Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология 2 стр.


Су ташый кыз

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса,
Йөрәген ачмакчымы?..

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Офыкка карый-карый
Толымлап үргән чәчләрен
Яз җиле генә тарый

Су ташый кыз Ак чишмәдән
Эх, чишмә булсаң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы
Юлына сөйгәне чыкса,
Кузгалыр җан ярсуы

Сагыну җыры

Утлы сөю хисләремне
Көмеш җептәй сапладым.
Ак болытка хатлар яздым,
Акты-китте хатларым.
Кояш нурларына төреп,
Сиңа сәлам җибәрдем.
Ул офыкка батты-китте,
Йөзгә төнге җил бәрде.

Ай яктысын карам итеп,
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга бер адым.

Җил артыннан хатлар яздым,
Очты-китте хатларым
Иң-иң кайнар хисләремне
Күрешүгә сакладым

Тупыл мамыгы

Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Бар җиһанга чәчә аклыгын.
Җәй эчендә ак кар явамыни 
Нинди серле көн бу, аклы көн!..

Тәрәзәдән керә, ишекләрдән 
Анда-монда тупыл мамыгы.
Чәчләремә кунган ак мамыктан,
Әни, күңел сине таныды

Синең дә чәч тупыл мамыгыдай, 
Үзе йомшак, үзе ак кына.
Ак төс сиңа бик килешә, әни,
Көләч чагың, матур чак кына

Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Әйтерсең лә дөнья ак болыт
Һәр ел яуган мамык әниемнең
Чәчләренә кунган ак булып.

Җылытасы килә дөньяны!

(Триптих)

1.

Җәйгә кердек, ә мин туңып йөрим,
Табалмыйча җылы җаныма.
Бер кояшка сузам кулларымны,
Бер үреләм шырпы кабына.

Шундый салкын. Никтер аңлый алмыйм:
Җәйдә кышмы, кышта җәй мәллә?..
Суытамы әллә сөю юклык,
Ялгыш адым, гөнаһ гамәлләр?..

Бу дөньяга җылы эзләп килдем,
Бир син, җиһан, җылың, жәлләмә!
Болай да бит салкын.
Ялкын юктан
Гаҗизләнгән башым әйләнә.

2.

Ут төртимме, әллә дөрләтимме,
Эсселәсен хәят, тирләсен.
Мин үзем дә җылы бирә алам,
Бирми икән дөнья, бирмәсен!

Мин үзем дә сөю бирә алам,
Күпме кирәк, мәгез, алыгыз!
Кесәгезгә акча итеп түгел,
Җанга ялкын итеп салыгыз!..

Мин үзем дә җылы бирә алам,
Тилмермәсен кеше, көтмәсен.
Яфрак хәтле гомер җылы эзләп,
Ялкын эзләп кенә үтмәсен!..

3.

Яфрак кадәр гомер
җилгә очмас,
Мин ымсынам җәйнең таңына.
Җаным җылы, йөрәк кайнар әле,
Кояш ятмый шырпы кабында.

Яфрак кадәр гомер
җиргә төшмәс,
Күккә төшәр, бәлкем, кем белә
Җылы бирәм сезгә, бер уч җылы,
Күпләр көтә, күпләр тилмерә

Яфрак кадәр гомер
юкка чыкмас
Мин ышанам
Тоям мин аны
Бүтән мәңге суынмаслык итеп
Җылытасы килә дөньяны!..

Постмодерн

Күңел поэзия эзли
Таш диварлар арасыннан.
Асфальтланган юллар буйлап
Шигырь чабып бара сыман.

Күңел җилли Илһам эзли
Рельслар тимереннән.
Трамвайдан шигырь көтеп,
Меңенче кат тилмерелгән.

Күңел яңгыр Ул гамь эзли
Йортның калай түбәсеннән,
Асты өскә китерелгән
Бөек ханнар төрбәсеннән.

Күңел ак кар Ул моң эзли
Ипподромнан, стадионнан
Шигырь түгел, дөнья чаба,
Мәшәкатьләр бара аннан.

Күңел поэзия эзли
Ярылган таш арасыннан.
«Ташгырь» төяп, «тимгырь» килә 
Илһамланмый карасыннар!

Ярый әле, туган авыллар бар

Авылыма кайтам әле, әйе,
Сагындырган икән авыллары.
Бер мизгелгә онытылып торган
Бу дөньяда әле авыл бары.

Онытылган икән оныттырган
Таш шәһәрнең ыгы-зыгы шавы.
Әллә кая гына китеп барган
Балачактан калган кендек бавы.

Алны-артны, көнне-төнне белми,
Шәһәр казанында кайныйбыз без.
Ярый әле, туган авыллар бар,
Шунда гына кайтып айныйбыз без

Ярый әле, туган нигезең бар,
Әнкәң көтеп торган җылы өең
Әллә кайда югалмаган икән
Балачакта чияләнгән төен.

Таш эченә куып кертелгән җан
Җиңеләеп кала, иркенәя.
Сабый күңел урам уртасында
Рәхәтләнеп ак канатын җәя.

Авылыма кайтам әле, әйе,
Күңелемә тансык авыл кары.
Ярый әле, туган авыллар бар,
Алга дәшеп тора авыллары!

Тәгәрмәч

Тәгәрмәч

Казан дәүләт университетына

Иярсез ат кебек чабып узды
Иң бәхетле чагы гомернең.
Мин бит синдә каткан ипи белән
Белем ташын бергә кимердем.

