1) борынгы нигез телдәге *е(ä) авазының күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә саклануы[37]. Ягъни бу очракта татар әдәби телендәге һәм диалект, сөйләшләрдәге ә, ē авазларының югарыда китерелгәнчә кулланылышы күздә тотыла;
2) гарәп-фарсы телләре йогынтысы;
3) борынгы *а авазының нечкәрүе.
Төрки тел белеменә караган башка хезмәтләрдә исә татар, башкорт телләрендәге ә авазының чыганагы итеп күбрәк *а ның нечкәрү күренеше китерелә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган соңгы хезмәтләрнең берсендә бик үк объектив булмаган караш та чагылыш таба. Анда хәзерге татар (башкорт) телләрендә әавазы бары тик гарәп-фарсы алынмаларында гына кулланыла, ягъни ул борынгылык күренеше була алмый дигән берьяклырак караш үткәрелә: «Открытый вариант ä данной фонемы в названных языках (татар, башкорт телләре күздә тотыла. Ф.Х.) по преимуществу представлен только в составе слов заимствованных из персидского языка (включая опосредованные персидским слова арабского и иного происхождения)»[38].
Мәсьәләгә ачыклык кертә төшү өчен, хәзерге телдә ә авазының кулланылышына җентеклерәк күзәтү ясыйк:
1) хәзерге телдә ачык ә авазы, чыннан да, гарәп-фарсы алынмаларында актив кулланыла: әҗер, әмәл, әхлақ, әһәмийәт, wәйран, мәқәл, кәғәз, сәнғәт, сәләт, тәқдир, җәбер һ.б.;
2) ә авазы борынгы а авазының нечкәрү нәтиҗәсе булып тора. Тикшеренүчеләр бу күренешне комбинатор үзгәрешләргә кертәләр, ягъни бу очракта а авазы тел алды тартыклары җ, ч, с, з, ш һәм сонор тартыклар янәшәсендә нечкәрү кичерә, шул ук вакытта аларның күбесе хәзерге телдә сингармоник дуплетлар буларак кулланыла: ачы әче, арчу әрчү, бағла бәйлә, аз әз, йабышу йәбешү, ана әни, ата әти, ақрын әкрен, баw бәй һ.б. Бу күренеш аерым сөйләшләрдә тагын да ешрак очрый: ач әч, ачқыч әчкеч, җайдақ җәйдәк, йанчық йәнчек, йаңақ зәйәк һ.б.
Шул ук күренеш борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә чагыла: йаш йәш, сач чәч, айт әйт, йайыл җәйел, айлану әйләнү, саныч чәнеч, сачәк чәчәк, байрам бәйрәм һ.б.
Сузыклар күчеше башлыча бер иҗекле тамыр сүзләр кысасында карала. Татар телендә исә ачык ә авазы сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә, шулай ук кушымчаларда килә: тәгәрмәч, бәйрәмгә, гөлләрдән, әниләргә һ.б. Бу очракта ә авазының кушымчаларда кулланылышын икенчел сузык, ягъни сингармонизмга бәйле рәвештә а авазының нечкәрүе дип карарга мөмкин. Шул ук вакытта ике иҗекле тамыр сүзләрдәге ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә борынгы *е авазы урынында актив кулланылуына игътибар итү дә бик мөһим. Аны борынгылык күренеше, ягъни нигез телдәге *е (ä) авазының татар телендә үзенчәлекле чагылышы дип карарга тулы нигез бар. Татар телендәге әлеге үзенчәлекне, аерым алганда, түбәндәге сүзләрдә ачык күрергә мөмкин:
Этимологик сүзлектә[39]
ейер[40] (последовать)
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, татар телендәге әлеге күренеш аерым сүзләрдә генә түгел, ә системалы чагылыш таба. Чагыштырмалы-тарихи грамматика томнарының иң соңгысында (6 нчы том) бу турыда шулай ук искәртеп үтелә: «отметим только, что фонема ä, появление которой в системах часто приписывают иноязычному (иранскому) влиянию, активно работает в уральской подгруппе в качестве рефлекса исконного ä(е) непервого слога, ср., igä «точить»<*еке, kiräk «нужный»<*gerek, irän «парень» < *eren, tötä «курить» < *tüte, представляя таким образом некий архаизм».
ě, ы авазларының тарихы. Хәзерге татар телендәге ĕ авазының килеп чыгышы шулай ук Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән бәйле: борынгы нигез телдәге *ē(ä) авазы и авазына күчә һәм системаның бөтенлеген саклау зарурлыгы нигезендә борынгы *i авазы, беркадәр киңәеп, бик кыска әйтелешле (редукцияле) ĕ авазы буларак формалаша: *iz~эз, *ič~эч, *il~эл (вешай), *илиг~элĕк, *it~эт, *bir~бĕр, kindik~кĕндĕк, kičig~кĕчĕ, kirlig~кĕрлĕ һ.б. Борынгы *i авазы исә әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә әйтелеш вариантлары буларак кына саклана: инә энә, ире эре, җип җеп, ничкә нечкә, пичән печән һ.б.
Шул ук вакытта хәзерге фәндә борынгы төрки тамыр сүзләрдә *ē(ä) һәм i авазларының параллель кулланышы борынгыдан килә, һәм ул нигез тел өчен хас диалекталь күренеш булган дигән карашны да күп кенә галимнәр уртаклашалар. Этимологик сүзлектә, мәсәлән, хәзерге татар телендә и авазы белән әйтелә торган игә, ийә, игез, илче кебек сүзләр и авазы белән китерелә: igä «точи», igä «хозяин», ikägü «вдвоём» (ДТС), и: рик «скучать» (ирегү), ирин «лениться» (иренү), и: с «запах» (ис) һ.б. (Э. В. Севортян).
