Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев 2 стр.


Маңгай күзе ботак тишеге дип,

Мәкаль булып әйтеп калынган.

Күңел күзе бәлки мөhимлеген,

Аңлатырга шулай язылган


Бер минутка йомып кара әле,

Барганда, я гамәл кылганда.

Шул мизгельдә җитә, караңгыда

Яшәү авырлыгын аңларга


Күз карашы күпме көчкә ия,

Сүзләр әйтми була аңлашып.

Күз карашы сиңа ирек бирми,

Күзгә карап кыен алдашу.


Күргән күзләр, якты юллар яча,

Барасында алга, барасың

Күргәнеңне олы ядкарь итеп,

Күңел түрләренә саласың.


Аңлау килә нигъмәт икәнлеген,

Бераз гына күрү кимесә

Шөкер итү, бөтен биргәненә,

Һәр кешегә, шуңа килешә

Иң олы сүз

Олы сүзләр, матурлары күпме
Иң зурысы нинди сүз микән?
Җавап эзләп шушы сорауга,
Уйлар белән мин ерак китәм.

Нидән башлана соң гомер башы,
Ничек килдек без бу җиhанга.
Нинди сүзне җиңә алмас иде,
Калган барсын бергә жыйсаңда.

Нинди сүзне иң беренче әйттең,
Кемнәр бирде йөрәк җылысын?
Догаларын кылып синең өчен,
Табар өчен юлның турысын.

Истән чыкмый торган сүзләр бармы,
Башка андый тормыш юлында.
Кеше булсын диеп тырышучы,
Барлык килгәннәрдән кулыннан.

Бер вакытта алар синең өчен,
Үпкәләрлек сүзләр әйтмәйләр
Күңелләрдә булсын hәрвакытта,
Изге җаннар, алар  Әңкәйләр!

Күңел карыша

Ишек шаку ишетелер кебек,
Уйга батып кайчак утырсаң.
Юл сандыгың авыр булыр микән,
Хәтирәләреңне тутырсаң

Юлга чыгасылар була икән,
Йокы керми андый төннәрдә.
Юлсыз булмый, кеше гомерләре,
Шул юлларда үтә көннәрдә.

Юллар бетми җирдә яшәгәндә,
Чарасызлык, юлсыз калулар.
Кайчагында бәлки кирәктердә,
Тәрәзә hәм ишек кагулар

Язмыш кызык, читтән караганда,
Картлык килә, күңел карыша.
Сәләм биреп, тәрәз шакысада,
Күрмәмешкә аны сабыша.

Сабыйлыкка кайчак бирелепме,
«Мәм мәм» ашыйм диеп аклана.
Көзләреннән шулай качмак булып
Ялгышулар әллә башлана.

Йөрәк тибә

Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
Әллә тибә, әллә яна ул
Чыгып очам диеп, кайвакытта,
Кошка әйләнеп канат кагамы ул.

Нигә яна, кемнәр белә ала,
Янада ул яна туктамый
Алай озак, бердә туктамыйча,
Учактарда алай ут янмый.

Ниләр яна, әллә хисләр яна,
Ялгыш булган бәлки хыяллар.
Буяулары яна, купшы итеп,
Артык чуар итеп буялган

Әллә янып, әллә тибеп шулай,
Төннәрендә, шулай йокламый.
Ул туктаса, аңлап ни буласын,
Шуңада ул тибә туктамый.

Ул кояшы кебек зур галәмнең,

Җан дигәннең булу халәте.

Аллаhының олы бер хикмәте,

Җан иясе булу сәләте

Җирдә

Җирдә тормыш, аның туфрагында,
Аерылмыйча кеше гомере
Күккә никтер hаман омтылабыз,
Аңласакта мөмкин түгелен.

Җирдә байлык- кеше кызыкканы,
Күктә ниләр табып була соң
Әллә өмет итеп күберәкне,
Кулларыңны сузып торасың

Әллә кызыксынып, уйланулар,
Шунда тарта микән күңелне.
Буш hавада коры бушлык кына,
Кеше өчен анда түгелме.

