Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Миргалиевна Хисамова 2 стр.


4. Бу ысул шулай ук аерым төркемгә караган телләрдәге структур үзенчәлекләрнең башка телләр өчен дә уртак булуы мөмкинлегенә нигезләнә (типология).

5. Чагыштырмалы-тарихи ысул, телләрнең кардәшлеген билгеләгәндә һәм кардәш телләрне чагыштырып өйрәнгәндә, иң беренче чиратта даими аваз тәңгәллекләренә нигезләнә. Чагыштырыла торган берничә телдә сүзнең төрле позицияләрендә даими рәвештә бер аваз икенче аваз белән алышынса, бу күренеш ул телләрнең генетик яктан кардәш булулары турында сөйли. Тарихи аваз тәңгәллекләренең даими һәм закончалыклы булуы бер сүздә барлыкка килгән аваз үзгәрешенең сүзнең шул ук позициясендә (сүз башы, сүз ахыры һ.б.) телдәге барлык сүзләрдә дә чагылыш табуы дигән сүз. Әгәр нинди дә булса аерым сүздә ул закончалык бозыла икән, ул сүз алынма яки аның үзенчәлекле яңгырашы башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.

Кыпчак һәм угыз төркеменә кергән төрки телләр өчен, мәсәлән, сүз башында т~д, к~г даими аваз тәңгәллеге хас.



Татар телендәге һәм аның аерым сөйләшләрендәге т~д, к~г чиратлашуын да (тары дары, кәрәз гәрәз, дулкын тулкын) тикшеренүчеләр угыз телләре үзенчәлегенең татар телендә чагылышы дип билгелиләр.

Гадәти төрки телләр (шул исәптән татар теле) һәм чуаш теле өчен, мәсәлән, шундый ук закончалыклы фонетик күренеш р~з, л~ш тәңгәллеге хас.



Телләр кардәшлеген нигезләүдә аваз тәңгәллекләренә өстенлек бирү нәрсә белән аңлатыла соң? Телдәге тарихи үзгәрешләр, билгеле, тел төзелешенең төрле берәмлекләрендә (тамыр, кушымча, сүзформа) чагылыш таба. Әмма кардәш телләрдә бу үзгәрешләр күпчелек очракта шул ук аваз тәңгәллекләренә яки авазларның төрлечә дәрәҗәдәге ассимилятив үзгәрешләренә кайтып кала. Мәсәлән, хәзерге татар телендәге тугыз саны (лексемасы) башка төрки телләрдә, асылда, фонетик яктан гына төрлечә яңгыраш ала: toğuz (рун), toğuz (казах), doğğuz (азәрбайҗан), tăхăr (чуаш), tuğyz (татар) һ.б.

Чагыштырмалы-тарихи ысулның хәзерге телдә кулланыла торган төп алымнарыннан берсе реконструкция алымы. Ул бер уртак нигез телдән үсеп чыккан телләрнең иң борынгы чыганагын, ягъни нигез телнең төп структур элементларын ачыклауны максат итеп куя. Билгеле булганча, тарихи рәвештә язу белән теркәлмәгән бик борынгы нигез телне җанлы хәлендә реконструкцияләү мөмкин түгел. Бу очракта кардәш телләрне үзара чагыштыру юлы белән борынгы телнең аерым структур үзенчәлекләрен, мәсәлән, сузык һәм тартык авазларның санын, составын; грамматик үзенчәлекләрдән исә сүз төркемнәрен, аерым грамматик категорияләрне, мәсәлән, исемдә килеш, фигыльдә заман формаларын һ.б. ны ачыклау күздә тотыла.

