Вакыт җәнаплары
Шабыр тирдә Кеше дөнья куа,
Кызулана һаман Җир күчәре:
Беләбез бит күбекләнеп чапкан
Атның беркөн янып үләчәген
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир Вакыт җәнаплары.
Этә-төртә һәркем, уза, туктый,
Светофорның сары төсе алга!
Төннән дә көн ясый неон утлар
Чабыш яңабаштан кабатлана.
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир Вакыт җәнаплары.
Ашыгырга ашыкмыйбызмыни?
Барыр җир бер шунда бетәр эзләр:
Шикләнмәгез соңгы тукталышка
Соңармыйча барып җитәрбез лә
Һәм сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап калыр
Карт мосафир Вакыт җәнаплары.
Кыш алды
Ул әле килер тагын
Ркаил Зәйдулла, «Урыс кышын озату»Безнең гөлләр чәчәк атар җирдә
Озакламый җилләр тик узышыр:
Кырау сукты, туң йөгерде инде
Алда зәһәр, озын урыс кышы.
Меңәр ел нур сибәр дигән кояш
Төшеп кунды тарих чүплегенә.
Тавыш бетте Тик телсезләнмәдек!
Бугазлардан салкын үпте генә.
Мәйданнардан өйгә таралганда
Янды йөрәк чыраг кисәведәй!
Чиле-пешле булса да, нигә, аһ,
Сагындыра шулай кичәге җәй?
Киенгәннәр шәп киенеп калды:
Башта кеш бүреге һәм өс купшы.
Алар җиңел кичәр. Ә без шәрә
Алда зәһәр, озын урыс кышы.
Ул ыржаер һәр йорт кыегыннан,
Ялт-йолт килер теше боз сөңгеләр.
И сырхау ил! Ютәлләве дә кан,
Һәм сеңгерсә дә кан сеңгерә.
Ул кулъяулык ясар бездән кабат,
Җаныбызны суган кебек әрчер.
Һәм тантана итәр! Ярсып! Ярсып!
Тәүге умырзая баш төрткәнче.
Бер генә
Авызың тулы кан
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне,
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә!
Син үргә менгәндә, язмышың
Аз типтеме аска, аз атты?
Бер генә егылып борының канаттың
Бер генә җуела азатлык!
Аннары тиешле наныңны
Теләнеп сорарсың үләттән.
Тик кара таракан төшкәндәй ашыңа,
Төшәчәк дәвамнар каһәре башыңа
Бел генә:
Бер генә,
Нибары бер генә,
Бер генә югала дәүләт тә!
Ут төпле иләктән, туктаусыз,
Ил арты илләрне иләтеп,
Юата астыртын елмайган җәлладың:
Җайладым!
Нибары бер генә,
Бер генә үләчәк милләтең!
Авызың тулы кан
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне,
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә!
Исән-сау котылгач,
Иң соңгы орышта
Очрашып күзгә-күз, бергә-бер,
Хөрлеккә мәдхия җырларга,
Хөрлеккә мәдхия җырларга,
Җырларга кирәгер!
«Мин кояшсыз да яшәргә әзер»
Мин кояшсыз да яшәргә әзер.
Ансыз күнегелер ничек тә.
Елмаюың калсын! Илаһ нурын
Алыштырыр өчен шул җитә.
Мин сусаудан тилмерергә риза,
Әйткәннәрем буш сүз булмасын!
Кизләү кебек күзләреңне эчим,
Чәчләреңнең сыйпыйм елгасын.
Мин һавасыз йөзгә җитә алам!
Кем кабатлар шуның ише, дим?
Караңгыда, дөнья уйга баткач,
Сулыш алуыңны ишетим
Миңа табын тулы нигъмәт нигә,
Ни югалттым соң ул табында?
Иреннәрең чияләрдән кызыл,
Хөрмәләрдән татлы чагында
Син барында мин мәңге бәхетле!
