Тимерҗан. Конфуцийнымы? Дөрес, мин аны үзем күрә алмадым, чөнки ул мин туганчы мең ел элек яшәгән булган, мине көтмичә киткән.
Акъегет. Ха-ха-ха, аз гына соңга калгансың ул да үләргә ашыккан.
Егетләр көлешәләр. Кәрван башы Мәхмүт керә. Егетләр янына утыра. Акъегет, аны хөрмәт итеп, кәсәгә чәй салып бирә.
Мәхмүт. Рәхмәт, рәхмәт, Акъегет. Мин әйтәм, тукта әле, яшьләр янына барыйм, сез монда мәзәк табып рәхәтләнеп көлешәсез. (Ләззәтләнеп чәй эчә, агач төбенә күчеп утыра.) Кытай чәе һәрвакытта үзенең хуш исе белән аерылып тора иде.
Акъегет. Ха-ха-ха, Мәхмүт ага, әле без дә шул турыда сөйләшә идек.
Бергәләп көлешәләр.
Акъегет. Мәхмүт ага, ул кытайлар ефәк җепләрне ничек ясыйлар икән? Әнә бит нинди матур тукымалар тукыйлар.
Мәхмүт тәмләп чәен кабып куя, егетләр аңа якынрак утырып тыңлыйлар.
Мәхмүт. Ул турыда, егетләр, күп гасырлар буена беркем дә белмәгән. Кытайлылар үзләренең ефәк товарларын бик каты сер итеп саклаганнар. Серне ачкан кешене үлем җәзасы көткән. Хәзер инде, билгеле, күп кенә халыклар серенә төшенгәннәр, үзләре ефәк тукыйлар. Ниндидер тут дигән агачта суалчан-кортлар үрчи икән. Ул ефәк корты дип атала. Менә шул кортлар, үзләренә оя ясап, авызларыннан чыккан пәрәвез җепләре белән, урап, ефәк җеп ясыйлар икән. Мескен кортлар нинди затлы җеп ясаганнарын үзләре дә белмиләр. Шул ефәк корты ояларының җепләрен сүтәләр дә ефәк тукыма ясыйлар икән. Менә шулай, егетләр.
Акъегет. Кирәк бит, ә. Ничек гади генә, ә үзе шул ук вакытта бик зур зирәклек тә.
Тимерҗан. Әйттем бит, кытайлар юкка гына яшел чәй эчмиләр дип. (Көлә. Аңа кушылып, барысы да көлешәләр.)
Акъегет. Мәхмүт ага, менә сез күп яшәгән, күп күргән дигәндәй, берәр тарих кыйссасы сөйләгез әле.
Мәхмүт. Аллага шөкер, күпне күрергә насыйп булды. Без синең атаң белән әле балалар гына идек, шулай булса да ул баһадирның исеме әле дә хәтердә.
Акъегет. Кем ул, Мәхмүт ага?
Мәхмүт. Һи-и, аның исемен ишеткән халык куркуыннан калтырап кала иде. Аның исеме Аксак Тимер Булат хан. Ул ярты дөньяны сугышып яулап алган була. Үзен беркем дә җиңә алмый.
Тимерҗан. Мәхмүт ага, менә мин һич тә аңламыйм, Алтын Урда нинди зур дәүләт була. Кинәттән шул дәүләтнең хөкемдарлары бер-бере белән сугыша башлыйлар. Чыңгыз хан төзегән иксез-чиксез дәүләтне таркаталар.
Мәхмүт. Шундый зур дәүләт белән хакимлек итү катлаулы ул, Тимерҗан туган. Алланың рәхмәте белән дөнья гел үзгәреп тора бит. Менә шул Аксак Тимер Булат үлгәннән соң, безнең якташ Идегәй күтәрелеп чыга. Идегәй ул үзе дә Аксак Тимер ханга гаскәр башы булып хезмәт иткән. Ул Болгар илен, Бөек алтын Болгар шәһәрен саклап калырга тырыша. Барыбер Аксак Тимер хан шәһри Болгарны талый, җимерә.
Әмир Идегәй, Тимер ханнан киткәч, Болгар ханлыгын торгызмакчы була, әмма хан яклылар Идегәйне үтерәләр. Шуннан соң күп вакытлар уза, менә хәзер хан Олуг Мөхәммәд яңа дәүләт төзергә ниятли. Иске Казансу кирмәнен яңа шәһәр итеп төзи башлый. Ул инде яңа дәүләтнең яңа баш каласы булачак. Менә шул уңайдан хан Олуг Мөхәммәд ярминкәгә бөтен Алтын Урда халкын, чит дәүләт сәүдәгәрләрен дә чакыра.
