Бервакытны без тугач - Рәдиф Сәгъди 8 стр.


Гарәфетдин абый түзмәде:

 Малайлар, әз генә читкәрәк китегез әле. Хәзер айгырны ычкындыралар, йә берәрегезне тибеп очырыр,  диде.

Без кырыйгарак барып чүмәштек. Куып кына кайтармасыннар. Ну, малай, күргән галәмәтләребезне сөйләп, бөтен мәктәпне шаккатырабыз инде иртәгә! Шул арада Рөстәм әтисен тәнкыйтьләп тә ала: «Җангаллый әти. Пиратта тибеп очыру кайгысы юк бүген», ди.

Рөстәмнең әтисе атны йөгәненнән тагын да ныклабрак тотты да: «Әйдә, Мәүлетдин, җибәр!» дип кычкырды.

Ат абзарыннан кешнәштергәләп, пошкырынып, нәсел айгыры Пират атылып чыкты. Кашкага: «Менә кара! Мин нинди көчле, дәртле», дигән кебек, арт аякларына басып, тагын да катырак кешнәп җибәрде. Шуннан соң бия тирәли әйләнеп чыкты, аны иснәштерә башлады.

Миңа кызык та, абзыйлар алдында уңайсыз да. Кая барасың инде: күрәсе килә бит!

Айгыр күзгә күренеп үзгәрә башлады. Рәфкать атлы иптәшебез түзмәде:

 Ай-яй, малай! дип куйды.

Пират әйләнә дә тулгана, Кашкабыз тирәсендә бөтерелүен белә.

Рөстәм, исе китмәгәндәй кыланып, миңа пышылдый:

 Минем мондыйларны гына күргән бар инде, ди. Аннан минем аптырап калган чыраемны күреп, юатып куя:

 Иң кызыгы алда әле

Кашка мондый ыгы-зыгыга һич кенә дә риза түгел. Пиратны санга сукмаска маташа. Йә тибеп җибәрә, йә тешләп ала. Гарәфетдин абыйның кулыннан ничек тә ычкынып китәргә итенә.

Айгыр беравык тынычланып торды да яңадан «тәртәгә тибә» башлады. Тик эше барып чыкмый гына бит! Кашкабыз кушаяклап, ярсып-ярсып тибә. Ай-яй, бу хәтле дә күралмас икән, әй!

Шактый азаплангач, Пират та өмете өзелеп, тынычланып калгандай булды. Шултиклем тешләсәләр, типкәләсәләрме? Мин әллә кайчан өйгә кайтып киткән булыр идем инде.

Гарәфетдин абый да, сукрангандай:

 Кәҗәләнә, зараза, дип куйды.

Шулвакыт кәнүшни ягыннан башка бер атның кешнәгәне ишетелде. Бу тавыштан җанланып киткән Кашка колакларын уйнаткалап алды, үзенчә җавап та бирде. «Мин биредә, чыгып күр әле», диде, ахрысы. Дур эченнән кабат хәбәр килде. Бу Пиратның улы, яшь айгыр Очкын тавышы иде.

Гарәфетдин абый сыкранулы тавыш белән:

 Моннан булмас, ахрысы, егетләр. Бәлкем, Очкынны сынап караргадыр, дип әйтеп куйды.

Мәүлетдин абый исә:

 Яшь бит әле, тәҗрибәсе дә юк. Очлап чыга алыр микән соң? диде.

 Тәвәккәллик. Булса булыр, булмаса юк инде, егетләр, диде Рөстәмнең әтисе.

Мәүлетдин абый, шуны гына көткәндәй, аран ишеген барып ачты да эчкә кереп китте. Аннан кешнәп, уйнаклап Очкын килеп чыкмасынмы! Борын тишекләре киерелгән. Әйтерсең лә аннан пар түгел, ялкын бөркелә. Кашканы күргәч, тыпырдап биеп тә алды әле. Бераздан, бөтен дөньяны яңгыратып, тагын кешнәп җибәрде. Ә Кашка башын игән, күзен яшергән була. Сипкелле Наҗия диярсең.

Пират, көндәшенең үз улы икәнен искәрептер, тояклары белән җирне тырный башлады. Аннары кинәт башын югары чөеп, давыллар куптарып, Очкын тарафына омтылды. Нәрсә булыр икән? Шунда яшь айгыр кушаяклап тибеп җибәрмәсенме! Ләкин әтисенең гәүдәсенә ник бер тоягын тидерсен. «Әти, якын киләсе булма», дип кисәтүе генә иде, ахрысы. Пират үз хәлен аңлады шикелле: кинәт кенә башын аска иеп, аранына таба юыртып китте.

