Кичке пастрол
урамнарга кич кергәндә,
җил төргәндә сине, мине,
баш очында йолдызлана,
коңгызлана Аның иле
дөнья җиргә яңа туган,
күзен ачкан сабый ише.
кайсыбызның өнедер бу,
кайсыбызның, белмим, төше.
белмим.
көләм!
кыңгыраулар
көлә ерак басуларда.
алар, дисең, шундый наян,
һәм нәзберек ачулана
ялгыш кына орынсаң да
кыңгыраулар
Күгең төсе.
тып-тын гына эри бу кич,
биләвенә төреп
безне.
кичләр хәзер сиңа охшаш
үзе сабый,
бакый үзе,
дөнья җиргә яңа туган:
тибрәп тора
ап-ак бүзе
урамнарга кич кергәндә
томан, дисең.
көзге томан
мин кыңгырау сабагында
өзелми
чак эленеп торам.
Болан күзләре
мин сагынмыйм синле көзләремне.
язларымны. җәйне. кышларны.
никтер йөрәк, күтәрелеп, кошлар
ташлап киткән кырдай бушанды.
никтер йөрәк барлыгыңны тоймый
бу җиһанда бүтән. төшләнми.
тамчылар да керфек очларында
иза чикми өзелеп төшәлми.
никтер йөрәк яфракларын койган
дөнья сыман калды шәбәреп.
һәм бер кичтә тәрәз-ишекләрне
япты.
якты кәбен шәмнәрен.
«соңга калып булса-булсын» диде.
сүтте җыйнап куйган бүзләрне
тәрәзәдән, керфек какмый, аңа
карап торды болан күзләре.
Сөт юлы
тауларда болан йөгерә,
ай тулып юкарганда.
татлы ис булып ярату
тарала утарларга.
дөньяның кырыс йөрәге
дөп тә дөп тибә һәр төн.
син мине яраткангадыр,
мин сине әллә бәлкем
сулыкка төшә боланнар,
күзләре өркәк-көрән.
каяндыр, тирән-тирәннән
карый күк төбәп үткән.
карый күк учар йолдызлар:
Сөт юлы Кучкар Сәвер
без, Күктән иңгән оланнар,
Җир иңләп очкан дәвер
дөньяның зәгыйфь йөрәге
сулкылдап тибә һаман.
ул безнең буза-даулардан
йончыган инде тәмам.
шулкадәр иркен югыйсә
урманы тугайлары
тынлыгын җанга тутырып,
керепләр югалмалы
Күк тулы учар йолдызлар:
Аждаһа Тимерказык
кайсына кайтырбыз кире,
йөзебез ак, дип, базып?!
тауларда болан кычкыра
җемелдәп яткан эздән
йөгерә улым
бөркелә
сөт исе
чуак
көздән.
Бәхетле бул!
ашыктырма гына язмышыңны.
гомереңне, зинһар, ашыктырма.
кешеләре җирнең, әнә кара,
үз бәхетен эзләп табып тора.
үз вакытын белеп китә кышлар.
килә көзләр нәкъ үз вакытында.
үз-үзеңә кайтып була бары
җир кабыгын бәреп ватып кына.
татып кына югалтулар зарын.
һәм очышын мәхәббәтнең кабат.
урманнарда эзне буташтырып.
канатларың җәрәхәттән канап.
табып була.
шуңа ашыктырма.
күктән кояш, яңгыр ташып тора.
исемем юк минем.
җисемем юк.
мин өр-яңа туган гашыйк кына.
ул бик иске бер Җир шары.
зинһар,
куалама аны.
сак бул! сабыр!
үз вакытын белеп эри карлар.
үз вакытын белеп коя яңгыр.
язда калган күзләреңдә күрәм:
нинди якты үткән.
нинди зирәк.
ашыктырма гына!
ул бит
сиңа
бер гомерне яшәр өчен кирәк.
бәхетле бул, димәк!
Күрешү турында баллада
Золотарник и четвёртый камень,
Это то, что я тебе принёс,
Когда узнал
Әле һаман синеке мин. Җирдә
Сине оныттырыр көч юктыр.
Төшләремә кунак булып керсәң,
Түргә әйдим:
Саумы. Уз. Утыр.
Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,
Атыла да шундук каршыңа,
Бармак очларыңны тоюга ук
Әзер йөрәк Күккә ашырга.
Әзер онытырга гомеренең
Синсез узган сәгать минутын
Иреннәрең сутын татыр өчен
Күп тә түгел, бары бер йотым.
Әле һаман шул ук тәм аларда
Диңгез тозы әрем ачысы
Һәм аз гына сизәр-сизмәс бераз
Нарат җиләгенең тамчысы
Аерылганга аймы, ел узганмы
Узды бугай инде бер гомер.
Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе
Кайнар күмер түгел, ак төтен.
Күрешергә тиеш булмаганга
Шуңа төштә генә киләсең.
Бусагалар көтә сине сыкрап,
Син дип ачам ишек келәсен
Ухлап карт ябалак күтәрелсә
Ботагыннан корган тупылның.
Килермен дип уйламадым болай
Тик үтешли генә сугылдым
Ярый, димен. Мин дә тик үтешли.
Тик үтешли фани дөньяда
Яшим исемеңне телгә алмый,
Пышылдамый хәтта уйда да.
Әмма беләм: барыбер минеке син,
Язмыш кайда кагып йөртсә дә.
Сумаладай кара чәч толымым
Йөрәк турыңдагы кесәңдә
Туфрак
Күрешү турында баллада
Золотарник и четвёртый камень,
Это то, что я тебе принёс,
Когда узнал
Әле һаман синеке мин. Җирдә
Сине оныттырыр көч юктыр.
Төшләремә кунак булып керсәң,
Түргә әйдим:
Саумы. Уз. Утыр.
Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,
Атыла да шундук каршыңа,
Бармак очларыңны тоюга ук
Әзер йөрәк Күккә ашырга.
Әзер онытырга гомеренең
Синсез узган сәгать минутын
Иреннәрең сутын татыр өчен
Күп тә түгел, бары бер йотым.
Әле һаман шул ук тәм аларда
Диңгез тозы әрем ачысы
Һәм аз гына сизәр-сизмәс бераз
Нарат җиләгенең тамчысы
Аерылганга аймы, ел узганмы
Узды бугай инде бер гомер.
Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе
Кайнар күмер түгел, ак төтен.
Күрешергә тиеш булмаганга
Шуңа төштә генә киләсең.
Бусагалар көтә сине сыкрап,
Син дип ачам ишек келәсен
Ухлап карт ябалак күтәрелсә
Ботагыннан корган тупылның.
Килермен дип уйламадым болай
Тик үтешли генә сугылдым
Ярый, димен. Мин дә тик үтешли.
Тик үтешли фани дөньяда
Яшим исемеңне телгә алмый,
Пышылдамый хәтта уйда да.
Әмма беләм: барыбер минеке син,
Язмыш кайда кагып йөртсә дә.
Сумаладай кара чәч толымым
Йөрәк турыңдагы кесәңдә
Туфрак
Без сезнең шикелле идек.
Сез безнең шикелле булырсыз.
Җир дә бер күләм. Күк тә бер күләм.
Җан да бер күләм.
Шуңа пошынма.
Тын тор. Сүзеңне тыңласын Җиһан
Яфрак шавында. Җил сулышында.
Сирень фокстроты, шомырт кадриле,
Тузганакларның көяз вальсында.
Яратыр өчен сүзләр кирәкми.
Син бит беләсең. Сүзсез. Барысын да.
Дөнья бер чиктән икенче чиккә
Айкала әле.
Айкалыр озак.
«Без идек сездәй. Бездәй булырсыз».
Кочаклап елар
Юк!
Үбәр өчен
Җирсегән чакта
Калсын бу туфрак.
Бары бер күләм.
Артыгы түгел.
Артыгы хәрәм.
Артыгы әрәм.
Шуңа пошынма.
Чиксез бу җирдә
Чикләр булганга
Бәхетле адәм.
Лилия Гыйбадуллина (Гыйбаш)
Лилия Фәнис кызы Гыйбадуллина (Сираева) 1987 елның 22 мартында Татарстанның Актаныш районы Әҗмәт авылында туа. Әҗмәт башлангыч мәктәбендә, аннан Такталачык урта мәктәбендә укый. Балачактан шигырьләр яза. Мәктәп елларында районның «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенә (җитәкчесе Мөхәммәт Мирза) йөри. «Мин бәхетне күрәм!..» дип исемләнгән тәүге җыентыгы 2003 елда, мәктәптә укыган чорда ук дөнья күрә (Рәдиф Гаташ кереш сүзе һәм фатихасы белән). «Нур Баян», «Иделем акчарлагы» һ.б. әдәби бәйгеләр җиңүчесе.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала (20042009). «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен чыныктыра, вакытлы матбугатта даими басыла.
«Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе иясе. Өч шигъри җыентык авторы: «Мин бәхетне күрәм!..» (2003), «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018). «Көмеш кыңгырау» газетасында һәм «Мәйдан» журналында эшли.
2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Минем канда»
Минем канда
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.
Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.
Минем канда
Һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.
Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.
Минем канда
дәрвиш Хозыр Ильяс
тын сукмакта «Карурман» ны көйли.
Минем канда,
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.
Минем канда
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.
Минем канда
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.
Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.
Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә
Минем канда әле хәтер исән