Авылда Сабантуй
Сирень чәчәк койган бакчаларда
Ак яулыгын япкан баланнар.
Соңгы буразнаны сызып, әнә
Игенчеләр кайткан сабаннан.
Табигатьнең хозур, садә чагы,
Яфраклардан татлы бал тама.
Сабантуйда бил алышка әзер
Көрәшченең йөрәк талпына.
Бәйгеләрдә узышырга ярсып,
Авызлыгын чәйни аргамак.
Йөгерекләр әнә старт алып,
Финиш сызыгына ыргыла.
Мәйдан уртасында китә алыш,
Чүлмәк ватыш китә аннары.
Зәңгәр күктән тургай җырын түгә,
Мәйданнарда татар моңнары.
Сабан туе бәйрәм була диме,
Кызармаса мичтә коймаклар?!
Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йортта
Тугармаса атын кунаклар.
Елына бер килә Сабан туе,
Җыелышкан туган-тумача.
Сабан туе гына түгел икән,
Сагыну туе икән ләбаса.
Өемташ
Карлы түбәләргә менгәнем бар.
Таудан матур, диләр, тау гына.
Болытларны аяк аска ташлап,
Басып торганым бар тын гына.
Биек таудан иркен киңлек дисәм,
Таулар артында да тау гына.
Упкын якасында торганым бар,
Мәтәлүдән куркып куйнына.
Өемташ ул бүтән, һәйкәл кебек.
Урал тауларыннан бер сәлам.
Биектән дә биек күтәреләм,
Ак ташына әгәр меналсам.
Өемташ ул бүтән. Курыкмыймын,
Басып та мин тауның очына.
Егылсам да монда, харап булмам,
Тәгәрәрмен авылым учына.
Күршеләр
Күрше белән күрше урам, кала!
Күршесез өй ялгыз йорт бит ул.
Күрше морҗасында тәмле төтен
Синең учагыңда ут бит ул.
Читән аша, ызан аша гына
Гомер сөрә безнең күршеләр.
Бер йомышсыз яки йомыш төшеп,
Хәл белешеп йөрер кешеләр.
Дошман угын күкрәгенә алып,
Калкан булып яши күршеләр.
Кунагыңны, үз кунагы күреп,
Өй түренә дәшәр кешеләр.
Күршең булсын үзеңнән дә әйбәт
Иң шәп калкан бит ул бергәлек!
Чәлпәрәмә килә ямьсез гайбәт,
Күрше капкасына бәрелеп.
Күрше хакы Тәңре хакы бит ул!
Моннан әйбәт әйтү юк тагын.
Туй атлары гына таптасын ул
Ике күрше ызан-сукмагын.
Өең зурлап күршең сәлам бирсә,
Иң түреңнән аңа урын бир.
Тату күрше данын алдан йөртер
Ил кадерен белгән уңган ир.
Чаң
Новгороды, Ярославы,
Ростов, Тула һәм Рязань
Шул чылбырда урын даулый,
Яхшатланамы Казан?
Алтын Боҗра калалары
Чиркәүләр алтын суган!
Динен саткан морзалардай,
Кенәз булмакчы Казан.
Биләр, Болгар, Җүкәтавы
Мәрҗән-мәрҗән хәситә.
Кадерсезнең кадерсезе,
Исәпләсәң, хәл китә.
Зөядәге таш утрауның
Мыскыллы көлгән чагы.
Раифада летургия!
Мәскәүгә китә чаңы.
Афәт
Исемең ят, ни урысча түгел,
Ни хохолча түгел, дидем мин
Поезддагы яңа танышыма,
Бу ханымның белгәч исемен.
Үзем дә мин шушы ят туфракка
Төшеп калган Кырым йөземе.
Әникәем, исән калсын диеп,
Ят кулларга биргән үземне.
Исемемне минем сораганнар,
Бер генә сүз әйтә белгәнмен.
Колагыма сеңеп калган ул сүз:
«Афәт, афәт, афәт!» дигәнмен.
Хәзер белдем: афәт бәла икән,
Шул исемне йөрттем мин бала.
