2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев 4 стр.


Ике җомга арасы

Бөтен язмыш мөселманнар өчен,
Җомга белән җомга арасы.
Кыска гына, ләкин җиңел түгел,
Шул араны үтә аласы

Монда сыя бөтен тормыш юлы,
Күрәчәкләр  була аласы.
Кабатлана сәгать телләредәй,
Җомга белән җомга арасы.

Монда вакыт савап гaмәл өчен,
Тәүбә итү өчен җомга бар.
Бер атнада күпме мөмкинлек бар,
Атна саен килә җомгалар.

Монда сыя кылган кырын эшләр,
Җыелада шулай җыела
Җомгаларга вакыт тапмаганда,
Күпме булыр гомер буена.

Ничә җомга калган ихтибарсыз,
Һәркем үзе санап карасын.
Урап үтеп булмый берничектә,
Җомга белән җомга арасын

Замана тизлеге

Кемнәр аны үлчи ала микән,
Кемнәр бара ала өлгереп.
Артта калыр кебек бик еракта,
Кичәгечә барса көн күреп

Кайчан гына атта бик шәп иде,
Барыр җиргә алап барырга.
Машиналар хәзер җитешәлмый,
Уңнан сулга алып салырга

Җитез тәгәрмәчләр тәгәриләр,
Ләкин вакыт hәрчак алдарак.
Вертолетлы булып алалсаңда,
Вакыт көчен булмый алдалап.

Артык эшләр, артык авыр йөкләр,
Кешеләрне тыя, тышаулый
Ул каядыр ашыгуын белә,
Артта каласына ышанмый

Замананың үзе законнары,
Үзгәртмидер әле тизлеген.
Аңлый алмый кеше күңелләре,
Кимеп бара торган тизлеген


Аязлы болытлы

Күңелнең халәте аязлы болытлы,

Караңгы эзләми, омтыла яктыга.

Хыялы кешенең hәрвакыт, ачышта,

Нигәдер еракка еракка ашкына


Ачыла ябыла күкләрнең карпусы,

Кешенең күңеле  үзенең күкләре.

Аязлы болытлы булганга тормышлар,

Сизмичә каласың йөгереп үткәнен.


Акта бар карада җитәрлек бу җирдә,

Сайларга hәркемнең алдагы юлларын.

Табалсаң юлыңны, онтылыр озакка,

Көннәрең hәрвакыт болытлы булганын

Сагыныптыр

Сагынмыйча кемнәр кайта микән,
Туган якка юллар тотканда.
Олы юлга, олы ният кирәк,
Әрәм итми вакыт юк барга.

Кайту сүзе, үзе мәгәнә бит,
Барулардан күпкә якында.
Уйлар килә кеше күңеленә,
Яшәү асыллары хакында.

Сагынмыйча кемнәр тора ала,
Ерагайган саен аралар.
Вакыт арбалары тәгәриләр,
Бараларда, алар баралар.

Язлар килсә хисләр яңаралар,
Ниләрдә дер анын сәбәбе.
Җылы нуры кояшныңмы әллә,
Үткәннәрнең җылы сәләме

Еракларга китеп карау кирәк,
Тояр өчен сагыну хисләрен.
Аяз көннәр үтсен савапларда,
Тыныч үтсен өчен кичләрең

Килә табасы

Кай вакытта бер генә сүз белән,
Жавапларны килә табасы
Күңелләрдә бөтен булганнарны,
Шигырь итеп язып каласы

Булган хиснең барсын җыя алып,
Бер шигырьгә яза аласы
Булган моңны берәү генә итеп,
Моң чишмәсе  жырга саласы

Таллар үскән авыл су буйлары,
Бизи аның таллар ярларын
Шул талларга карап син аңлыйсың,
Гомерләрнең үтеп барганын

Килә кайчак болыннарга чыгып,
Болын буйлап йөгереп китәсе.
Бер туктамый килә йөгерәсе,
Балачакка барып житәсе

Бер мизгелен күрә алыр өчен,
Әллә нигә әзер күңелем
Таллар үскән су буйлары аша,
Андый юллар мөмкин түгелен

Могъжизалар кайчак көтәбездә,
Чынбарлыктан ерак торганны
Кирәкмәскә, күпме вакыт-исраф,
Эшләп булмый кирәк булганны.

