«Быелгы көз мине якын итә»
Быелгы көз мине якын итә
капыл килеп күзләремне каплый
таныйсыңмы, имеш калтыранган
купшы карчык кебек беркатлы.
Таныйсыңмы, имеш төче тыны
чәчләремдә давыл тузгыта,
сулып барган соңгы азгынлыгы
кызганыч та кебек, кызык та.
Мин көзләрнең үзгәлеген беләм,
тезләндереп, кулын үптергәнен
тын ялвару тулы бу күзләргә
«танымадым» диеп үтәргәме?
Гамьсез сурәтемә үртәлгәндәй,
көрсенә дә каргый Алласын,
әйтерсең лә көяз тәхетенә
варис булып миңа каласың.
«Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып»
Күлмәкнең изүен ерткалап, умырып,
Үтәли җил йөри җан аша.
Әйттеләрме сиңа, мин кыргый ярлардан
Чиялек таптырып саташам?
Әйттеләрме, мин гел йортыгыз турыннан
Үтәрдәй юлларны сайлыймын.
Йә, ничек соң анда
Тәртипле дөньяда
Кичләрен айлымы?
Яшәве җайлымы?
Сәҗдәгә киткәндә,
Йә зикер иткәндә
Тапталган сүз белән Раббыны,
Диварлар аркылы каршыңа ашкынган
Күләгәм (ни дисең?) тик шайтан табымы?
Ни дисең, мин белгән хакыйкать дөньяңны
Кубарыр төслеме?
Көчлеме?
Теләсәң, мин сине шыр тиле итәлам,
Син шуңа да миңа үчлеме?
Син шуңа да миңа чытырман юллардан
Читләтеп узасың кадере беткәндә,
Тиресе тереләй туралган җәнлекне
Җилләргә калдырып киткәндәй.
«Такташ яза: ул яшь һәм самими»
Такташ яза: ул яшь һәм самими,
аңа минем шашынулар бик ят нәрсә,
шагыйрь диеп башын ими, җаным дими,
тик көнләшә берәр чибәр хат җибәрсә.
Мин төннәрен кәгазь буяп чыгам
йә йөренәм әрле-бирле, йокы бирмим,
әллә артык юаш, әллә артык чыдам
ул кич саен көйләп куя урын-җирне.
Такташ яза: ул барыбер китәр,
безнең уен, шиксез, зур уенның башы,
аңа бәхет өчен үзе булу җитә,
үзе булу мөһим, бәхетемә каршы.
Миндә гасыр үче, мин күпләрдән көчле,
мин бер сүзем белән меңнәр җанын теләм,
ә ул минсез хәтта яши алыр төсле,
тик нигәдер һаман минем белән.
Такташ яза: әгәр китә калса,
татарынмы? куармындыр сыман.
Мин хисләрне инде милек итеп сатам,
мин бу илдә хәлле бер сәүдәгәр,
еллар мине ярлы димәс, шагыйрь диеп атар,
тик ни шатлык аннан, китә калса әгәр.
«Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең»
И-гә
Без бергә яшәргә килешкән шәһәрнең
келәсен җимереп, кич керде.
Бер куыш эчендә ике ут кабынды
шул кичтә син мине кичердең.
Күчәре авышкан ялгызлык дөньяма
син бүтән кайтмаска киткәннән
кадерең арттымы? кирәкми артыгы
маңгаем алалмыйм җилкәңнән.
Син сөйлисең, күптән яратып оныткан
башбирмәс ярларың барлыйсың,
кайсысын биюе, кайсысын көлүе,
уены яр иткән кайсысын.
Мин сине кичәге көнеңнән көнлимен:
үз калган ярларың санына
өстәлерменме дим, син башка берәүне
шушылай кичергән чагында.
Янәшә яшәргә килешле шәһәрдә
бермә-бер кадерең арттымы
җилкәңә җай яткан кулымны алалмыйм,
шул гына, кирәкми артыгы.
«Икебез дә шундый эреләр без»
Күрешәсем килә, сагындым
СинИкебез дә шундый эреләр без,
Усаллар без, каһәр суккыры:
Күрешергә юкса бу шәһәрдә
Күпме форсат, ничә тыкырык.
Миннән торса, соңгы кулъязмамны
(Кемгә хаҗәт соң ул!) тот та яндыр
Туфан бу шәһәргә, Такташ диеп,
Уралларны урап кайткандыр.
Үзалдына нидер көйли-көйли,
Адым саен эчтән кызгандыр.
Якаларын учлап тоткандыр да,
Җил-җил атлап, кыштан узгандыр.
Ишекләрен бәреп кергән чакта
Оныткандыр әзерләгән сүзен.
Һәр киткәндә, иң мөһиме, ахры,
Әйтмәдем, дип пошынгандыр үзе.
Шул ук шәһәр, шул урамнар юкса,
Шәүләләре генә шомлы бигрәк.
