сөенечләре эчләренә сыймаган. Чөнки ул вакытта гармунчыларның бәясе, алтынга ук тормаса да, бик югары иде Мин әле бер җырны, әле икенчесен сибәм генә. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга» да, «Бер кыз бала» да, «Яшь наратлар» да, «Зәңгәр күлмәк» тә калмый.

Шуннан стена сәгатенә күз салсам, малай, кичке алты җиткән! Ишектә әни белән үги әтине күреп телсез калдым. Бетүләрем шушы икән! Ләкин алар үзләре дә шок хәлендә иде Үги әти, ниһаять, авызын ерып:

 Менә кемне укырга йөртәсе калган, диде. Аннан өстәп куйды: Акча түләп ике ел йөрттек Каюмны. Рәтләп бер көй өйрәнә алмады.

 Ярар, болай булгач, Хәнифне дә йөртербез инде,  диде әни.

Шулай итеп, малай, минем өскә җыелган кара болытлар давыл куптармыйча гына узып та китте. Мин гармунчы хәзер. Их, авылга кайтып, кызлар биетәсе иде

Каюм абый миңа шаккатып, бер-ике атна караштыргалап йөрде-йөрде дә: «Ярар инде, энекәш, безнең нәселгә син уйнаган да бик җиткән», дип, бу шөгылен бөтенләй ташлады Гармун тәмам минеке хәзер. Әни җырлый, мин уйныйм.

Көчле һәрвакыт хаклы!

Ринат бүген тагын бәйләнде. Ул минем портфельне: «Яле, карыйм әле», дип, тартып алып, болгап кырыйга ыргытты. Бер-ике малай гына хихылдап куйды. Таһирә, бу хәлне күреп:

 Ринат, алып бир портфелен, дип тә әйтеп карады. Юк!

 Пошла ты! Если хочешь, подними сама, дип, мәктәпкә кереп китте Ринат. Таһирә, үзе барып, эченнән коелган әсбапларны тутырып, сумканы миңа тоттырды. Аннан, классташларга борылып:

 Нәрсә карап торасыз соң сез, куркак җаннар! Бер Хәнифне дә яклый алмыйсызмы инде? диде.

 Нәрсәгә ул безгә, үз-үзен яклый алмагач, диде кемдер. Таһир белән Рафаэль килеп миңа пышылдады:

 Хәниф, әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, диде.

 Әгәр җиңелсәм?..

 Җиңелсәң дә санлый башлаячак, диде Рафаэль. «Нишләргә соң, ёлки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый ич»

Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып, эченә төкерде дә очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең?» дип, үзенә төртеп алдым.

 Мин сине үтерәм бит хәзер, дип, өскә килә башлады бу. Тибеп җибәргән иде, аягыннан эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул, сикереп торып, миңа ташланды. Арага малайлар кереп, безне аерды.

Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнәфестә!»

Ринат бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер сугышырга чакырыр дип башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.

Назад Дальше