Хәзерге фәндә нигез тел ул борынгыда ук якын кардәш телләр җыелмасы булган дигән караш өстенлек итә. Төрки телләргә карата да галимнәр шул ук фикердә торалар. Ягъни иң борынгы нигез тел, прототөрки тел үзе дә аерым бер үзгәрмәс бербөтен күренеш түгел, ә төрле диалекталь төркемнәр җыелмасыннан торган дигән карашка өстенлек бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге төрки телләрдәге кайбер аермалыклар, мәсәлән, сүз башында б~м тәңгәллеге (бән~мěн~мин), шулай ук ә~и күчеше борынгы диалекталь үзенчәлекләрнең саклануы булырга мөмкин икәнлеге дә инкяр ителми.

Борынгы формаларны чагыштыру юлы белән ачыклау өчен, тышкы һәм эчке реконструкция алымы кулланыла.

Тышкы реконструкция алымында үзара якын һәм чагыштырмача ерак кардәшлектә торган тел күренешләрен чагыштыру билгеле бер эзлеклелектә алып барыла. Әйтик, аерым татар теле тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле рәвештә телләрне чагыштыру түбәндәге тәртиптә алып барылырга тиеш булыр иде:

1) әдәби тел, диалектлар, сөйләшләр;

2) бер төбәктә яшәгән якын кардәш телләр (татар, башкорт, чуаш телләре);

3) бер этник төркемгә кергән, ягъни кыпчак төркеме телләре;

4) гомумтөрки телләр;

5) алтай семьялыгына кергән телләр (монгол, тунгус-маньчжур телләре һ.б.).

Эчке реконструкция һәр телнең үз эчендә чагылыш тапкан тарихи үзгәрешләрне ачыклауга нигезләнә. Алдарак искәртелгәнчә, һәр аерым телдә борынгы тел күренешләре һәм тарихи үзгәреш кичергән яңа күренешләр берлектә яши. Мәсәлән, татар телендә бер тамырга караган азақ (азагы) һәм айақ сүзләре кулланыла. Бу сүзләрнең кайсы борынгырак дигән сорау туа. Бу очракта шул ук тарихи аваз тәңгәллекләренә (з й) мөрәҗәгать итәбез: ийгелек изгелек.

Айақ азақ, димәк, й~з тәңгәллегендә з, һичшиксез, борынгырак. Монда тышкы реконструкция алымын кулланырга да мөмкин: қойо қузуғ, бийек бәзүк һ.б.

Айақ азақ, димәк, й~з тәңгәллегендә з, һичшиксез, борынгырак. Монда тышкы реконструкция алымын кулланырга да мөмкин: қойо қузуғ, бийек бәзүк һ.б.

Шулай ук, мәсәлән, татар әдәби телендә һәм диалектларда энә сүзе ике вариантта: инә энә рәвешендә кулланыла. Бу очракта и авазының борынгырак булуы Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән аңлатыла (и > ě).

Реконструкция алымы ярдәмендә табылган тел берәмлекләре чагыштырмалы-тарихи ысул белән эзләнүләрдә башлангыч санау ноктасы булып тора, һәм алар тел тарихына караган хезмәтләрдә теге яки бу тел берәмлегенең иң борынгы үрнәге, ягъни архетибы буларак билгеләнә. Гадәттә, архетип *(йолдызчык) белән күрсәтелә. (Мәсәлән, төрки телләрдәге ачык әйтелешле *а авазы.)

Аерым телләрнең тарихын (тарихи грамматикасын) һәм кардәш телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнгәндә, ареаль ысул да кулланыла.

Ареаль ысул, аны икенче төрле лингвистик география ысулы дип тә атыйлар, кардәш телләрнең төрле этник төркемнәре (төрки телләрдәге кыпчак төркеме, угыз төркеме, карлук төркеме, мәсәлән), шулай ук бер үк телнең төрле диалектлары һәм сөйләшләре арасында тарихи-территориаль бәйләнешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән уртак тел күренешләрен (изоглоссаларны) ачыклауны күздә тота. Асылда, кыпчак төркеменә кергән татар телендә, мәсәлән, угыз телләренә хас үзенчәлекләрнең дә саклануы бу кабилә телләренең тарихи рәвештә тыгыз бәйләнештә булулары турында сөйли.

