Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология 11 стр.


Газап

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр
Өзелергә теләп өзгәләнә.
Әрнүләре, киләчәккә күчеп,
Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.

Авыр, авыр Безгәме соң кыен
Бу сөрәннең ятим ихласлыгы?
Безне юллар көтә, алсу таңнар,
Кылганнарны юар таңнар чыгы.

Читекләргә, итекләргә безнең
Сарыла бар да:
Пычрагы да хагы
Өзәңгеләр өзгәләнә канда,
Давыл булып өзгәләнә тагы.

Без җәяүле җайдак токымыннан.
Иярләрдән төштек, калды атлар.
Яңагына чаптар ялын терәп
Иркәләнә булыр хәзер ятлар.

Җәяүлегә үрләр менү кыен,
Җәяүлегә авыр дөнья кичү.
Иң хәтәре җәяү яшәүләрең
Тәкъдир булып, каннан-канга күчү

Хәтер сыкрый. Зарлы авазлары
Хурлык булып безнең йөзгә бәрә.
Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр
Өзелердәй булып өзгәләнә.

Иртән

Бербөтен җиһаннның мең телем өметен
Син узар сукмакта калдырам.
Син әле йоклыйсың, мин инде зарыгып
Син үтәр көннәрне сагынам.
Сагынам җилләрнең таң белән исүен,
Тибрәтеп тәрәзәң пәрдәсен.
Син әле белмисең,
Синең һәр карашың 
Күңелгә иң якын бер рәсем.
Бербөтен гомернең мең өлеш җылысын
Калдырам син узар юлларда.
Таңнарда уянып, дөньяга куанып
Чыгарсың бәхетең юлларга.
Багарсың күкләргә, йолдызлар күзләрсең,
Кып-кызыл алмалар өзәрсең.
Эзләрсең, табарсың, сер булып тамарсың,
Җуярсың һәм кабат эзләрсең.
Уң булсын бу җирдә син табар, син багар
Һәр энҗе, һәр тараф, һәр болын.
Юлыңа җанымның җылысын түшәдем,
Аңла һәм югалтма син, Улым.

Көй

Мин нибары бер көй генә 
җил көенә, уй көенә, юл көенә.
Сулар талгын гына ярга сеңә,
карурманда киек кайта үз өненә.

Болыт микән, кәрнизләргә кунып микән, 
кыргый күктән таң сызыла миңа таба.
Иртәләрдә офыктагы очкыннардан
төсле утлар, җете утлар тынга каба.

Үз көенә бии-бии яңгыр ява,
ерганаклар буйлап чаба көн кызуы.
Юлын таба юлын җуйган мосафирлар
кыйммәт бары көн узуы, юл узуы.

Кыйммәт бары очкын чәчкән офыклардан
күзең алмый сагынуың киләчәкне.
Вакытларны кичеп, сулар күчеп,
яңгыр булып кайтуыңны күрәчәкне.

Һәм нибары бер көй куралардан
умырылып кала җилләр белән.
Җирсү булып һаман кая дәшә соң ул?
Сулар тына, үз өненә киек иңә,

язлар сына, ярсу тына Тыңла гына:
бер җаныңа мең куралар көй тутыра.
Үз җаена уза еллар, туза уйлар,
үз көенә җилләр тына. Җилләр тына

«Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья»

Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья
Бәгыремә. Хәерлегә булсын.
Кан куесы, әйдә, ташып тулсын.
Ни кылсаң да, ни уйсаң да көн күзенә,
Тугры дөнья. Тыныңдагы
Төтен тәме булып сеңә бара
Һәр сүзеңә, үз-үзеңә.

Оча шәһәр, оча йортлар, елмаюлар
Күз иярмәс тизлек белән туза күңел.
Китүчеләр көлә-көлә күккә аша,
Килгәннәре елый-елый килә торыр.

Әнә икәү карап бураннарга,
Ут кабыза үзәгемдә. Оча дөнья.
Оча дөнья, оча канатланып,
Оча дөнья буран кочагына!

Шул икәүне иркәлисем килә,
Үзем булып, иркә сүзем белән.
Алар талчыкканнар юкса җирдә
Буран гына, буран гына гелән

«Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә»

Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә
Бары синең сулыш, синең тын.
Менә тагын, тының белән тартып,
Кирмәннәрне җилгә тараттың.

Ничәнче кат мин орышсыз гына
Канлы карашыңа буйсынам.
Кем син? Дошманыммы, аркадашмы?
Бер тартынам, берчә ымсынам

Синең биләмәңә. Тының белән
Тартып китерәсең җанымны.
Эзлим синнән синле чакларымны,
Эзлим сиңа игез чагымны

«Бер карышка бер җан»

Бер карышка бер җан,
Бер карышка мөлдерәмә тулы мизгел бары.
Өзелергә, өзлегергә тора
Җанны тышаулаган вакыт бавы.

Син өздереп кара, дөнья күзе
Мизгелләргә сыймас моң бураны.
Син өзелеп кара. Ялгана алсаң,
Ялган түгел, димәк, язганнарың.

