2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев 5 стр.


Авыл ипие

Авылның икмәге,
Хәтердә, хәтердә
Исләрен сизгәндәй,
Тоела хәзердә

Бу җирдә чәчелгән,
Бу җирдә урылган
Авылда он итеп,
Тартылып куелган

Мичләрдә авылда,
Пешерә алганнар.
Һәр өйдә әниләр,
Ипиләр салганнар.

Авылның икмәге,
Күпләрне үстергән.
Яшәүгә тормышта,
Ул безгә көч биргән.

Тарихка күчсәдә,
Авылның икмәге
Иң олы ризыгым,
Күңелдән китмәде

Ничек булыр

Җыйсаң кара, дөньяң кара булыр,

Җыйсаң гaйбәт, торыр гайбәттән.

Пөхтәлеккә генә тартылганда,

Тормышларың булыр әйбәттән.

Ерак булсаң җиңел акыллыктан,
Җүләрлекләр сиңа кагылмас.
Юлларыңда җиңелерәк булыр,
Белер белмәс юлдан барылмас.

Тирә ягың булыр мәшәкатьсез
Авыр йөкләр сиңа төялмәс.
Язмышыңа тугры була алсаң,
Сине беркем түбән ия алмас.

Кеше бөек, кеше булып калса,
Адашмаса тайгак юлларда.
Җирдә булган изге кануннары,
Үтәлгәндә, юлдаш булганда.

Күпме кирәк җирдә яшәү өчен,

Бер кешегә бары җитәрлек

Ризыгыңда, булган кирәк ярак,

Тормышларны дәвам итәрлек

Кала шул

Күпме теләк әле теләнмәгән,

Күпме юллар калган үтәсе.

Кечерәеп беткән йомгакларны,

Бердә килми ашыгып сүтәсе.


Очып китү өчен канатлар юк.

Тәпилибез hаман атлыйбыз.

Алдап булмый икән күңелләрне,

Бәрәкәтен әллә тапмыйбыз.


Үтелмичә кала вәгьдәләрдә,

Хәтерләрдән чыгып югала.

Башкарылмый иң кирәге кайчак,

Бер файдасыз вакыт югала.

Югалганның арта кадередә,
Булганнарны күңел күрмәгән.
Чабыш вакытында атлар кебек,
Башка уйлар анда кермәгән.

Җитә алмас инде калган вакыт,

Гомер буе кирәк  эшләргә.

Кайсын гына бүген башкарсаңда,

Калганнары белән нишләргә

Гармун

Күңел ачу диләр бәйрәмнәрне,
Җыелышып утыру, җырлауны.
Күңелләрне дәртләндерә торган,
Гармун тавышларын тыңлауны.

Телләренә аның баса белсәң.
Әйтеп бирә ала серләрне.
Матурлыкка мана ул кичләрне,
Кабатланмас итә төннәрне.

Гармун уйный ала туктамыйча,
Бармакларың гына талмасын.
Тузан капламасын иде киләчәктә,
Гармунчысыз алар калмасын.

Безнең ялгыш

Уйланулар килми калмый инде,
Килә алар тормыш юлында
Кемнәргәдер тормыш барышында,
Кемнәргәдер тормыш соңында.

Уйланмыйча кеше булдыра алмый,
Төзәтә ул кайчак юлларны.
Кайвакытта безне тыеп кала,
Эшләтмичә ялгыш булганны.

Уйланабыз олы хата кылсак,
Йә кылырга нидер җыенсак
Уйлар безне бoрчымаслар иде,
Аллаhыга гына сыенсак

Була мени барысын алдан белеп,
Санап, чутлап ниләр буласын.
Ничек уйлап белә алсын кеше,
Иртәләрдә ничек торасын.

Сизәсеңдә кайчак көчсезлекне,
Кайвакытта артык мавыксаң.
Дөрес фикер шулай гына килә,
Әллә ниләр уйлап ялыксаң.