ы авазы хәзерге телдә үзенең төп дифференциаль билгеләре буенча, арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән бик кыска (редукцияле) аваз. Борынгы *у (ы) авазы белән чагыштырганда, ул тулаем башка авазга күчми, әмма шактый җитди сыйфат үзгәреше кичерә: беркадәр киңәя, урта күтәрелешле авазга әйләнә һәм бик нык кыскара. Борынгы һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдәге *у(ы) авазы үзенең әйтелеше белән рус телендәге ы авазына якын тора, ул арткы рәт, югары күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык аваз.
Хәзерге татар телендә кыска әйтелешле ярымтар ы авазы сүзнең төрле урыннарында кулланыла.
Абсолют сүз башында (инициал) борынгы ы авазы белән бер үк позициядә килә: ыс, ыслау (копоть, коптить), ым (кивок, ишарә), ыру, ыргак, ырмау (паз, выемка) һ.б. Аерым очракларда *у(ы) авазына башланган борынгы төрки тамыр сүзләр хәзерге телдә й протеза белән әйтелә: ygla>йыла, ylyğ>йылы (җылы), yraq>йырак, yš>йыш, yr>йыр (җыр) һ.б.
Бер иҗекле тамыр сүзләрдә сүз уртасында (медиал) кулланыла: чык, чын, сын, тын, тыш, сыз һ.б.
Ике иҗекле сүзләрдә икенче ябык иҗектә килә: авыз, бакыр, авыр, камыр, камыш, ылыс һ.б.
Кайбер сүзләрдә исә икенче иҗектә килгән ы авазы борынгы телдәге и(у) авазының иренсезләшү нәтиҗәсе булып тора: кавыш<qavuš, хатын<qatun, казык<qazuq, сынык<synuq һ.б.
Сүз ахырында килгән редукцияле ы авазының килеп чыгышы шулай ук үзенчәлекле. Бу аваз, гадәттә, фигыль нигезенә караган сүзләрдә кулланыла: укы, арчы, алҗы, ныгы һ.б.
Бу очракта: а) сүз ахырындагы и(у) иренсезләшә: toğru~туры, ujqu~йокы; ә) ğ(ғ) тартыгы кыскара: qojuğ~куйы (куе), uluğ~олы; ačiğ~ачы.
Кыска әйтелешле ярымтар ы авазыннан тыш, хәзерге телдә ый дифтонгы да кулланыла: тый, сый, җый тамыр сүзләрдә; укый, сыйлый, барлый, каплый аффиксларда. Бу авазның асылы (статусы) турында, билгеле булганча, ике төрле караш яшәп килә. К. Насыйридан башлап күп кенә галимнәр аны аерым фонема, и авазының калын пары дигән карашта торалар. Соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә исә ул кушык сузык (дифтонг) дип бәяләнә.
ый дифтонгы яки авазының тарихына күз салсак, ул борынгыда сузык-тартык кушылмасыннан тора, һәм хәзерге телдә, кыпчак төркеме телләренә хас булганча, икенче тартык йавазы белән чиратлаша: сый<siğ, җый<yiğ (ğ~й) һ.б. Мәхмүд Кашгари сүзлегендә, мәсәлән, соңгы тартык й вариантында да теркәлгән: кый<qij (резать). Бу исә кыпчак телләренә хас д~г~й чиратлашу күренешенең шактый борынгы булуы турында сөйли.
Аффикслардагы ый авазы исә ай дифтонгында а авазының тараюы нәтиҗәсе: барла+й барлай~барлый; сайла+й сайлай~сайлый һ.б. Кушымчаның киң ай варианты хәзер дә урта диалект сөйләшләрендә саклана: бармаем (бар-ма-й-ым) бармыйм, сыйлаем (сыйла-й-ым) сыйлыйм һ.б.
Иренләшкән у, ү, о, ө авазлары һәм аларның тарихы. Төп дифференциаль билгеләре буенча, хәзерге телдәге у, ү борынгы сузыкларга тәңгәл килә: у арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык; ү алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз.
Идел буендагы сузыклар күчешенә бәйле рәвештә, хәзерге телдәге у, ү авазлары борынгы нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö сузыкларының тараюы нәтиҗәсе булып тора: *ōj>уй, *ōк>ук, *ōn>ун,*ōt>ут, *ōğul>угыл; *ör>үр, *öt>үт, *öč>үч һ.б.
*о>у, *ö>ү күчеше татар әдәби телендә һәм диалектларда, нигездә, эзлекле чагылыш таба, әмма урта диалект сөйләшләрендә, шулай ук сирәгрәк мишәр, ягъни көнбатыш диалект сөйләшләрендә борынгы *о, *ө авазының реликтлары да чагылыш таба. Мәсәлән, этимологик *о авазының беркадәр тарайтылган варианты кулланыла: йōк, җōк (йук), боталу (буталу), чобалу (чуалу), монча (мунча), йока (йука), колъяулык (кулъяулык), орлау (урлау), олау (улау) һ.б; этимологик *ö авазының үзенчәлекле рефлексы саклана: көңөл (күңел), бөгөн (бүген), төбә (түбә, өй түбәсе), төбәтәй (түбәтәй) һ.б.