Син югалып кара, эзләсеннәр,
Кара төнне ертып, улар булып,
Эзләүчеләр булса. Эзләреңдә
Тының калсын кабат кабынырлык

Бер карышка бер тын. Карышырга,
Тартышырга аяк терәп җиргә!
Син борылып кара: юлың бармы,
Тының бармы әле чигенергә?

Өзелергә, өзлегергә тора
Мөлдерәмә тулы мизгел өне.
Бу гомернең кай мизгеле әле?
Гасырларның әле кайсы көне?!

Рифат Сәлах

«Бер карышка бер җан»

Бер карышка бер җан,
Бер карышка мөлдерәмә тулы мизгел бары.
Өзелергә, өзлегергә тора
Җанны тышаулаган вакыт бавы.

Син өздереп кара, дөнья күзе
Мизгелләргә сыймас моң бураны.
Син өзелеп кара. Ялгана алсаң,
Ялган түгел, димәк, язганнарың.

Син югалып кара, эзләсеннәр,
Кара төнне ертып, улар булып,
Эзләүчеләр булса. Эзләреңдә
Тының калсын кабат кабынырлык

Бер карышка бер тын. Карышырга,
Тартышырга аяк терәп җиргә!
Син борылып кара: юлың бармы,
Тының бармы әле чигенергә?

Өзелергә, өзлегергә тора
Мөлдерәмә тулы мизгел өне.
Бу гомернең кай мизгеле әле?
Гасырларның әле кайсы көне?!

Рифат Сәлах

Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 елда туган авылындагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 20042009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында эшли. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.

Рифат Сәлах студент елларында иҗат дөньясына кереп китә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлаганчы ук, ул әсәрләрен район, республика матбугатында бастырып өлгерә. Мәктәп елларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Шулай да Рифат Сәлах иҗаты өчен «Әллүки» мөһим роль уйный. Анда ул камилләшә, каләмен чарлый. «Иделем акчарлагы» конкурсында 2005 елда шигърият буенча беренче урын, ә 2006 елда Гран-при яулый. «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә 2006 елда икенче, 2008 елда беренче урынга лаек була. 2013 елда шагыйрьгә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән «Төрки шигырь фес- тивале» ндә Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе бирелә.

Рифат Сәлах алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Ак фәрештә» (2017), «Чәчәк яраткан песи» (2019) шигырь китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрьнең Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә «Кызыл юл Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында рус телендә, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» китабы Рифат Сәлах тәрҗемәсендә татар телендә «Илһам» нәшриятында басылып чыга.

2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Өр-яңадан

Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Ишекләрен ачар яңа галәм.
Ил-көнем дә башка булыр минем
Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.

Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Яңа йөрәк тибәр таң атканда.
Ак болытлар барсы җиргә иңәр,
Җилдерермен күктән пар атларда.

Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Сезнең янга килер сабый бала.
Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез,
Күзләремдә очкын чагылганда.

Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.
Хыялымны җырга салмак булам,
Әләмемне үз итмәгән илдә.

Разинны уйлап

Туган телне өзелеп сөябездер,
Яклыйбызмы аны, кем белә?
Кемнәр әзер бүген, Разин сыман,
Теле өчен утка керергә?

Җәһәннәмнән җәһәннәмгә сала
Каракошның әзер җавабы.
Ана теле өчен, Разин сыман,
Берәребез дөрләп янамы?

Син дә, мин дә «Туган тел» не җырлап
Торырбызмы ишек төбендә.
Безнең телләр пайтәхеттә торсын!
Пайтәхет тә тиеш белергә!

Ана теле һәрчак түрдә булсын,
Анадан да якын кем бар соң!
Мал-мөлкәтен яклап йөри кеше,
Телен яклап ханга кем барсын?

Үз анасын саткан хаиннәрдән
Бүген инде нәрсә көтәсе?
(Ләкин җанда тонык өмет яши,
Туар диеп татар иртәсе.)

Телне сату үз анаңны сату,
Милләтеңне сату, илеңне.
Сорау куя безгә каракошлар:
«Җаның кыйбатмы?  дип,
Телеңме?»

Туган телне өзелеп сөябездер,
Сакларбызмы аны, кем белә?
Әзерме без бүген, Разин сыман,
Иман өчен утка керергә?

Җомгадан соң

Иман йортын чыгып киткән чакта,
Ник тәкъвалык кинәт югала соң?
Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч,
Нигә эри алар җомгадан соң?

Җомга җиткәч, бәйрәм рухы илә
Фәлсәфәгә чумып уйланасың.
Тик тарала сыман фикер җебе,
Дөнья күмә кабат җомгадан соң.

Кайбер көнне, иртән тору белән,
Яңа көчләр җыеп уянасың.
Офыкларны ярып чыгар булсаң,
Бөтен өмет сүнә җомгадан соң.

Бу дөньяның асылына төшеп,
Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын.
Үз-үзеңне танымаслык булып
Үзгәрәбез нигә җомгадан соң?

Мин ак болыт булып йөзәрмен дә

Назад Дальше