Акъегет. Төркиядән дә сәүдәгәрләр булачакмы?
Мәхмүт. Әлбәттә. Аларга да үзләренең товарларын сатарга кирәк бит. Мондый зур ярминкәдә, аз гына тәвәккәлләсәң сәүдәгәрләргә байлык чишмә кебек үзе агып керә. Ярар, йокларга вакыт. Ә сез, егетләр, сак булыгыз! Ярминкә алдыннан төрле хәлләр булуы мөмкин. Явыз кешеләр малыңны гына түгел, җаныңны да алырлар. Кәрванны саклагыз, кулыгыздан кылыч төшмәсен! Андый-мондый хәл булса, тфү-тфү, Алла сакласын! Каравыл күтәрегез, мин беренче арбада булырмын.
Мәхмүт чыгып китә.
Тимерҗан. Мәхмүт ага, борчылма, черем дә итмәбез.
Акъегет. Карап килим әле, анда кыр казы ничек икән?
Тимерҗан. Йоклый торгандыр. Бәлзәм яхшы ярдәм итә, тиз терелер.
Акъегет казны барлап килә.
Акъегет. Башын канат астына тыккан да йоклаган. Терелә торгандыр.
Егетләр, утырып, чәй эчәләр.
Акъегет. Тимерҗан, яңа кала ничек дип аталыр икән?
Тимерҗан. Белмим. Ул кала Казансу Итилгә кушылган җирдә булачак, ди.
Акъегет. Нәрсә, ул яңа дәүләтнең башкаласы булачакмы икән?
Тимерҗан. Алла кушса булыр да.
Акъегет. Зәвыклы, безнең күз алдында яңа кала салына. Ул кала һәрвакытта шатлыклы, бәхетле, туклыклы булсын иде.
Тимерҗан (көлә). Туклыклы булсын иде дисеңме? Ә син беләсеңме кайда туклыклы?
Акъегет. Ю-юк.
Тимерҗан. Ә мин беләм.
Акъегет. Йә, әйт, кайда?
Акъегет. Йә, әйт, кайда?
Тимерҗан. Казан янында. Казанда нәрсәдер пешә, кайный тамак та тук була.
Акъегет. Нәрсә, әллә Казан дип исем бирерләрме?
Тимерҗан. Алай дисәң дә була. (Көлешәләр.)
Куаклар артыннан кыштырдаган тавышлар ишетелә. Егетләр кылычларын әзер тотып, сикерешеп торалар.
Аждаһа керә, аның тирәсендә елан кызлары бөтереләләр.
Тимерҗан. Тукта, кем килә?
Аждаһа. Бу мин, мин Алла бәндәсе, мескен карчыкка хәер бирегезче!
Тимерҗан. Төнлә каян килеп чыктың, Алла бәндәсе? Бу якларда, белгәнемчә, христианнар яшәми бугай.
Аждаһа. Мин христиан да, мөселман да түгелмен, мин Алла бәндәсе.
Тимерҗан белән Акъегет, карчыкка хәер бирергә дип, чәй эчеп утырган җиргә киләләр. Көлчә алып кисәләр, Аждаһа черек агач артына яшеренеп өлгерә. Елан-кызлар, төрле хәрәкәтләр ясап, егетләрнең дикъкатен үзләренә җәлеп иткәндә, Аждаһа чәйнеккә йокы үләне салып өлгерә.
Акъегет. Әби, әби, син кая, сиңа менә тәмле көлчә, әйдә, безнең белән чәй эч!
Тимерҗан. Әйдә, әйдә, әби, безнең белән чәй эч!
Аждаһа. Рәхмәт, рәхмәт хәерегезгә.
Ашыгып чыгып китә, елан-кызлар да юкка чыгалар.
Тимерҗан. Ниндидер сәер карчык. Үзе безнеңчә сөйләшә.
Акъегет. Адашкандыр. Караңгыда безнең учак утын күреп килгәндер.
Егетләр учак янына утырып чәй эчәләр. Чәйнеккә салган йокы үләне тәэсир итә башлый.
Тимерҗан. Әллә ничек, йокы килә башлады. Әллә ардырган инде.
