Кая бара
Сүзләр әйтү хәзер бигрәк җиңел,
Газетага түгел язасы
Башка килгән бөтен уйларыңны,
Интернетка гына саласы
Тозсыз сүзләр, тозсыз бәйрәмнәр,
Бер туктаусыз анда агылада.
Җүләрлекне мактап алу өчен,
Дөрес кебек сүзләр табыла.
Болганчыкта кебек, шомлы кебек
Барган юлларыбыз билгесез.
Кая барганыңны белә алмау,
Адашуларныңдыр билгесе
Бәйрәм итеп, асылын аңламыйча,
Пыр туздырып чыршы әйләнеп
Акырынлап әллә күчәбезме,
Урман җаннарына әйләнеп?
Мөшкеллекне кеше үзе эзли,
Адашудан эзли бәрәкәт
Кыйбыласыз калган җаннар өчен,
Бәрәкәтсез була хәрәкәт
Көттеңме
Көттеңме шулай кышны сагынып,
Кар күрәсең әллә килепме
Барысында аерым көтәсеңме,
Елларыңны дүрткә бүлепме.
Бураннарга күңел тартыламы,
Адашырдай юлдан йөрергә.
Әллә шулай кышны ашыктырып,
Яз җитүен тизрәк күрергә
Ашыга шул вакыт ашыга
Көтеп торган кебек карышыда
Килешергә кирәк вакыт белән,
Көчләр юк шул аңа карышырга.
Берсе килә, берсе китә тора,
Ел фасылларыда йөгерә
Вакыт белән бергә йөгерәбез,
Җигелсәктә тормыш йөгенә
Иң кызыгы шунда вакыт үтә,
Булмый сизеп үтеп киткәнен,
Иң кадерле әйбер бу дөньяда,
Аңламыйча вакыт икәнен
Алдану
Кемнәр яши ала алданмыйча,
Кемнәр яши бердә алдамый.
Берәү кыла аны алдан уйлап,
Берәү алдый, үзе аңламый
Алданмадым диеп кем әйтә ала,
Язмышыңны теләп алдарга.
Тормыш кануннарын үтәмичә,
Әллә кемдәй яшәп барганда.
Ялгышларның иң олысы инде,
Алдауларда корган планнар
Байлыкланын җыеп шул юлларда,
Хәләл булган кебек кыланган.
Алдау бит ул ялгыш юлга керү,
Туры юлларыңнан аерылу.
Адашуга җитсә ярдәм итмәс,
Уңга, сулга гына каерылу
Кемнәр генә, кемне алдамыйда,
Кемнәр генә ялгыш алданмый.
Чынга ошаган, матур алдаулардан,
Кеше тормышлары җайланмый.
Кеше малы, түгел синең өлеш,
Ялган сүзләр тормыш бозалар.
Алдау кайта алданулар булып,
Ялгыш белән язмыш коралар
Ярлы күңел
Ярлы түгел мени синең күңел,
Аллаh биргән сиңа җитмәсә.
Булган кадәренә әле hаман,
Ул күңелең, шөкер итмәсә
Байлык түгел мени күңел өчен,
Кaнәгатьлек хисе тулуы
Аз булсада, шул булганы өчен,
Шөкерләрдә hәрчак булуы
Күләмнәре синдә булган малның
Сынаулары сина бирелгән
Олы сынауларны үталмасаң,
Жир йөзенә нигә киленгән.
Мал күләме бәхет китерәме,
Кемгә житеп әле туктаган
Рәхмәтле, рәхәттә була кеше,
Нәфесләре кемнең йоклаган
Сиңа биргән бөтен нигъмәтләрне,
Уйлап кара каян килгәнне
Син алгансын имеш аны табып,
Онытма син кемдер биргәнне
Акыллы сүз, дөрес фикер җитә
Матур яшәү өчен дөньяда.
