Гөлназ Вәлиева
Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 елның 25 августында Казанда язучы гаиләсендә туа. Балачактан ук иҗат белән мавыкса да, шигырьләрен кешегә күрсәтергә ашыкмый.
2000 ел аңа күп сөенечләр китерә: «Милли китап» нәшриятында «Тылсым» дигән беренче китабы басыла. Гөлназның шигъри һәм чәчмә әсәрләрен туплаган бу җыентыгы республика күләмендә үткәрелә торган «Ел китабы» бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. Шул ук елны Гөлназның кайбер әсәрләре «Җәйнең җиде төсе» («Мәгариф» нәшрияты, Казан) исемле күмәк җыентыкта урын ала.
Казан дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлагач, француз теле кафедрасында аспирантурада укый. Диссертацияне уңышлы яклап, гыйльми дәрәҗәгә ирешә.
2005 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дигән чираттагы китабы басылып чыга.
2008 елда Лондонда «Tatar Phrasebook» исемле китап дөнья күрә. Бу китапны Г. Вәлиева британияле Николас Оуд белән берлектә төзи.
2008 елдан Гөлназ Вәлиева даими рәвештә Германиядә яши. Татар диаспорасының тормышында актив катнаша.
2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Аккош күле урманы
Наратлар биек-биек
Болытка башым тиеп
киткәндәй булам инде,
шул наратларга сыенсам.
Каеннар актан-актыр
Җаныма тула ак моң,
яктырып китәм инде,
каенлы күлдә коенсам.
«Язгы яңгыр»
Язгы яңгыр
Биләүсәдә яткан
Бала көлүе.
Җәйге яңгыр
Сөт исенә чумып,
Көтү керүе
Көзге яңгыр,
Көзге яңгыр
Синең нинди эзең калыр?
Арыш уҗымы, яшәреп,
Сары яфракны юата:
«Көзге яңгыр
кыңгырау ул:
Язгы бөрене уята!»
Илһам
Төн уртасы. Казан йоклый,
Кар юрганын ябынып.
Каләмем егылды әле,
Уйларыма абынып.
Өзелде фикер тәсбихем.
Кәгазьгә карап торам:
Ап-ак намазлык өстендә
Онытылды кебек догам.
Тынлыкны уятмый гына
Йөрәк тибешен саныйм
Шулчак кинәт
Сәгать суга!
Мин аңа бармак яныйм:
«Чү! дим, Илһам фәрештәсен
Качырасың, кагынып».
Төннең кара савытыннан
Шигырь чыга савылып.
Җәйге триптих
Җиләк вакыты
Яфрак арасыннан үрелә дә көлә,
Өзеләсе килми күренәсе килә.
Иренендә бал тәме.
Күзендә тоз чыгы.
Күзәтеп тора бер яшь җиләк кызчыгы.
Печән өсте
Печәннәрнең тешен камаштырып,
Авыл егетеләре чалгы кайрый.
Чикерткә дә бүген
мич артында түгел
кырда сайрый.
Урак өсте
Фәрештәләр күренерлек аяз күге!
Яфрак аслары тирләрлек эссе!
Кыр тузанында
тулышкан
арыш башагы исе.
Кайнар мичтә
ипи әйләндергән
агач көрәкнең хисе
миңа шундый таныш бүген.
«Сынган кылыч, суынган көл»
Сөт калыр, ватан китәр!
ДәрдемәндСынган кылыч, суынган көл
Минем илем икән.
Кабер ташында «үлгән тел»
Минем телем икән!
Мин, имеш, дәүләтен җуйган
Халык баласымын.
Бусага өстенә
Тарих
ясый кара сыным.
Нигә әле шул карт рәссам
Миңа аяк сөртә?!
Тартып алам пумаласын,
Манам
ап-ак сөткә.
Аккош күлендә яңгыр
1.Сабыр гына яңгыр ява
Тирән күлгә.
Каен яфраклары исе
тирә-юньдә.
Наратлар да көтеп алган
«мунча көне» н.
Ярый, урман ләүкәсендә
эссе түгел.
Бөтен дөнья саф-яшь,
гүя яңа туган.
Сокланудан авызым ачык
карап торам,
Мин дә бүген
тешсез сабый сыман.
Күл
күккә тоташкан,
яңгырдан бау ишеп.
И тирбәлә нарат-сиртмә!
Болыт бишек!
Яңгыр яуган чакта гына калам үсеп.
Балаларым исеменнән
Мин Лейпцигта тудым.
Үсәм, яшим.
Германиядә өем, дусларым.
Ә шулай да,
«Син кем?» дигәннәргә:
«Татар!» диеп җавап тотамын!
Паспортымда
туган җирем диеп
тормаса да Казан, Татарстан,
минем өчен,
дөньядагы барлык
татарлар да өчен, ул Ватан!
Фидаил
Фидаил Васил улы Мәҗитов 1984 елның 24 маендаТатарстан Республикасының Актаныш районы Кыр-Каентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 20012006 елларда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем ала. Аны тәмамлагач, «Россия Федерациясе халыклары әдәбияты» белгечлеге буенча аспирантурада укый. «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 20062010 елларда бүлек редакторы, 20102014 елларда җаваплы секретарь баш мөхәррир урынбасары, 20142018 елларда баш мөхәррир булып эшли.
Печән өсте
Печәннәрнең тешен камаштырып,
Авыл егетеләре чалгы кайрый.
