Көнбатыш диалектның Ләмбрә сөйләшендә у, ү авазларының уо, үө дифтонгоидлары рәвешендә әйтелешен дә борынгы *о, *ö авазларының эзе саклану, ягъни о>у, ö>ү күчешенең төгәлләнмәгән булуы дип аңлатырга мөмкин: зуор (зур), суок (сук), туокта (тукта), күөп (күп), күөрде (күрде), күөмер (күмер) [41] һ.б. Шуңа ук охшаш фонетик күренеш урта диалектның Бастан сөйләшендә дә теркәлгән: туой (туй), буолган (булган), шуолай (шулай), йуок (юк)[42].
о, ө авазлары исә килеп чыгышлары буенча *u(у), ü(ү)авазлары белән бәйле. Мәсәлән, u(у)>ŏ күчеше: uč>ŏч (летай), uluğ оло (олы), ujat>ойат (оят), qutu učdy>коты очты, qulmaq>колмак, qum>ком, qurt>корт һ.б.
ü(ү)>ө күчеше: ün>өн, üj>өй, ür>өр (лаять), üč>өч, кül>көл (смеяться), кün>көн, küzün>көзән, küsä>көсәнү (желать), el-kün>ил-көн (народ) һ.б.
Нигез телдәге *о, *ö авазлары белән чагыштырганда, бу иренләшкән сузыклар сыйфат үзгәреше дә кичергәннәр. Этимологик сузыклар киң әйтелешле (түбән күтәрелешле) һәм чагыштырмача озын әйтелә торган авазлар. Күчеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән ŏ, ө сузыклары исә ярымтар (урта күтәрелешле) һәм бик кыска әйтелешле: оч, өч, кот, көн һ.б.
Татар теленең аерым сөйләшләрендә борынгы *u, *ü авазларының кулланылышы да теркәлгән. Этимологик *u (у) авазы саклана: бутка (ботка), тукмач (токмач), сурау (сорау), ухшау (охшау), куңгыз (коңгыз), суң (соң) һ.б.
*ü(ү) авазы саклана: җүгерү//йүгерү (йөгерү), мүгез//нүгез (мөгез), гүбе (гөбе), бүгелү (бөгелү) һ.б.
Татар теленең мишәр диалектында һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә иренләшкән сузыклар шактый көчле иренсезләшү кичергәннәр. Бу күренеш бигрәк тә *u>ŏ, *ü>ө күчеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярымтар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияләнгән) ŏ, ө авазлары өчен хас. Мәсәлән, мишәр диалектында:
Чүпрәле сөйләше: солы~сылы, бодай~быдай, он~ын, төлке~ телке, көн~кен, сөт~сет һ.б.;
Мордва-Каратай сөйләше: коры~кыры, тора~тыра, тормыш~тырмыш, көлә~келә, төпле~тепле, көн~кен һ.б.;
Чистай сөйләше: солы~сылы, он~ын, болыт~былыт, дөрес~
дерес, корал~кырал, болын~былын һ.б.;
Чистай керәшеннәре сөйләшендә: өзелә~эзелә, сөлге~селге, чөй~чей, тоз~тыз, көмешче~кемешче, йөзек~йезек// җезек һ.б.;
Тау ягы (Подберезье) керәшеннәре сөйләше: болын~былын, солы~сылы, төтен~тетен, төлке~телке һ.б.
Урта диалект сөйләшләрендә ō, ө авазларының иренсезләшүе алай ук системалы чагылыш тапмый. Ул, асылда, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә һәм, өлешчә, башка сөйләшләрдә генә урын ала:
Дөбьяз сөйләшендә: болын~былын, толым~тылым, болар~ былар, тормыш~тырмыш, көн~кен, өч~эс, сөт~сет, төлке~ телке, көтү~кетү, йөз~йез һ.б.;
Касыйм сөйләшендә: сөт~сет, көн~ен, төн~тен, көл~ ел һ.б.;
Златоуст сөйләшендә: бозау~бызау, богау~быгау, болай~былай, томау~тымау һ.б.;
Тархан сөйләшендә: көн~кен, төлке~телке, он~ын һ.б.
Бу рәвешле иренсезләшү күренешенең сәбәпләрен тикшеренүчеләр Идел буендагы төрки телләр (татар, чуаш телләре) өчен хас ареаль күренеш дип саныйлар һәм аны сузыкларның күләм ягыннан кыскаруы редукция күренеше белән бәйләп аңлаталар[43].
Шул рәвешле, хәзерге телдәге тугыз сузык аваз һәм бер дифтонг (ый) үзләренең килеп чыгышы буенча борынгы төрки нигез телгә барып тоташа һәм аерым сыйфат үзгәрешләрен кичергән хәлдә гамәлдә йөри. Телебездәге авазлар тарихын бу рәвешле җентекләү, Идел буендагы төрки телләрнең үзенчәлеген башка төрки телләргә мөнәсәбәттә ачыклау белән бергә, әдәби тел тарихын, борынгы язма истәлекләр телен өйрәнгәндә, аерым фәнни-методик әһәмияткә дә ия.
Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)
Татар телендә тартык авазлар, аларның саны, составы һәм төп үзенчәлекләре
Тарихи ретроспективада бу мәсьәләгә гомуми күзәтү ясасак, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: сузык авазлардан аермалы буларак, татар телендә тартык авазлар системалы тарихи үзгәреш кичермәгәннәр, бу өлкәдә борынгылык күренешләре тотрыклырак саклана. Тартыклар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр, нигездә, авазлар системасының алынма тел берәмлекләре исәбенә баюында һәм төрле тарихи чиратлашулар нәтиҗәсендә аерым авазларның сыйфат үзгәрешләре кичерүендә чагылыш таба.
Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)
Татар телендә тартык авазлар, аларның саны, составы һәм төп үзенчәлекләре
Тарихи ретроспективада бу мәсьәләгә гомуми күзәтү ясасак, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: сузык авазлардан аермалы буларак, татар телендә тартык авазлар системалы тарихи үзгәреш кичермәгәннәр, бу өлкәдә борынгылык күренешләре тотрыклырак саклана. Тартыклар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр, нигездә, авазлар системасының алынма тел берәмлекләре исәбенә баюында һәм төрле тарихи чиратлашулар нәтиҗәсендә аерым авазларның сыйфат үзгәрешләре кичерүендә чагылыш таба.
Билгеле булганча, хәзерге татар телендә 28 тартык исәпләнә (б, в, w, г, ғ, д, ж, з, җ, й, к, қ, л, м, н, ң, п, р, с, т, ф, х, ч, ш, щ, һ, (һәмзә), ц) һәм алар сыйфат ягыннан ясалу урыны, ясалу ысулы, акустик билге һәм авазларның яңгыраш урыны (резонатор) буенча характерланалар.
Ясалу урыны буенча хәзерге татар әдәби телендәге һәм төрле сөйләшләрдәге тартык авазлардан:
ирен-ирен тартыклары п, б, м борынгы нигез телдәге шул ук авазларга барып тоташа; ирен-ирен w авазының килеп чыгышы исә борынгы g(г) авазының сүздәге төрле урыннарда үзгәреше, г~w чиратлашу нәтиҗәсе: tag maw (тау), agiz awыз (авыз), soguq cywык (суык) h.б.;
ирен-теш авазлары в, ф алынма тартыклар;
тел алды тартыкларыннан т, д, н, с, з, ш, л, р авазлары, асылда, борынгылыкны саклыйлар. Хәзерге әдәби телдәге өрелмәле ч(č) авазы исә борынгы нигез телдә һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдә аффрикат буларак характерлана; хәзерге телдә, аффрикат аваз буларак, ул мишәр диалекты сөйләшләрендә саклана. Мишәр сөйләшләрендә кулланыла торган ц аффрикаты шулай ук борынгы авазлардан, әмма ул č(ч)~ц тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге телдәге щ, жавазлары һәм төрки нигезле булмаган сүзләрдәге ц авазы алынма тартыклар;
тел уртасы тартыгы й. Сүз башы позициясендә татар телендә (диалектларны да кертеп) борынгы й саклана: йир җир, йиде җиде, йыл, йегерме һ.б. Сүз уртасы һәм сүз ахырындагы й авазы күбрәк борынгы чиратлашу нәтиҗәсе буларак карала. Әмма төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә й авазының шулай ук борынгы булуы һәм нигез телдә й d тартыкларының параллель кулланылышы турында да әйтелә[44].
Айак<аzаq<аdaq; койо<quzuğ<qudug; туй<tod; куй<кod һ.б.;
тел арты тартыклары к, г. Бу авазлардан к, һичшиксез, борынгы сыйфатында саклана. Нигез телдә к авазы сүзнең төрле урыннарында бик иркен кулланылган, һәм хәзерге татар телендә дә ул еш очрый, аеруча сүз башы позициясе бик актив, г авазы исә борынгы телдә күбрәк икенчел аваз, ягъни к~г тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала;
тирән тел арты, ягъни увуляр тартыклар қ, ғ, ң борынгыдан килгән авазлар. Шул ук вакытта ғ(ğ) авазының килеп чыгышы бераз соңгарак, ягъни борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына нисбәтләнә. ң(ŋ) авазының борынгылыгы беркадәр сорау астында карала. А. М. Щербак сүз уртасында (морфемалар чигендә) һәм сүз ахырында килгән ң авазын күбрәк нг~нк авазларының кушылмасы дип саный[45] (мәсәлән, сиңа, миңа, таң, моң, соң кебек сүзләрдә).
Өрелмәле тирән тел арты х тартыгы хәзерге әдәби телдә, нигездә, алынма сүзләрдә кулланыла, аерым очракларда қ~х тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора: qatun~хатын, хәбер~ қәбер һ.б.
Өрелмәле фарингаль тартык һ хәзерге телдә күбрәк гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: әһәмият, илһам, һәйкәл, һава, бәһа һ.б. Әмма бу аваз борынгы нигез тел өчен дә хас булган һәм күбрәк сүз башы позициясендә кулланылган[46]. Хәзерге кайбер төрки телләрдә һ авазы протетик тартык сыйфатында актив кулланыла. Мәсәлән: һotuz утыз, һöv өр (дуть), һөrk өрек (бояться), hačuq ачык (открытый), hajva айва, hajğyr айгыр һ.б.
Бу күренеш сирәгрәк татар телендә дә чагылыш таба: әйбәт һәйбәт, айт-һайт (ымлык) һ.б.
Ларингаль (тавышсыз) тартык (һәмзә) әдәби телдә шулай ук башлыча гарәп алынмаларында гына очрый: тәмин, тәсир, мәсәлә һ.б. Урта диалектның Касыйм сөйләшендә әлеге аваз әдәби телдәге к, қ, г, ғ, х авазларын алыштырып килә (әмма аның нигез телгә дә хас булуы турында фәнни мәгълүмат юк): ил кил, ес көч, озол кызыл, сәнде- әс сандугач, оро кырык, урла хурла һ.б.[47]