Бәхет мизгеле
Бәхет мизгелләре төрле була,
Кайвакытта диңгез ярлары.
Кайвакытта искә төшү җитә,
Хәтерләрдә мәңге калганы
Кеше күңелен, кемнәр тоя ала,
Нинди хисләр кайчак кичерә
Тыела алмый шундый минутларда,
Хисләренә әллә исерә
Сихри тормыш кебек барысыда,
Күңелләрдә башка уйлар юк
Бер кайгыда булмаганда кебек,
Моңлы чакны кабат уйларлык
Бер кисәге генә минутлары
Нинди хисләр бирә кешегә.
Бәхетне бит тотып карап булмый,
Кереп булмый аның эченә
Бәхет теләп. аны сораганда,
Белә алсак аның асылын
Тоя алсаң аның булганнарын,
Бөтен кайгыларың басылыр
Матур вакыт
Чишмәләргә карап торасыңда,
Еракларга китә уйларың
Чишмәләрдән сулар эчүчеләр,
Онытамы чишмә буйларын.
Чишмә суы салкын гына түгел,
Үтә күренмәле сулары
Чишмә суларыдай чиста сулар,
Җир йөзендә башка юк әле.
Көмеш суы ага чишмәләрнең,
Күпме генә кеше эчә ала
Күпме чишмә суы исраф кебек,
Еракларга китеп югала
Чишмәләрдәй безнең гомерләрдә,
Агаларда, шулай агалар
Елгаларга алар кушылсада,
Чишмә булып барыбер калалар.
Чишмә суы чиста булып кала,
Бигерәктә чыккан урында
Чишмә башы диләр туган җирне,
Уйлаганда язмыш турында.
Шигъри вәгазь
Никтер безгә соңлап кына килә,
Кылганнарны бераз фикерләү.
Кыйбыланы җирдә таба алу,
Бару тайпылмыйча «сикермәү»
Бик соң гына барып җитә безгә,
Яшәү кадерләрен аңларга
Аңлап җитәбездә ләкин,
Вакыт калмый аны санларга
Беләбездә, ләкин күрәселәр,
Без белгәннән шактый еракта.
Ялгышларын кайчак аңлаганда,
Еламыйча тора елакта
Ничә еллар гомер шулай үтә,
Гади эшкә вакыт табылмый
Күңелеңә якын булганнарны,
Яшәп була мени сагынмый
Үкенүле озын юллар кала
Үткәннәребездә сузылып.
Битарафлык бөтен кушканнарга,
Күңел бетә шуңа бозылып
Капка төбе
Капка төбе шаhит бик күпләргә,
Күп язмышны теркәп барган ул.
Капка төбе тәүге очрашулар,
Серен саклап кала алган ул.
Капка төбе күргән күз яшьләре,
Күпме булган тәүге сөюләр
Анда әйтелү, хискә бирелгәндә,
«Мәңгелеккә бергә» диюләр.
Анда булган, авыр аерылышулар,
Булган анда, карышы алулар.
Капка төпләреннәр башлана бит,
Ерак сәфәрләргә барулар.
Тарих китабыдай, капка төбе,
Үткәннәрне теркәп баручы.
Соңгы юлга кеше киткәндә дә,
Мәңгелеккә озатып калучы.
Аралар
Нигә ерак аралар
Еллар үтеп баралар.
Бергә үтелмәгән юллар,
Үкенечкә калалар.
Син әгәр якын икәнсең,
Аралар ерак түгел
Син белми йөргәнгә генә,
Аралар ерак бүген
Якын ара, ерак ара
Үлчәп булмый юлларны.
Юллары истә саклана,
Үтеп барган елларның.
Кемнәр якын кемнәр ерак,
Аралары күренми
Якын итеп йөргәннәрең,
Өметләре сүрелми
Кешеләрне ниләр бәйли,
Күңел җепләре микән
Әллә кеше ул җепләргә,
Үзе тотына микән..
Яшәү сере күп булсада,
Кануннары бик гади.
Тыелганнардан тыелып,
Яши белүгә карый
Язмышым хыялым
Хыялларым минем барыр юлым,
Язмыш белән бергә үрелә.
Изге теләк таңның нурларыдай,
Ерак офыклардан күренә.
Язмышымда, минем теләгемдә,
Күңелемдә ихлас очраша,
Язмышыма мин буйсынып яшим,
Авыр мизгелләре очраса
Тәңгәл килеп язмыш хыял белән,
Янәшәдә булсын hәр вакыт
Изге юлын язмыш безгә биргән,
Үтә алсак иде шаулатып
Иң изгесе иде теләгемнең,
Яши алу иде югалмый
Язмыш, хыял ул синеке генә,
Шөкер итми яшәп булалмый.
Әллә язмыш, әллә хыял гына,
Кайсылары, барыр юлларым.
Мин сайладым инде үзем өчен,
Хыял, язмыш бергә булганын
Җан җылысы
Җан җылысы каян киләдер ул,
Җан җылысы күңел җылыта.
Җылы сүздә аны алып килә,
Еракларда үзең булыпта
Җан җылысы, олы учак кебек,
Кешеләргә җылы тарата
Аз булсада җылы өләшүче,
Һәр кеше бит җылы ярата
Без җылыга мохтаҗ hәрвакытта,
Җылы кирәк безнең күңелгә.
Җан җылысы күңел җылысыннан,
Бозлар эри кайчак күңелдә
Күңелләрдә туган җан җылысы,
Барып җитә ала hәркемгә
Тоя алып күңел җылыларын,
Яши алып булсын hәркөндә.
Күңелләрдә hәрчак җылы булсын,
Күңелләрдә hәрчак җылы булсын,
Аның учаклары дөрләсен
Пыскып кына янып торса торсын,
Җылы бирмәс булып сүнмәсен
Упкын
Язмыш юлларыңның башы гына,
Ялгышларга зинhар юлыкма.
