Бервакытны без тугач - Рәдиф Сәгъди 9 стр.


Гафу итегез, тагын читкә кителде. Авылыбызга үзешчән сәнгать артистлары килеп төшүе турында сөйли идем бит әле. Аларның репертуары күптән таныш инде безгә, килгән саен бер үк җыр, шул ук иске биюләр. Җырчы Фәрит Садыйковның тавышы матур гына, тик шул бер үк тамашаны күпме карап була инде. Тотарга да, кичен күрше авылга төшеп, Әсфәниягә яратуым турында турыдан-туры әйтергә кирәк. Яратам, дип әйтүдән нигә куркырга әле? Әнә бит мәхәббәт турындагы киноларда: «Мин сине сөям», дип кенә калмыйлар, әүмәкләшеп әллә нәрсәләр эшләп бетерәләр. Безне укытучылар андый гыйшык-мыйшык уйнала торган фильмнарга кертмәскә тырыша. Янәсе, вакытыннан алда кирәгеннән артыгын белмәсеннәр! Кем әйтмешли, күп белсәң тиз картаерсың, дигән кебек була инде. Ходайның биргәненә шөкер, алай иртә картаерга җыенганыбыз юк әле, ә менә егет булып йөрисебез килә, малай! Кача-поса гына түгел, өлкәннәр кебек, үз бәяңне белеп, рәхәтләнеп утырып, киноның тегесен дә, бусын да карыйсы килә. Дөрес, быел бәйләнүчеләр юк инде авылда. А как же, сигезенчене бетердек ич. Борын астына кара мыек та төртеп маташа! Нишләп әле безгә тегесе-бусы ярамасын. Бабай әйтмешли, элек унбиш яшендә ирләр инде, гаилә корып, бәби таптыра торган булган. Миңа да унбиш тулып, уналтынчы китте түгелме соң? Булды-җитте! Яратам, дип әйтәм бүген Әсфәниягә. Әле, бәлкем, ул, чыннан да, мине бала-чагага саный торгандыр. Миннән сөю сүзләре көтеп йөргәндер-йөргәндер дә Бүген, Алла боерса, барысын да әйтәм.

Тик Ходай бүген бөтенләй башкача боерган икән. Әбәт тирәсендә иң якын дустым Сәләхи Тәлгате килеп керде.

 Чык әле, сөйләшәсе бар, ди.

Ни булды икән, дип чыксам, дустым әйтә:

 Хәниф, бүген Казилегә төшеп йөрмә, теге Фәрит Садыйков һинд җырларын җырлаучы бик чибәр яшь кыз да ияртеп килгән, биегәнен күрсәң шаккатасың, ди. Кичә Олы Бортаста концерт куйганнар, малайларның ис-акыллары китеп кайткан, бөтерчектәй бөтерелә, ди. Карыйк әле шуны, иртәгә Иске Казилегә бергә төшәрбез, яме, ахир.

Мин дуслар сүзенә каршы килә торганнардан түгел: авылда калдым. Ул заманда каян булса да концерт, театр-мазар килсә, авылда бәйрәм була, халык шуның белән яши, кичке тамашага төштән соң ук җыена башлый иде.

Концерт безгә дә ошады. Бигрәк тә теге биюче кыз Гөлнара сихерләде. Ул бөгелә-сыгыла биюләре, һинд кызларыдай яңгыратып җырлаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Безнең авыл егетләре бөтенләй мөкиббән киткән, кызыйның авызына кереп китәрдәй булып утыралар. Татар халкы болай да һинд киноларына гашыйк бит, тик анысы аның еракта, әллә кайда кебек, ә менә монысы үзебезнең һинд, кулың сузсаң тотып алырлык арада гына. Кинодагыча чибәр, сылу, сәхнәдә бөгелә-сыгыла биюләре белән әсир итте дә куйды ул халыкны. Кул чабалар да кул чабалар, теге мескенкәйне биш-алты мәртәбә каршыларына чыгарып бастырганнардыр. Ниһаять, Фәрит абый, чыгып:

 Җәмәгать, безнең әле иртәгә Иске Казиледә дә чыгыш ясыйсыбыз бар, бик арыды кызыбыз, теләгән кеше шунда төшеп карасын, дигәч кенә, халык тынып калды. Ниһаять, концерт тәмам. Авылның өлкәнрәк яшьләре Фәрит Садыйковны каядыр кунакка алып китте, без, унике малай, җыелышып киңәшкәч, кунак кызын танцыдан соң мин озатырга тиеш булдым. Бер иптәшем Ибрай Фәрите генә каршы иде: «Гел сиңа да сиңа инде», дип ырлап куйды. Ләкин малайлар аңа: «Фәрит, киреләнмә инде, ул кызый, тыңласа, бары тик Хәнифне генә тыңлый. Балчыклы егетләренә карамаган икән, димәсеннәр, авылның яманатын чыгармыйк әле»,  дип, четерекле эшкә нокта куйды.

Мин, шулай итеп, чибәр әртискәне куна төшкән йортына озата киттем. Капка төбенә җитәрәк, кереп качмасын тагын дип, эләктереп алдым бит сылукайны.

 Җибәрегез әле, ни хакыгыз бар мине көчләп алып калырга? ди бу.

 Бераз гына сөйләшеп утырырбыз дигән идем. Мин  Хәниф, дим тегеңә.

 Миңа димәгәе, хет әллә кем булыгыз, сезнең кебекләргә озаттырып йөрергә урам себеркесе дип белдегезме әллә мине, үзегезнең авылныкыларны озатыгыз, сезгә шул да җиткән, ди бу, ачуны китереп. «Безнең авыл кызларына ни булган, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе чибәр, һинд биюләрен бии белмәсәләр дә, синнән бер дә ким түгел», дип уйлап куям. Үзен бик әллә кемгә куя түгелме соң бу? Сәхнәдә ялтырап күренгән кызый, инде бөтен булган соклануымны юкка чыгарып:

 Минем егетләрем, Аллага шөкер, авыл саен буа буарлык, синең кебек хәчтерүшләр түгел алар, дип тә өстәп куймасынмы.

Бусы инде иң чыдам ир-атларны да чыгырдан чыгарыр иде. Ачу чыкты, малай, чәпәдем инде мин дә эчкә җыелганның бер өлешен:

 Җибәрегез әле, ни хакыгыз бар мине көчләп алып калырга? ди бу.

 Бераз гына сөйләшеп утырырбыз дигән идем. Мин  Хәниф, дим тегеңә.

 Миңа димәгәе, хет әллә кем булыгыз, сезнең кебекләргә озаттырып йөрергә урам себеркесе дип белдегезме әллә мине, үзегезнең авылныкыларны озатыгыз, сезгә шул да җиткән, ди бу, ачуны китереп. «Безнең авыл кызларына ни булган, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе чибәр, һинд биюләрен бии белмәсәләр дә, синнән бер дә ким түгел», дип уйлап куям. Үзен бик әллә кемгә куя түгелме соң бу? Сәхнәдә ялтырап күренгән кызый, инде бөтен булган соклануымны юкка чыгарып:

 Минем егетләрем, Аллага шөкер, авыл саен буа буарлык, синең кебек хәчтерүшләр түгел алар, дип тә өстәп куймасынмы.

Бусы инде иң чыдам ир-атларны да чыгырдан чыгарыр иде. Ачу чыкты, малай, чәпәдем инде мин дә эчкә җыелганның бер өлешен:

 Сәхнәдә ялтырап күренсәгез дә, тормышта бер юк кына нәмәстә икәнсез, дип борылдым да киттем. Үзем кайтам, үзем, гарьлектән ахмаклыгымны сүгәм: «Әсфәнияң янына төшмичә, йөр инде шунда, үзен әллә кемгә санап йөргән биюче кыз янында», дим. Ярый әле, Әсфәниям күрше авылда, минем этлекне күрми, белсә, битемә төкерер иде. Иртәгә, Алла боерса, Иске Казилегә төшеп, турыдан-туры: «Минем өчен синнән дә матур, синнән дә акыллы кыз юк, мин сине генә яратам»,  диячәкмен. Тыныч йокы сиңа, гүзәл Әсфәниям. Син дә, менә бу якты йолдызларга карап, минем турыда әз генә булса да уйлыйсың микән? Их, Әсфәниям, җанкисәгем!

