Кәрван ягыннан Мәхмүт тавышы ишетелә.
Мәхмүт тавышы. Туганнар, мөэмин-мөселманнар, сәүдәгәрләр, уяныгыз, безне юл көтә!
Акъегет. Тордык инде, тордык.
Тимерҗан киемен эзләп йөри, ниһаять, таба, киенә. Солтанбәк керә.
Солтанбәк. Хәерле иртә, егетләр! Ну, ничек кәрванны сакладыгыз!
Егетләр исәнләшәләр.
Тимерҗан. Хәерле иртә, Солтанбәк ага, Аллага шөкер, кәрванда барысы да исән-сау.
Солтанбәк. Бик яхшы, бик яхшы, алайса, юлга, ярминкәгә!
Акъегет. Әти, мин хәзер, кыр казын гына алам да беренче арбага утырырмын.
Солтанбәк. Улым, син инде егет булып үсеп җиттең, ә үзеңдә һаман да балалык. Ярар, бар, алып кил казыңны. Бик артта калмагыз!
Акъегет йөгереп чыгып китә.
Тимерҗан, күз-колак бул, әле аннан балалык чыгып бетмәгән. Соңгы арбада барырсыз.
Тимерҗан. Солтанбәк ага, борчылма, без аның белән ахирәт дуслар, ул минсез беркая аяк та атламый.
Солтанбәк. Ярар, алайса, бик яхшы. Дуслык хисе зур хәзинә ул. Безне куып җитәрсез.
Солтанбәк чыгып китә. Акъегет кәефсезләнеп йөгереп керә.
Акъегет. Тимерҗан, күрмәдеңме? Каз кая киткән
Тимерҗан (аптырап). Кичен генә шунда иде бит. Бәлкем, ул терелеп очып киткәндер. Ярар, борчылма, юлга чыгарга кирәк, әнә кәрван кузгалды инде. Әйдә, киттек!
Акъегет. Тимерҗан, тагын бер мәртәбә әнә теге чокырларны, куакларны карап чыгам да сезне куып җитәрмен, бар, кәрванны калдырма.
Тимерҗан. Акъегет, кара аны, юлны белмисең, адаша күрмә. Ул-бу булса кычкыр!
Акъегет. Ха-ха-ха, булган ди. Көпә-көндез нәрсә булсын.
Тимерҗан чыгып китә.
Чынлап та, ул кыр казы терелде микән? Терелсә, минем җиләндә утырмас инде. Ә күргән төшне ничек юрарга? Монда ниндидер сер бар. Күңел дә, ничектер, борчулы. Тагын бер карап чыгыйм әле.
Акъегет куаклыкка таба юнәлә, аның каршына, җир астыннан үсеп чыккандай, Аждаһа килеп чыга, явыз итеп көлә. Егет куркып кала.
Аждаһа. Ха-ха-ха, казны югалттыңмы әллә, егет?
Акъегет. Әби, кич белән сез хәер сорап килгән идегез бит. Әйе, әйе, менә мин сезне төшемдә күрдем, кыр казын сез генә урладыгыз.
Аждаһа. Хе-хе-хе, ул төш күргән, имеш Елан тавы итәгендә йокласаң, әллә нинди төшләр дә күрерсең. Бар, бар, юлыңда бул.
Акъегет. Менә хәзер аңладым, бөтен явызлыкны сез эшләгәнсез икән. Кыр казын тапмыйча, беркая да китмим.
Черек агач кәүсәсе артыннан, атылып, Әҗәл чыга. Кулында кылыч.
Әҗәл. Ха-ха-ха, беркая да китмәсәң, ул вакытта мәңгегә шушында калырсың.
Әҗәл, кылычын оста селкеп, төрле сугыш алымнары күрсәтеп, Акъегеткә һөҗүм итә башлый.
Алар шулай озак кына алышканнан соң, Әҗәл Акъегетнең кылычын сугып төшерә. Егет камчысы белән генә һөҗүмнән саклана, Әҗәлне якын китерми. Ерактан Тимерҗан тавышы ишетелә.
Тимерҗан тавышы. Акъегет, Акъе-ге-ет, син кая?
Кылычын әзер тотып, Тимерҗан йөгереп керә, Әҗәлгә һөҗүм итеп, аның кылычын сугып төшерә, Әҗәл абынып егыла. Тимерҗан белән Акъегет Әҗәлнең өстенә менеп утыралар, кул-аякларыннан тоталар. Тимерҗан Әҗәлнең баш очында кылычын күтәрә
Тимерҗан. Саубуллаш якты дөнья белән, явыз җан!
