Күрәсең, Кавказда мондый гыйбрәтле хәлләр була килгән: горур халык бит, ул горурлык, күрәсең, күбрәк кызларында гәүдәләнә. Сәмәд Вургун турында шундый риваять сөйлиләр. Азәрбайҗан шагыйре тарихында да бәхетсез мәхәббәт зур роль уйнаган. Шагыйрьнең олы юбилее вакытында театр вестибюлендә бер ханым Вургун хатынын чакырып ала да: «Синең иреңне мин шагыйрь иттем», ди. Хатын, килеп, моны иренә сөйли. Һәм шагыйрь: «Бар да әйт, хәзер инде әнә теге, янындагы ишәкне шагыйрь ясасын», ди.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган үтә шәхси һәм гаять интим шигырьләр арасында һич югалып калмый торган бер гамь бар: ул ил язмышы хисе. Менә ул Агыйделнең көләч ярларында, Илеш ягында җанны тетрәткеч «Уел» җырын ишетә һәм шуннан мондый гомумиләштерүгә килә:
Җилләр исте Батыр ирләр үтте,
Илләр үтте кичеп уемнан;
Ил язмышы йөрәкләргә безнең
«Уел» лары белән уелган.
Олы хисләр аңарда шулай, кешелекле һәм тирән булып, шаулап тормыйча, тыйнак, интим хисләр булып та чагылучан.
IIГаташ, күргәнебезчә, Шәрекъ шигъри дөньясы белән багланышка бик иртә кереп китте. Яшьтәшләре арасында бер ул гына чын остазларын тапканчы шәркый эзләнүләр юлында булды. Алтмышынчы-җитмешенче еллар шигъриятендә фарсы Көнчыгышының шигъри мәктәбен җитди рәвештә үзләштерү адымнары ясалды. Хосусән Нури Арслан, Гомәр Хәйям робагыйларын тәрҗемә кылып, бер матур китап чыгарды. Фарсы даһиеның фәлсәфи фикерләре, хисси мотивлары тулы чагылса да, бу тәрҗемәләрдә кырык-илле ел дәвамында безнең колаклар, күзләр күнгән татар «халык шигыренә» хас ритмик системаның булмавы эчләрне пошыра иде. Хикмәт нәрсәдә соң? Хикмәт шунда: ХХ йөздә халык шигыре (Хатип Госман термины) нигезендә яңарган татар шигъри системасына ритмик буыннар арасының ачыклыгы, бушлыгы хас. Ягъни цезураларның чисталыгы саклана. Гаруз шигъри системасына таянып үскән гарәп-фарсы шигъриятендә ритмик буын аралыгы сүз уртасына да туры килергә мөмкин. Һәм укучы нәкъ шулай, сүз уртасында бүленеп тын ала.
Менә Тукайдан бер мисал:
Сурәтеңнең / иң чыны, бел, / шагыйрең күң / лендәдер;
Көзгеләрдән / чын төсеңне / күрмисең ул / булмаса.
Нури Арслан гаруз мәктәбен узган шагыйрь. Шәрекъ шигырен тәрҗемә иткәндә, ул шушы традициягә таяна. Үз шигырьләрендә һәм рус шагыйрьләрен тәрҗемә кылганда, ул яңа татар шигыре кысаларында иҗат итте. Безнең укучы исә халык шигыренә күнеккән, ул классик шигырь хасиятеннән хәбәрсез, аның колагына безнең иске шигырь ритмны бозу булып тоела. Моннан бер генә нәтиҗә сорала: филологик факультет шәкертләренә төрки гаруз хакында һәм теоретик, һәм гамәли планда әтрафлы мәгълүмат бирелергә тиеш. Әйтергә кирәк ки, гаруз синдромы хәтта Хәсән ага Туфанның үз шигырьләрендә дә күренгәләп китте.
Әлеге искәрмәләр Рәдиф Гаташның тәмамән шәрекъ шигъри стихиясенә күчкән икенче чор үзенчәлекләрен аңлау өчен кирәк. Ул чор шигъриятен тулаем «Мәхәббәтнамә» дип атарга мөмкин. Чөнки буйдан-буйга сузылган үзәк тема биредә тулысынча диярлек мәхәббәт хакында. Шагыйрь үзенә остазлар итеп, табигый ки, Гомәр Хәйям белән Хафизны сайлый. Һәм аның бу чор иҗаты да бары робагый һәм газәлләрдән тора. Шагыйрь шушы жанрлар эчендә шигъри шәкелнең иң камил үрнәкләрен бирүгә ирешә.