Кеше ялгышлары шунда ахры,
Ул үзенчә күбрәк тырыша
Аллаh кушканнарны санламыйча,
Күпме вакыт юкка булыша

Хәтер көне

Җуелмасын хәтер, җуелмасын,
Буыннарда мәңге саклансын
Күңелендә, истә тота алып,
Үз дәүләтен үзе сатмасын

Ничә гасыр, Казан шулай яши,
Кемгә ничек, кемгә башкала
Горурлану кирәк, халкың белән,
Дәүләтчелек шуннан башлана.

Безнең тарих әнә нинди булган
Онытырга аны ярамый
Дога кылыйк алар рухына,
Заман шаукымына карамый

Бәхет юлы

Булган бәхетеңне күрми калма,
Күрә алсаң эчтә бикләмә
Карашларың бәхет көтә икән,
Туган хисләреңне чикләмә.

Ашыгудан файда була алмый,
Бәхет эзләп, бәхет табылмый.
Бәхет сине үзе табар әле,
Тормышыңда барсаң абынмый.

Бәхет бит ул бер күчтәнәч түгел

Бөтен гомерләрнең бүләге..

Аллаhыдан шулай киләдер ул,

Кешеләрнең иң зур теләге

Кем бәхетле затлы кием кисә,
Кем саулыкны өстен күрәдер.
Дөньялыкта нидә омтылышы,
Аладыр ул, шундый бүләген.

Тамак туклык кемгә олы бәхет..
Имән  саулар булса туганнар..
Аралашып бергә яшәгәннәр,
Барысыда якын булганнар.

Ярыйда әле җирдә тоя алсаң..
Күңелләрең аны аңласа
Оныткандай сине җирдә калып..
Мәңгелеккә күчә алмаса

Якын

Якын

Яши торгач бераз өйрәнәсең,

Күрә алып якын булганны.

Күңел өйрәнгәчтән яхшылыкка,

Ихтибарсыз кала торганны.


Арабызда шундый кешеләр бар,

Күргән саен килә күрәсе.

Күңелләрнең шундый вакытларда,

Күккә тигән кебек түбәсе.


Әйткән сүзе сиңа якын була,

Охшаш була хәттә уйлаган.

Әйтерсеңлә син гомерлек таныш,

Андыйлардан күңел туймаган.

Моңсу чакта бер күрешү җитә,
Сүз табыла  була даруда.
Шуңа күрә җиңелерәк кебек,
Тормыш юлларыннан баруда.

Андый кешеләдә сафлык исе,

Ихлас хисләр бары сизелә.

Күңел дәваларга килгән кебек,

Андыйлар бу җирнең йөзенә.


Язмышларның иптәшләре кебек,

Туганнарың, булган якыннар.

Хәлләреңне белер өчен килеп,

Авыр чакта, ишек шакырлар

Еракта

Шуный уйлар килә еллар үткәч,
Балачакта нигә калмадым
Ашыгулар, тизрәк үсмәк булып,
Хата булуларын анладым

Ул вакытлар, юкка үткән кебек,
Бүгенгенең карап күзеннән.
Хыялларга шулай биреләмдә,
Көлеп куям кайчак үземнән.

Зур иде шул, үсү теләкләре,
Тизрәк үсеп, тизерәк өлгерү.
Олы кеше булгач, имеш үсеп,
Кем икәнлегеңне белдерү

Шулай язган булган, ул вакытка,
Шундый булган ул чак хыяллар.
Хыялларны ничек тыясыңда,
Хыялларны кем соң тыя алган

Хыялларда, ашып тормышка,
Балачаклар калды еракта.
Кире кайту хыяллары тумый,
Балаларча «үксеп елапта»

Алданма

Белә торып ялгыш кабатлама,
Ялгышма син, тырыш ялгышма
Бер тапкырдан, берни булмас диеп,
Уйлама син хәттә ялгышта.

Назад