Буй житәрлек берәр әйбер бармы,
Канатларың бармы очарлык
Күтәрелеп җирдән чакырымнар,
Болытларга җитеп кочарлык.

Җирдә безгә урын, жирдә генә,
Җир өстендә барсы бирелгән.
Кунуннарын шуның үти алып,
Яшәү өчен җиргә киленгән.

Җир анада диләр кайвакытта,
Аналардай аннан туенгач
Аңлауларда бәлки кирәк булмас,
Куенына аның сыенгач

Берсен

Берсен сайлау кирәк берсен,
Кайсы килә ала кулыңнан
Язганыңны кабат укыйсыңда,
Язасыңда килми соңыннан.

Акыл сатучылар дөнья тулы,
Күп сөйләүче, үзе тыңламый.
Җырчыларны хурлап яшәүчеләр,
Ялгыз чакта хәттә җырламый.

Остаз сүзе кайчак туры килми,
Эшкә өйрәтүче, эшли белми.
Кеше дәвалаучы табибларда,
Юктан гына, кинәт каты чирли.

Хата ясый кеше гомер буе,
Шикле эшне, эшләп алыйм дип.
Эзләгәнен кеше таба алмый,
Язмыш юлын күреп калыйм дип.

Кабатлаулар кирәк, яхшылыкны,
Асылларын әгәр аңласак
Үзең өчен закон язып булмый,
Булганнарын үти алмасак

Кышлар җитә, вакыт табып булмый,
Җәен әзерләргә чананы
Яшибездә кебек исраф күп,
Белмәгәнгә ахры чаманы.

Үлчәм

Үлчәм

Үткән гомер сүнәр учак түгел,
Кеше җирдә янган йолдыздай.
Якты юлы шуңа сызылып кала,
Бер гомердә, тик бушка узмай.

Галәм үлчәмендә, күк йолдызы,
Акыл җитми барыбер аңларлык.
Кешеләргә башка үлчәм җирдә,
Бер береңне шуңа санларлык.

Галәмнәрдә йолдыз борчак кадәр,
Тыныч яши алар җемелдәп
Галәм тыныч, төнен чыгып тыңла,
Таба алмаслык, дөрес сүз эзләп.

Сирәк мирәк йолдыз атылганга,
Азаямы күктә йолдызлар.
Кемнәр аны саный ала икән,
Күк йөзендә күпме йолдыз бар.

Йолдыз эзе калды әллә миндә
Төнге йолдызларны күзәтеп.
Галәм көчен, кеше язмышында,
Берничектә булмый үзгәртеп.

Дөнья бер

Кеше саен аеырым дөнья булмый,
Бер үк була закон, кануннар.
Кеше белән кеше аермасы,
Язмышларга гына язылган

Гаделсезлек сине борчый икән,
Уйлап кара килгән юлларын.
Үзе эзли, кеше сайлый ала,
Язмышына кирәк булганын.

Язмышларга җиңел караганда,
Өмет итеп әкият  дөньялар.
Ник сырларга булган хыялларны,
Бер генә бит җирдә дөнья бар..

Хыял белән тормыш ерагая,
Кануннарны начар белгәндә.
Белгәннәрен начар үтәгәндә,
Кайвакытта аннан көлгәнгә.

Килмәс кебек вакыт, килә житә,
Җавап дигәннәре чорларның.
Үлчәүләргә салып карар өчен,
Җир йөзендә кылган булганын.

Сүзләр

Әй бу сүзләр, ниләр генә кылмый,

Күңелләрне ничек яралый

Ачу белән бергә туган сүзне,

Уйламыйча әйтү ярамый


Сүзләр генә дибез кай вакытта,

Ә алар бит, күңел карашы.

Шул карашың сиңа маяк булып,

Ул юллардан алга барасы.


Сүзләр алар, салган күперләрдә,

Җимерелгән йортлар гaйләләр.