Һәр икебез мәйдан уртасында
Шыр ялангач калган кебегрәк.
Әрсез карашлардан куырылып,
Хәбәр көтәм ятим бусагаңда
Кулъязмамны яндыр. Яктылыгы
Тычкан уты кадәр булса да.
Быелгы көз
Целому морю нужно всё небо,
Целому сердцу нужен весь бог.
Эзлә мине! Бу җанбасар төндә
Һәркем үз өнендә
бикләнергә хаклы:
кем саргайган кәфенлеген манды,
кем тарайган аен алып такты,
кем үз элмәгенең таш төерен йотты,
без отылган икән, димәк,
кемдер отты,
чигә буйлап агып төшкән чыктан,
көпшәсенә тынды үлем коты.
Эзлә мине! Төнге көзгеләрдә
Һәркем үз мөгезе чалынудан курка,
кем агачка таккан кулъяулыгын чишә,
кем ваз кичә табынудан утка,
ялгыз фонарь гына төннәр буе тагын
тәрәзәгә тери
кайнар яңагын.
Кем дә белми шәһәр читендәге
бер чиркәүдә
шәмнәр янганын.
Кем дә белми нинди зилзиләнең
кагылганын елгыр итәгеңә.
Син бу җирне күктән яклаганда,
тынсыз күзәттеләр читтән генә
бар изгеләр, Газазилнең үзе
сөрелгәннән тәү кат көндәшенә түзде.
Син бу җиргә аклык теләгәндә,
беренче кар ятты күләгәңә,
газап дарларыннан калды агач тәре
тынды Кояш. Тынды Кояш сәгатьләре
«син көзләрдән озын, кузгалмый тор,
мизгел»
Җирнең бер күчәре, бәлки бәлки, сүздер
Язмышына күндәм күгәрченнәр генә,
янган шәмдә өмет бермәл сүнәренә,
карашында янган яшеллектән битәр,
бар да яфрак көле үтәр әле, үтәр
Җир күчергән сүзнең күптән йомык эзе
кем дә белми бәлки бәлки, бездер?..
Мин бу көзгә язлар белән түлим,
һәр икебез өчен
тиргәмә.
Официант, үтә кыйммәт хакка
Төтен, каһвә, тын әңгәмә
бераз соңрак, кыямәткә кадәр
ике ядрә сул чигәмә.
Мин бу көзгә язлар белән түлим,
соңгылары булсын
кызганма.
Официант, боз һәм бәгырь суы!
күз кабагым корып сызлана.
Мин бу көзгә меңе белән түлим
бөтен бер Аллага
зарык күңел белән.
Официант, күрше өстәлләргә
челлә кайнарлыгы, тылсым-үлән,
бераз соңрак, көннәр сүрелгәндә,
һәркайсына өмет ике күләм.
Тыйма, зинһар, мин бу көзнең инде
кимрәк хакка килешмәсен беләм.
Шәһәр шәмдәлендә ялгыз фонарь гына,
өмет тыны белән бөтерелә карлар
яран сырган якты тәрәзәдән
таңда, бәлки, Изге Ана карар,
борылышта әле пәйда булган
актык шәүләләрнең каудары
пәйгамбәрдер, бәлки, учындагы
кадак эзен өфләп кайтадыр,
зекер дисбесенә мәрҗән булыр
Мәрьям сыктауларын кат-кат үбеп.
Көзге җилдә кайнар кабер ташын
бәгыренә кыскан сабый кебек.
Сабый фалы гади: шәмнәр яна икән,
эремәскә тиеш янарга,
җәмигъ-храмда хак йолалар түгел,
Аллаһ үзе кирәк аларга.
Төннең һәр ымыннан мәгънә шәйләп,
әллә ниләр юрап һәрбер йортка,
уяу калган актык шәүләләрне
ялгыз фонарь гына яктырта.
Булат Ибраһим
Булат Ибраһим
Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Атабай авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. 2 нче сыйныфтан шигырь язу белән мавыга. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында, соңрак Казан (Идел буе) федераль университетында Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурада укый. Университет каршында оешкан «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен ныгыта. «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй» конкурслары лауреаты. «Йолдызлы билет» (2015) Халыкара премиясе лауреаты, өч китап авторы.
2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Балык теле
Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә.
Мин гомергә
Алар белән булмам,
Ярдәм итсә Ходам.
Яңгыр ява
Балык теле укытучысы
Кайтып килә,
Көлә-көлә, күлне таптап,
Балыкларын саный,
Акрын гына атлап.
Ул безнеке түгел,
Әллә каян укып кайткан
Сатлык күңел,
Балык телен алып кайткан,
Сатып ана телен.
Балык теле,
Шундый җиңел тел ул,
Хәрефләре дә юк, язуы да,
Тарихын да аның беркем белми,
Кирәк түгел артык казыну да,
Кирәк түгел китап язуы да.
