Тоз тәме
Тозлы мәгарәдә яткан чакта,
Тоеп тәндә аның сихәтен,
Балачакка кайтып барладым мин
Әрнү сеңгән тозның хасиятен.
«Бакчы, кызым мунча кергән икән,
Тоз каптыңмы әле, балакай?»
Шулай диеп, миңа тоз йоласын
Гел үтәтә иде бабакай.
«Тозны чәчә күрмә олы гөнаһ.
Тоз чәчелсә ызгыш азактан».
Тоз йоласы белән кисәтүдә
Саклау булган олы газаптан.
«Ипи-тозым сиңа якты йөзем»
Телгә килә сүзгә баш булып.
Ипи белән гел янәшә йөри
Табыннарга килә аш булып.
Бездә гадәт кунак каршылаулар
Ипи өсләренә тоз куеп.
Тозсыз сүздән күп чак тыелсак та,
Әйтер сүзне әйттек тоз коеп.
«Бер тоз гына аны төзәтер», дип,
Яраларга яптык әрнетеп.
Терек суларына бәрабәр ул
Канга сала табиб эретеп.
Тоз күп кирәк безгә. Тоз табабыз,
Тауны тишеп яки тау ватып.
Авыр хезмәт үзе тоз-таш булып
Буыннарга төшә кайвакыт.
Нужаларның хакын белгән бабам:
«Тоз кабып куй!» дигән иде шул.
Ачы яшем, тозлы тирем өчен
Кирәгерен белгән икән шул.
Кышкы кичтә
Тәрәзәдән гыйнвар күзе карый,
Авыл керә үзенең киченә
Ут үрләтә һәрбер миченә
Дәртле яна каен утыны
Тәрәзәдә бии ялкыны.
Мич каршына икәү елышкан
Тугыз яшьлек кунак шәһәр кызы
Башын куеп әбие тезенә,
Эреп киткән аның сүзенә.
Яңагында ялкын шәүләсе.
Әбекәе аңа бияләй бәйли.
Елтырап китә елдам бишнәсе.
Йомгак сүтелә шулай,
Әкият сүтелә
Ерак илләр гизеп үтелә.
Балачакның гүзәл кичәсе
Киләчәккә әле күчәсе.
Ничә тапкыр әле бу кызкай
Аръягында инде утызның
Яңагында тояр кызуын
Менә шушы авыл миченең.
Йөрәгендә сызар моң булып
Зәңгәрлеге гыйнвар киченең.
Сыерчык
Яз илчесе кайткан икән илгә
Яз кайтара килгән сыерчык!
Сыерчыклар белән җырлар кайткан
Табигатьтә хәзер хозур чак.
Тал-тирәкнең кунып иң очына,
Сыерчыкны күрче, әй очына.
Атынып сайрап биек куначада,
Тал песиен әнә уятмакчы.
Тал песиләр, назлы иркәләнеп,
Ак мамыгын инде күпертә.
Нурлы Кояшбикә яз хисләрен
Гөрләвекләр итеп йөгертә.
Һәр яз саен ярсып яңаруда
Тормыш яме икән, сайрар чак.
Минем йөрәктә дә канат җилпи,
Тыпырчына җырчы сыерчык.
Батыр Гәрәй ядкяре
Ир беләген чыныктыра көрәш,
Көрәшчеләр илгә гел кирәк.
Татар малайлары бәләкәйдән
Мәйданнарда үсә тәгәрәп.
Сабантуйлар татар баласына
Тарихлардан калган мирас ул.
Татар улы мәйдан уртасына
Сөлге тотып чыгып басар ул.
Сабантуйдан туры яу кырына
Китеп баргач япь-яшь малайлар,
Бәйрәмнәргә урын тарайды шул
Ятимләнеп калды мәйданнар.
Берәм-берәм ауды ир-егетләр,
Сугышларда яклап ил данын.
