Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ


Рәдиф Гаташ

Гөлтуран: шигырьләр, газәлләр, робагыйлар, төрки шагыйрьләр иҗатыннан үрнәкләр


© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Гаташ Р. К., 2014



Тамырлары шәрекътә

(Рәдиф Гаташның шигъри дөньясы)

I

Өр-яңа аһәңнәр белән мәйданга килгән алтмышынчы еллар шигъри буынында үзенчәлекле дөнья хасил иткән Рәдиф Гаташ бар. Чордашларының уй-хисләрен, яңарышка, рухани хөрлеккә омтылышын ул үзенең яңгыравык тавышы белән мәйданнарга алып чыкты. Шигырь бәйрәмнәрендә ул, колачын җәеп, яшьләрнең җан манифесты булырлык романтик шигырьләрен мәйдан өстенә очырды. Мәйдан халкында елмаюлар, рухланып кул чабулар

Рәдиф студент чактагы беренче шигырьләре белән үк үзенә җәлеп итте. Казан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары булсын, мөгаллимнәр булсын, аны чын шагыйрь итеп күрәләр иде. Мәсәлән, бервакыт факультетта зур кичә әзерләгәндә, бөек остазыбыз, шигъриятнең даһи галиме Хатип ага Госман Разил Вәлиев аны илаһи зат дип атый Рәдифне чакырып алды да шул кичәдә шигырь укырга тәкъдим итте. «Теге «синеке минеке» кебек антитезалы схемага корылган шигырең бар бит, шуны укы»,  диде. Ул Рәдифнең шәрекъ аһәңнәренә аваздаш бер шигыре иде. Яшь шагыйрь чыннан да шәрекъ шигъриятенә тартылды. Бу исә аның әсәрләренә кабатланмас үзенчәлекле төсмер бирде һәм бирә.

Менә әле телгә алган шигырьдән ике өзек:
Янган йөрәк, сузылган кул 
минеке,
Ике толым, кап-кара күз 
синеке.
Егерме ике кояш эзе
минеке.
Уналты яз, гөлчәчәкләр
синеке
Сөймә мине, оныт дисең?
Синең эш.
Тик оныту һәм онытмау
Минем эш.

Рәдифнең яшьлек шигырьләрендә сәнгатьчә җитлегү шул дәрәҗәдә булганга, ул әсәрләр аның барлык җыентыкларында урын ала. «Мин дөресен сөйлим», «Ирләр булыйк» кебек программ шигырьләр, «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары!» кебек романтик юллар телләргә керде һәм хәзер дә яңгырыйлар.

Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешенең ялгышларын күрәм,
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.

«Ирләр булыйк» дигән шигыре замандашларына гамәл өлгесе булып китте. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә, шагыйрьләр дә, галимнәр дә девиз итеп кабатлап йөри. Шагыйрь чордашларын шул рәвешле кешелекле һәм батыр иман белән коралландырды.

Ирләр булыйк һәрвакыт
һәм һәр адымда.
Малай чакта
уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда
Ирләр булыйк ир булгач та,
картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында,
Күк гөмбәзен
Бары бер көн иңебездә тотып торыйк!
Ирләр булыйк!

Рәдифне мәшһүр әдипләребез үз заманында ук күреп алдылар, бәяләделәр, ышаныч багладылар. Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Наҗар Нәҗми аның яшьлек шигырьләрен чын шагыйрь иҗаты итеп күрделәр. Бигрәк тә Фатих ага Хөсни шигъриятне нечкә аңлаучы әдипләрдән иде. Аның Дәрдемәндне телгә алырга ярамаган кырыгынчы елларда «Кызыл Татарстан» битләрендә шагыйрьне кайнар яклап язган мәкаләсе гражданлык һәм иҗат батырлыгы булды.

Рәдифнең алтмышынчы еллар йолдызлыгы буенча сафташы һәм зур шагыйребез Равил Фәйзуллинның әлеге мәзкүр шәлкемдәге әсәрләргә хас җуелмас егәрлек хакындагы фикерләре Гаташның бөтен иҗатын күздән кичергәндә дә ачкыч ролен үтәрлек төгәл күзәтү һәм бәяләрдән тора. Ул болай яза: «Кемгә ничектер, миңа Рәдифнең башлангыч чорда иҗат ителгән шигырьләре күбрәк ошый. Такташлар кебек зур шагыйрь булырга ымсыну бар аларда «Кое», «Кыз җавабы», «Чакыру» кебек шигырьләр әле хәзер дә самими һәм тәэсирле яңгырыйлар. Табигатьнең үзендәге кебек гармония бар аларда. Хис һәм фикер гармониясе».