Кирәк түгел
Ул телне өйрәнсәң,
Йокың татлы,
Тыныч шаулы күңел.
Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,
Юлларыңа бәхет тулса,
Берни кирәк түгел
Яңгыр ява,
Ә күлләрдә балык туе бара,
Халык туе кадәр
Балык теле бездә,
Атасыннан баласына күчә телебезгә,
Бөек телебезгә.
Ят та түгел кебек инде
Бу тел безгә,
Балык булып барабыз бит
Үзебез дә.
Татар булып
Яулар купса, атлар кирәк булган,
Җайдакларын көткән яу атлары.
Һәрбер заман үзе тарих яза,
Һәрбер чорның үзенең татарлары.
Безнең тарих тирән,
Тамырларын эзләп табыйм дисәң
Җире каты.
Кайчакларда бер арбада кайта
Батыр даны белән яманаты.
Шанлы тарих чәнечкеле гөлдәй
Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.
Татар дигән кызуканлык гүя
Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә.
Тумыштан ук тынгысызлык бездә,
Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.
Мөһим түгел нинди чорда туу,
Татар булып гомер итү кирәк.
Кыш бабайга дигән хат кайтты
Син язасың аңа,
Син көтәсең,
Өмет дигәннәре яндыра.
Ә беркөнне
Хат ташучы апай
Бер хат, килеп, сиңа тоттыра.
Яңа елга ерак әле ара
Хатка мөһер суккан
«Кайтарырга кире»,
Каһәр суккан иле,
Кыш бабайга дигән хат кайткан.
Ә мин аңа айлар буе яздым,
Кыска булды, диеп озынайттым
Озын булды, диеп кыскарттым,
Кыш бабайга дигән хат кайтты.
Әллә берәр хата киткән микән
Берәр хәреф төшеп калганмы?
«Әллә ниләр яза, юләр», диеп,
Укымаска диеп тапканмы.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Имин көннәр бәхет сорадым,
Илләр тыныч булсын,
Кешеләрдә
Кешелеклелек хисе сулмасын.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Елдагыча туган телемдә,
Нигә диеп хатым кире кайткан,
Нигә кайткан хатым белмим дә.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Котыпка дип, Кыш бабайга диеп
Ә, асылда,
Минем язган хатым
Барып җитмәгән дә бабайга,
Хатлар җибәрүче аңламаган
Нинди Кышка, нинди бабайга,
Нинди Котып?
Ни яза бу тиле,
Нинди телдә бу дип?
Хатка мөһер суккан
«Кайтарырга кире».
Ә югыйсә елдагыча яздым
«Тулай торак»
Тулай торак.
Аннан ерак түгел
Үзбәк ашханәсе тирәсендә
Сине көтеп йөрим.
Тулай торак.
«Гадел Кутуй» тукталышы.
Тапшырасы хатлар
Тапшырылды инде,
Әйтер сүзләр калды уйда,
Буталышып.
Тулай торак.
Аның тирәсендә
Тупыл коя яфрак,
Тукталышка карап
Озатып кала кызыл автобусны
Ә син хәзер ерак,
Мин дә синнән ерак.
Тулай торак тәрәзәсе
Карап тора елап.
Иртә әле атылырга
(Рәфикъ Юнысның «Корабыбыз батып барганда» дигән язмасын укыгач туган уйлар)
Капитан!
Кораб комга бата,
Әйе, суга түгел, комга.
Түгел буын гына,
Халык бата.
Капитан,
Иртә әле атылырга.
Ач күселәр сибелделәр тирә-якка,
Чүлдән киталсалар,
Исән калыр алар.
Ә бетсәләр,
Аннан инде кире кайтмыйлар.
Без диңгездә идек,
Аңа кадәр океанда
Мин хәтерлим елгаларны,
Саф чишмә суларын,
Мин хәтерлим горур экипажның
Бөек кыз-улларын.
Без батарга тиеш түгел әле,
Капитан! Бәлкем, язмыш ялгышкандыр,
Бәлкем, каргыш ябышкандыр безгә
Нух көймәсе йөзә.
Капитан,
Ярдәм кирәк диеп сигнал бирик.
Бер кызыбыз белән бер улкайны
Пәйгамбәргә биреп җибәрик.
Уңга борыл,
Уңга таулар үскән.
Биек таулар ташлы тимердән.
Кадерләрлек берни калмады,
Ни кадерле газиз гомердән?!
Әйдә, бәрел шул тауларга, дустым,
Әйдә, таулар бәрелсен безгә.
Берни булмас,
Таш-тимер тәнебез.
Урын бирик давылга, җилгә.
Таратсын ул комны
Кире диңгез ярларына.
Капитан,
Кем әмере зур корабны батырырга?
Океанда, зур-зур дулкыннарда
Атынырга безгә, атынырга.
Капитан,
Сиңа иртә әле атылырга.