Иртәгә малайлар көләчәк инде миннән. Бигрәк тә гарьчел Фәрит: «Менә әллә кем булып йөргән идең, сине дә тыңламадымы кунак кызы», дип төрттерәчәк, күр дә тор. Әй, чәнчелеп кенә китсен биючеләре, биемәүчеләре, безнең башлар ни күрмәгән. Иң мөһиме, Мәүлетдин абый әйтмешли, баш исән булсын!

Икенче көнне иртән миңа бер кәгазь кисәге китереп тоттырдылар. Анда, теге «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге кебек итеп, тастымал хәтле биткә ике генә җөмлә язылган иде: «Хәниф, синең нинди егет икәнеңне белмәдем, тупас кыландым, гафу ит. Бүген күрше авылда концертыбыз була, мин сине шунда көтәм, яме». Бу, әлбәттә, биюче кызның мәктүбе иде. «Хатың өчен рәхмәт, Гөлнара туташ, син мине дусларым алдында хурлыктан коткардың! Мин төшәчәкмен Иске Казиле авылына, тик сине күрер өчен түгел, ә беркемгә дә алыштыргысыз Әсфәниям янына!» дип уйлап куйдым мин. Сөйгәнемнең матур итеп үрелгән калын, озын чәч толымы, елмайганда ике бит уртасында барлыкка килә торган чокырлары, тулып торган иреннәре исемә төшеп, йөрәк тагын да ешрак дөпелдәп тибә башлады. Их, шул чокырларыннан бер суырыптин-суырыплар үбәсе иде.

Кичен, без Тәлгат белән килеп туктаганда, концерт бетүгә таба бара иде. «Минск» матаен клуб ишегалдында үсеп утырган каен агачына сөядем дә, тамаша залына юнәлдек. Гөлнара мине күреп алды, күзләреннән шатлык нурлары чәчелде, хәзер инде ул сәхнәдән тамашачылар өчен түгел, бары тик минем өчен генә бии-җырлый иде кебек. Бу хәл мине әллә ни куандырмады: «Кеше-мазар сизмәсә ярый инде», дим. Үзем күз карашым белән Әсфәнияне эзлим. Әнә алар сабакташым Суфия белән янәшә утырган да бик бирелеп концерт карый. Тамашачылар исә, Гөлнараның кай тарафка карап җырлавын чамалар өчен, борылып-борылып, кемнедер эзли башлады, ул да түгел, Суфияның үткен күзләре халык арасыннан мине искәреп тә алды, ул авызын зур итеп ерып кул болгады, шундук Әсфәниянең колагына да нидер пышылдап алырга өлгерде. Анысы, борылып, моңсу гына елмайды да, исәнләшкәнен белдереп, башын селкеде, аннары берни булмагандай кабат сәхнәгә терәлеп катты. Ниһаять, алып баручы бераздан танцы булачагын әйтте, яшьләрнең кайтып китәргә ашыкмауларын сорады.

Мин, уен башланганчы, күрше авыл егетләренә сәлам биреп, һава сулап керергә булдым. Клуб алдындагы бакчада төркем-төркем авыл яшьләре кайнаша, кайсы тәмәке көйрәтә, кайсы мәзәк сөйли. Равил дигәне, синең белән сөйләшәсе бар әле дип, мине читкәрәк дәшеп алды.

 Бар, Хәниф, кайтып кит хәзер үк, югыйсә дус дип тормыйм, сиңа хуже була! диде ул, башы белән читтә торган унлап егеткә ымлап.

 Нәрсә булды, ник җыйдың инде миңа каршы бу төркемне? Үзең генә куркасыңмы әллә?

 Курыкмыйм мин синнән, кисәтәм генә, матаеңа утыр да тай моннан яхшы чакта! дип әтәчләнде табак битле, калын иренле Равил. Мин, аптырап:

 Ни булды, аңлат, шуннан соң гына китәм, дидем.

 Бүген биюче кыз янына бармыйсың, мин озатам аны, димәсенме бу. Минем эчкә шундук җылы йөгерде.

 Бөтен кайгың шул гынамы, минем кем янына төшкәнне син бит яхшы беләсең. Хәтереңне яңартыйммы: Әсфәния янына! мин әйтәм. Теге ышанмый.

Назад Дальше