Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ 3 стр.


Гәрәй Рәхим, безнең яраткан шагыйребез, үзе юмор остасы, керәшен егете. Гаташ татарлардагы каргану формуласын ала да Гәрәйгә «бисмилла» формуласын тәкъдим итә. Бу бер-берсен яхшы аңлаган иҗатташ дусларның яратып шаяруы.

Шаян робагыйлар аның мәхәббәт лирикасына да килеп керә:

Әйт, нигә соң һаман Бүләр ягына
Омтыла җан, Көрнәлене сагына?
Керәм дип анда, бер гүзәл багына,
Юлыксаң, җыр, мишәрләр таягына?!

Әмма шагыйрь робагыйның җитди жанр булуын беркайчан да онытмый. Кайбер елны ул тулысынча шул жанр әсирлегендә үткәрә:

Робагый! дип күңел куйдым быел мин.
Дүрт юл кысасында булдым быел мин.
Чит күрмәс, дим, Иранның иркә гөле!
Рухына күп дога кылдым быел мин!

III

Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы газәлләрдә төрле яклап һәм тулы чагыла. Аның ихласлыгы һәм остазлары мәктәбен тирән үзләштерүе газәл жанрында гыйшык кайнарлыгын, җан юмартлыгын, гомумән рухани дөньясын сәнгатьчә нәфис һәм бай итеп ачарга мөмкинлек бирә. Остазлар дигәннән, әлбәттә, беренче һәм төп остаз ул Хафиз. Гомерен газәлгә багышлаган бу бөек фарсы шагыйре әлеге жанрның иң күренекле классигы.

Гаташ газәлләрендә яктыртылган реальлек ул яшь аермасы. Шагыйрь Кандалый, Ронсар исемнәрен юкка гына телгә алмый. Әлеге коллизия дөнья шигъриятендә могҗизалар тудырган. Газәлче моның фаҗигале мәгънәсен авыр кичерә һәм оптимизм өчен таяныч эзли:

Тигезсез без! Үз-үземнән оялам:
Җырда да мин, ахры, тиңең булалмам!

Сиңа ошармы ул? Нидер җитми күк,
Сизәм, сурәтләр ачылып бетми күк.
Төзәтерсең күреп беркөн хатасын,
Бүген мактаганнан ялгыш табарсың!

Аксакалга бу шөбһә тик ятмы соң,
Яшь гүзәлдә күрсә үз илһамчысын?

Шагыйрь җан тарихының төрле халәтләрен газәлендә яктыртып бара. Сөеклесенең төшендә ул дөнья шигърияте үзәгендәге шәүләләр арасында шәйләнә:

Төшеңә кердемме? Чынмы, сөеклем?
Яшь җанда манзара каян ул тиклем?

Анда хәтта диңгезләр дә сыйганмы?
Җан кылың минем халәтне тойганмы?

Йөрдең, дисең, борынгы ябынчадан,
Диңгез ярында Байронга охшаган

Төш шигъри өн Җанда күптән давыл шул,
Синсез узган минутым да авыр шул.

Дәрдемәнднең «Хәят» шигыре искә төшә. Шагыйрьнең тирән уфтанулары кеше гомеренең кыскалыгыннан, шәрекътәге остазлары һәм фикердәшләре кебек, яшәүнең үлем белән чикләнүенә хафаланудан. Әмма шагыйрь, ниһаять, үлемсезлекнең ачкычын мәхәббәт кебек мәңгелек хистә таба. «Хәят» шигыренең мәгънәсе шунда. Гаташның да бу шигыре очраклымы?

Чәчләрең сөртә яшемне,
Миндә дә дымлы моң бар.
Миндә дә кыен сораулар
Шуннандыр җанда җырлар.
Җырга-җаныбызга ышан:
Бел, Мәңгелектә без бар!

