Асылташ = Драгоценный камень - Юнысова Асия


Асия Юнысова

Асылташ. Шигырьләр


I

Татарымның борынгыдан килеп,
Киләчәккә узып барышы.
Йөрәгендә иярләнгән тулпар,
Туграсында кыргый барысы.

Орлыгың ни

Әй татарым, орлыгың ни
Тарымы син, бодаймы син?
Идел-Урал тарласына
Сипкән сине Ходаймы соң?

Алып килеп монда сине
Диңгезеңнән, тауларыңнан,
Иген сыман чәчкән сине,
Учлап-учлап тубалыннан.

Киң колачтан сипкән сине
Идел-Урал арасына.
Белгән Халикъ хөр рухыңны,
Тар урынга сыймасыңны!

Әй татарым, орлыгың ни?
Бик тересең тарыдыр син!
Корылыкка бирешмәгән
Тары сыман катыдырсың.

Әй татарым, арыштыр син
Сокланалар егәреңә.
Бирешмәгән орлык көче
Меңәр еллык җилгәрүгә.

Югалтмыйча орлык аслын
Меңәр елны кичкән бодай,
Тегермәннән исән чыккан,
Ак-пакь калган ул син бугай!

Он иткәндә таш тәгәрмәч,
Әверелдең калачка син.
Кояшка тиң ипи тотып,
Ил каршына чыккан да син!

Әй татарым, орлыгың ни
Тарымы син, бодаймы син?
Орлыгыңны яшәтергә
Балаларың калырмы соң?

Татар авылы

И татарның авыллары!
Тузгытса да
Замананың давыллары,
Сез исән бит!
Авылларда тәпи басып,
Дөнья буйлап атлап киткән
Без икән бит!

И татарның авыллары!
Янган-көйгән, баскын күргән,
Әмма исән!
Хатирәләр актарыла,
Авыл дисәм:
«Йөз ел саен күчсен алар!
Фәрман өстән!
Дүңгәләктәй язмыш аңа,
Кубарылсын
Халык төптән!»

Авыллар соң, каһәр күреп,
Дөнья буйлап тәгәри киткән.
Урал тауны атлап үтеп,
Себер киткән!
Сагынуга бер дәвадыр
Яңа авылга (искәргәнсең),
Ядкяр итеп атын кушкан
Искесенең.

Әй татарым, сабыр икән.
Нәрсә аңа җиңеш-оршыш?
Төшкән җирдә таштай менә
Яшәп ятыш.
Шөкер әле,
Нәсел төбен саклый булыр
Балтачлары, Аблайлары,
Кызылъяры, Шәлеләре

Җиңалмады җилгәрелеш
Татар салган авылларны.
Хакыйкатьне тарих белә
Бардыр аның анналлары1
Барын алсын, балта калсын
Калкыр кабат яңа авыл
Безнең авыл!

Мирас

«Кайда, дисең, балам, безнең эзләр?
Кайда соң ул Колизейлы калам?
Кайда, дисең, мәрмәр хан-сарайлар,
Таш диварлар анда, кальгам?»

Сорауларың, балам, җиңел түгел.
Нәрсә әйтим сиңа, ни диим?
Җавап табар иде һун бабаңнар,
Сөйләр иде кыпчак әбиең.

Алар сине белмәгән дә килеш
Далаларда курган корганнар.
Курганнардан танып табарсың дип,
Тын йокыга шунда талганнар.

Бай мирасың бар ул синең, балам,
Мирас калган сиңа таш-таулап.
Күл-елганы ике кыйтга буйлап
Һун бабаңнар куйган тамгалап.

Калалармы? Булган алары да.
Сүзләремә дәлил исемнәр.
Атамалар сиңа азимут ул,
Мирасыңны эзләп килсенгә.

Сиңа тагын бабаңнардан әле
Татар дигән мәгърур ат калган.
Синең телең белән төрки телдә
Далаларда җырлый ут-кылган.

Без тарихта эзлебез!