Тик сынауның бирсәң авырын,
Бер мизгелдә сукыр, тын җитмәүчән
Һәм тәм сизмәс булып калырмын.
«Җыенуым»
Җыенуым.
Әтәй машинаны
Кабыза да озак-озаклап
Тынын карый, тәрәзәсен сөртә.
Капка ача.
Шулай озата.
Сыегайган зәңгәр күзләрендә
Ничәнче кат бер үк сүз күрәм:
«Исән йөре!»
Үзе, әллә ничек,
Җибәрәсе килми төслерәк.
Көмеш чыкны ал нур үпкән чакта,
Ни сәбәпле шулай икән, чү,
Миндә дә моң
Ашыгырга кирәк:
Таң ялкыны куып җиткәнче.
Әтәй кала.
Хатирәдәй ап-ак.
Эчтән генә авыр көрсенеп.
Ул һич мөмкин түгел аңламаска:
Китәр кешең булу бәхет ләса!
Димәк, кайтыр кешең бар синең
Әлли-бәлли-бәү
Күзен кан баскан
дөньялык!
Йөрәгең калган булса,
Аңга кил!
Тавышланмачы!
Улымның йокысы сак.
Яңа изрәп киткән чагы.
Мышнавы өтек, авыр
Уяныр да чыны-төше
Бербөтендә буталыр, дим,
Бер бу төндә буталыр.
Шыпырт!
Корыч карчыгалар
Дистә мең чакрым читтә
Туп ташлауга
Нарасыем
Сискәнеп, дертләп китә.
Шартлау зәһәренең күккә
Кайтып яңгыравына
Түзалмый, кысып юатам:
«Бары яңгырга гына бу,
Ару яңгырга гына»
Яңаклары алсу алма,
Алсу чәчкә ирене
«Коткар!» дип куркып
ябышса,
Нәрсә җавап бирермен?
Мин бит аңа якты тормыш
Бүләк итмәкче идем,
Бәхте хакын үз кесәмнән
Түләп китмәкче идем,
Ялгыштыммы?
Өметемне
Тамыр төбеннән кисеп,
Әманәт итәр көннәрдә
Миһербансызлык кинәнә,
Җиһанда көек исе
Җирнең күкрәк турысына
Ядрә китереп сукса,
Ыңгыраша балам
Тыныч!
Шулкадәр йокысы сак!
Аңга кил! Котырынмачы!
Шаштыңмы, дөнья, кисәк?
Суелган офык фонында
Нинди салкын моң,
дисәмме,
Нинди салкын моң,
дисәм,
Имәнеп киттем. Ярабби!
Кешеләр! Илем! Чорым!
Газраил ич!
Һәммәбезгә
Көйләве бишек җырын
Луиза Янсуар
Әлли-бәлли-бәү
Күзен кан баскан
дөньялык!
Йөрәгең калган булса,
Аңга кил!
Тавышланмачы!
Улымның йокысы сак.
Яңа изрәп киткән чагы.
Мышнавы өтек, авыр
Уяныр да чыны-төше
Бербөтендә буталыр, дим,
Бер бу төндә буталыр.
Шыпырт!
Корыч карчыгалар
Дистә мең чакрым читтә
Туп ташлауга
Нарасыем
Сискәнеп, дертләп китә.
Шартлау зәһәренең күккә
Кайтып яңгыравына
Түзалмый, кысып юатам:
«Бары яңгырга гына бу,
Ару яңгырга гына»
Яңаклары алсу алма,
Алсу чәчкә ирене
«Коткар!» дип куркып
ябышса,
Нәрсә җавап бирермен?
Мин бит аңа якты тормыш
Бүләк итмәкче идем,
Бәхте хакын үз кесәмнән
Түләп китмәкче идем,
Ялгыштыммы?
Өметемне
Тамыр төбеннән кисеп,
Әманәт итәр көннәрдә
Миһербансызлык кинәнә,
Җиһанда көек исе
Җирнең күкрәк турысына
Ядрә китереп сукса,
Ыңгыраша балам
Тыныч!