Сөеклесе белән аңлашу аңарда югары рух катында бара. Шагыйрь затлы сурәтләр белән эш итә. Үзен «сөеклесе бакчасына кунган изге кош» итеп тә күрә ул. Ләкин боларның бары да каһарман җанында барган борчулар хакында сөйли:

Синең бакчаңа кунган мин нинди кош? 
Кума ләкин, җырым аңларга тырыш:

Ил-йортыңнан хәбәр ишетеп килдем,
Күргәнсең дип узган төндә шундый төш

Борчылудан дәһшәт тулы күзләрең:
Яшькелт дулкыннарың давыл сизә ич

Ни яшермәс Кыз җаны тирән моңда!
Тик үткәнгә, өзеп, «Хуш!» дию тиеш

Бакчаңда, бел: ул сиңа тугры күңлем 
Бәлки, йортың котын саклар изге кош!

Мәҗнүн шагыйрь аек аңына килгәндә үзен Яр каршында һәрьяклап гаепле тоя. Ләкин аның ярлыкау үтенечендә үз-үзен аклау да бар. Шушы газәлдә аның драматик әрнүен дә тоеп була:

Гөл туташ! Сиңа дәшәмен: ярлыка!
Дивана гашыйк әдәбен ярлыка

Аның гомер ядкяре синең алда:
Ялгышкан язмыш каләмен ярлыка!

Табынган күпме исемгә, йолдыз дип,
Күкләргә ашкан гайбәтен ярлыка!

Фани дөнья гамен-шөгылен куеп,
Гел «Яр!» дип яшәү әхлагын ярлыка!

Очратканчы гомерен җан сәфәрен,
Исраф хисен мәхәббәтен ярлыка!

Күреп сине, үткәненнән ваз кичкәч,
Алда дип белгән хәятын ярлыка!

Гөл туташ, бел: соңлап уянды Гаташ,
Күз ачкач, шашкан халәтен ярлыка!

Гаташ газәлдә, ниһаять, шәрекъкә тиң казанышларга ирешә. Шәкел җәһәтеннән моноримнең, ягъни бер рифмага нигезләнгән шигырьнең һәм рәдифнең нечкә аһәңен мөкәммәл үрнәкләрдә бирүгә ирешә. Исемен өченче затта куллану традициясе дә шуңа керә. Менә бу газәл аның барлык гыйшык газәлләренә йомгак ясый кебек:

Шул рәвешчә, без Рәдиф Гаташ иҗатын тулаем күздән кичереп чыктык, һәм безнең күз алдыбызда, һич арттырусыз, зур һәм үзенчәлекле шагыйрь калкып басты. Ул беркемне дә кабатламый, хәзерге шигърият барышында ул үзәк фигураларның берсе һәм җитди бер сәнгати күренеш хасил итә. Мондый иҗат, һичшиксез, бары ике төр бөек шигъри мәктәпләр, ягъни Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы нигезендә генә барлыкка килә ала иде. Рәдиф шушы синтезда Шәрекъ компонентын җанландырып җибәрде, һәм нәтиҗәдә без татар робагыйлары һәм газәлләрен булдыруга ирештек. Ул газәл жанрын иҗтимагый, милли-сәяси мотивлар белән баетты.

Шагыйрь иҗатында аермачык ике чорны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Беренче чор шигърияткә кызыклы бер яңа талант килүен чагылдырган романтик яшьлек шигырьләреннән тора. Аның төп күрсәткечләре «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары!», «Европада татар шагыйрьләре». Икенче чор исә робагый һәм газәлләр дәвере. Бу чор лирикасы тулысынча диярлек мәхәббәт хисен җырлауга багышланган. Шагыйрь биредә колоритлы ачышлар ясый. Без моны күреп үттек. Рәдифнең иҗатын остазлары һәм яшь каләмдәшләре игътибар белән күзәтеп баралар, аның уңышларын сөенеп барлыйлар һәм тайпылулардан кисәтәләр. Без исә аның иҗатының характерлы якларын һәм югары нокталарын бәян итәргә тырыштык. Моны шагыйрь үзе дә, укучылар да күрер. Кыскасы, Гаташның шигъри дөньясы безнең карашка менә шундый.


Нурмөхәммәт Хисамов,

филология фәннәре докторы, профессор

2011

I

Бу сезгә кылган догам

Мәхәббәт шагыйрен таный белегез! 
Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!
Янды фирка, байраклар бу гасырда,
Гашыйклар әләме исән күрегез!

