Имде, әй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тәрбия бирәем.
Егерме тугызынчы тәрбия
Бер көчсез, зәгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык эләкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады куәте җитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар моны күреп әрләделәр һәм шелтәләделәр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа эләккән шундый балыкны ычкындырдың!» диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һәм балыкның да көне бетмәгән», диде.
Балыкчы насыйб булмаган балыкны тоталмый.
Балыкның әҗәле җитмәсә кармакка эләкми.
Шулай инде, халык арасында гел фәкыйрь шелтәгә тарый.
Утызынчы тәрбия
Бер сәүдәгәр үзенең сәүдәсендә мең алтын зарар итте вә углына әйтте: «Әй угыл, бу серне кешегә әйтергә кирәкмәс», диде. Углы әйтте: «Әй ата, фәрман сәнеңдер. Вә ләкин бу серне яшерүдән безгә ни файда булыр?» Атасы әйтте: «Таки ике кайгы булмасын дип әйтәмен ки, бер кайгы хәзинәмез кимүе, икенче кайгы күршеләремезнең шәматәсе», диде.
Әй угыл, «шәматә» дигән нәрсә мәзмүм12 холыктыр, шәматәдән саклан, ягъни берәүнең кайгысын яки зарарын күреп яки ишетеп, сәвенмәкне шәматә диерләр.
Утыз беренче тәрбия
Гакыл иясе вә фазыйләтле13 бер егет бар иде. Әмма ничә мәртәбә галимнәр вә акыл ияләре арасында утырыр, бер сүз сөйләмәс иде. Атасы әйтте: «Әй углым, белгәнеңне ник сөйләмәйсән?» диде. Углы әйтте: «Куркамын ки, әгәр белгәнемне кешегә белдерсәм, галим икән дип, минем белмәгән нәрсәмне сорарлар да, оятлы булырмын», диде.
Әй угыл, бу хикәяттән сиңа файда шулдыр ки: бер нәрсәне тәмам нигезенә төшенеп белмәсәң, телеңә китермә.
Утыз өченче тәрбия
Бер падишаһ үзенең углын остазга гыйлем укымага бирде. Остаз күп иҗтиһад белән падишаһның углына тәгълим бирде, вә яман нәрсәләрдән тыйды, вә кайчак кыйнады. Бу бала тәкатьсезлегеннән атасына кайтып шикаять кыйлды, тәнен ачып күрсәтте. Атасы, моңар хафаланып, остазны чакыртты, әйтте: «Әй остаз, гавам балаларын бу кадәр җәфа кыйлмайсаң икән, безнең баламызга бу кадәр җәфа вә җәбер күрсәтәсән, ни сәбәптер?» диде. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, аның өчен ки, гавам балаларына игътибар юктыр; әмма падишаһ балалары җәфа ни-нәрсә, җәбер ни-нәрсә икәнен белеп үссеннәр. Таки падишаһ булганнан соң, җәбер вә золым ни икәнен белеп саклансын. Әгәр падишаһтан вә падишаһ балаларыннан җәбер вә золым башланса, илдән илгә йөртерләр».
Вә олуг кешеләрнең вә байларның балаларын, тәрбия вә дә ки тәртип бирүдә гавам балаларыннан артыграк карарга тиеш, ягъни узындырмаенча, тыгызрак тотып тәрбия кыйлырга тиеш, бай дип, иркенлек кыйлырга ярамый.
Утыз дүртенче тәрбия
Әй угыл, балаларга тәгълим бирсәң, кечерәк вакытта бик иҗтиһад кыйл, «Әл-гыйльме фи с-сәгъри кә нәкаши фил-хәҗәри» мазмунынча14 чыбыкны нечкәрәк чагында бөгү уңайракка киләдер. Кечерәк вакытта күп фәннәргә төшендермәк кирәк, математиканы аз-аз белдермәк тиеш. Әмма бу балаларга сабак укыту хосусында сиңа яхшырак тәрбия бирәсем бар.