Ниһаять, Очкынның сәгате сукты Кашкабызның сыртын ышкыштыргалап алды. Әйләнде, тулганды. Иреннәрен җыерып, Кашканы иснәштерде. Ни булыр икән хәзер, дип көтәбез. Кашка да нигәдер тибенми башлады! Бигрәк җебеде дә төште инде Очкын алдында. Үзе, борылып-борылып: «Нәрсә булыр икән инде?» дигән кебек, зур матур күзләре белән койрыгын караштырган була

Менә Очкын, ыжгырып, Кашкабызның өстенә сикерде. Бичаракай яшь айгырның авырлыгыннан сыгылып куйды.

Гарәфетдин абый тәмәкесен җиргә төкерде дә:

 Юк, авызлый алмый инде. Тәҗрибәсе юк, диде.

Мәүлетдин абый аның белән килешмәде:

 Ашыкма! Барыбызның да башыннан үткән хәл

Гарәфетдин абый тагын «черт» иттереп җиргә төкерде:

 Мәүлетдин, нәрсә карап торасың? Үзең юнәлт инде, алайса!

Өлкәннәрнең тәҗрибәсе җитәрлек булып чыкты. Ниһаять, абзыйлар җиңел сулап куйды.

Яшь айгырның бөтен тәне буйлап дулкын-дулкын калтырау узды.

Мин, Кашкага бераз гына үпкәләп, өйгә кайтып киттем. Ул безнеке түгел иде инде хәзер.

Көннәр язга авышканда, авызын җәеп, безгә Рөстәм килеп керде.

 Чык әле, тиз бул!

 Ни булды?

 Кашканың кызы бар, диде Рөстәм, зур авызын шатлыгыннан тагын да ныграк җәеп.

Без тагын җай чыгуга, тагын дурга чабарга тотындык. «Ай-яй матур инде, малай, безнең таебыз. Әнисенә охшаган койган да каплаган менә. Исән булсак, аны да үзебез карап үстерербез әле. Кушаматын да Рөстәм белән икәү куштык Йолдыз.

Менә шулай итеп, Очкын әти, Пират бабай булды.

Кызганыч, хәзер Пират та, Очкын да, Йолдыз да юк инде. Атларның гомере кешенекеннән күпкә кыскарак шул

Бахбайлар җигеп, җир җимертеп, ут уйнатып йөргән авылдаш абыйларым да юк инде бүген.

Ә кайчагында колагыма Кашканың яңгыратып кешнәгәне ишетелгәндәй була.

Сабакташлар

Инде өченче уку елымны Казанда башладым, малай. Ияләштем инде хәзер, кая барасың. Дөресен әйтим, каникул саен авылыма чабам, сагынып кайтам, моңсуланып китәм. Шуңа күрә язгы каникулмы ул, көзгесе, кышкысымы зарыгып көтеп алам. Бигрәк тә иң озын җәйге ялымны тилмереп көтәм.

Авылда бәя зурдан миңа хәзер. Туганнар да, дус-ишләр дә кайтканымны көтеп кенә тора. Бигрәк тә бабам, тәтәм белән Мәүлетдин абыем юксына мине. Җәйге каникулда көндезләрен абыем белән урманга печән йә утын әзерләргә йөрибез. Тәтәм исә, тәмле-тәмле коймаклар, кабартмалар, борай бәлешләренә хәтле пешереп, безне өйдә көтеп утыра. Ә инде урманга бармый калган көннәрдә, дус-ишләремне җыеп, печән әйләндерәбез. Йә булмаса, өмә ясап, утын кисәбез, аны ватып, матур итеп алачыкка өябез. Кышлык утын әзерләгәндә, безнең эш ярыш төсен ала. Икешәрләп бүленәбез дә, бертигез юанлыктагы бүрәнәләрне кем тизрәк кисеп чыгара, дип бәхәсләшәбез. Менә шуннан соң китә инде бер-беребез белән узышу. Тирә-юньгә пычкы чүпләре генә атыла. Бөтен өс-башыбыз онга баткан тегермәнченекен хәтерләтә башлый. Галошларга гына түгел, чалбар, күлмәк эчләренә хәтле агач чүбе кереп тула. Тулсын, әйдә, бер дә исебез китми, чөнки кызу эштән соң минем егетләрне тәмле аш белән кайнар мунча көтә. Каен себеркеләре белән бер-беребезне алмаш-тилмәш пешекләгәч, тәнебезгә бер атнага җитәрлек хуш ис сеңә. Чөнки ташка да мәтрүшкә, бөтнек, кычыткан, әрем салып пешерелгән су гына коябыз. Менә кайда ул Ходай Тәгаләнең сигезенче могҗизасы! Ару-талулар үзеннән-үзе юкка чыга, бөтен уй-фикер кыз-кыркын тирәсендә әйләнә башлый. Сөйләшү-мактанышулар да тулысынча шул темага күчә