Без тарихта эзлебез!
Каш өстенә кулны куеп,
Бер-беребезне күзлибез.
Кайда Себер, кайда Кырым,
Кайда мишәр бар да без.

Без тарихта эзлебез!
Ничә гасыр түздек без?
Мең төмәнме, йөзме без?
Кайда ярыш, кайда орыш,
Кайда көрәш яуда без.

Без тарихта эзлебез!
Дәрвиш тә без, яугир дә без,
Галим дә без бар да без!
Кайда урман, кайда диңгез,
Кайда дала шунда без.

Без тарихта эзлебез!
Кемгә килен, кемгә кияү
Бүләк иттек ул да кыз!
Кода булдык бар милләткә,
Түрдәме соң урныбыз?

Без тарихта эзлебез!
Йолдызларга күзне текәп,
Тәкъдир фараз кылабыз.
Кайда иман, кайда Ватан,
Кайда безнең кыйблабыз?

Сагы барның сагы ятар

Кай төбәккә юлым төшсә, шунда
Каравыл тавы дигән топонимга юлыктым

Әлмисактан, әллә-ә кайчаннан,
Татар татар түгел заманнан
Төркиләрнең йорты-авылын,
Алай сыман, таулар саклаган.

Каракорым, Урал, Алатавы
Һәм һәркайда Каравыл тавы
Кинәт яудан саклап юлга баскан
Форпост кебек тау-таш маңгае.

Сагы барның сагы ятар, диләр,
Авыл йоклый сагы бар аның.
Күзен йоммый тауда кизүләре
Уяу сагы гамьсез авылның.

Ыру башы карап-карап алыр
Тынычмы соң Каравыл тавы,
Үрләмиме анда аксыл төтен,
Килә, диеп, дошманнар явы?

Таудан тауга утлар ягып шулай
Каравыллар илне кисәтә.
Ялкын яктысыннан тизрәк түгел,
Дошман угын җитез дисәк тә.

Тик шулай да янгын корымнары
Авыл-кала торган урында.
Һәлакәттә татар авыллары,
«Каравыллар» юкса урнында!

Таулар исән әле, учак ягып,
Хәбәр салсак төрки дөньяга.
Биләмәләр чиге куелган ла
«Каравыллар» белән тамгалап.

Татарларга

Татарларга

Ялгыз этеп, йөгең алга китмәс,
Башың күтәр инде эштән син.
Татар акылы уянырга вакыт
Тарих сәгатендә төштән соң.

Түрәләрең кашыкларын ялый,
Сиңа калды колак кашырга.
Чүмәләмә тулгач, бер тиештер
Сабыр савытлары ташырга.

«Ә» дигәндә «җә» дип, күндәм генә,
Йә, татарым, кайчан ни оттың?
Тарих сәгатендә төштән соң ич,
Уян, татар, синең таң ата!

Тарих океанында гизгән чакта
Күтәрелгән дулкын гел булыр.
Капитаннар штиль ауламаса,
Безнең җилкәнгә дә җил тулыр!

Кем якласын?

Татарстан! Сабый республикам!
Өч яшь кенә сиңа нибары.
Хөрлек биреп бераз уйнаттылар,
Йоклатырлар сине аннары.

Тугра, әләм ише тәтиләрең
Бикләнерләр тимер сандыкка.
Сагынмакка, сакламакка түгел,
Сынык бәхетеңә сан юкка.

Әфсен укып йоклатырлар сине,
Уятуны көтмә өшкереп.
Тояк тавышлары, ирек җиле
Калыр бары татлы төш кебек.

Бишек элеп айсыз мәгарәдә,
Албастылар төнлә туй итәр.
Ил ятиме сабый Татарстан
Нәүмизләнеп якты көн көтәр.

Кем ишетер аның җан авазын?!
Кемгә тансык, кемгә ялварсын?
Аны син, мин без дә якламасак,
Кайдан килеп, кемнәр якласын?!

Хәерле көн

Хәерле көн сиңа, Ватаным!
Хәерле көн сиңа, башкала!
Яңа көнгә изге ниятләр
Ак теләкләр белән башлана.