Сукмакларда, булмый туктап

Илләр гизеп тормыш иткәндә дә,
Тыныч кына тормыш итсәңдә.
Һәркемнеңдә сукмаклары була
Кайдан килеп, кая китсәңдә

Сукмакларым, минем сукмаклар
Яллар итеп булмый туктаплар.
Бормаланып артта калып бара
Сукмакларны үткән ул чаклар.

Сукмаклар ул шуңа бормалада,
Очрый торган юлда киртәләр
Сукмаклары әдәм баласының,
Язмыш кушкан җиргә илетәләр.

Барыр юллар алда белеп булмый,
Ниләр көтә, ниләр күрәсе.
Сукмакларым мине алдамасмы,
Шуны гына килә беләсе

Язмышыма язган сукмакларым..
Борма елгаларга охшаган..
Башка сукмакларга кызыкмыйча
Үзе сукмагыма ышанам

Сукмакларым, минем сукмаклар
Яллар итеп булмый туктаплар.
Бормаланып артта калып бара
Сукмакларны үткән ул чаклар.

Алды, арты

Алга диләр, карап бару кирәк,
Алда диләр, бөтен өметләр.
Нишлисең бит кайбер очыракта,
Артка карап кеше күнеккән.

Алда диләр, бәхет көтә сине,
Нигә артын уйлар торырга
Арты, алдан якын була икән,
Артын алга борып куярга.

Табышмактай була кайвакытта,
Кая кирәк күберәк карарга.
Кая караганны әллә кирәк,
Гомерләрең буе санарга

Арты, алды бер үк түгел мени,
Бөтен ягын күрә алмасаң
Алгы ягын күреп була ала,
Һәрвакытта артта калмасаң

Чагыштырып кара юлларыңда,
Кем алдында, кемнең артында
Алда да син, артта баручыга,
Алдагының, тик син артында

Биргәне

Алды, арты

Алга диләр, карап бару кирәк,
Алда диләр, бөтен өметләр.
Нишлисең бит кайбер очыракта,
Артка карап кеше күнеккән.

Алда диләр, бәхет көтә сине,
Нигә артын уйлар торырга
Арты, алдан якын була икән,
Артын алга борып куярга.

Табышмактай була кайвакытта,
Кая кирәк күберәк карарга.
Кая караганны әллә кирәк,
Гомерләрең буе санарга

Арты, алды бер үк түгел мени,
Бөтен ягын күрә алмасаң
Алгы ягын күреп була ала,
Һәрвакытта артта калмасаң

Чагыштырып кара юлларыңда,
Кем алдында, кемнең артында
Алда да син, артта баручыга,
Алдагының, тик син артында

Биргәне

Чиксездер Аллаhның биргәне,
Ихласлык, көләчлек, сабырлык.
Кешегә сыйфатлар санаусыз,
Һәркемдә үзендә табарлык.

Кемнәргә зур бәхет, матурлык,
Күңеле чәчәкләр атарлык.
Бер кеше көчендә кайвакыт,
Бик гүзәл бакчалар ясарлык.

Аллаhның бирелгән илhамы,
Күпләргә яшәргә көч бирә.
Илhамның ярдәме шундадыр,
Иң кирәк вакытта ул килә.

Тырышлык тормышта кирәкле,
Бу тормыш ярата зирәкне.
Сайларга бары тик кешегә,
Эшләргә кушканна кирәкне.

