Уналтынчы тәрбия
Локман хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең8?» диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», диде.
Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.
Унҗиденче тәрбия
Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде».
Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер.
Унсигезенче тәрбия
Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлап-елап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шау-шуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре, киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык9 булмасмы?» диде.
Унтугызынчы тәрбия
Бик озак заманнар бер урманда үлән вә яфрак белән тәрбияләнеп тереклек кыйлгучы бер дәрвиш бар иде. Бер падишаһ ул дәрвишкә хәлен белергә барды. Әйтте: «Йә шәех, әгәр мәслихәт күрсәң, шәһәрдә тор, сәнең өчен урын хәзерләем, тыныч вә рәхәт гыйбадәт кыйлып ятар идең, диде. Дәхи дә сәнең бәрәкәтле нәфесең белән файдаланыр идек. Вә һәм сәнең изге гамәлләреңә безләр дә иярер идек», диде. Дәрвиш кабул итмәде. Дәүләтнең зур кешеләре падишаһка әйттеләр: «Мәслихәт шулдыр ки, берничә көннәргә ул дәрвишне шәһәргә китереп, бераз кунак итеп караек, кәефенә хуш килеп, бәлки, торырга да разый булыр», диделәр. Бәс, теге дәрвишне шәһәргә чакырып китерделәр, бер сарайда үзенә хас бер урын хәзерләделәр. Анда шундый гүзәл вә хозур ки, әгәр мәет керсә дә хәят табар. Падишаһ ул дәрвишнең хезмәтенә бер чибәр йөзле кәнизәк йибәрде, янә гүзәл сыйфат бер егет йибәрде. Аннан соң ул дәрвиш ләззәтле ризыкларны татып карый башлады. Ләтыйф вә йомшак киемнәрне кия башлады. Вә татлы эчемлекләр белән, вә хуш исле җимешләр белән тәрбияләнә башлады. Вә кәнизәкнең гүзәллегенә тамаша кыйлып күз сала башлады. Бервакытны падишаһ ул дәрвишне күрмәгә карар кыйлды. Килеп күрде ки, дәрвишемез элгәреге дәрвишлек сыйфатыннан чыкмыш: куллары агармыш, йөзләре кызармыш, үзе вә нәфесе симермеш җефәк мендәрләргә таянмыш, ай йөзле бер кәнизәк хезмәтенә тормыш, тависдай бер егет баш очында җилпәзә тотмыш. Падишаһ хәйран булды. Әйтте: «Бу ике таифәне, ягъни голяманы вә дәрвишләрне мин дуст тотадыр идем», диде. Бер вәзир әйтте: «Әй падишаһым, голямага алтын бир таки гайреләр һәм галим булырга җөрьәт итсеннәр. Дәрвишләргә шундаен нәрсә бир ки урыннарында дәрвиш булып калсыннар», диде, ягъни, ләззәти дөньядан алар юнәлеш алмасыннар, димәктер.
Егерменче тәрбия
Мисыр шәһәрендә ике әмирзадә бар иде. Берсе гыйлем үгрәнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма булды, бу берсе финанс министры булды. Бәс, бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белән карар иде вә әйтер иде: «Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасән», диде. Галим әйтте: «И туганым, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итмәк минем тарафымдадыр, чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен10 мирасын алдың», диде.
Әй угыл, бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки: канәгать кирәк. Гыйлем, әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр.
Егерме беренче тәрбия
Гаҗәм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пәйгамбәр галәйһиссәлам хезмәтенә йибәрде. Ул табиб ничә еллар гарәб илләрендә торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дәва кыйл», дип, янына килмәде. Беркөн ул табиб пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фәлән кадәр көннәр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк», диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Бу халыкның гадәтләре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып һич тәгам ашамаслар вә тамаклары туймас борын тәгамнан кул тартырлар, ягъни тәгам туйганча ашамаслар», диде. Табиб әйтте: «Сихәтне булдырмак нәрсә шул лабаса», дип, йир үпте дә китте.
Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.
Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.
Егерме икенче тәрбия
Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмаймын, гаҗизмән», диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсән, нәфесне җиңмәк бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар11», диде.
Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр. Дөньяда баһадир шул кешедер ки [кем] нәфесен җиңәр.
Егерме өченче тәрбия
Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утына көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасән? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», диде.