Сүздән, гaмәл кире якны сайлый,
Безне көтә шуна гел жаза
Бер гөнахсыз
Язмышлар бездән башланмый,
Безнең теләк түгел туулар
Югарыда алдан хәл ителгән,
Кеше булып жирдә булулар.
Бирелгәне безгә язмыш белән,
Бергә булып, аны матурлап
Яшәү өчен кәсеп өчен түгел,
Шәкүр карак кебек ат урлап.
Бездән тора безнең хaләт кенә,
Эчке дөнья, хисләр, үзгәреш.
Шуңа бәйле алда күрәселәр,
Нинди була безнең юнәлеш.
Оста шофер юлда ышанычлы,
Тормыш юлы сорый кешелек.
Кайвакытта шулай «тырышабыз»,
Тәмугларга бүген төшерлек
Нигә кеше шулай мәнсез микән,
Гөнаhлармы шулай итәләр
Бер гөнаhсыз булып туаларда,
Әллә ниләр кылып китәләр
Юллар
Авыллардан ерак калалар бар,
Калалардан ерак авыллар.
Җирдә туган авыл балалары,
Авылныкы булып калырлар.
Буын дәвам итсә чит җирләрдә,
Ераклаша бара аралар.
Туып үскән урыны hәркемнеңдә,
Туган җире булып калалар.
Кемнәр өчен ерак аралары,
Кемнәр өчен якын шикелле.
Аралары нинди икәнлеге,
Күңелләргә язган бит инде.
Яшәү төре, яшәү дәрәҗәсе,
Җәлеп итә төрле юллары
Туган җирләр ешрак искә төшә,
Үткән саен гомер еллары.
Камиллекне эзли кеше күңеле,
Кайда халык күберәк җыела.
Камиллекне эзли кеше күңеле,
Кайда халык күберәк җыела.
Яшәү асылын аңлау теләкләре,
Килеп җитми кеше уеына.
Дулкыннар
Урамда кыш, салкын җиле,
Диңгезләрдә hаман дулкыннар.
Туңа алмый аның дулкыннары,
Күпме көннәр суык булсыннар.
Салкынайган бераз, суы гына,
Дулкын булып ярга ашыга
Бәрелә ул шулай ниләр өчен,
Диңгез ярларының ташына.
Дулкын арты дулкын кабатлана,
Чиратларын бозмый тезелеп.
Диңгез буйларында булучылар,
Нигә сагына икән өзелеп
Көчле хисләр микән ул дулкыннар,
Күрмәгәннең килә күрәсе
Бер карыйсы килә дулкыннарга,
Сорауларга җавап беләсе
Чүп үләне кебек
Чәчәкләргә сулар сибү кирәк,
Бакчаларда алар үскәндә
Чүп үләне анда булмый калмый,
Тамырлары белән киссәңдә.
Файдасызга үсә чүп үләне,
Чәчәкләрнең алып дымнарын
Кайчагында аерыпта булмый,
Чүп үләне кайсы булганын
Чүп үләне никтер аерым үсми,
Матурырак җирне ярата
Чәчкәләрнең арасына кереп,
Тамырларын шунда тарата.
Чүп үләне азып басып, китә,
Вакында утап тормасаң
Үсәр әле чәчәк, үзе диеп,
Бераз ихтибарлы булмасаң.
Безнең тормыш шул бакчалар кебек,
Барысыда бер үк бакчада
Үтмәсеннәр кеше язмышлары,
Чүп үләне кебек бакчада
Төн
Төнге шәhәр, караңгылык баскан,
Утлар янсаларда hәр җирдә.
Эштән кайтып күпләр йокласада,
Төнге тормыш кайный hәр җирдә.
Сакланмый төннәрнең эзләре,
Тарала, югала таңнарда
Бушамый калалар шешәләр,
Җир асты яшергән барларда.
Көн буе түзгәннәр үзгәрде.
Төн җиткәч нигәдер түзмәде.