Исәннәрне көтеп, һай зарыкты
Сабантуйның ятим мәйданы.
Шушы мәйдан аннан кырык биштә
Бил бирдерми чит-ят берәүгә,
Исән кайткан солдат Гәрәйне
Әйләндерде Батыр Гәрәйгә.
Җиңү тәмен илгә татытмакчы
Күрегез сез әнә Гәрәйне!
Беләгенә урап ак сөлгесен,
Берәгәйле екты берәүне.
Мәйдан шавы кайтавазы иде,
Кайтавазы бөек Җиңүнең.
Бу бүләге иде авылына
Яудан кайткан татар иренең.
Авыл малайлары әле һаман
Мәйданнарда үсә тәгәрәп.
Беләкләргә йога егәр булып
Үлмәс даны Батыр Гәрәйнең.
Апрель
Йомшак кулы тиде Апрель җиле!
Сагындырган икән көләч кыз.
Быел кышлар озын-озын булды.
Тансык Апрель, әйдә, түрдән уз!
Җиңел адым белән йөгереп үт,
Яшел үлән калсын эзендә.
Куакларга ефәк җиңең тидер,
Умырзая янсын күзеңдә.
Зәңгәр күккә тургай чөеп уйна,
Җыр коелсын аннан, көмеш чың.
Бимазалый күрмә ояларны
Сыерчыклар бала чыгарсын.
Юар өчен җанны ләйсән яудыр,
Болытың да синең кавырсын.
Ярый әле килдең, соңармадың,
Апрельләрсез ай-һай авыр соң!
Безнең гомер апрель көтеп кышлау.
Язга чыктык менә сөенеч!
Яшәп китик янә өр-яңадан,
Алда көткәне дә җәйләр ич.
Җомга кич
Менә тагын килеп җитте
И мөбарәк җомга кич.
Җомга кичтә кич утыру
Борынгыдан калган ич.
Әни-әби кич утырган,
Укып «Йосыф китабы»н.
Мөселманга, без татарга
Газизрәк ни тагын?
Җитү кызлар кич утырып
Чигү чиккән бирнәгә.
Җомга кичне без югалтмыйк
Карамыйча бернигә.
Җомга кич ул җыелуга
Әйбәт сәбәп, бер дигән.
Җомга кичнең ипле яме
Тулсын әйдә һәр өйгә.
Самавыр
Җомга кич
Менә тагын килеп җитте
И мөбарәк җомга кич.
Җомга кичтә кич утыру
Борынгыдан калган ич.
Әни-әби кич утырган,
Укып «Йосыф китабы»н.
Мөселманга, без татарга
Газизрәк ни тагын?
Җитү кызлар кич утырып
Чигү чиккән бирнәгә.
Җомга кичне без югалтмыйк
Карамыйча бернигә.
Җомга кич ул җыелуга
Әйбәт сәбәп, бер дигән.
Җомга кичнең ипле яме
Тулсын әйдә һәр өйгә.
Самавыр
Бар халыклар, сугышып арыгач,
Утырышып учак тирәли,
Гел дә, гел дә тату яшәрбез дип,
Көйрәтәләр Солых челемен.
Бар халыклар, сугыш тәмам, диеп,
Кәгазь язып, мөһер басалар.
Безнең халык сугыш башлап йөрми,
Дус-дошманга куя самавыр.
Җиз самавыр, аннан ак самавыр
Бирнә булып килгән һәр өйгә.
Самавырның «йөзе» ачык иде,
Килен кебек иде үзе дә.
Самавырың көйле җырлаганда,
Чәй янында телләр языла.
Чәең каты, йөзең якты икән,
Кунак риза сыйның азына.
Самавырлы табын тирәсендә
Яучы алган кирәк җавапны.
Эш килешеп куллар сугышканнар
Самавыр да шаһит җаваплы!
Кайнап торсын әле бу самавыр,
Хуҗа булып татар өенә.