Акъегет. Минем дә бик йоклыйсым килә башлады.
Тимерҗан. Кара әле, Акъегет, башта син йоклап ал, аннары мин бераз черем итәрмен. Кара аны, кинәт уятсам, куркып кычкырма, бөтен кәрванны уятырсың.
Акъегет. Ярар, ярар, уф, шулкадәр йоклыйсы килә-ә-ә.
Авызын ачып исни, бисмилла әйтеп, арбага барып ята. Тимерҗан йокыга бирешмәскә теләп, төрле хәрәкәтләр ясап, учак янына утыра, борын астыннан ниндидер җыр көйләп утыра да йоклап та китә.
Сихри музыка яңгырый, томан тарала, агачлар арасыннан елан-кызлар белән Аждаһа керә. Еланнарга Аждаһа нәрсә эшләргә кирәген алдан ук әйтеп куйган. Ике елан-кыз Тимерҗанны чишендерәләр, күлмәген, җиләнен, баш киемен салдырып, төреп, каз урынына яшерәләр. Аждаһа кыр казын урлап алып китә. Калган елан-кызлар Акъегетне, сихерләп, арбадан торгызалар да җиргә яткыралар. Бераз аны җирдә тәгәрәтеп уйнагач, ул, тәгәрәп, черек агач янына якынлаша, һәм аны, сихерләп, һавага күтәрәләр. (Бу иллюзион трюк.)
Черек агач кәүсәсенә (эченә) махсус күтәрткеч ясала. Ул күтәрткеч бик яхшылап яшерелгән (маскировать ителә). Агач кайрысыннан, үрмәләп үскән үләннәрдән аерырлык булмый. Тамашачыларга Акъегет һавада йоклап яткан кебек күренә. Елан-кызлар сихерли башлау белән, Яфан агачы сакчысы явыз Әҗәл, кылычын болгый-болгый, атылып керә. Сәхнә алдына килеп шатланып җырлый.
Әҗәл.
Елан тауның башларында
Үсә Яфан агачы.
Шул агачны саклый-саклый
Уза яшьлек заманы.
Әҗәл бит ул үлем дигән
Куркыныч сүз, башкисәр.
Шуңа күрә курка миннән
Хан-түрәләр, җанварлар.
Курыкмыйбыз, дип мактаналар
Менә шушы малай-шалай.
Хәзер башлары тәгәрәр,
Тау башыннан карбыздай!..
Әҗәл, җырын тәмамлап, йоклап яткан егетләрнең башларын чабарга кылычын күтәрә шулвакытта кәрванның таң әтәчләре кычкырып, егетләрне үлемнән коткара. Ә Әҗәл, сихри көчен югалтып, елан-кызлар белән черек агач кәүсәсенә кереп югала.
Тимерҗан, уянып, сикереп тора. Аптырап, як-ягына карана. Акъегет җирдә йоклап ята.
Тимерҗан. Акъегет, Акъегет, тор, таң ата, әнә кәрван әтәче кычкырды.
Акъегет (көчкә уянып). Күрәм, күрәм таң атканын. (Утырган җирендә гаҗәпләнеп тора.) Тимерҗан, син нигә мине арбадан төртеп төшердең?
Тимерҗан (башын тотып). У-у-у, башкаем, башкаем чатный Кем төртеп төшерсен кичтән ничек яттың, шул көе, таң атканчы, арбада гырладың.
Акъегет (торып, өс-башын кагып). Сәер кичтән арбага яттым, иртән уянсам, җирдә ятам. Нигә чишендең? Иртән салкынча бит.
Тимерҗан (киемен эзләп). Нинди салкын булсын, эсседән бөтен тәнем яна. Төне буе күземне дә йоммыйча, әнә шул бүрәнәдә утырдым Нишләптер, баш әйләнеп китте дә егылдым уянып китсәм тфү-тфү, сикереп тордым дип әйтмәкче идем, күрәм, чишенгәнмен, күлмәксез басып торам. Әйттем бит, монда ниндидер сихри сер бар дип! Юкка гына бу җиргә Елан тавы димәгәннәр. Шуңа күрә дә төрле ямьсез төшләр керә.
Акъегет. Ә мин төшемдә очып йөрдем дә җиргә егылып төштем. Ян-якларым авыртты.
Тимерҗан (көлеп). Ха-ха-ха, очып йөрдем дисең. Кичтән ничек яттың, шул көе таң атканчы гырладың.