Алар әле тормыш законнары,

Дөрес юлдан безне әйдәгән.


Буш сүзләргә вакыт исраф булса,

Авырлары, җанны яралый

Яралы җан, ялгыз җафалана,

Бер эттә аны, килеп яламый.


Кеше булып калу кыенырак

Ходай биргән безгә телләр бар.

Яра салмый, яра алмый калган,

Белмим, бу дөньяда кемнәр бар.

Табиб

Сырхаулык килгәндә,
Бик кирәк шул табиб.
Беренче табибны
Күңелдә без табыйк.

Ул hәрчак сиздерә,
Кирәктә кисәтә
Үз күңелең, ул табиб,
Ни генә дисәктә

Өйрәнә алып без,
Күңелне тыңласак.
Үзеңә булсада
Битараф булмасак.

Кем бердәм

Бердәмлектә була диләр көч
Кемнәр белән кемнәр берләшә.
Ярышларда, олы байлык өчен,
Бересеннән берсе көнләшә.

Бердәм сайлаучылар, сайланучы,
Берсе халык, берсе көтүче.,,
Халык хезмәтчесе, ул халыкны,
Көтү диеп мыскыл итүче

Кабат кабат, нигә сайларга соң,
Бер алдаган икән инде халыкны.
Алар хәтерләтә шулай яшәп,
Бакчасында кергән тавыкны.

Нигә кирәк әгъзә булган өчен
Сайлансыннар, кеше булганнар.
Член булып кына йөрмәгәннәр,
Кеше өчен эше булганнар.

Авыр шул ул сайлап ала белу,
Андый хокукларың булсада.
Җиңел юлда алданулар көтә,
Читтән матур булып торсада.

Гомерлеккә нигә сайлау кирәк,
Бөтен эше, ыштан туздыру.
Бердәмлек ул халык өчен кирәк,
Халык эше сайлап уздыру

Бүгенгедәй вакыт

Үткәннәрне күпме уйласакта,
Алар кала барыбер искечә.
Үзгәрмичә кала тормышларда,
Киләчәккә, уйлар күчмичә.

Бүгенгесе мөhим иртәгә өчен,
Иртәгәгә булып үткәннәр
Үткән, бүген, алда киләчәкләр,
Тезелешеп шулай киткәннәр.

Киләчәк ул була; булмый калмый,
Ләкин менә нинди була ул.
Гамәлеңдә булган теләк булып,
Күптән сине көтеп тора ул.

Буш теләкләр үкенечле түгел,
Алардан соң нинди файда бар.
Үзгәрешләр өчен иң уңайлы,
Бүгенгедәй вакыт кайда бар.

Бөре булса, ярып яфыракларын,
Орлыклардан уңар игеннәр.
Киләчәкләр безгә тоелырлар,
Кайткан кебек бәхет иленнән.

Үз кулыңда кебек язмышларың,
Ул сакланса күңел түрендә
Киләчәккә хыялларың итеп
Язылсалар әгәр бүгенгә.

Нигә таллар

Гомер буе, таллар якын никтер,
Туган якның әллә тамгасы
Әллә шуннан юллар алгангамы
Безгә биргән тормыш арбасы.

Таллар белән хәттә сөйләшәбез,
Сәләм көтеп, юллап сәләмнәр.
Җәйге таллар башын иеп Сөнгә,
Көзне менә тагын сәләмнәр.

Талдан үреп салган күпер кебек,
Алар тора hаман юлларда.
Туган якның матурлыгы калыр,
Сөн буенда таллар булганда.

Үз җылысы була hәр төбәкнең,
Җырлар туа атап талларга.
Сагынулар басылырлар кебек,
Карый алсаң бөдрә талларга.

Таллар өчен җәйләр уңай вакыт,
Матурларга елга буйларын
Сәбәпләрен таба алмасамда,
Ә талларга, кайта уйларым.

Иң олы сүз

Назад Дальше