Черек агач кәүсәсеннән Аждаһа пәйда була.
Аждаһа. Үтермәгез, үтермәгез минем туганымны! Тезләнеп ялварам, үтермәгез аны! Шуның өчен үзегезгә кыр казын бирермен.
Акъегет. Әйттем бит, кыр казын төнлә белән сез урлагансыз дип. Тимерҗан, төнге маҗаралар менә шушы әби эше ул.
Тимерҗан (кылычын әзер тотып). Дөрес әйтәсең. Шушы җен-пәриләрне теге дөньяга озатсак, Алла каршында гөнаһ булмас. Бисмилла-а-а
Аждаһа. Үтермәгез, үтермәгез минем туганымны!
Акъегет. Әгәр кыр казын бирсәгез, исән калдырабыз.
Аждаһа. Хәзер, хәзер, чибәр егет, казыгызны бирермен.
Аждаһа, куакларга таба карап, куллары белән сихри хәрәкәтләр ясый. Шомлы музыка яңгырый. Елан-кызлар пәйда булалар, тезелешеп, кыр казын бер-беренә бирәләр дә бөтерелә-бөтерелә юкка чыгалар. Алар урынына, бөтерелеп, матур ак күлмәктән, хан кызы кебек купшы киенгән кыз килеп чыга. Ул куркып кала. Егетләр дә исләре китеп, аптырап калалар
Менә казыгыз, җибәрегез туганымны!
Егетләр Әҗәлне җибәрәләр. Ул бик ачулы.
Әҗәл. Белегез аны, минем кәләшне алып китәсез. Мин һичкемнән дә курыкмыйм, мин Елан тавының сакчысы, Яфан агачын саклыйм. Үч алмый калмам
Әҗәл белән Аждаһа йөгереп чыгып китәләр. Егетләр кыз янына килә башлауга Әҗәл йөгереп керә.
Әҗәл. Ул минем кәләш Болай гына калдырмам
Егетләр, кылычларын әзер тотып, Әҗәлгә каршы баралар. Әҗәл куркып, кычкыра-кычкыра, йөгереп чыгып китә.
Әҗәл. Ул минем кәләш Болай гына калдырмам
Егетләр, кылычларын әзер тотып, Әҗәлгә каршы баралар. Әҗәл куркып, кычкыра-кычкыра, йөгереп чыгып китә.
Тимерҗан. Күптән шулай кирәк, тау сакчысы
Егетләр көлешәләр, бөтен игътибарлары чибәр кызга төбәлә.
Акъегет. Чибәр туташ, чынлап та, сез шушы явыз сакчының кәләшеме?
Тимерҗан. Ә кыр казы кая соң?
Кыр казы-Казилә. Рәхмәт сезгә, батыр егетләр. Сез мине тоткынлыктан азат иттегез. Юк, юк, мин ул явыз сакчы Әҗәлнең кәләше түгел. Мине Аждаһа карчык, сихерләп, кыр казына әверелдерде. Көчләп, энесенә кияүгә бирмәкче иде Минем исемем Казилә.
Акъегет. Ә минеке Акъегет.
Тимерҗан. Ә минеке Тимерҗан.
Казилә. Акъегет, Тимерҗан
Акъегет. Нәрсә-ә, сез кыр казы идегезмени?
Казилә. Акъегет, сөйләсәм, ул бик озын да, катлаулы да кыйсса булыр.
Акъегет. Кыйсса? Кызык, ничек инде кыр казы кешегә әверелсен?
Казилә. Дөньяда аңлап бетермәслек хәлләр күп була. Аждаһа карчыкның абыйсы Тузбашы безнең Аккош күлен басып алды. Минем күп кенә туганнарым шунда һәлак булдылар. Мине әсирлеккә алдылар, ничә мәртәбә качсам да тотып җир асты мәгарәсенә, зинданга яптылар. Явыз Әҗәл мине күргәч өйләнмәкче булды. Аждаһа карчык, качмасын дип, кыр казына әверелдерде. Бүген төнлә Әҗәл икегезнең дә башларыгызны чапмакчы иде, ярый әле, кәрванда әтәч кычкырды.
Тимерҗан. Әгәр сез кыр казы булгач, ул вакытта канатыгызны кем яралады?
