Фагима Хисамова
Татар теленең тарихи грамматикасы: Фонетика. Морфология
Уку-укыту басмасы
Хисамова Фәһимә Миргали кызы
Фәнни мөхәррире филология фәннәре докторы Ф. Ш. Нуриева
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Хисамова Ф. М., 2017
Фән буларак татар теленең тарихи грамматикасы
Тел тарихы һәм аны өйрәнүнең төп юнәлешләре
Лингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә (хәзерге әдәби тел), тел тарихын өйрәнү дә әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тел тарихын өйрәнүнең хәзерге фәндә ачык билгеләнгән ике юнәлеше бар: тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы. Бу ике тармак өйрәнүнең максаты, ысуллары һәм өйрәнү өчен нигез булган төп чыганаклар буенча да бер-берсеннән шактый нык аерылып тора.
Тарихи грамматика татар гомумхалык теленең тарихын төзелеше буенча, ягъни структур яктан өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, тарихи грамматикада гомумхалык теленең фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше тарихи яссылыкта өйрәнелә.
Мәгълүм булганча, татар теле үзенең тамырлары белән бик ерак чорларга, борынгы төрки нигез телгә барып тоташа, телебезнең тарихи грамматикасын өйрәнү дә гомуми рәвештә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнү кысаларында алып барыла һәм күпмедер дәрәҗәдә аның состав өлешен тәшкил итә.
Тел белеменең «Әдәби тел тарихы» тармагы исә, борынгыдан килгән һәртөрле язма истәлекләргә нигезләнеп, теге яки бу телдә, яисә телләр төркемендә әдәби телләр формалашу тарихын, әдәби телнең чорларга бүленешен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә. Тел тарихы бу очракта тарихи-иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә, ягъни функциональ юнәлештә тикшерелә.
Максаты, юнәлешләре төрле булуга карамастан, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Гасырлар дәвамында тудырылган күп санлы һәм кыйммәтле төрки-татар язма ядкярләрне өйрәнү, мәсәлән, билгеле булганча, әдәби мирас һәм әдәби тел тарихы юнәлешендә алып барыла. Шул ук вакытта төрле чорларга караган язма истәлекләр телендә теркәлеп калган борынгылык күренешләре төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.
Татар филологиясе бүлекләрендә укытыла торган «Иске татар әдәби теле» курсы да татар теле тарихын өйрәнүнең бер состав өлешен, элгәресен тәшкил итә.
Татар теленең тарихи грамматикасы, аның состав өлешләре, өйрәнү өчен төп чыганаклар
Алда әйтелгәнчә, тарихи грамматика гомумхалык теленең тарихи үсеш-үзгәрешен өйрәнә торган фән тармагы. Ул тарихи фонетика, тарихи морфология, тарихи синтаксис, тарихи лексикология бүлекләрен берләштерә һәм телнең фонетик, грамматик төзелешендә, лексик составында күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә.
Мәгълүм булганча, тел төзелешенең төрле тармакларында тарихи үзгәрешләр бердәй дәрәҗәдә булмый. Аның иң хәрәкәтчән өлеше лексикасы, лексик составы. Татар телен алсак, узган гасыр дәвамында иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә телнең лексик составында барган үзгәрешләр генә дә моның ачык мисалы булып тора.
Телнең авазлар составы һәм грамматик төзелеше чагыштырмача тотрыклы булып санала, алар тарихи үзгәрешләргә авыррак бирелә, әмма аларда да төрле дәрәҗәдәге тарихи үзгәрешләр барлыкка килә. Идел буендагы төрки телләрдә, ягъни татар, башкорт, чуаш телләрендә, сузык авазларның системалы үзгәреше, сузыклар күчеше, мәсәлән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасын өйрәнүдә үзәк мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә.
Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен төп чыганаклар:
1) хәзерге татар әдәби теле, диалектлар һәм сөйләшләр;
2) кардәш төрки телләр;
3) борынгы язма истәлекләр;
4) тарихи рәвештә бер төбәктә яшәгән кардәш булмаган халыкларның телләре;
5) ономастика материаллары, археологик чыганаклар һ.б.
1. Аерым телнең тарихи грамматикасын өйрәнү иң беренче чиратта хәзерге әдәби телгә һәм аның диалектларына нигезләнә. Төрле тел берәмлекләренең тарихи үзгәрешләре, гадәттә, аның борынгы нигез телдәге төрдәшенә архетипка мөнәсәбәттә ачыклана.
Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен, телебезнең диалектлары һәм күп санлы сөйләшләре гаять кыйммәтле чыганак вазифасын үти. Диалект һәм сөйләшләрдә, билгеле булганча, борынгылык күренешләре күбрәк һәм тотрыклырак саклана.
2. Аерым төрки телләр тарихын өйрәнгәндә, башка кардәш төрки телләр материаллары да киң кулланыла. Төрки телләр үзләренең төзелеше буенча бер-берсенә бик якын торалар. Тел тарихын башлап өйрәнгән галимнәрдән В. В. Радлов, мәсәлән, кардәш төрки телләрне хәтта диалектлар дәрәҗәсенә куеп «сөйләшләр» («тюркские наречия») дип атый. Тарихи үзгәрешләр дә төрле телләрдә төрле дәрәҗәдә чагылыш таба.