Егерме дүртенче тәрбия
Хорасан вилаятендә ике дәрвиш бар иде, бер-беренә юлдаш булып сәфәргә чыктылар. Бере бик зәгыйфь иде, руза тотып, ике көнгә бер мәртәбә авыз ачар иде. Бере куәтле иде, көн дә өч мәртәбә тәгам ашар иде. Бер шәһәргә керделәр. Ул шәһәрдә боларны, сез шымчыларсыздыр, дип, тотып, хакимнәренә илттеләр, бер ханәгә яптылар. Ике җомга тикшергәннән соң белделәр ки: гөнаһсыз адәмнәр, имеш. Чыгарып йибәрергә әмер булды. Зинданханәнең ишеген ачып керделәр, күрделәр ки: куәтле дигәне җан тәслим кыйлмыш. Зәгыйфьне карадылар, зәгыйфь дигәне җанын сәламәт асрамыш. Моңар бик гаҗәпкә калдылар. Бер хаким әйтте: «Әгәр моның хилафы вакыйг булган булса, гаҗәп булыр иде. Чөнки ул берсе күп ашаучы икән, озак ачлыкка тәкать тота алмаган, үлгән. Әмма икенчесе бер сакланучан адәм, имеш, үзен саклаган вә сабыр кыйлган, сәламәт калган», диде.
Әй угыл, нәфесен бик тәрбия кыйлган кеше катылыкка чыдамыйдыр.
Егерме бишенче тәрбия
Хәкимнәрдән бер адәм үзенең углын күп ашаудан тыйды. Әйтте: «Әй угыл, күп ашау кешене сырхау итәдер, күп ашама», диде. Углы әйтте: «Әй ата, ачлык кешене үтерәдер, фәлән кеше ач үлгән диләр, күп ашап үлде дигәнне ишеткәнем юк». Атасы әйтте: «Алай да, углым, үлчәү белән ашамак кирәк. Күп ашау адәмне үтермәсә дә, күп яхшылык та күрмәйдер. Вә исраф буладыр, исраф хәрәмдер», диде.
Бу кыйссадан сиңа бер тәрбия хасил булсын ки, китап әйткән сүзне күңелеңә сеңдер.
Егерме алтынчы тәрбия
Бер фәкыйрь бервакытны бик мохтаҗ булып калды. Дустларыннан берсе әйтте: «Фәлән кеше бик бай вә нигъмәт иясе адәмдер, әгәр синең мохтаҗ икәнеңне белсә, шаять, шәфкать кыйлыр», диде. Бу фәкыйрь әйтте: «Бәлки, шулай булыр иде, әмма мин аны белмәймен», диде. Ул кеше әйтте: «Әйдә, мин үзем күрсәтәем аны сиңа», диде. Бергә бардылар. Бу фәкыйрь, барып йиткәч, ишегалдында берәүне күрде: иреннәре салынган, күңелсез вә хафа утырыр. Бу фәкыйрь бер сүз әйтмәенчә кайтып китте
Егерме җиденче тәрбия
Муса галәйһиссәлам бер фәкыйрьне күрде: ялангач, киеме юклыктан комга күмелеп яткан. Фәкыйрь әйтте: «Йа Муса, дога кыл Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен, бу фәкыйрьлегемә чыдарлыгым калмады», диде. Муса галәйһиссәлам дога кыйлды. Аз вакыт эчендә Аллаһы Тәгалә теге фәкыйрьне бай итте. Беркадәр вакыт үткәч, Муса галәйһиссәлам аның белән тагын очрашты. Бер җирдә күп халык тупланган, шау-гөр килә. Муса галәйһиссәлам сорады: «Бу ни тавыш, ни хәл булды?» Әйттеләр: «Бу фәлән кеше, күп эчеп исергән дә, сугышып, бер кешене үтергән. Аны, хөкем итеп, җәза мәйданына алып баралар». Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләренә хәйран калды. «Кара инде, уйламый дога кыйлганмын», дип үкенде, тәүбә итте.
Егерме сигезенче тәрбия
Шәех Сәгъди хикәят кыйлмыштыр хис: «Замананың үзгәрүеннән һәнүз егълаганым вә шикаять кыйлганым юк иде. Мәгәр бервакытны аягыма кияргә юк иде, аякларым ялангач, Күфә мәсҗеденә килдем. Бер аяксызны күрдем, вә Аллаһы Тәгаләгә шөкер вә сәна кыйлдым, вә аягым ялангачлыгына сабыр кыйлдым», диде.
Имде, әй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тәрбия бирәем.
Егерме тугызынчы тәрбия
Бер көчсез, зәгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык эләкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады куәте җитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар моны күреп әрләделәр һәм шелтәләделәр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа эләккән шундый балыкны ычкындырдың!» диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һәм балыкның да көне бетмәгән», диде.