Җиде төн

(Гарәп мотивлары)

Кереш

Мең дә бер кичәне исән
Кичалган Шәһрезадә!
Мин сиңа килдем: сөюдән
Бармы, әйт, берәр чара?
Акылыңа, гүзәллегеңә
Ихтирам саклыйм чиксез:
Күзеңдә гасырлар сере,
Күңелеңдә дәрья, диңгез!
Чорлар аша да очрашып
Сөйләшү мөмкин, беләм,
Күңелем, тыңла, уянган,
Тулган мең сорау белән!

Мин дә мәхәббәт көченнән
Тетрәнгән бер бүз бала,
Сиңа дәшәм, Шәһрезадә:
Бармы ул мәңгелек көчтән
Коткарыр бер-бер чара?
Җавап бир, Шәһрезадә!

Беренче төн

Әй, беренче кабат күрү!
Сине очраткан бер төн
Ачты каршымда дөньяның
Тылсымлы, сихри битен.

Төн кара, бик якын ара 
Янымда буй кыз бара:
Болыттай кара чәчләрең,
Күмердәй күзләр кара.

Адаштырды карашың күп
Гасырга әллә мине?
Мин, янып: «Мәҗнүн мин»,  дидем,
Син, көлеп: «Ләйлә!» дидең.

Төн кара Төн аша һаман
Күмердәй күзләр бага.
Кем әйталыр: якынмы ул,
Еракмы ике ара?
Янымда Бәхет бара.

Икенче төн

Тезелде сүзләр кәгазьгә
Тама да кибә карам
Җирдә ничәнче ул, буй кыз,
Калдырган бәхет-яраң?

Кем синең серне ачалган?
Болытмы син йә җилме?
Кагылдың, киттең. Мин калдым,
Тетрәнеп калдым, тиле!

Кем сиңа үпкәли алыр
Йә ачу саклар сиңа?
Яратылгансың һәр йөрәк
«Гаебең»не акласынга!

Минме соң беренче гашыйк?
Соңгымы җанда ярам?
Бәлки, яңа шагыйрең мин?
Тагын исмең кабатлана 
Исмеңне пакьли карам!

Өченче төн

Зур рәхмәт тапкан анама! 
Мин талант, көчле талант
Әй, горур гүзәл, син мине
Ярат тик, мәңге ярат!

Тик уйлама: минем көчем
Җыр, иҗат түгел, бүтән
Мин гашыйк. Кешеләргә мин
Кояштай сөю йөртәм

Мин сиңа карыйм Син горур
Илаһи көчләр белән.
Ә мин бүтән Мин янып һәм
Яндырып сөя беләм.

Сөю илтәм сиңа! Шуңа
Мин талант, көчле талант
Әй, горур гүзәл!
Шагыйрьне
Шул талант өчен ярат!

Дүртенче төн

Бер йөрәк бу Күпме яну!
Эзләргә эз ялгана.
Мин яраттым. Ярат син дә,
Тик уйнама, алдама.

Бу минем дөрләп януым,
Шуңа җан шәрран яра;
Ышан син дә күзләр аша
Җаныма сынап кара!

Син миңа гүя диңгезче
Табынган диңгез кебек,
Ял алырга дулкынында:
Карашың чиксез өмет

Мин исә дулкын, җил дусы 
Табигать кошы кебек,
Яшьлегем белән хушлашам,
Диңгезгә, эчкә кереп.

Бер йөрәк бу! Күпме яну:
Эзләр тагын ялгана.
Сиңа бу җыр! Мин яраттым,
Син дә сөй. Сөй алдама.

Бишенче төн

Арабызда ничәнче төн!
Гүя бер гасыр ара
Кара чәчләргә кар төште
Юк, кара төн агара.

Урамда, күр, карлар ява,
Кар күмә җирнең өстен
Кайда сез, гөлләр, үләннәр? 
Буранлый бишенче төн.

Язга ерак, ерак Ник мин
Яз көтәм, Кояш көтәм?
Очрашу вәгъдә ит, миңа
Җылы кирәкми бүтән.

Шундый ак, якты төннәрем! 
Төннәр кардан агара.
Ә хисләрем яшь, саф, кайнар, 
Тагын якты бир аларга! 
Сине уйлап яңара!

Алтынчы төн

Назад Дальше