Биргәнне алыпта салына суларга,
Без әйтә белмибез шөкерен.
Учакның җылысын тоймыйча,
Күрәбез шикелле төтенен

Биектәге уйлар

Биекләргә карый кеше hәрвакытта,
Һаваларда күзләр ни эзли
Эзләгәндәй тормыш сукмакларын,
Җирдә икәнлегег ул сизми

Җирдә безнең бөтен үтәр юллар,
Барысында җирдә төзисе.
Юлларыбыз булсын киң hәм тигез,
Ул юлларда үзебез йөрисе.

Йортларыбыз булсын якты, җылы,
Ул йортларда үзебез торасы.
Бүгенгедән тора тормышыбыз,
Киләчәге ничек буласы

Нигезләре булсын ышанычлы,
Аумый, тузмый озак торырлык.
Бездән соңда килгән буыннарга,
Яшәр өчен үрнәк булырлык

Сөн буе авыллары

Ярлары буйлап тезелгән,
Сөн буе авыллары.
Якын итә, берләштерә,
Сөн суы агымнары.

Үзе ага салмак кына,
Текә түгел ярлары.
Булмый калмас яр буенда,
Зифа буйлы таллары.

Суларында кер чайкаган,
Яшь киленнәр басмада.
Сөн буйлары hаман якын,
Еллар үтеп барсада.

Тезелеп киткән ярлар буйлап,
Алмалы бакчалары
Аркылы чыгу берни түгел,
Кирәкми басмалары.

Билдән түбән диләр иде,
Сай булган урыннарын.
Атлар йөргән Сөн буенда
Ияртеп колыннарын.

Акканда аккан Сөн шулай,
Ничә еллар үткәндер.
Сөн буе авылларында,
Ничә буын үскәндер

Эй Сөн суы, Сөн буйлары,
Тарихларның шаhите.
Ничә буын бала  чага,
Тормышларын шат итте

Сөн сулары агым сулар,
Шифасы бар суларда.
Аны аңлап, тоеп була,
Сөн буенда туганга

Агыйделгә кояр өчен,
Күпме юллар узыла.
Озатучы авылларыб
Ярлар буйлап сузыла.

Кышлар алда

Кышлар әле ныклап башланмады,
Көтә башлыйм инде җәйләрне.
Кичләр җитсә тизрәк үтсен өчен,
Озагырак эчәм чәйләрне

Күңел туйган никтер суыклардан,
Туңырлыкта түгел шикелле.
Чеметтереп алмый урамнарда,
Малай чакта кебек битемне.

Сират күпередәй җир өстендә,
Кыш айларын озак үтәсе.
Кермәс идем шушы кыш аена,
Миннән тормый, ни хәл итәсе

Бәхәсләшмим, шундый уйлар гына,
Килеп китә кайчак башыма.
Дөньяларда ниләр булсада,
Аллаh ризалыгы барысына.


Маяклар

Җәяуле бураннар,
Тигезли сукмакны.
Маяксыз юлларга,
Чыкмый тор ул чакны.

Юлларга кешеләр,
Куйганнар маяклар.
Адашмый барырга,
Тал чыбык таяклар.

Маяклар бит инде,
Юл буе багана.
Маяклы юлларга,
Ышаныч бар аңа

Зур кече юлларда,
Маяклар булсыннар.
Юлларның дөресен,
Күрсәтеп торсыннар

Авыл ипие

Авылның икмәге,
Хәтердә, хәтердә
Исләрен сизгәндәй,
Тоела хәзердә

Бу җирдә чәчелгән,
Бу җирдә урылган
Авылда он итеп,
Тартылып куелган

Мичләрдә авылда,
Пешерә алганнар.
Һәр өйдә әниләр,
Ипиләр салганнар.

Авылның икмәге,
Күпләрне үстергән.
Яшәүгә тормышта,
Ул безгә көч биргән.

Тарихка күчсәдә,
Авылның икмәге
Иң олы ризыгым,
Күңелдән китмәде

Ничек булыр

Назад Дальше