Романтик Гаташның минем өчен иң матур саналган шигырьләреннән «Чакыру» әсәре инде уннарча ел күңелдән төшми, җанны рәхәт җилкендерүендә дәвам итә.

Кайтыгыз, минем сөюнең
Былтыргы бураннары!
Югыйсә артык киңәйде
Күңелнең урамнары.
Кайтыгыз, җилне-давылны
Тынычтан артык күргән,
Тын йортның ишеген ватып,
Урамга чыккан көннәр

Ни сөенечле ки, шигъри телгә нәзберек таләпле Фатих Хөсни нәкъ шушы шигырьнең тылсымын төгәл тотып алган: «Никадәр энергия бу юлларда һәм, «тын йортның ишеген ватып», урамга, җилле-давыллы тормышка, көрәшкә ашкыну никадәр!.. Шагыйрьнең логикасы бу очракта булмастайны булдырырга ашкынып торуда»

Рәдиф Гаташ татар шигъриятенең бик бәрәкәтле чорында мәйданга чыкты. Беренчедән, алтмышынчылар буынына мәгълүм дәрәҗәдә фикер хөрлеге шартларында иҗат итү насыйп булды. Ә инде шәхсән Гаташка килсәк, татардагы шигъри традицияләрнең эпохаль яңаруын кичергән ХХ гасырның сәнгатьчә бай казанышларына таяну мөмкинлеге ачылды. Аның нигезендә ике мәдәни дөньяның, ике әдәби мәктәпнең органик синтезы ятты. ХХ йөз башының әдәбиятыбызга тизләтелгән үсеш китергән Көнчыгыш-Көнбатыш синтезы безгә Тукай, Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев феноменын бирде. Меңьеллык шәркый шигъри казанышлар Аурупаның иҗтимагый-мәдәни алгарышы белән кушылды. Аурупа шигъриятенең Шекспир, Гёте, Байрон, Шиллер, Гейне, Пушкин талантыннан торган шигъри дөнья татар өчен бик тансык иде. Һәм Такташтан башлап татар шагыйрьләре шул стихия эчендә иҗат иттеләр. ХХ съезд алып килгән иҗтимагый җылыну татар шагыйрьләренә янә Шәрекъкә йөз белән борылырга мөмкинлек бирде. Алтмышынчылар төркеменнән башлыча Рәдиф Гаташ бу мөмкинлектән тулы файдаланды.

Хәлбуки шәрекъ шигъри стихиясенә кереп киткәнче, Рәдиф байтак еллар дәвамында җитди эзләнүләр юлын үтте. Ул эзләнүләр шактый ара ирекле шигырь кысаларында барды. Бу һич тә аның модага иярүе генә түгел иде, чөнки аның эзләнүләре дә үзенчәлекле мәктәп хасил итте. Зөлфәтнең аны «остазым» дип атавы тикмәгә түгел бит. Аннары ирекле шигырь шаукымы алтмышынчылар буынының барлык вәкилләрендә дә булып алды. Равил Фәйзуллин булсын, Рөстәм Миңгалим булсын, бигрәк тә Роберт Әхмәтҗанов ирекле шигырьдә кызык һәм җитди үрнәкләр бирделәр. Аурупа әдәбиятыннан Поль Элюар, Артюр Рембо чалымнары татар шигърияте тормышын нык кына җанландырып алды.

Әмма әлеге эзләнү һәм ихлас мавыгуларда ХХ гасырның бөек шагыйре Назыйм Хикмәт тылсымы ныграк тоемлана. Асылда, аңардан бер генә яшь шагыйрь дә азат түгел иде. Шул җөмләдән мин үзем дә ул шигърияткә гашыйк идем. Мәскәү алтмышынчылары телендә дә төрек шагыйренең шигарь юллары иман таянычы булып еш яңгырады.

Мин янмасам,
Син янмасаң,
Без янмасак,
Ничек чыгар караңгылык яктылыкка?!