3. Телдәге борынгылык күренешләре, һичшиксез, төрле гасырларга караган күп санлы төрки язма истәлекләрдә теркәлеп калган, һәм алар тел тарихын өйрәнүдә шулай ук әһәмиятле чыганак хезмәтен үти. Әмма шуны истә тотарга кирәк: борынгы язма истәлекләрдә чагылыш тапкан әдәби тел ул, кагыйдә буларак, билгеле бер төбәктә яшәгән халыкның сөйләмә теле белән тулысынча тәңгәл килми. Борынгыга киткән саен, язма әдәби тел һәм гомумхалык сөйләмә теле бер-берсеннән шактый нык аерыла. VIVII йөзләрдән башлап кулланылып килгән төрки язма әдәби телләрдә тарихи күчемлелек һәм борынгы язма традицияләр нык саклана. Төрле географик төбәкләрдә аерым төрки халыклар формалашканга кадәр тудырылган бу язма әдәбият, язма истәлекләр гомумтөрки мирас булып санала.
4. Турыдан-туры үзара кардәш дип саналмаган телләрнең тарихи рәвештә бер-берсенә тәэсире башлыча бу халыкларның күп гасырлар дәвамында бер ареалда яшәүләре белән бәйле. Идел буенда яшәгән төрки халыклар (татар, башкорт, чуашлар) меңнәрчә еллар буена фин-угор төркеменә кергән мари, удмурт, мордва халыклары белән, бераз соңрак руслар белән янәшә һәм тыгыз аралашып яшәгәннәр, бу телләр арасындагы тарихи бәйләнеш, аларның бер-берсенә тәэсире хәзерге фәндә расланган күренеш булып санала. Күп кенә галимнәр, мәсәлән, татар, башкорт, чуаш телләрендәге сузыклар үзгәрешен (сузыклар күчешен) дә фин-угор телләре тәэсире белән бәйләп карау ягында торалар.
5. Тел тарихын өйрәнүдә ономастика материаллары, ягъни авыл, шәһәр һәм һәртөрле урын-җир атамалары, микротопонимнар, шулай ук археологик казылмаларда табылган язу элементлары да кызыклы гына тел материалын бирә.
Тел тарихын өйрәнү ысуллары
Тел тарихын өйрәнүдә кулланыла торган ысуллар:
а) чагыштырмалы-тарихи ысул;
ә) ареаль ысул (лингвистик география);
б) типологик ысул.
Болар арасында беренчел дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган төп ысул (метод) булып чагыштырмалы-тарихи ысул санала.
Чагыштырмалы-тарихи ысул (компаративистика) тел белемендә XIX йөз башларында ачыла һәм башлап һинд-европа телләре семьялыгына кергән телләрнең тарихын өйрәнүдә кулланыла. Төрки компаративистиканың башлануы исә XIXйөзнең II яртысына карый, һәм ул күренекле тюрколог галимнәр О. Н. Бётлингк, В. В. Радлов, В. Л. Томсен исемнәре белән бәйле. Алга таба төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә П. М. Мелиоранский, В. А. Богородицкий, Г.Й. Рамстедт, А. М. О. Рясянен, А. Җ. Эмре, А.М.Щербак һ.б. галимнәр зур өлеш кертә.
Хәзерге фәндә телләр тарихын өйрәнүдә бу ысулны куллануның төп нигезләмәсе һәм алымнары шактый ачык билгеләнгән[1].
Чагыштырмалы-тарихи ысул дип кардәш телләрнең тарихын үзара чагыштырып өйрәнгәндә кулланыла торган фәнни-тикшеренү ысуллары җыелмасын системасын атыйлар.
Бу ысулны куллану бер телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең, борынгы нигез телдән башлап, тарихи үткәнен күзаллауны һәм аларның үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыклауны күз алдында тота.
Чагыштырмалы-тарихи ысул нәрсәләргә нигезләнә?
1. Борынгы нигез тел булу, аның таркалуы һәм аннан төрле кардәш телләр аерылып чыгуга нигезләнә.
Төрки телләр тарихында борынгы нигез телнең хронологик яктан ике халәте аерып карала: а) борынгы төрки нигез тел (пратюркский язык), ул төрки телләрнең язу белән теркәлгән үткәненә, ягъни б. э.ның VIVII йөзләренә, Орхон-Енисей язмалары чорына нисбәтләнә; ә) иң борынгы төрки нигез тел (прототюркский язык) язу барлыкка килгәнгә кадәрге, ягъни тагын да борынгырак чорларны үз эченә ала.
2. Чагыштырмалы-тарихи ысул үзара кардәш булган телләрдә тарихи үзгәрешләрнең төрлечә дәрәҗәдә булуына нигезләнә.
Билгеле булганча, төрки телләр классификациясендә борынгылыкны күбрәк саклаган һәм тарихи үзгәрешкә ныграк дучар булган «яңа» телләр аерып карала.
3. Чагыштырмалы-тарихи ысул тел төзелешенең төрле ярусларында тарихи үзгәрешләрнең бердәй булмавына, шулай ук тел төзелешенең тулаем һәм берьюлы үзгәрмәвенә нигезләнә. Бу исә телнең, коммуникатив чара буларак, үзенең бөтенлеген саклау закончалыгы белән аңлатыла. Һәр аерым телнең үз эчендә дә төрле дәрәҗәдәге үзгәрешләр булырга мөмкин. Гадәттә, тарихи үзгәреш кичергән берәмлекләр һәм бик борынгы күренешләр телдә берлектә яши. Максат борынгылык күренешләрен билгеләү һәм тарихи үзгәрешләрне төрки нигез телгә мөнәсәбәттә ачыклау.
4. Бу ысул шулай ук аерым төркемгә караган телләрдәге структур үзенчәлекләрнең башка телләр өчен дә уртак булуы мөмкинлегенә нигезләнә (типология).