Кичкырын без, яхшы итеп үтүкләнгән ак күлмәк белән чалбарларны киеп, утлары ерактан ук балкып күренеп торган клубка юнәләбез. Унике малай без. Шуларның бишесе гармун-баянын кулына алса, ут уйната инде: биемәс җиреңнән биисең, җырламас җиреңнән җырлыйсың. Чөнки без, буш вакытыбыз булдымы, бер-беребездән дә уйнарга өйрәнәбез. Әйтик, Чүлү Рәфкате ниндидер матур яңгыраш тапкан икән, тотабыз да кушып уйныйбыз шуны. Сәләү Ирек нәрсәнедер үзенчәлекле итеп яңгыраткан икән, анысын да өйрәнәбез. Тирә-як авылларда да хәзер гармун уйнауда безне узучы юк. Еш кына: «Килеп, гармун гына булса да уйнап китегез әле»,  дип, чит авыл чибәркәйләре дә безгә ялына. «Гармун уйнап китегез әле», димиләр, «Гармун гына булса да уйнап китегез әле», диләр. Менә шул «булса да» дигән сүз күңелгә ниндидер шик сала да инде. Әһә, димәк, алар безне гармун уйнарга гына чакырмыйлар. Әй, хәйләкәр дә инде бу хатын-кыз заты! Әллә ничә чакрым юл үтеп, Балчыклы авылыннан ук төшкән егетләр гармун гына уйнап китәр ди сиңа! Тот капчыгыңны! Бушка гармунда уйнап, биетеп йөрергә районнан килгән үзешчән сәнгать артистлары түгел ич без. Хәер, алар да тиккә йөрми хәзер, колхоз саен бушлай ашап-эчеп, өстәвенә теге «урыс чәен» дә чөмергәлиләр бугай председатель белән. Бусына әллә ничә тапкыр үзем дә шаһит булдым: бер-ике авылда чыгыш ясаганнан соң, безнекенә килеп җиткәч кенә, тегеләрнең баянчылары ишелә дә төшә. Артистлар да, үзебезнең авыл яшьләре дә миңа: «Хәниф энем, зинһар, артистларны коткар инде, өзмә концертны», дип ялына. Әйтерсең лә тамашаларын мин өзәм. «Үзеңне яхшы итеп бер сыйлар идек», янәсе. Беләм мин аларның нәрсә белән сыйларга җыенганнарын. Ә безнең төркемдә «закон» кырыс гармунда уйнау осталыгын арттыра барырга һәм физик яктан да ныклап әзерләнергә дигән таләпләр куелган. Сыйланып йөреп кенә егет булып булмый ул. Ни өчен соң безнең авыл егетләреннән башкалар шүрли дә, хөрмәт тә итә? Чөнки без бердәм шул, чын дуслар! Онытмагыз: бердәмлектә генә көч! Өстәвенә оста гармунчылар да әле без! Начар уйнасак, күрше авыл кызлары: «Гармун гына булса да» дип чакырып тормас иде.

Әле быел да, авылга игенчеләрне котларга дип, районнан көтмәгәндә бер төркем артистлар килеп төште. Туры килүен кара син: минем бишенче сыйныфка йөреп укыган күрше Иске Казиле авылына төшәсем бар! Ни өчен, дисезме. Менә анысы зур сер инде. Хәер, әйтсәм әйтим инде, алайса. Анда минем күзем төшеп йөргән Әсфәния чибәркәй бар. Сабакташым да әле ул минем. Үз авылында да беркем белән йөрми, егете юк. Миңа да бик исе китми бугай. Алланың рәхмәте яусын, озаттыра тагын үзе. Капка төпләренә кайтып җитүебез була: «Синең, Хәниф, авыл саен бер кызың бар ич, мыскыл итеп йөрмә инде, зинһар, мине», ди. Мин шундук акланырга тотынам: «Аларны бит мин дусларча гына озатам, синең белән эшләр бөтенләй башка серьёзный», дим, урысча белүемә дә басым ясап. Тик шулай да безнең эшләр бик «серьёзный»га китми әле һаман. Әллә яратып бетерми, әллә Аңламассың бу хатын-кыз затын. Хет: «Хәниф, бушка вакытыңны әрәм итеп йөрмә, мин бүтәнне яратам», дип әйтсен иде шунда, кистереп. Мин дә ике-өч атна янып-көеп йөрер идем дә бүтән берәрсенә гашыйк булып куяр идем. Безнең илдә, Аллага шөкер, чибәрләр җитәрлек әлегә!

Назад Дальше