Шулкадәр йокысы сак!
Аңга кил! Котырынмачы!
Шаштыңмы, дөнья, кисәк?
Суелган офык фонында
Нинди салкын моң,
дисәмме,
Нинди салкын моң,
дисәм,
Имәнеп киттем. Ярабби!
Кешеләр! Илем! Чорым!
Газраил ич!
Һәммәбезгә
Көйләве бишек җырын
Луиза Янсуар
Луиза Николай кызы Шарова 1981 елның 13 августында Татарстанның Питрәч районы Кәвәл авылында туа. 1998 елда Янсуар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетны тәмамлап, аспирантурада укырга кала. 2007 елда татар әдәбияты буенча диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.
Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, Казан дәүләт энергетика университетында мөгаллим, «Салават күпере», «Ялкын» журналларында бүлек мөхәррире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Хәзерге көндә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры һәм «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире. «Калеб» яңа буыны хәрәкәтен башлап йөрүче һәм оештыручыларның берсе.
Тәрҗемә эше белән шөгыльләнә: Анна Ахматова, Борис Пастернак, Осип Мандельштам, Сергей Есенин, Федерико Гарсиа Лорка, Габриэла Мистраль, Рэй Брэдбери, Наринэ Абгарян һ.б. авторларны татар теленә тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсендә Ж.-Б. Мольерның «Амфитрион» (Йолдыз Миңнуллина белән берлектә), У. Шекспирның «Цимбелин» әсәрләре беренче мәртәбә татар сәхнәсендә сәхнәләштерелде.
2020 елда Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова К. Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектаклен олылар өчен беренче фэнтези сәхнәләштерде.
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» җәмгыятенең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе, «Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.
2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шәм
Җил өрәме, мае йокмый нигә бу шәмнәр сүнә?
Хәбибулла ГабидовПоэтам следует печаль
Геннадий ШпаликовҺәм көтәргә тиеш шагыйрь:
Заман шавы аның аша
Шаулап узгач, кем булыр ул,
Әйләнерме бер алкашка?
Пьедесталда уянырмы?
Үзе бер хәл. Мөһим сүзе!
Ачылырмы, ул сүз иңгәч,
Бәндәләрнең сукыр күзе?
Әйе, бераз сабыр кирәк,
Үлем кирәк аңа чаклы.
Үлми торып белеп булмый:
Шәмең синең яначакмы?
Алачакмы ул җылыта
Берәр җанны хәтәр төндә
Юк икән, ник исәпләргә
Үз-үзеңне әллә кемгә?!
Һәйкәлләр күп минем илдә,
Тик йөрәген суырып алып,
Ут ягучы Шулар сирәк
Аларны бит көтә халык.
Бәлки, инде көтмидер дә,
Кергәндер, шәт, хәлләренә
Тик үлмичә белеп булмый.
Үлмичә без бәндә генә.
Үлмичә без бары сукбай,
Шамакайга охшаш бик тә.
Элек безне авызлыклап
Тотканнар йә биктә Читкә
Тибәргәләп уйнаганнар.
Хәзер исә күрмәү җитә.
Һәйкәлләр күп минем илдә
Изүләре ачык җилгә.
Ул да, ачып изүләрен,
Шул җилләргә каршы барды.
Кычкырды, тик сизмәделәр,
Юкса инде шәрран ярды!
Үз телендә кычкырганга
Ишетелми, бәлки, шуңа?
Безнең ярсу акрын-акрын
Сүреләрәк бара, тына.
Зирәкләнә микән, әллә
Бирешәрәк ул көннән-көн?
Йортлар төзи, казан аса,
Сабыена бирә дәртен.
Ул кичерә белә хәзер,
Һәм җылыта күшеккәнне.
Карашында коңгырт сагыш,
Сүзләрендә мөшек тәме.