Әткәм-әнкәм телен мин җуйганмын,
Хәтер исән әле! Йә Алла!
Күзәнәктә калган хәтер исән
Рәнҗетелгән халык канында.
Рәнҗеткәннең генә хәтер кыска
Яңа кысу бара Кырымда.
Кырымтатар дигән ул явызлар
Гел бозалар, имеш, канунны.
Бабалары дәүләт тоткан җирдә
Уйлый болар яшәп калуны!
Тарих белмәгәннең сабагы юк
Типкәлиләр ханнар оныгын.
Япан кырда заман салган өйләр!
Булдыксызның килә кытыгы:
Эшләр болай барса, Кырым тагын
Төшмәгәе татар кулына!
«Архипелаг» диеп елауларның
Әҗере юк Кырым улына.
Әрем кисә һаман афәт җиле,
Җелекләргә төшә бинахак.
Бериянең күләгәсе тагын
Кырым егетләрен кыйнаган.
Балтачы
Татар турысында сүзләр төрле,
Яхшысыннан күбрәк яманы.
Минем бабам балта белән йөрде
Салыр өчен өйләр яңаны.
Балта тотып барды урысына,
Мукшысына барды, арларга.
Бура бурап, өйләр салган оста
Ашлы табын булды татарга.
Җәяү генә чыгып китәр иде,
Иңбашына элеп балтасын.
Киндер капчыгында эш коралы,
Кирәкми дә аңа башкасы.
Ил буенча киткән татарларның
Берсе иде бабам балтачы.
БМО илчесе дә түгел иде,
Тик нияте аның ап-ачык.
Бабам салган өйләр урам-урам,
Авыл-авыл торып калгандыр.
Татар салган өйдә гомер итеп,
Аны хурлау үзе ямандыр.
Балта астыннан очты йомычка,
Туракланган яман гайбәттәй.
Урыс, чуваш, мукшы, ар илен
Төзеп бирде Кара Түбәтәй.
Нигез сакчысы
Нигез сакчысы
Универмаг тора анда хәзер.
Биек шундый, әллә ун катлы.
Түр бакчалы, челтәр кашагалы
Агач өйләр иде ул чакны.
Агач өйле шәһәр бар иде шул.
Кемдер шуны үлеп сагына.
Мин авылдан. Анда кычытканнар
Гаскәр кеби нигез сагында.
Түр бакчалы өйләр каршысына
Таш гасыры баскач өрәктәй,
Нәфис гөлләр ничек чыдасын ла,
Әрекмәннәр хәтта өректе.
Күчеп киткән моннан хуҗалары.
Качып калган сыңар гөл-орлык.
Шытып чыгар әмәл тапкан ласа!
Матур үзе карап торырлык.
Сабагыннан кыскан тимер-бетон.
Җиләс җилгә сузган ал башын.
Шундый тансык аңа иркен бер тын,
Шундый кирәк аңа ышану!
Кулъяулыктан күчкән бизәк кебек,
Таш астыннан чыккан ал чәчәк.
Япа-ялгыз калып нигез саклый!
Иң соңыннан өмет үләчәк.
Европада Сабантуйлар
Кояшлы көн иде кырык бердә,
Сабантуйлар иде илемдә.
Сабантуйны өзеп, яуга китте
Татар егетләре ил белән.
Сталинград! Каты булды орыш,
Канлы иде анда мәйданнар.
Идел буендагы бил алыштан
Европага үтте малайлар.
Танкларны бәреп танкларга,
Бил алышлар булды Дугада.
«Сабан туе»н ясап күрсәттеләр
Безнекеләр Дуга явында.
Бәйрәменнән алда сүзе барды,
Рухы гына түгел, дәһшәте!
Сабантуйны Европага илтте
Татар егетенең гайрәте.
Җитез генә менде Рейхстагка,
Үрмәләгән кебек колгага.
Сөйгәненең вәгъдә бүләген
Бәйләп куйды менә шул гына!..
Җилфердәде шунда кызыл комач!