Ирекле шигырьнең үзенчәлекле ритмнары Рәдифкә мәйдан киңлегендә гали хисләрен яңгыратырга мөмкинлек бирде. Аның «Европада татар шагыйрьләре» дигән шигыре мәйдан халкының күзләрендә ярсу очкыннар кабыза иде. Ул, колачын галәм киңлегендә җәеп, үзенең яңгыравык тавышы белән шигыренең һәр строфасында «Европада татар шагыйрьләре!» дигән юлны рефрен итеп кабатлый. Строфадан строфага илһамлы аһәң көчәя бара

Колагымда нигә яңгырый әле
Бер җыр димме:
 Европада татар шагыйрьләре!
Европада 
Одер, Висла, Влтавада каберләре
Сугыш җиле алып килгән дә ирләрне,
Берлин төрмәсеннән
Европага баккан Җәлил.
Атакага кергән анда Кәрим.
Польша аша узган Кутуй.
Европада Баян.
Илләр яшәве өчен гомерләре янган.
Алар чакыра безне,
Чакыра истәлеге,
Соңгы шигырьләре, каберләре:
 Европада татар шагыйрьләре!

Мондый шигырьләре белән Гаташ трибун шагыйрь булып мәйданнарга чыкты.

Татар шагыйрьләренең Аурупа картасына каннары белән язган исемнәрендә каһарман һәм трагик тарих гәүдәләнә. Шагыйрь милли тарихның батыр һәм фаҗигале сәхифәләрен төрле яссылыкта күздән кичерә. Җөмләдән берсе, милләтнең җанын, табигатен, үлемсез рухиятен чагылдырган татар китабы язмышы аның өчен «гасырларның оран-хитабы» булып тора. «Татар китабы» дигән шигырен ул бөек остаз Хатип Госманга багышлый:

Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп,
Төрле илләр үтеп, шулай да
Бирдең алмаз телебез ачкычларын,
Бабамнарның газиз тавышларын
Ишеттердең ничек Тукайга?
Асыл мираслары заманнарның,
Гасырларның оран-хитабы
Хәтерләрдә булсын!
Сөйлә әйдә
Син, үлемсез халык китабы!

Монда шигърияткә Хәсән Туфан алып килгән метафорик гыйбарә төрләндерелә: «туган телебез дигән бу алмаз». Шагыйрь, шул рәвешчә, ике үлемсезлекне халык үлемсезлеген һәм китап үлемсезлеген бер итеп күрә.

Рәдиф аерым шигырьләрендә үзен бик тапкыр парадокслар остасы итеп күрсәтә. «Авар шагыйре Мәхмүткә» дигән шигырендә ул каләмдәшенең, шашып гашыйк булса да, кыз белән җан уртаклыгы тапмыйча газапка таруында мондый позитив күрә:

Ул кызны мин һаман уйлап йөрим:
Газап белән бергә
Ул бит сиңа мең елларга җитәр
Үлемсезлек бирә.

Мин үпкәлим аңа: аңламаган,
Сине ташлап киткән.
Һәм аклыйм да: яратмавы белән
Сине шагыйрь иткән

Күрәсең, Кавказда мондый гыйбрәтле хәлләр була килгән: горур халык бит, ул горурлык, күрәсең, күбрәк кызларында гәүдәләнә. Сәмәд Вургун турында шундый риваять сөйлиләр. Азәрбайҗан шагыйре тарихында да бәхетсез мәхәббәт зур роль уйнаган. Шагыйрьнең олы юбилее вакытында театр вестибюлендә бер ханым Вургун хатынын чакырып ала да: «Синең иреңне мин шагыйрь иттем»,  ди. Хатын, килеп, моны иренә сөйли. Һәм шагыйрь: «Бар да әйт, хәзер инде әнә теге, янындагы ишәкне шагыйрь ясасын»,  ди.

Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган үтә шәхси һәм гаять интим шигырьләр арасында һич югалып калмый торган бер гамь бар: ул ил язмышы хисе. Менә ул Агыйделнең көләч ярларында, Илеш ягында җанны тетрәткеч «Уел» җырын ишетә һәм шуннан мондый гомумиләштерүгә килә:

Җилләр исте Батыр ирләр үтте,
Илләр үтте кичеп уемнан;
Ил язмышы йөрәкләргә безнең
«Уел» лары белән уелган.

Олы хисләр аңарда шулай, кешелекле һәм тирән булып, шаулап тормыйча, тыйнак, интим хисләр булып та чагылучан.

Дальше