Биредә сүзне янә шагыйрьнең күренекле каләмдәшләренә биреп карыйк. Бу уңайдан Роберт Миңнуллин менә нәрсә ди: «Укучыга, бигрәк тә яшьләргә, Рәдифнең мәхәббәт шигырьләре ошый төшә. Оптимист җанлы, беркадәр сентименталь шагыйрь мәхәббәткә олылап карый. Иң мөһиме, мәхәббәт турында яза белә».
Иҗатта тулысынча шәрекъ шигъри дөньясына килү Гаташның аңлы гамәле. Аның менә бу робагые шушы юнәлештәге шигъриятенә программ кереш була ала:
Ни генә әйтмә, Гаребтән җан гарык!
Аннан алган калып-өслүбем ярык
Шуңа гел Хәйям! дим; кайтам Тукайга
Кайтам, димәк, үзебезгә: без Шәрекъ!
Робагый кебек шигъри тулпарны бөек Хәйям Яр янына яки сакый тарафына җилдерер өчен генә иярләмәгән, ул Галәмне иңләр өчен, гарешкә ирешеп, илаһият белән гәпләшер өчен иярләгән. Яшәү-үлем турында уйланыр өчен, үзенең Галәмдәге урынын төшенү өчен һәм үзенә гадел гыйбрәтләр алыр өчен күләм, киңлек җәһәтеннән үтә кысан, әмма мәгънә җәһәтеннән төпсез, тирән шушы шәкелне сайлаган. Ә безнең Рәдиф робагыйларында әлеге сыйфатлар бармы соң? Беренчедән, Рәдиф Хәйямнан ким дигәндә мең ел соңрак иҗат итүче шагыйрь. «Яшәү-үлем» дигәндә, ул дөнья агышын мистикасыз һәм илаһияткә рәнҗүсез кабул итүче реалист. Аның Хәйям белән уртаклыгы гали төшенчәләр белән эш итүендә, Яр сурәтен сәмави биеклеккә күтәрүендә чагыла. Бу мәхәббәт хисен чиксез олылау дигән сүз. Табигый ки, дуслык төшенчәсенә дә ул изге итеп карый. Аңарда сурәт-өлгеләр дә бөек:
Гашыйк шагыйрь хәле беркайчан да җиңел булмаган. Гаташ үз хәлен легенда каһарманы мисалы аша төшендерә.
Әйтсен сеңлең: Гаташ ничә яшендә?
Карт түгелдер, дулкын кара чәче дә
Җавап бир: Чын Нух гомере җанында!
Йосыф аһы хисендә күз яшендә!
Шәрекъ шигырьләрендә шагыйрь гыйшкы газаплар булып яктыртыла. Рәдифтә дә мондый яктыртылыш күп. Ул аның беркем дә җырламаган ракурсларын таба. Алар татар шигыре өчен көтелмәгән яңалык булып яңгырый:
Сизәм: күңелдә урыныңны зур иттем!
Җирән чәчне, күр, илаһи нур иттем!
Лаек түгел мин моңа дигәнең юк,
Мактый торгач, ахры, нык горур иттем?!
Шагыйрьнең гыйшкы ил телендә риваятьләр булып йөри. Ул качып та, Тукай кебек яшерен дә сөйми, моны илгә белдерүдә гаеп тә күрми:
Пышылдап әйттем, тик ил ишетте.
Сиңа хисне, хуплап, дөнья иш итте
Күкләр кабул итмәгән салкын сүзең
Мине түгел, җирне бугай өшетте.
Шагыйрь телендә еш кына Ләйлә, Мәҗнүн исемнәре яңгырый. Ул үзенең гыйшкын легендалар дөньясында итеп күзаллый.
Бу уңай белән мин бер шаян дүртьюллык та язган идем:
Агачларны сыгылдырып, җил исә,
Бер карт юләр мәхәббәттә җилешә.
Ахмакланып яшьләр белән ярышма,
Мәҗнүнлек ул бер Гаташка килешә!
Күзе төшкән гүзәленә шушы данның мәгълүм булмавы өчен ул хәтта рәнҗи:
Мин дә мәшһүр гашыйк Җирдә, янәсе:
Беләләр дип йөрдем илдә һәммәсе
Исемемне дә ишетмәгәнсең шаккаттым:
Менә шул, дим, «дан тиз узу» бәласе!