Күрде аны бөтен Европа
Үкенечкә калган Сабантуйның
Ал сөлгесен Җиңү байрагын!
Сабантуйдан киткән егетләрнең
Туган йортта калды уйлары.
Алар илткән иде бәйге-туйны
Европада Сабантуйлары!
Европага Сабантуйдан китте,
Сабан туен илтте егетләр.
Бәйрәмнәре бүтән өзелмәсен,
Киселмәсен бүтән өметләр!
Озын көй
«Чын безнеңчә, матур, милли көй», дип,
«Әллүки»не сузган заманнан:
«Җыр тирәли җыел, татарым!» дип,
Моң агыла нурлы Казаннан.
Бар дөньядан җыйнап татар җырын,
Ул үзендә әүвәл туплаган.
Сагыш барда күңел буш түгел лә
Мөлдерәмә тулы тустаган.
Иделләргә чумып исән калган,
«Озын көй»ләр белән юл алган,
Язмышының очын чуалтырга
«Карурман»га кереп югалган.
Татарлардан хәбәр килеп тора
Киерелгән Татар бугазы.
Кыр казлары кебек моңлы җырлар!
Кайтып җитә илгә бик азы.
Ерак кыйтгалардан милләттәшем
Каурый саен тезеп моң сала!
Йә «Җиһанша» кайта, йә «Фатыйма»,
«Аһ, Ырымбур кала, аһ, дала!»
Ачы язмыш, олы сагыш көйдә.
Тыя аламыни иреннәр?
«Озын көй»дән ятып еладым мин
Аермагыз мине илемнән.
«Туган тел» җыры
Татар тарала ул төрле якка,
Тик тарая бара юрганы.
Ешкынына чумып хәл җыярга
Урманы да хәзер юк аның.
Түгәрәктән атлап чыгу белән
Ана телен йота ят лөгать.
Чит гадәткә капка ачкан саен,
Өй түренә уза һәлакәт.
Адаштык та инде, саташтык та,
Каерылдык илдән читкә гел.
Шул чагында,
Бишек бавын тоткан ана кебек,
Урталыкка чыкты «Туган тел».
«Иң матур тел, диде, туган телең,
Әткәң-әнкәң теле, диде ул.
Кайт өеңә кире, татар улы,
Идел-Урал илең», диде ул.
Ишетелде сөрән бар дөньяга,
Барып җитте һәрбер өйгә дә.
«Таралгансыз, телсез балаларым!
Җыелыгыз минем тирәгә.
Ярлыкагыл сине телсез кавем!
Ана телен җуйган сулган гөл».
Уятучы бишек җыры булып,
Ил сагына басты «Туган тел».
Кое2
Әгәр белсәгез, эчә торган
суларыгыздан хәбәр бирегез.
Коръән. «Хәл» сүрәсе, 68 нче аятьБолгар җирләренә барасым бар,
Сулар аласым бар коедан.
Мин үзгәрәм анда, алмашынам
Болгар җилгә битем куюдан.
Кылган юртып искән әремле җил
Сыйпап йөри Шәһри каберен.
Идел-Чулман кашы асылташның
Ник җуелган таҗлы кадере?
Чулпы җырын өзгән кылыч чыңы.
Кайсы көндә булган, кайчан бу?
Су хәтере тирән шулай диләр
Кое күзләрендә уйчан су.
Бабаларым эчкән судан хәбәр!
Ни беләсең, кое меңьяшәр?
Мин болгарның татар оныгымын,
Уйчан күзгә карап эндәшәм.
Мең сорауга эзләп бер җавапны,
Һаман киләм монда, юл чыгам.
Шыгыр-шыгыр чыгыр, җырлы чылбыр:
Хәтерле су чыга юлчыга.
Кое суын эчкән сәхабәләр.
Иман иңгән җирдә тылсым бар.
Дым качырмый ун гасырлык кое,
Болгар илгә дога кайтсынга.
Уйлы күзгә өмет белән карап,
Күрдем анда дәвер күкрәвен.
Эчәр суы мөлдерәмә кое!
Җирдән китмәс әле бу кавем.