Ашыктырса кайчак хыялларың,
Чын күңелдән хисләр булыпта.
Ялган хисләр, озак яши алмый,
Бик тиз генә чынга ашыпта
Күңелеңне тыңлап кара башта,
Упкыннарга, иртә ашыкма
Алда көтә тормыш сынаулары,
Канатларың булсын кагарлык.
Юлда, юлдаш булсын ышанычлы,
Бәхет юлын бергә табарлык
Күңелләр бит көтә могьҗизәләр,
Кайвакытта бик тиз алдана
Бүгенгеләр алар артта кала,
Яшәү кирәк карап алгада
Язмыш юлы ялгышларың аша,
Упкыннарга алып бармасын
Үтә алган дөрес сукмакларны,
Бәхет юлларына ялгасын
Юллар үтсен, хәтерләрдә калып,
Сагынырлык истә калырлып.
Упкыннардан ерак була алып,
Язмыш юлларыннар барырлык
Оялчан малай
Суга килә коеларга,
Чиләкләр көянтәдә
Башкасына кыюлык юк,
Карашлар иярсәдә
Күңелдә уянган хисләргә,
Ирек куярга баздым.
Өйдә утырып ялгызым,
Шигырь юллары яздым.
Үткән чактса урамнардан,
Безнен өй турларыннан
Өмет караш озатсада,
Шулардан узмаганнар.
Кайта судан матур атлап,
Мин эзләреннән барам.
Сөйкемле атлауларына,
Карап омсынып калам.
Әллә борылып карады
Серле карашы белән
Күзләвемне тәрәзә аша,
Карап торганны белгән
Тойдым шунда күңелемдә,
Олы хиснең ләззәтен.
Шушы булгандыр беренче,
Оялчан мәхәббәтем
Кыш
Карлы яңгырларда явып үтте,
Тәрәзләр туңа, бозлана
Салкын җиле исә кыш аеның,
Болытлардан күкләр шомлана.
Салкын сулышларын биткә өреп,
Суык колакларны «кыздыра».
Кар өстендә калган яфракларны,
Җил күтәреп алып туздыра.
Кышкы җилләр салкын булалар шул,
Үзәкләргә үтә алырлык.
Шуңа көтәбездә язны, җәйне,
Кышлар булгач туңып калырлык.
Көз яңгыры, кышның суыклары,
Тормышларның гади сынавы.
Берәү өчен сизелмичә үтсә,
Икенченең йөрәк елавы
Җәберләми язмыш берәүнедә,
Бар кешегә шартлар бер тигез,
Барыбызга тормыш төзү өчен,
Җир исемле, олы бер нигез.
Әзер нигезләргә без киләбез,
Әзер безгә тәртип кануннар.
Кылып бары кушкан гамәлләрне,
Шөкер була алып барыннан.
Сынау
Узган гомер, җирдә үткән юллар,
Җир йөзендә яши алганнар.
Ялгышулар, абынулар белән,
Боргаланып артта калганнар.
Хисап өчен уйланырга вакыт,
Төзәтергә мөмкин булганны.
Бушатырга хәтер капчыкларын,
Кирәкмәгән белән тулганны.
Байлыгыңда, исраф вакытыңда,
Барысыда бергә җыелган
Якты эзләредә сызылып калган,
Вак төяге истән җуелган
Үткән язмыш хисап кенәгәсе,
Барысыда төгәл язылган
Төрле гaмәлләрең кылынганнар,
Кылган чакта сәбәп табылган
Бетмәс кебек мәктәп елларыда,
Имтиханга килеп җителә
Үтә авыр гыйлем алулары,
Гыйлем җыеп алга кителә
Гыйлем бит ул, әле гaмәл түгел,
Җиңелерәк кенә юлларың
Билгенеңдә иң олысы була,
Тормыш юлын ничек узганың.
Үпкәләү
Үпкәләүләр авыр чирдәй,
Йөрәк ярасын ачар
Мондый авыру килә икән,
Салкын тиюдән начар
Үпкәләтү, үпкәләүләр,
Янган чагы гомернең
Жылылары беткән кебек,
Учакның hәм күңелнең.
Үзең теләп ташлап китү,
Якыныңны ул вакыт
Күңелләргә бары авырлык,
Үзеңнекен урлашып
Шайтан гaмәле барсыда,
Үпкәләү үпкәләтү
Үзең теләп, үз үзеңне,
Язмыштан типкәләтү
Тормышта булган ялгышны,
Төзәтү кирәк тизерәк
Тыныч күңел белән төнен,
Йоклар өчен изерәп
Әдәм баласы дөньяда
Мәшәкатьләр ник эзли.
Исрафка үткән вакытлар,
«Төзәт» дип, кире килми
Кая бара
Сүзләр әйтү хәзер бигрәк җиңел,
Газетага түгел язасы
Башка килгән бөтен уйларыңны,
Интернетка гына саласы
Тозсыз сүзләр, тозсыз бәйрәмнәр,
Бер туктаусыз анда агылада.
Җүләрлекне мактап алу өчен,
Дөрес кебек сүзләр табыла.
Болганчыкта кебек, шомлы кебек
Барган юлларыбыз билгесез.
Кая барганыңны белә алмау,
Адашуларныңдыр билгесе
Бәйрәм итеп, асылын аңламыйча,
Пыр туздырып чыршы әйләнеп
Акырынлап әллә күчәбезме,
Урман җаннарына әйләнеп?
Мөшкеллекне кеше үзе эзли,
Адашудан эзли бәрәкәт
Кыйбыласыз калган җаннар өчен,
Бәрәкәтсез була хәрәкәт