Яшь киленнәр биеп кенә йөрсен
Самавырның җыры-көенә!
Көзге манзара
Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп,
Моң агыла көзгә багышлап.
Көзне каршы ала көяз миләш,
Ал тәлгәшләр белән алкышлап.
Мәтрүшкәләр өзеп, җиләк җыеп
Акланнарда истә йөргәннәр.
Җәй хәтерен инде кибән итеп
Болын куенына өйгәннәр.
Язын сайраганның көзге сые
Ындырларга кайтып тулган чак.
Кашкарыйлы көзге бакчаларга
Төнге күкләр йолдыз койган чак.
Көз мизгеле
Җир-әнкәбез чибәрләнгән,
Затлы киемен кигән.
Алма бизәкле күлмәге,
Миләшле яулык чөйгән.
Көмеш тоҗымлы калфагы
Бик килешә йөзенә.
Балан-миләш алкалары
Көздән бүләк үзенә.
Бар тереклек хәйран бүген,
Соклана Җир-әнкәгә,
Яшел хәтфә итәгенә
Сибә алтын тәңкәләр.
Өрәңгеләр кул чабалар,
Учлары алтын яфрак.
«Мин дә күреп калыйм», диеп,
Кояш чыккан ялтырап.
Июль
Июль-патша җирдә хаким бүген,
Җирне гүзәл итү җәй гаме.
Җилендә дә аның җиләк тәме
Ямьлелектә җәйгә җитәме?!
Чәчәкләрнең садә керфегеннән
Назга оетылган бал тама.
Бал кортының көяз мыегында
Татлы ясак кайта муртага.
Табигатьтә бүген бар да шифа
Җәй куенына кер дә тәгәрә!
Әнә бит ул чәчәк тулы болын,
Унҗидесе тулган кызлар кебек,
Кочак җәеп каршы йөгерә.
Онытылсын вагы мәшәкатьнең,
Гүзәллеккә чумсын бар гамең.
Мәтрүшкәле җиләк чәе белән
Җанга сеңеп калсын җәй тәме.
Балачак
Бар бер авыл, шул авылда минем
Балачагым калды өзелеп.
Гомер үткән саен, балачакның
Кадерләре арта сизелеп.
Кушымта:
Әй балачак, балачак!
Йокы тәмле, дөнья ямьле,
Җәйләр әле озын чак.
Әй балачак, балачак!
Башлар әле уйдан түгел,
Уйнап кына арган чак.
И авылым балачагым иле,
Әкияткә тиңләп сөйләрлек.
Җылы җилләр анда гына исә
Чәчләремнән сыйпап сөярлек.
Кушымта:
Әй балачак, балачак!
Гәүдә җиңел, аяк җитез,
Атлар әле чыбык чак.
Әй балачак, балачак!
Каеш билдә, тезген кулда
Кызык эзләп чабар чак.
Оясына кайткан сыерчыклар
Куанычлы җырын сузадыр.
Балачагым өен нәүмиз итеп,
Минем гомер читтә узадыр.
Кушымта:
Әй балачак, балачак!
Әни янда, әти янда,
Гомер әле алда чак.
Әй балачак, балачак!
Төшкә керә, сагындыра
Әкият иле балачак.
Тереклек
Җәйгә генә кайткан карлыгачым
Ничек чыдый нәфис томшыгы?
Балалары өйдә борнасын дип,
Оя ясый көн-төн тырышып.
«Балчык сылап, салам үреп корган
Бу ояга кайдан чыдамлык?»
Дия күрмә. Карлыгачым анда
Әллә ничә бала чыгарды.
Мизгел гомер өчен оя корган
Карлыгачка ялгыш тимә син!
Кош юлыннан барып, кыя-тауга
Аркан салган Нухның көймәсе.
Нәни кошым оя кора. Анда
Гаҗәбенә ниләр диясе?
Кометалар бәреп бильярд уйный
Мәңгелекнең кодрәт иясе.