Чикерткә дә бүген
мич артында түгел
кырда сайрый.
Урак өсте
Фәрештәләр күренерлек аяз күге!
Яфрак аслары тирләрлек эссе!
Кыр тузанында
тулышкан
арыш башагы исе.
Кайнар мичтә
ипи әйләндергән
агач көрәкнең хисе
миңа шундый таныш бүген.
«Сынган кылыч, суынган көл»
Сөт калыр, ватан китәр!
ДәрдемәндСынган кылыч, суынган көл
Минем илем икән.
Кабер ташында «үлгән тел»
Минем телем икән!
Мин, имеш, дәүләтен җуйган
Халык баласымын.
Бусага өстенә
Тарих
ясый кара сыным.
Нигә әле шул карт рәссам
Миңа аяк сөртә?!
Тартып алам пумаласын,
Манам
ап-ак сөткә.
Аккош күлендә яңгыр
1.Сабыр гына яңгыр ява
Тирән күлгә.
Каен яфраклары исе
тирә-юньдә.
Наратлар да көтеп алган
«мунча көне» н.
Ярый, урман ләүкәсендә
эссе түгел.
Бөтен дөнья саф-яшь,
гүя яңа туган.
Сокланудан авызым ачык
карап торам,
Мин дә бүген
тешсез сабый сыман.
Күл
күккә тоташкан,
яңгырдан бау ишеп.
И тирбәлә нарат-сиртмә!
Болыт бишек!
Яңгыр яуган чакта гына калам үсеп.
Балаларым исеменнән
Мин Лейпцигта тудым.
Үсәм, яшим.
Германиядә өем, дусларым.
Ә шулай да,
«Син кем?» дигәннәргә:
«Татар!» диеп җавап тотамын!
Паспортымда
туган җирем диеп
тормаса да Казан, Татарстан,
минем өчен,
дөньядагы барлык
татарлар да өчен, ул Ватан!
Фидаил
Фидаил Васил улы Мәҗитов 1984 елның 24 маендаТатарстан Республикасының Актаныш районы Кыр-Каентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 20012006 елларда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем ала. Аны тәмамлагач, «Россия Федерациясе халыклары әдәбияты» белгечлеге буенча аспирантурада укый. «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 20062010 елларда бүлек редакторы, 20102014 елларда җаваплы секретарь баш мөхәррир урынбасары, 20142018 елларда баш мөхәррир булып эшли.
Фидаил Мәҗитов Чаллыда узган «Туган телем Тукай теле», Муса Җәлилнең 100 еллыгына карата үткәрелгән «Татарстанның шигъри бәйләме», «Студентлар язы» конкурсларында, Әлмәт шәһәрендә узган С. Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республикакүләм фестивальдә шигърият буенча беренче урыннарга лаек була. Әсәрләре һәм мәкаләләре «Шәһри Чаллы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәниҗомга», «Юлдаш», «Яңарыш» (Ижау) газеталарында һәм «Казанутлары», «Мәйдан», «Идел», «Тулпар» журналларында басыла. «Сагышлар да алтын була икән» (2006), «Йолдызлы чатыр» (2015) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары авторы.
Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«И милләтем, син йокыда тагын»
(2002 елгы халак санын алу уңае белән)
И милләтем, син йокыда тагын,
Нарасый күк үлеп йоклыйсың.
Даһиларың күпме дәште сиңа,
Ә син әле һаман тормыйсың.
Тукай дәште, Такташ һәм Рәмиев
Уяттылар алсу таңнарда.
Күзең ачып карадың да яттың,
Чыкмадың син торып урамга.
Туксаннарда тордың син сискәнеп,
Колачларга уйлап үткәнне.
«Азатлык!» дип йөрдең урамнарда,
Белдерергә теләп үпкәңне
Бирделәр Тик кәгазьләрдә генә
Күренде шул изге хыялың.
Динең кайтты, телең кайтты бераз,
Тик ашмады чынга идеалың
И милләтем, уяу булчы, зинһар,
Бүлгәлиләр бүген кисәккә.
Йоклап китсәң ялгыш, торуыңа,
Башың ятар канлы кисмәктә.
Кыю бит син, түгел лә бу синең
Беренче йә соңгы көрәшең,
Һәрчак шулай черем иттең бераз,
Ә соңыннан ярсып көрәштең!
Тарих ялгышы
Сынык кылыч, туфрак эшкәрткәндә,
Көрәгемә килеп эләкте.
Күз алдымнан үтте кара яулар,
Билгесез көч кысты йөрәкне.
Бу кылычта гасыр салкынлыгы,
Кояш күрми йөзе тутыккан.
Ошбу корал кемгә күтәрелгән,
Кара көчләр кемне котырткан?..
Ничә башны кистең һәм кемнәрнең
Тишеп кердең кайнар йөрәген?..
Ни өчен дип җир өстенә чыктың,
Син бит сынык, юктыр кирәгең?..
Әйтмәсәң дә беләм: бу дөньяда
Һич тынмаган вәхши сугышлар.
Аккан җиргә кайнар адәм каны
Һәм туктаган ярсу сулышлар.
Игенчеләр кулына корал алган,
Дошманнардан илен сакларга.
Каләм белән булат кылыч йөрткән
Шагыйрьләр дә, халкын якларга.
Башкисәрләр кылыч аша уза,
Зобаниның кайта каргышы.
Исбатладың инде моны ничә тапкыр,
Әйтче миңа, тарих ялгышы?!