Утыз бишенче тәрбия
Бер падишаһ углын бер остазга бирде, әйтте: «Әй остаз, бу бала сәнеңдер, үз низамыңча15 яхшы тәгълим16 биргәйсән», диде. Бәс, остаз бу падишаһ баласына башка балалар белән бер дәрәҗәдә белем бирде. Ләкин падишаһ баласы гавам балалары йиткән дәрәҗәгә йитмәде. Бәс, падишаһ шелтәләмәкче булды. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, тәрбия бердер, ләкин сәләтлелек башкадыр», диде.
Бәс, әй угыл, гавам балалары күбрәк бай балаларыннан өлгеррәк вә зирәгрәккә киләдер. Мән сәңа шуның өчен әйтәмен: бай балаларына артыграк иҗтиһад сарыф кыйлмак кирәк, алар бик иркә булалар.
Утыз алтынчы тәрбия
Бер гарәп үзенең углына әйтте: «Бак, угыл, кыямәт көнендә синнән «Син кем углы?» дип сорамаслар, бәлки «Ни гамәл китердең?» дип сорарлар», диде.
Утыз җиденче тәрбия
Шәех Сәгъди риваять кыйлмыштыр ки: бер фәкыйрь адәм бар иде, гомерендә бала күрмәде, Аллаһы Тәгаләдән сорады: «Әгәр углым булса, ошбу өстемдәге киемемнән башка, милкемдә нәрсә юктыр17 аны сатып, фәкыйрь-фокарага өләшер идем», дип нәзер кыйлды. Бәс, Аллаһы Тәгалә аңа бер угыл рузи кыйлды. Бик шатланып, әйткән нәзерне тотты, фәкыйрьләргә хәер кыйлды. Берничә елдан, янә Шам сәфәреннән кайтканда, юлым шул шәһәргә тугры килеп, ул кешене сораштым. Әйттеләр: «Зиндандадыр». «Ни сәбәпле зинданга төште?» дип сорадым. «Углы бер вакытны, хәмер эчеп, сугышып, бер адәмне үтергән иде һәм шәһәрдән качкан иде. Углын тапмагач, углы урынына атасын зинданга салдылар».
Әй угыл, ошбу заманамызда да моңар охшашлы вакыйгалар бардыр ки, ниндәен байлар бар, балалары яшь вә кечкенә заманда, кырык-илле мең, йөз мең белән сәүдә кыйлгучылар. Балалары үсеп йиткәч, фәкыйрь вә мохтаҗлыкка калалар. Ул нидәндер? Әлбәттә, кечкенә вакытта балаларын яхшы тәрбия кыйла белмәгәнлектәндер.
Утыз сигезенче тәрбия
Бер олуг галим әйтте: «Һәрбер дошман, аңа яхшылык иткән саен, дошманлыгын киметә. Тик нәфесе генә, үзенең таләбен канәгатьләндергән саен, сиңа каныга төшә».
Утыз тугызынчы тәрбия
Хикмәт мал дигән нәрсә гомерне тынычлык белән кичермәк өчендер; түгелдер ки фәкать мал җыймак өчен. Бер гакыл иясеннән сорадылар. «Изге бәхетле кемдер, дәхи явыз бәхетле кемдер?» диделәр. Ул кеше әйтте: «Изге бәхетлелекнең галәмәте шулдыр ки: дөньяда сакланучан бу- лыр, ахирәтне онытмас, гыйбадәтчән булыр аз сүзле булыр хәрәмнән сакланыр, изгеләргә мәхәббәт итәр, кече күңелле булыр, җумарт булыр, шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле шулдыр ки: мал җыярга хирыс булыр, нәфесенә иярер, күп сөйләшер явызларны яратып, явыз холыклы булыр, хәйләкәр булыр, шәфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр.
Әй угыл, бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки: изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан, монда сиңа изге бәхет галәмәтләрен санап китерүдән максуд, сине изге бәхетле кыйлмактыр.
Кырыгынчы тәрбия
Муса галәйһиссәлам Карунга мондый нәсыйхәт бирде: «Аллаһы Тәгалә сиңа ихсан кылды сине бай итте. Инде син дә ихсан һәм изгелек кыл», диде. Карун Мусаның сүзен тыңламады. Малы-мөлкәте белән аны җир йотты.