Юл-сәфәргә кемдер җыенамы?
Уңсын, димен, аның сәфәре.
Өйдәгенең күзе юлда була
Килеп торсын сәлам-хәбәре.

Табын кора ана, ипекәйне
Уртасына куеп өстәлнең.
Ипи кадерен белгән баланың
Ризыгына ризык өстәлсен.

Үзе тукның күзе ачны күрсен,
Китекләрнең күрсен күз яшен.
Ярты бәхет тапсын яртысын,
Киметмичә бүтән өлешен.

Хәерле көн сиңа, Ватаным!
Имин йортта яшик килешеп.
Яңа көнгә ихлас куанышып,
Дус-кардәшнең хәлен белешеп.

Ипекәй

«Алла» сүзе кебек күп исемле:
Ашлык, иген, икмәк, ипекәй!
«Аш» сүзеннән күчкән «ант» сүзенә
Ант иткәннәр тотып ипекәй.

Урак урган татар хатыннары,
Бәбәй йөрткән килеш карында.
Иген урган урак кендек бавын
Ничә кискән арыш кырында!

«Солы урагында таптым сине,
Апаң туды борчак чапканда»,
Икмәк календаре белән көне,
Ашлык гены халкым канында.

Ә ул генда тук башаклар шавы,
Калач йөзле көләч таңнар бар.
Ил тамагын уйлап кырда куна
Арыш урагында туганнар.

Кемдер анда кылыч кайраганда
Саллы корал, димәк, дәлилгә
Татар хатыннары яңа оннан
Камыр изә икмәк-хәләлгә.

«Ипекәй!» дип илдә ант иткәндә,
Йөзе якты, сүзе хикмәтле.
Башка дәлил аңа кирәк түгел,
Татарстан кулы икмәкле!

Минем җырым

Әниемнең бер газизе идем,
Әни исеме күңел түрендә.
Сагышымны җырларыма салдым,
Минем җырым ана турында.

Кайгыларның әчеләрен күрдем,
Шатлыкларның күрдем зурын да.
Кайгыларны җырга салмыйм әле,
Минем җырым шатлык турында.

Чәчәкләрнең агын сайлап сөйдем,
Эзләп йөрдем һаман болында.
Минем җырым чыңлап торыр әле,
Минем җырым аклык турында.

Бала сөйдем кайнар куенымда,
Иман белән туар оныклар.
Минем җырым сөю, гомер җыры
Минем җырым үзем турында.

«Чын дусларым, рәхмәт сезгә »

Чын дусларым, рәхмәт сезгә
Шатлыгыма сөендегез.
Дус түгелләр, рәхмәт сезгә
Кара янып көендегез.

Саный торгач куласада
Ак-каралы кигиләрне,
Биеккәрәк менә алдым,
Күрә алдым киңлекләрне.

Менү, төшү, күтәрелү,
Булмастайга адарыну
Офыкларым киң чакта да
Онытмамын тар урынны.

Авылда Сабантуй

Сирень чәчәк койган бакчаларда
Ак яулыгын япкан баланнар.
Соңгы буразнаны сызып, әнә
Игенчеләр кайткан сабаннан.

Табигатьнең хозур, садә чагы,
Яфраклардан татлы бал тама.
Сабантуйда бил алышка әзер
Көрәшченең йөрәк талпына.

Бәйгеләрдә узышырга ярсып,
Авызлыгын чәйни аргамак.
Йөгерекләр әнә старт алып,
Финиш сызыгына ыргыла.

Мәйдан уртасында китә алыш,
Чүлмәк ватыш китә аннары.
Зәңгәр күктән тургай җырын түгә,
Мәйданнарда татар моңнары.

Сабан туе бәйрәм була диме,
Кызармаса мичтә коймаклар?!
Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йортта
Тугармаса атын кунаклар.

Елына бер килә Сабан туе,
Җыелышкан туган-тумача.
Сабан туе гына түгел икән,
Сагыну туе икән ләбаса.

Өемташ

Дальше