«Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне»
Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне,
Кояшлы язымны, болытсыз күгемне.
Уйларың чуалыр: сәгадәт илендә
Дөньяның берәве шул үзе түгелме?
Сөйләрмен ваемсыз: яланбаш, яланөс
Кышларны кышлавым җып-җылы җиремдә!
Көнләрсең: тик аңа насыйп дип, ни өчен,
Җыр булып яшәүләр бәхетнең чигендә.
Мин сиңа сөйләмәм сагышлы чагымны,
Әрнүдән саташкан кап-кара төннәрем
Бәхеттән баш җуйды дип көткән мәлеңдә
Ялгызым хәсрәттән йомылып үлгәнем
Белгертмәм, дөньямда җәһәннәм газабын,
Чарасыз мизгелдә түгелгән яшемне.
Гәүдәләр янәшә йөрсә дә сизмәссең,
Җанымны урталай аерган яшенне.
Елмаю сүрүен йөземә элгәндә
Җилләргә сибәрмен йөрәктән көлемне.
Бер гамьсез күңел дип, ышанып тыңларсың
Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне!
Сораулар күп
Милләт йөзе нинди була?
Сакаллымы, кершәнлеме?
Җил-давылы алдан йөргән
Атлар инде өшәндеме?
Сызгырамы, аһылдыймы
Җәяләрдән аткан уклар?
Таушалганмы, ташланганмы
Ата-баба салган утар?
Милләт теле нинди була?
Карусызмы, агусызмы?
Әрсез диеп кагалармы
Тәкъдиренә талымсызны?
Ак кирмәннең йөзе ак дип,
Җуелдымы уяулыгы?
Кемгә туган, кемгә дошман,
Кемгә исә кулъяулыгы
Бөеклектән боеклыкка
Ничә шәһит, ничә корбан?
Дәрья кебек дымлы инеш,
Дала исе килә кырдан
Мин бары тик яшим
Кесә тулы давыл! Дөнья тулы
Дәрвиш җанлы бәндә
Йөрәк белән йөрәк ничә кабат
Ызан бүлгән мәлдә
Мин бары тик яшим.
Рух зинданы шыгрым. Шом көткәнгә
Дәҗҗал инде сафта.
Тере көе җеназаңны укып,
Күмеп куйган чакта
Мин бары тик яшим.
Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,
Күңелдәге кергә,
Җиденче кат күк дип белгән
Йолдыз тулы җирдә
Мин бары тик яшим.
Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең
Мең кат алып үчен,
Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,
Ваз кичкәннәр өчен
Кабатлыймын:
Мин бары тик яшим!
Кабат буран
Буран диеп кабат тилерүем
(Терелүем булса иде дә бит!..)
Язга кадәр иләс-миләс уйлар:
Әллә палач кирәк, әллә табиб?..
Кабат буран
Иле белән кабат тыгылышта
Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.
Буран кочам, ә бит юньле хуҗа
Күптән бәйләп куйды үз этләрен.
Кабат буран
Беркемгә дә килми акланасым,
Аңлатасым бураннарның көчен!
Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк
Җаннар пышылдавын тояр өчен!
Кабат буран
Кисәтәләр акыл утыртканнар:
Бу буранда юләрләнү хәтәр!
Алар белми минем яшәгәнне
Бер бураннан икенчегә кадәр.
Тапкырлау җәдвәле
Ике икең дүрт. Дүрт икең сигез
Корасы иде үзеңне шулай.
Төп-төгәл. Ачык. Артык хисләрсез.
Син җайлы кеше. Заманга кулай.
Кемне борчый соң: синең дөньяңда
Ике икең биш икән чишелеш?!
Дөрес адәмнәр төзәтер, җайлап:
Кагыйдә, канун, тәртип бар, имеш!
Беркем ышанмас, синең илеңдә
Елгалар акса үрләргә табан.
Алай булалмый! Ике икең дүрт!
Диеп тукырлар җаныңа һаман.
Куып кертергә бердәм кысага
Тиеш! Ярамый! Яхшы түгел лә!
Һәм аның саен минем Күкләрем
Офык артына ташып түгелә!
Ике икең биш! Кояшым яшел!
Чирәмем зәңгәр, чиксез галәмем!..
Кисәткән идек, дияр күргәннәр
Җирдән сөрүен мине гавәмнең.
Качып бетәрләр дөрес иптәшләр,
Ваз кичәр, бәлкем, бүгенге дус-иш.
Үзгәрер гәүдә. Үзгәрмәс иман.
Бигайбә, дөнья, ике икең биш!
Көтмә син!
Көтәсең «Көтмә!» дип сорадым,
Көтмә дип үкседем, ялварып.
Җилләрдән үтендем: илтегез,
Сөйми дип, сүзләрнең ялганын!..
Ничә кат киселгән өметләр,
Өеңдә җиде ят ут элгән
Юлыма төбәлгән күзләрең,
Көтмә син! Көтмә син Үтенәм
Чакрымнар, дәверләр, дөньялар
Кайчандыр аерган кисәкләп
Йөгәннәр кулда дип, кем генә
Бәхетне туа соң исәпләп?
Көтәсең Чытырдап кысылган
Учыңда дәвасыз әрнүең.
Нигә соң җаннарны кузгатмый
Һәр китү? Һәр кайту? Һәр үлем?
«Көтмә, дип, көтмә!» дип, юлларны
Бураннар иркенә тапшырдым.
Ә үзем чарасыз тәкъдирдән
Кар күмгән эзеңә баш ордым
Бәхиллек сорады иреннәр:
Гафу ит!.. Риза бул!.. Көтмә син!..
Күшеккән җанымда әманәт:
Минем дә көткәнне белмәсен
Кояш исе
Кояш исе
Бу дөньяның төксе чыраена
Ияләнгән идем! Күптәннән
Арган идем, Кеше тапмый йөдәп,
Карашларын җирдән күтәргән
Вак җаннарның эре адымына,
Түбәннәрнең биек үренә
Күнеккән дә кебек иде күңел,
Юшкын яткач бәгырь түренә.
Иртәләре гадәтләнгән иртә,
Җайлы ласа атлау бер эздән!
Кояш исе!
Кояш исе керде!
Тансык тамчы тамды күземнән.
«Кояш исе!» читән-коймаларда,
Черем иткән киртә очында!..
Ышанмыйча, тезгеннәрен тарттым:
Рәшәдер ул, күңел, очынма
«Кояш исе!» керде һәм туктады
Егыла-тора чапкан дөньясы.
Колакларга тынлык пышылдады
Фани җирнең бакый догасын.
Чуар уйлар эңгерләрдә калды,
Гамь йөгерде кинәт каныма.
Рәхәт бәхет: күнегәсем килә
Кояш исе! кергән җаныма.
Барыбер
Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен
Гасырга, мең елга инде бит барыбер
Барыбер шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.
Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
«Ә-һә-һәй!» дияр ул, дөньяга яратып,
Каршы ал, кабул ит яшәргә Мин киләм!
Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга
Сизмәс тә: җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.
Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык
Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да барыбер
Хыянәт
Ак биләүдән калган ал яулыкны
Кыса төшеп маңгай тирәли,
Бии-бии ардык. Ә аннары
Җил йөгерде җаннан үтәли
Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,
Җәннәт исе истә чагында
Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,
Дөньясыннан еллар чатында?
Без килгәндә юкса, мәхәббәттән
Тулган иде һәрбер күзәнәк!
Гамьсезлеккә алыштырдык барын
Һәм Күкләргә иттек хыянәт
Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек
Салкын идек, җиһан өшерлек.
Бер ятланган сүзләр кабатланды
Ә тансыгын ерак яшердек.
Үз балтабыз чапты тамырларны
Ярым шашкан идек ярым ач
Шул халәттә кире кайтырбыз бер
Күкләр ләкин инде танымас
Мин бары тик бәхет теләдем!
Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.
Дөньям җуйды соңгы терәвен.
Рәнҗемәдем Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем!..
Күрми киттең Минем әрнүләрдән
Җиһан тетрәп, Күкләр елавын
Сагышымнан акыл язар мәлдә,
«Ул бәхетле!» диеп юандым.
Еллар үтте яраларны җөйләп,
Кан-яшемне сөртеп яңактан.
Көтмәгәндә (ә бит көткән идем!)
Син очрадың миңа кабаттан.
Танымадым. Кайда соң ул караш?
Көчле рухның көчле гәүдәсе?..
Мин табынган күзләреңдә бүген
Яраланган бөркет шәүләсе.
Кичер! Кичер Пышылдаган иңрәү
Туктатты күк дөнья гүләвен
Рәнҗемәдем Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем!..
Соңлаганнар сонатасы
Кемдер иртә килде, кемдер соңрак
Җай булдымы әллә сайларга
Без туганда кунык төшкән иде
Манарага кунган айларга.
Иртәләгән җаннар дала исен
Кирмән итеп үтте яуларны.
Соңгарганнар без дә шунда инде
Көтте һаман күктән яуганны.
Ә бит килгән иде бер сулыйсы
Бал ягылган хөрлек һавасын!
Идел аша озатылган икән
Кайсы дәверләрдән табасың?
Соңга калган бичаралар беркөн
Уйлап тапты шомлы риваять:
Уйнаш икән сөю, ул кадәр үк
Дәһшәт түгел икән хыянәт!..
Тетрәп куйды дөнья. Манарадан
Ташланды күк җиргә горурлык.
Алкышлардан башны җуйган чакта,
Аягүрә килеш егылдык.
Бозылдыкмы әллә, үзебезне
Артык жәлләп, артык иркәләп?
Ахры, мәңге эчтән сызарбыз күк
Ник тумадык, диеп, иртәрәк.
Гөлнур Корбанова
Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.
Г.Корбанова әдәбият мәйданына мәктәп елларында ук килә. Шул чорда аның беренче шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.