«Бөек державалар таркалсалар»
Бөек державалар таркалсалар
Табалмыйча чиген ватанның,
Хәрабәләр, көлләр актарма син,
Туган Җир ул синең Ватаның!
Хакимнәр ул бик еш алмашына,
Намусын сакла бабаң, атаңның.
Туган якның төтене дә татлы,
Туган Җир ул синең Ватаның!
Язмышы да, хәтта ялгышы да,
Тарихы да уртак татарның.
Туган җирне яклап каны аккан
Татар Иле синең Ватаның!
Яңа Россиягә яңа мәдхия[7]
О, син көчлесең, даһи Русь җире,
Кадерлесең газиз халкыңа.
Гасырлардан килгән тарихың бар,
Гөмбәзләрең хаклы балкырга.
Буйсындырдың күпме дошманнарны,
Үзләштердең күпме җирләрне.
Кайтарсалар әгәр Святославны[8],
Камашырлар иде күзләре.
Үз җиренә солтан халыкларның
Олтан булды сиңа күпләре.
Ике башлы сәмруг кошың янә
Колачлады зәңгәр күкләрне.
Чәчәк атар илең, матурланыр,
Уңышлардан башың әйләнер.
Торгызсалар бөек Цицеронны[9],
Хәйран калып теле бәйләнер.
Һәрбер империя шулай үсә,
Апогейга таба омтыла.
Вакыт кына төпсез сазлык кебек:
Бар да бетә, бар да йотыла
Тиңләсәм дә сине артык булмас,
Сугыш алласына Марска;
Тик тиңләве сине мөмкин түгел
Изге җанвар ап-ак Барска.
Онытма син шуны, о Россия,
Бөркетләргә читлек килешми;
Томырылса ташка томырыла,
Коллык белән алар килешми!
Кайгыларда бәхет төзеп булмый,
Ә кан-яшьтә юып гөнаһны,
Кеше хисабына баеп булмый,
Фани җирдә төзеп оҗмахны
Нигезең череп, бер кат ауган идең,
Үткән гасырыңның түрендә.
Вакыт җитте, терәүләрне алып,
Гадел дәүләтеңне төзергә.
Үләт кошы кебек, сөякләрдән
Кора күрмә ләкин ояңны;
Болай да бит инде каплап алган
Кара шәүлә ярты дөньяны!..
«Бөек державалар таркалсалар»
Мин чорларда адашканмын, ахры,
Тәкъдиремме әллә алдашкан;
Бу тормышта минме икән артык,
Әллә инде заман саташкан?
Кайда ашыгалар чордашларым,
Ыгы-зыгы тирә-юнемдә?!.
Тик мин, никтер, туктап карап торам;
Хакыйкатьне телим күрергә.
Картлар сагына ерак үткәннәрен,
Яшьләр исә зәвык үзгәртә.
Тик мин генә сәер кеше микән,
Меңнән артык сорау йөрәктә?!.
«Син җырлама инде иске җырны;
Сөю бары уйлап табылган.
Безнең тормыш яшәү өчен көрәш»
Шушы сүзләр җанга кагыла.
Хисап чоры, хисләр манкортлыгы
Хас түгелдер минем күңелгә:
Ялган сүзләр һәм ясалма караш
Елан булып җанга үрелә.
Җан сафлыгы эзләп йөргән чакта,
Сатлык җаннары да очрады.
Тәкъдир мине шулай алдадымы,
Әллә үзем чорда буталдым?!
Күңелем кошы дөнья читлегеннән
Үзенең чорын эзләп табалмый.
Мин чорларда адашканмын икән,
Минем йөрәк шуңа яралы
Теләк
Ходаемнан көн дә сорыйм сабырлыклар,
Теләк телим: урап үтсен авырлыклар.
Ил-көн, дөнья булса иде һәрчак тыныч,
Тутыксын, дим, җирдә ятып мылтык-кылыч.
Җирдә хөкем сөрсен иде бөек Сөю,
Бетсен иде юкка талаш, яну-көю.
Кешелекле булса иде һәрбер бәндә,
Яхшы максат йөртсә иде йөрәгендә.
«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән»
Утлүбү-л-гыйльмә мин-әл-мәһди илә-л-ләхди.
Шәмаилдән«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән»,
Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән.
Сүзләр хаклы, сүзләр төгәл яхшы беләм,
Истә тотсаң, комга тимәс тормыш көймәң.
Тууыннан башлап туплый кеше үзенә акыл,
Һәм дә эзли фани җирдә яшәү хакын.
Гыйлем белгән, әхлак сөргән бәндәләргә
Белегез сез, дускайларым, Аллаһ якын!
«Сөйләшер шул күңел Ленин белән»
Күңелем Ленин белән сөйләшә
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Җир-суыңны тартып алсалар.
Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,
Кара кайгыларга салсалар.
Богаулардан инде ычкындык дип
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы
Безнең көннәр тагын болгавыр?..
Үтәр микән? Таңнар атар микән?
Чумарбызмы тагын ялганга?..
Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,
Ялганчылар әйдәп барганда.
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Үткәнеңне бозып язсалар,
Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны
Җәһәннәмгә болгап атсалар.
(Чүплекләргә өеп яксалар.)
Таш диварда ата-баба каны
Мирсәетләр каны кипмәгән.
Юк, кипкәндер Әмма кара көннәр,
Йокысыз төннәр әле үтмәгән.
Эзәрлекләү һаман дәвам итә,
Кара көчләр буа милләтне.
Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,
Кулым белән каплап йөрәкне.
Бахчасарайда күрешү. 2013 ел
«Сөйләшер шул күңел Ленин белән»
Күңелем Ленин белән сөйләшә
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Җир-суыңны тартып алсалар.
Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,
Кара кайгыларга салсалар.
Богаулардан инде ычкындык дип
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы
Безнең көннәр тагын болгавыр?..
Үтәр микән? Таңнар атар микән?
Чумарбызмы тагын ялганга?..
Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,
Ялганчылар әйдәп барганда.
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Үткәнеңне бозып язсалар,
Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны
Җәһәннәмгә болгап атсалар.
(Чүплекләргә өеп яксалар.)
Таш диварда ата-баба каны
Мирсәетләр каны кипмәгән.
Юк, кипкәндер Әмма кара көннәр,
Йокысыз төннәр әле үтмәгән.
Эзәрлекләү һаман дәвам итә,
Кара көчләр буа милләтне.
Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,
Кулым белән каплап йөрәкне.
Бахчасарайда күрешү. 2013 ел
Кара диңгезгә дип түгел,
Бабаларым җиренә
Сәҗдә кылырга бардым мин
Гүзәл Кырым иленә.
Дөрес, хәзер ил дә түгел,
Ханлык та түгел инде.
Сибелеп яткан татарлар
Язмышка күнгән инде.
Юк, күнмәгән, йөрәкләрдә
Тибә тарих шаукымы:
Гасырлардан-гасырларга
Күчә хөрлек ялкыны!..
Кулын кыскач, кардәшемнең
Тойдым җан әрнүләрен,
Ватанын җуеп, чит җирдә
Михнәтләр чигүләрен.
Ул да сизде күңелемнән
Нинди хисләр кичкәнен.
Бабамнарның, михнәт чигеп,
Күз яшьләре эчкәнен.
Без дә җуйдык бит Ватанны,
Безнең дә ханлык ауды.
Елгадай акты кайнар кан,
Болыттай уклар яуды.
Ярымайлар ауган чакта,
Яндык без ялкыннарда.
Бәкеләргә төшеп каттык
Зәмһәрир салкыннарда
Тик сынмадык, чөнки без дә
Гәрәйләр нәселеннән!
Бездә бит уртак кан ага,
Далалар моңы сеңгән!
Ничә гасыр күрешмәдек,
Никадәр сулар аккан?..
Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:
Сөт калган, Ватан киткән!..
Сөт калган, Ватан киткән!..
Кайтырмы икән Әстерхан,
Казан, Кырым һәм Себер,
Урдалар кире кайтканын
Һаман да көтә күңел!..
«Туктап калдым үтеп барышлый»
(Туганнар каберлеге яныннан узганда уйлану)
Туктап калдым үтеп барышлый;
Сандугачлар сайрый зиратта
Яшәү-үлем каршылыклы күренеш:
Елмаеп та булмый, елап та
Гүрдәгеләр әйләнерлек итеп,
Мактыйлармы дөнья гүзәллеген.
Козгыннар да бүген ташлап киткән
Бу мәңгелек йокы үзәнлеген
Хәсрәт килми торып уйланмыйбыз,
Сандугачлар шуны кисәтәме?
Алар гүя бездән сорый төсле:
«Мондагылар сезнең йөрәктәме?
Биредә бит утта янганнар бар,
Ауганнар бар авыр яралардан.
Дога кылучылар бармы икән
Алар өчен сезнең араларда?»
Юк шул, юк шул Шау-шу тулы
Урамнарда иман гаме.
Салкын карашларда чагыла бары
Ымсындыргыч дөнья яме.
«Күңелләрдә бушлык»
Күңелләрдә бушлык:
Әллә хушлык,
Әллә шаукым шулай куша.
Үттеме соң, эчтән кайнап,
Тыныч йөрү бары тыштан?..
Нинди халәт, нинди тынлык,
Моны ничек юрарга соң?!
Бу бушлыкны ничек итеп
Кай тарафка куарга соң?!
Җил дә исми, сайрамый кош,
Тымызык күл уйга талган.
Чәчәкләр дә ачмый таҗын,
Ә кырлары бары кылган.
Инде җилсез себерелү
Башландымы зур упкынга?!
Кемдер әнә җөрьәт иткән
Шул упкынга табынырга
Яр читендә көтеп тора
Диңгезләргә дәшкән кораб.
Йә котылыйк бу гафләттән,
Йә диңгездә булыйк харап.
Сувинер дәүләт бәете
Сувереннан сувинерга
Әверелде Ватаным.
«Аю» ларга рәхмәт әйтеп,
«Тавыш биреп» ятамын.
Без бит киң күңелле халык,
Кайныйбыз бер казанда.
Толерантлык истән чыкмый
Балага узганда да
Танылыр Казан дөньяга,
Ярышлар бездә узса.
Ярымтатар-ярымнегр
Булырбыз, Алла бирса!
Нигә милли уку йорты,
Үзәк акча биргәндә?!
Бишенче көпчәк булсак та,
Ярый, арба йөргәндә
Нигә кирәк ана теле:
Кибет бар, дөнья хозур!
Чиркәү киносы[10] карарбыз,
Яшәсен телевизор!
Кармелита белән Миро[11]
Инде дүрт ел кавышмый
Пенсияләр артып тора,
Бәяләр дә калышмый
Инглиз телен безгә дә,
Яхшы булыр белгәндә.
Су сорарга кирәк булыр
Балалардан, үлгәндә