Тел тарихын өйрәнүдә ареаль ысул шулай ук тарихи рәвештә бер төбәктә (ареалда) яшәгән, турыдан-туры кардәш булмаган яки ерак кардәшлектә булган телләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән тел күренешләрен ачыклаганда да кулланыла. Тел тарихы өчен бу җәһәттән татар теленең фин-угор төркеменә кергән мари, мордва, удмурт һ.б. телләр белән үзара бәйләнешен өйрәнү гаять мөһим. Галим- нәр, мәсәлән, татар һәм башкорт телләрендә а авазының иренләшүен һәм чуаш телендә а>у күчешен, шулай ук чуаш һәм хакас телләрендә сүз башы тартыкларының саңгыраулашуын (саңгырау анлаут) фин-угор телләре тәэсире дип карыйлар.

Типологик ысул исә үзара кардәш булмаган телләрнең тарихи үсеш-үзгәрешендә дә аерым уртаклыклар булуга нигезләнә. Дөнья телләрендә типологик уртаклыклар яки аерымлыклар тел төзелешенең төрле өлкәләрендә (фонетика, грамматика һ.б.) чагылыш табарга мөмкин. Фонетикада, мәсәлән, телнең фонологик төзелешендә бу күренеш сузык һәм тартыклар пропорциясендә дә күренә. Әйтик, татар телендә 12 сузык, 28тартык аваз булса, рус телендә 6 сузык, 37 тартык аваз санала, һәм бу очракта инде без рус һәм татар телләрендәге типологик аерымлыклар турында сүз алып барырга тиеш булабыз. Төрле телләргә хас типологик уртаклыклардан исә галимнәр ике сузык уртасында саңгырау тартыкларның көчсезләнүен, ягъни яңгыраулашуын, сүз ахырында н сонор тартыгының төшеп калуын, тотрыксыз булуын (мәсәлән, татар телендә: белән белә, илән илә), сүз башы позициясендә анлаутта авазлар өстәлү күренешен (әйбәт һәйбәт, йокы уйку) һ.б.ны күрсәтәләр. Типологик закончалыклардан А.М.Щербак, мәсәлән, сүз эчендә геминатлар (кушык тартыклар) куллануның интервокаль позициядә тартыклар яңгыраулашу күренеше булган телләр өчен генә хас булуын билгели. Шул рәвешле, алда саналган фәнни ысуллар: чагыштырмалы-тарихи ысул, ареаль ысул, типологик ысул, телләр тарихын өйрәнгәндә, берлектә кулланыла, алар бер-берсен тулыландыралар.

Татар һәм төрки тел белемендә
тел тарихын өйрәнүнең торышы

1. Татар теленең тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтләр чагыштырмача соң, узган гасырның урталарында гына мәйданга чыга башлый. Бу уңайдан иң беренчеләрдән, күренекле диалектолог һәм тел тарихчысы Латыйф ага Җәләй хезмәтләрен искә алырга кирәк. Галимнең 1954 елда чыккан «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар»[2] дигән хезмәтендә татар телендәге сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр шактый эзлекле яктыртыла, һәм андагы күп кенә фикерләр бүгенге тел тарихы фәне өчен дә әһәмиятен югалтмаган. Иң кыйммәтлесе шунда: галим, телдәге тарихи үзгәрешләрне аңлатканда, башка төрки телләргә һәм татар теленең диалект һәм сөйләшләренә дә мөрәҗәгать итә. Л. Җәләйнең икенче капиталь хезмәте телебезнең грамматик төзелешен (морфологиясен) тарихи юнәлештә өйрәнүгә багышланган. Бу хезмәт профессор Л. Җәләй университет студентларына тел тарихы буенча укыган лекцияләрнең кулъязмалары нигезендә төзелгән, ул махсус китап рәвешендә 2000 елда басылып чыкты[3].

Назад Дальше