Шәркый остазлары белән чагыштырганда, Рәдифтә реаль дөнья ныграк төсмерләнә. Әлегедәй парадокслар дуслар белән мөнәсәбәттә дә чагылыш таба:
Дан гөлләрем соңлап чәчәк атканмы?
Чираттагы бер алдану хатаммы?
Дус дигәнем уңышларымны «күрми»
Дошманымнан оялсын! Ул мактады.
Гаташ робагыйларының тематик һәм проблематик диапазоны җитәрлек киң. Милләт, милли гамь, ватанпәрвәрлек кебек иҗтимагый мотивлар аңарда яшь романтик чорындагыдан ким түгел, мәгәр җиргә ышанычлы һәм ныграк басу, ирешү ихтыяры көчлерәк. Ул шигырьләрен ватан, халык, мәдәни иман мотивларында сугара:
Сөрмә ит, Җыр, читтә ватан тузанын!
Илдә үтәрбез Вөҗдан, Тел кушканын:
Әлифбабыз да латинга кайтыр, шәт,
Шул имлада дөнья иңлик, дусларым.
Бу шигырьдә Роберт Миңнуллин әйткән оптимизм, милли намус һәм шагыйранә каһарман ихтыяр бөркелеп тора.
Шигъриятнең үз тормышына кагылышлы уйлар һәм гыйбрәтле идеяләр олы шагыйрьләр мисалында бәян ителә:
Ялгыз булганмы Тукай? Юк, бәхеткә
Казанда таянган Фатих, Сәгыйтькә
Гаязга дәшкән: «Кайтчы!» дип. Сыйган бит
Берьюлы ничә арыслан тәхеткә!
Татар теленә хәтәр тукынулар барганда бу телнең яшәүчәнлеген данлап аваз биргән батыр Наҗар Нәҗми вафаты һәр татарны тетрәндергән кебек, Гаташны да тирән кайгыга сала. Бөек шагыйрьнең дөньядан китүенә ул шулай уфтана:
Кайгыда җан Ил кайгысы ул: Наҗар
Китте олуг шагыйрь күңелләргә Яр,
Уфада яшәп, Казан! дип янган дус
«Татар теле» дип кем янар, кем язар?!
Шагыйрь Башкортстан белән даими элемтәдә яши. Анда аның рухташ шагыйрьләре каләменә терәк булып иҗат итә. Әмма алар да, күңелләрдә тирән әрнү калдырып, фанилыктан бакыйлыкка күчүчән. Менә Гаташның да, барыбызның да яраткан шагыйре Әнгам Атнабай да китеп барды. Гаташ аңа багышланган робагыенда болай ди:
Ә Уфамда кумир Атнабай иде;
Дуслыкта Ай, шәкертләргә бай иде.
«Иде» дим Аһ «кабатланмас канат дус
Вафат!» диеп, җан өзәр хәбәр килде.
Рәдиф робагыйлар өлкәсендә үтә тәвәккәл тәҗрибәләр ясый. Гомердә булмаганны, шушы җитди һәм кырыс жанрга ул юмор йөге дә салып карый. Гәрәй Рәхимгә ул шундый шигырь белән эндәшә:
Уртак дус дигән Гөргери Г. Рәхим!
Кабул итмәсәң язганым, ни әйтим!
Чукынып китим, хисләрем саф, ихлас
Дәш ошатсаң: И Хак! Рахмән-ир-рахим!
Гәрәй Рәхим, безнең яраткан шагыйребез, үзе юмор остасы, керәшен егете. Гаташ татарлардагы каргану формуласын ала да Гәрәйгә «бисмилла» формуласын тәкъдим итә. Бу бер-берсен яхшы аңлаган иҗатташ дусларның яратып шаяруы.
Шаян робагыйлар аның мәхәббәт лирикасына да килеп керә:
Әйт, нигә соң һаман Бүләр ягына
Омтыла җан, Көрнәлене сагына?
Керәм дип анда, бер гүзәл багына,
Юлыксаң, җыр, мишәрләр таягына?!
Әмма шагыйрь робагыйның җитди жанр булуын беркайчан да онытмый. Кайбер елны ул тулысынча шул жанр әсирлегендә үткәрә: