Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология 19 стр.


Җәмәгать урыннарында эшләүчеләр

 Урысча әйт!  дисең,
Ник соң үзең
Татарчалап миңа дәшмисең?
Югыйсә бит син дә,
Минем сыман,
Казан каласында яшисең,
Юкса син дә ике дәүләт телен
Камил өйрәнергә сәләтле
Бабаларың яулап алган җиңү 
Мине кимсетергә сәбәпме?

Ә, шулаймы?
Ник мин тиеш әле
Синең көйгә биеп яшәргә?
Син дә «түзем» легең күрсәт бераз,
«Толерантлыгың»ны яшермә!
Нигә соң син һаман үз сүзеңне
Минекеннән өстен куясың?
Үзеңчәгә сукаларга теләп,
Анам биргән телдән тыясың?
Йә әйт, мөртәт!
Кемнәр рөхсәт бирде
Безнең хокукларны кысарга?
Ни сөйлисең ишетмисең, ахры(?!),
Бу сүзләрең сыймый кысага:
 Читләр урысчалап сөйли!  дисең,
Без «Чит» түгел монда, төп Халык!
Килмешәкләр калыбына кертмә,
Буташтырма, йөрмә буталып!
Өстәвенә
Син хезмәтче генә,
Син хезмәтче монда,
Нибары
Үз урының бел!
Хөрмәтеңне күрсәт!!
Үз телеңне куйма югары!!!

Гөлүсә Батталова

Гөлүсә Рәшит кызы Батталова 1982 елның 19 декабрендә татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында Татарстанның Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа. 2000 елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005 елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамлый.

Студент елларында Казан дәүләт университеты каршында оешкан «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри. 2016 елда «Таян Аллага» Бөтенроссия әдәби конкурсының Гран-при иясе булды.

«Бер йотым бәхет» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 2017 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында эшли.

2018 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ватаныма

(«Сөялмәскә» Казан метросы)

Сөяләсем килә гаҗиз чакта
Таянасым килә үзеңә!..
«Хакың юк!» дип ысылдыйлар җилләр,
Давыл булып суга теземә.

Ышанасым килә кодрәтеңә
Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.
Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдә
Кардәш җанны тапмый йөдәдем.
Җилдерәсем килә юргаларда,
Нугай җилен юри үчекләп!
Дәһшәтеңнән чыгып качсын иде
Кала нигезеннән көчекләр.

Табыласым килә хыялымның
Синдә чынга ашкан төшендә.
Тәндә каным ничә гасырлык соң,
Әле һаман шом бар эчемдә.

Сөялмәскә! Үрә басып миндә
Карусызлык шыта шым гына.
Манарадан аска карап торам 
Чынбарлыгым каба тыныма.

Баш июдән тыям үз-үземне,
Язма димен, берүк, акылдан.
Тезләнергә хакым булмаса да,
Таянырга сиңа хакым бар!
Хакым бар!

Исәнме?!

Кылкаләм очында төсләрем буталган 
Мин синле дөньямны сурәткә төшердем:
Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен
Киндернең читендә култамгам КИЧЕРДЕМ!..

Ноталар биеште ул көйнең тулгагы
Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!
Исемең киңәйтте дөньямның калыбын 
Иң соңгы аккордта иң соңгы САГЫНДЫМ!..

Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,
Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.
Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! 
Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..

Исәрме мин?

Мин җиремдә янып торган йөрәк эзлим!
Яратуга тулган күзләр эзлим кабат!
Таптым дисәм сүнеп барган учак көле
Һәм бәгырьдә нидер әрни канап-канап

Исәрме мин? Кыямәттә шашып көлсәм?
Йә еласам йозагына элеп җанны?
Мине аңлау «акыллылар» өчен авыр,
Минем белән «җүләрләргә» шундый җайлы!

Богауларын өзгәннәрне эзләп табып,
Бер йотлыгып эчәр идем хөрлек суын.
Эзлим эзлим аның саен чоңгылына
Йота гына бара кебек хәтәр уен

Тыпырчынам, каударланам кайда? Кайда 
Яшим, диеп, күк күкрәтер ярсу кирәк!
Ябып куйган гыйфритләргә ирек бирәм 
Очса очар минем якка гөрзи-күсәк

Екса егар минем төсле исәрләрнең
Күмерләнгән йөрәкләре тезем-тезем
Ничәнче кат маңгай үбә тырма сабы 
Яратудан янып торган күзләр эзлим!

Август шәүләсе

Алмалы чәемдә августның шәүләсе,
Соңарган җылыңны кәгазьгә күчерәм
Сине дә, мине дә җәйләрдә аерган
Давыллы җилләрне кичерәм Кичерәм

Ничәнче мәртәбә төшенәм югыйсә:
Августның кояшы рәшәгә ымсыну!
Тынгысыз җаныма ничекләр аңлатыйм:
Коткарса коткарыр тәкъдиргә буйсыну
Буйсыну бер уйга дөньялар аерым,
Аерым сулыйсы һава да Күкләр дә
Алмалы августта юаныч аҗаган 
Тавышсыз әрнүләр Инде соң күкрәргә

Ышанып көтәргә өр-яңа янулар,
Кемнәндер табыну, кемнеңдер тәүбәсен
Алмалы чәемдә августның шәүләсе 
Бәхеткә ишарә! Кичерәм һәммәсен

Себер яна

2018 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ватаныма

(«Сөялмәскә» Казан метросы)

Сөяләсем килә гаҗиз чакта
Таянасым килә үзеңә!..
«Хакың юк!» дип ысылдыйлар җилләр,
Давыл булып суга теземә.

Ышанасым килә кодрәтеңә
Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.
Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдә
Кардәш җанны тапмый йөдәдем.
Җилдерәсем килә юргаларда,
Нугай җилен юри үчекләп!
Дәһшәтеңнән чыгып качсын иде
Кала нигезеннән көчекләр.

Табыласым килә хыялымның
Синдә чынга ашкан төшендә.
Тәндә каным ничә гасырлык соң,
Әле һаман шом бар эчемдә.

Сөялмәскә! Үрә басып миндә
Карусызлык шыта шым гына.
Манарадан аска карап торам 
Чынбарлыгым каба тыныма.

Баш июдән тыям үз-үземне,
Язма димен, берүк, акылдан.
Тезләнергә хакым булмаса да,
Таянырга сиңа хакым бар!
Хакым бар!

Исәнме?!

Кылкаләм очында төсләрем буталган 
Мин синле дөньямны сурәткә төшердем:
Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен
Киндернең читендә култамгам КИЧЕРДЕМ!..

Ноталар биеште ул көйнең тулгагы
Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!
Исемең киңәйтте дөньямның калыбын 
Иң соңгы аккордта иң соңгы САГЫНДЫМ!..

Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,
Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.
Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! 
Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..

Исәрме мин?

Мин җиремдә янып торган йөрәк эзлим!
Яратуга тулган күзләр эзлим кабат!
Таптым дисәм сүнеп барган учак көле
Һәм бәгырьдә нидер әрни канап-канап

Исәрме мин? Кыямәттә шашып көлсәм?
Йә еласам йозагына элеп җанны?
Мине аңлау «акыллылар» өчен авыр,
Минем белән «җүләрләргә» шундый җайлы!

Богауларын өзгәннәрне эзләп табып,
Бер йотлыгып эчәр идем хөрлек суын.
Эзлим эзлим аның саен чоңгылына
Йота гына бара кебек хәтәр уен

Тыпырчынам, каударланам кайда? Кайда 
Яшим, диеп, күк күкрәтер ярсу кирәк!
Ябып куйган гыйфритләргә ирек бирәм 
Очса очар минем якка гөрзи-күсәк

Екса егар минем төсле исәрләрнең
Күмерләнгән йөрәкләре тезем-тезем
Ничәнче кат маңгай үбә тырма сабы 
Яратудан янып торган күзләр эзлим!

Август шәүләсе

Алмалы чәемдә августның шәүләсе,
Соңарган җылыңны кәгазьгә күчерәм
Сине дә, мине дә җәйләрдә аерган
Давыллы җилләрне кичерәм Кичерәм

Ничәнче мәртәбә төшенәм югыйсә:
Августның кояшы рәшәгә ымсыну!
Тынгысыз җаныма ничекләр аңлатыйм:
Коткарса коткарыр тәкъдиргә буйсыну
Буйсыну бер уйга дөньялар аерым,
Аерым сулыйсы һава да Күкләр дә
Алмалы августта юаныч аҗаган 
Тавышсыз әрнүләр Инде соң күкрәргә

Ышанып көтәргә өр-яңа янулар,
Кемнәндер табыну, кемнеңдер тәүбәсен
Алмалы чәемдә августның шәүләсе 
Бәхеткә ишарә! Кичерәм һәммәсен

Себер яна

Котылырга мөмкин идеме соң?
Ут тирәли ярсып биештек
Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,
Бәхилләшеп, соң кат үбештек

«Балам» дигән күмер күзләр калды
«Әни!» дигән сусыл иреннәр
Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,
Керфек күтәрергә иренгән

Ә кайдадыр Күкләренә карап,
Соңгы җырын сузды бәгырьләр
Ватанында кыямәтен көтеп
Тезелеште үксез каберләр

Ут йоласын үтәдекме икән,
Сикергәндә ялкын күзенә?
Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,
Ярлыкауны калдыр Үзенә

Котылырга мөмкин идеме соң?
Коткарырга мөмкин идеме
Тере килеш үз баласын яккан,
Ут эчендә калган илеңне

Ярлыкагыл!

Елый-елый, «Туган тел» не җырлыйм 
Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!
Үз ярасы җөйләнмәгән дөнья
Минем әрнүләрдән бихәбәр.

Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!
Мескен заттан түгел кавемем!
Дәвер иярендә җир тетрәткән
Гаярьлекне йөртә калебем.

Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагым
Төшләремдә канны котырта.
Елый-елый, «Туган тел» не көйләп,
Ясин чыктым бүген коллыкка.

Ярлыкагыл! Горур карашымның
Сискәндерсә яшьле пәрдәсе.
Таш бәгырьләр байтак, ә кайда соң
Үз халкының йөрәк парәсе?

Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт,
Үз тарихың үзең язалсаң!
Илен бирмәс батыр алиһә мин,
«Туган тел» не җырлап еласам!..

«Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне»

Назад Дальше