Каңгы булсада төннәрен
Уяу бит шәhәрнең күзләре.
Караңгы яшерә алмый шул,
Караңгы буласы уйларны
Нигәдер кайвакыт кешеләр,
Төнләрен ясыйлар туйларын
Җирдә
Җирдә яшәр өчен кеше туа,
Җир йөзендә биргән урынны.
Бәхетендә таба шушы җирдә,
Кечкенәме яки зурынмы.
Хыяллары биек очсаларда,
Җирдән кеше ерак китәлмый.
Күңелләре тартса ераккада
Коштай очып барып җитәлмый.
Авыр кебек булса тормышларда
Яшәүләр бит барыбер рәхәт.
Күрә алсак тирә ягыбызда,
Күпме нигъмәт, күпме бәрәкәт.
Җирдә генә, кеше язмышлары,
Җирдә аңа күпме матурлык.
Ничә тапкыр язлар кабатлана,
Язлар саен чәчәк атырлык.
Күрә алып булган, биргәннәрнең,
Тоя алып чиксез рәхәтне.
Нигә татып карамаска әле,
Безгә насыйп булган бәрәкәтне.
Хата бар
Ник язмышларга сораулар,
Язмыш бит ул үтәр юлларың.
Үткәннәрең күрсәтәдә инде,
Ниндиерәк юлчы булганың.
Иң гадие, иң авыры бәлки,
Ул юлларны ничек үтүең
Язмышыңның әллә гәебеме,
Әзер юлдан читкә китүең
Язмыш гaеплеме әгәр синең,
Гөнаhларың ашса чамадан
Белмисеңме кылган гaмәлләрне,
Үзгәртүе кыен яңадан
Бөтенесе үзеңнеке ләбаса,
Уңга сулга чәчеп яшәүләр.
Рәхәт таба идең вакытында,
Әллә кемдәй булып яшәүдән.
Гaепләмик зинhар язмышларны,
Үзебезнең кылган хаталар.
Тәүбә итә белмәү вакытында,
Кешеләрдә шундый хата бар
Кабат сынау
Кабат көтә сынау вакытлары,
Һәрберебез көтә сыналу.
Ялгыш юлга керә башлаганда,
Андый төзәтүләр була ул.
Алданабыз, алдамакчы булып,
Качып булмый андый сынаудан.
Авыруларга ярдәм итә алмый,
Дәүләтеңнән дару сораулар.
Кем күтәрә иң күп авырлыкны
Гади халык инде әлбәттә.
Скорыйлар ташый вируслы дип,
Казан, Чаллы аннан Әлмәткә
Олы әфәт дибез мондый хәлне
Кайчан булган мондый масштаб,
Әй, кешелек кулларыңнан килсә,
Даваларлык берәр ачыш тап
Сүзләр белән алдый сәясәтче,
Чирне таба гади шарлатан.
Кая миллионлы «акыллылар»,
Атом бомбалары шартлаткан.
Кая качып була мондый чакта,
Чит илгәме әллә подвалга
Сынауларны урап үтеп булмый,
Ялгыш була, кайсын тапсаңда
Сәер кебек
Сәер кебек кайчак кайберәүләр,
Карашлары никтер башкача
Аңлаулары бигрәк авыр булa,
Күңелләрен алар ачмаса.
Бөек затлар кайчак шундый булган,
Гади генә кайчак кешеләр.
Үз юллары белән баручылар,
Аермалы башка кешедән.
Тынычырак алар башкалардан,
Уйчанырак бераз булалар.
Бәлки гaмәлләрен кылганда да,
Җиде тапкыр уйлап кылалар.
Җан асырап алар яшәмиләр,
Мәңгегәдә план кормыйлар
Сәерлектә алар яшергәнне,
Аңлатыпта алар тормыйлар
үз агымын тапкан елга төсле,
Агаларда, барыбер агалар
Күпме кеше, төрле язмыш белән,
Бергәләшеп яшәп баралар