Салкын чәй дә булды,
кайнар чәй дә, 
Авыз пеште, өреп эчмәгәч.
Ап-ак колонналар арасында
Шыгыр-шыгыр килде тәгәрмәч.

Гомер тәгәрмәче,
Яшьлек тәгәрмәче,
Студент тәгәрмәче иде ул.
Бу көннәрнең иң-иң кадерлесен,
Иң яктысын үзенә җыйды ул.

Алган белем артык күп тә түгел,
Бер чемодан икән нибары.
Миннән күпкә акыллырак, беләм,
Универның ап-ак дивары.

Җыйган белем бер чемодан гына,
Хатирәләр ничә чемодан?!
Юкка гына энҗе бөртегедәй
Сайлап-сайлап кына җыймаган.

Ленины да, Толстое да шунда,
Ап-ак колоннадан тузан да
Синең яннан гомер тәгәрмәчен
Шыгырдатып кына узганда,

Бер дәшәрмен, елмаермын әле,
Син танырсың мине, танырсың!
Ап-ак горур колонналар белән
Күңелемә кереп калырсың!

«Исәнме, кояшым, исәнме!..»

Исәнме, кояшым, исәнме!
Бик күптән көтәбез, чыкмыйсың.
Ай буе болытлар артында
Йоклыйсың, ахры, син йоклыйсың.

Халыкка син кирәк, бик кирәк,
Кояшсыз көннәрдә боегам.
Гел болыт эчендә яшәүдән
Җәмгыять, кешелек оеган.

Күкләргә карасаң, сорылык
Җаннарны суыра үзенә
Кояшлы киләчәк каршына
Сыгылмый бар гына, түз генә

«Исәнме, кояшым, исәнме!» 
Диярмен. Син бары чык кына.
Күземдә өметтән яралган,
Җаныма таралган чык кына

«Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы»

Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы,
Акылымның ычкынган һәм шашкан чагы.
Гөрләвектәй агып ятам җир буйлатып,
Бар дөньяны уйландырып та уятып!..

Уянсыннар һәм күрсеннәр минем хәлне,
Көлкеме мин, әллә инде мескен, жәлме?
Җил булып исәр мәл түгел, коштай очар.
Кемдер әйтер: «Түзалмасаң, әнә оч, бар!..»

Юк, гөрләвек халәтеннән чыга алмам,
Шуңа микән бертуктаусыз агам-агам.
Киртә түгел таш диварлар, мәрмәр юллар,
Аларны да үтеп чыга агым сулар.

Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм,
Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм.
Акыллымы, акылсызмы җавабы юк,
Тораташтай яшәүнең бер савабы юк.

Гөрләвектәй агып китәм кая таба?.. 
Уйлар йөри җан ишеген кага-кага

«Еллар оча, еллар оча»

Еллар оча, еллар оча,
Китап битен актаргандай,
Язгы җилләр, җәйге җилләр.
Көн коела, ә тоела
Бер урында таптангандай.

Еллар үтә, еллар үтә,
Вакыт чиге-чамасы юк,
Сузыла ул чиксезлеккә.
Бер кат тамган тамчының да
Кабат-кабат тамасы юк.

Еллар арта. Еллар артта
Ялтыр-йолтыр килеп кала
Сибелепләр-чәчелепләр.
Мизгелендә гүя очкын
Кабына да һәм югала.

Еллар оча, еллар оча,
Күзне ачып йомган кебек,
Ул шулай тоелган кебек.
Ерактагы эзне диңгез
Дулкыннары юган кебек,
Алар арттан куган кебек.

Германиядә

(«Алман дәфтәре» ннән)

Монда бүтән тормыш,
Монда бүтән яшәү.
Урамына чык та
Кешеләргә дәш
Әү?..

Барысы да гади,
Бөтенесе әйбәт.
Беркем тотмый сине
Муеныңнан бәйләп.

Һәм телеңнән тотып,
Беркем йөртми сине.
Ә киләчәк тормыш
Бик селкетми сине.

Барысы да тыныч,
Ага агымсудай.
Бу алманнар шундый
Башлы халык бугай.
Әкияттәге кебек
Йортлар, бакчалары.
Кесәләрдә йөрми
«Тиен» акчалары.

Миллионнар белән
Хыялланмый халык.
(Без җигелеп үскән,
Ә тагарак ярык.)

Барысы да чиста,
Бөтен җирдә кадер.
Алман һәр кешегә
Булышырга әзер.

Әнә сора гына,
Тот та эндәш син
Әү!..
Монда бүтән тормыш
Һәм кешечә яшәү.

Имәннәр Имәннәре

(«Алман дәфтәре» ннән)

Юк, башларын имәгәннәр
Алман имәннәре.
Шушы микән көчле, горур
Халык дигәннәре?..

Адым саен, һәр чат саен
Имән агачлары.
Кайгы, сагыш, борчу белән
Катмаган башлары.
Бар дөньяны кочып алган
Юан ботаклары.
Үзе эре, үзе яшел
Имән яфраклары.

Иркен сулап, көлеп тора
Алман имәннәре.
Юк аларның дилбегәсе,
Тәртә, йөгәннәре

Шуңа микән яфрак саен
Бишәр чикләвеге.
Унау, унбиш Монда яшәү,
Түгел чикләү иле.

Болытларга тиеп тора
Алман имәннәре! 
Бездә генә имәннәрнең
Башын игәннәре.

Сала теле

Назад Дальше