Казилә. Яфан агачы сакчысы Әҗәл, Әҗәл бит ул үлем дигән сүз
Акъегет. Ни өчен?
Казилә. Мин, кызыксынып, Яфан агачы янына якынлашкан идем.
Акъегет. Шуның өченме?
Казилә. Әйе, шуның өчен. Яфан агачын Аждаһа карчыгы үстерә. Ул агачның җимешләре бөтен җан ияләрен үтерә.
Тимерҗан (ашыгып). Гафу итегез, сүзегезне бүләм, кәрваннан артка калабыз. Солтанбәк ага борчыла башлар.
Акъегет. Әйе, әйе, әти борчыла башлар. Казилә, сине ярминкәгә чакырабыз, әйдә безнең белән
Казилә. Рәхмәт, рәхмәт, Акъегет. Ярминкәгә барганыгызны беләм. Мин риза. Сезгә әҗәтемне кайтарасым килә, кечкенә бүләгем бар иде.
Тимерҗан. Казилә туташ, син үзең бүләк. Әйдәгез, тизрәк, кәрванны куып җитәсе бар бит.
Казилә. Мин күп вакытыгызны алмам. (Җиңеннән ак төстәге каз каурые чыгара.) Менә ул бүләк. Бу гади генә каурый түгел, ул тылсымлы каурый. Кемнәрегезгә дә булса бәхетсезлек килсә, шушы каурый кызара башлар. Бу каурый бәхет кенә китерсен.
Акъегет (бүләкне алып). Рәхмәт, рәхмәт, Казилә. Кадерләп саклармын.
Тимерҗан. Казилә туташ, син үзең бүләк. Әнә Акъегет, сине күреп, акылын югалтты. Ашыгырга кирәк, кәрванны куып җитәсе бар бит. Ну-у, Солтанбәк ага миңа кирәкне бирә инде
Барысы да йөгерешеп чыгып китәләр.
ПәрдәИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШПәрдә ябыла, шул кыска вакытта күренеш һәм декорация алышына. Арткы күренештә яңартылып төзелә башлаган Казансу кирмәне. Мәчет манаралары күтәрелеп килә. Кирмәнне чолгап алган Казансу, Болак елгаларында сәүдәгәрләрнең җилкәнле көймәләре күренә.
Шулай итеп, Казансу елгасы тамагында яңа шәһәр һәм яңа дәүләт аякка басып килә, ул Казан ханлыгы.
Ярминкә буласы җир, ул хан гаскәрләренең сугыш уеннары өйрәнә торган Идел яры буе. Сул якта ташлар арасыннан фонтан бәреп утыра, бизәкле ярминкә капкасы янында зур гына кисмәк. Пәрдә алдына Аждаһа чыга.
Аждаһа. Хурлык, хурлык, мине мәсхәрә иттеләр. Ниндидер малай-шалайлар Әҗәл кадәр Әҗәлне, җиңеп, көлкегә калдырып, кәләшен тартып алдылар. Әҗәле дә җебегән, нинди чибәр кәләшен югалтты. Ну, өлкән ага Тузбашы мондый хурлыкка түзмәс, Әҗәлне кайнар табада биетер Тукта әле, мин ул Яфан агачын юкка гына үстерәммени? Менә ул Яфан агачы үч алырга ярдәм итәр. Әйе, үч алырга! Үч!
Аждаһа чыгып китә, утлар яктыра, тантаналы музыка фанфаралар яңгырый. Супер пәрдә алдына ханның Сөрәнчесе чыга. Аның кулында ханның боерыгы язылган, торба итеп төрелгән киндер төргәк.
Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Хан боерыгына колак салыгыз!
Әссәламегаләйкем, хөрмәтле кунаклар, сәүдәгәрләр! Бүген, хәзер, тантаналы итеп ярминкә ачылачак.
Олуг Мөхәммәд, Бөек хан, барчагызга да үзенең сәламнәрен юллады, уңышлы сәүдә, алыш-биреш теләде.
Бөек хан боерык бирә: Болгар ханлыгында бер сәүдәгәрдән дә керем салымы алмаска, һәр сәүдәгәр ирекле, аны ханның ярлыгы яклый. Кем дә кем берәр сәүдәгәрне рәнҗетсә, аның бүреген салдырырга башы белән.
Һәр сәүдәгәргә ярминкә капкасы ачык.
Барчагызга да Аллаһының рәхмәте яусын. Көндезге намаздан соң Бөек хан ярминкәгә киләчәк. Бөек ханны көтегез!