Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев 3 стр.


Иң олы сүз

Олы сүзләр, матурлары күпме
Иң зурысы нинди сүз микән?
Җавап эзләп шушы сорауга,
Уйлар белән мин ерак китәм.

Нидән башлана соң гомер башы,
Ничек килдек без бу җиhанга.
Нинди сүзне җиңә алмас иде,
Калган барсын бергә жыйсаңда.

Нинди сүзне иң беренче әйттең,
Кемнәр бирде йөрәк җылысын?
Догаларын кылып синең өчен,
Табар өчен юлның турысын.

Истән чыкмый торган сүзләр бармы,
Башка андый тормыш юлында.
Кеше булсын диеп тырышучы,
Барлык килгәннәрдән кулыннан.

Бер вакытта алар синең өчен,
Үпкәләрлек сүзләр әйтмәйләр
Күңелләрдә булсын hәрвакытта,
Изге җаннар, алар  Әңкәйләр!

Сафсата

Дөнья матур, кеше мәзәгерәк,
Картаерга бердә теләми.
Сизми кала вакыт үтүендә,
Ул турда ул бердә сөйләми.

Юмарт булам, әгәр баесам ди,
Балаларга байлык калдырам.
Намаз укыйм пенсиягә чыккач,
Ул акчага мәчет салдырым.

Пенсиягә чыкты намазы юк,
Ә пенсия хәер бирерлек
Вакыт кына hаман табылмады,
Мәчетләргә барып килерлек.

Балаларга вакыт җитмәсәдә,
Оныкларын имеш өйрәтә
Ә кичләрен чыгып мыштым гына,
Тәмәкесен чыгып көйрәтә.

Ни әйтергә оныкларга карап,
Вәгъдәләре, кала онытылып.
Бер адымны башта атламыйча,
Бер каяда булмый омтылып.

Кеше җан иясе жир йөзендә,
Өстәп биргән Аллаh акылны.
Аңлар өчен, аера алыр өчен,
Азны, күпне, ерак, якынны.

Караңгылык

Билгесезлек эзе, караңгылык,
Күренмичә калган юллардай.
Яшерелгән кебек офыкларга,
Булмаганда кебек, еллардай.

Язмыш юлы караңгыда була
Кайвакытта ачылып яктыра.
Караңгыдан караңгыга кадәр,
Омтылып яши кеше, яктыга

Яктылык бит күзләр өчен булып,
Күңел өчен әгәр булмаса
Билгесезгә барсы әйләнә бит,
Түрләренә кадәр узмаса.

Кыйбласыз калган юлчы нишли,
Кая барганын ул беләме
Караңгылык аңа бүләк итеп
Язмыш сыный, әллә көләме?

Аңлашу

Озын гына гомер юлы үтеп,
Бүген генә әллә аңладым
Бик күпләре күрә алганнарның,
Үзем белән бергә барганын.

Истә калмагандай, югалгандай,
Эзсез генә аткан таңнары.
Кирәкләре артык кирәкләре,
Күренмичә артта калганы

Зарланулар булган аңламаудан,
Алданулар булган  наданлык.
Әллә терәк әллә теләк булмый,
Киңәш сорар кеше табарлык.

Дөнья сынаулары төрле була,
Кызык, тамаша, я еларлык
Аңлый алмый, сынау икәнлеген,
Җаннарыңны тәслим кыларлык.

«Тупик» кебек алда юллар бетә,
Менә шунда булган алдану
Ак, караны бергә бутау  гөнах;
Ерак бабайлардан калган ул.

Әрәм булган шуңа күпме вакыт,
Күпме савап бирә торганы
Гомер юлын шулай үткән өчен,
Безгә тиеш  бүген булганы.

Хәтердәме

Озын гына гомер юлы үтеп,
Бүген генә әллә аңладым
Бик күпләре күрә алганнарның,
Үзем белән бергә барганын.

Истә калмагандай, югалгандай,
Эзсез генә аткан таңнары.
Кирәкләре артык кирәкләре,
Күренмичә артта калганы

Зарланулар булган аңламаудан,
Алданулар булган  наданлык.
Әллә терәк әллә теләк булмый,
Киңәш сорар кеше табарлык.

Дөнья сынаулары төрле була,
Кызык, тамаша, я еларлык
Аңлый алмый, сынау икәнлеген,
Җаннарыңны тәслим кыларлык.

«Тупик» кебек алда юллар бетә,
Менә шунда булган алдану
Ак, караны бергә бутау  гөнах;
Ерак бабайлардан калган ул.

Әрәм булган шуңа күпме вакыт,
Күпме савап бирә торганы
Гомер юлын шулай үткән өчен,
Безгә тиеш  бүген булганы.

Бүген шулай, ә иртәгә

Без яшь чакта, шулай иде диеп
Кышлар суык, җылы буранлы.
Бизеберәк искә төшерәбез,
Әллә кайчан инде булганны.

Әйбәтерәк идек, тырышырак диеп,
Үзебезне әллә алдыйбыз
Яңа буын шундый булмаганга,
Без гаепле аңлый алмыйбыз.

Дин ирекле, намаз укучы юк,
Хәмер хәзер дару шикелле
10 фермадан ике фермер калды,
Калганнары тармар ителде.

Ат сагынып яшәп булмый хәзер,
Кеше саен «100 ләп» аты бар
Йортлар  клуб, анысыда аз булса,
Берәү түгел ике каты бар

«Атсыз арба» белән урам тулы,
Киң юлларда, озын «бөке"ләр
Килә икән акча хәкимлеге,
Киләчәккә ниләр көтүләр

Без кем идек шунда беленердә,
Киләчәккә салган бу юллар.
Аклануга охшаш нотыкларың
Кемгә якын булыр, кем тыңлар?

Башын иеп халык яшәми

Бүген шулай, ә иртәгә

Без яшь чакта, шулай иде диеп
Кышлар суык, җылы буранлы.
Бизеберәк искә төшерәбез,
Әллә кайчан инде булганны.

Әйбәтерәк идек, тырышырак диеп,
Үзебезне әллә алдыйбыз
Яңа буын шундый булмаганга,
Без гаепле аңлый алмыйбыз.

Дин ирекле, намаз укучы юк,
Хәмер хәзер дару шикелле
10 фермадан ике фермер калды,
Калганнары тармар ителде.

Ат сагынып яшәп булмый хәзер,
Кеше саен «100 ләп» аты бар
Йортлар  клуб, анысыда аз булса,
Берәү түгел ике каты бар

«Атсыз арба» белән урам тулы,
Киң юлларда, озын «бөке"ләр
Килә икән акча хәкимлеге,
Киләчәккә ниләр көтүләр

Без кем идек шунда беленердә,
Киләчәккә салган бу юллар.
Аклануга охшаш нотыкларың
Кемгә якын булыр, кем тыңлар?

Башын иеп халык яшәми

Булсаларда төрле холыклылар,
Күп кешегә коллык мәсхәрә
Күбәйсәләр башын иючеләр,
Халык өчен авыр мәсьәлә

Ирек сүзен кеше аңламаса,
Булганында тотып сатмаса.
Көрәшүдән файда эзләмичә,
Үзенекен генә сакласа

Күләгә я, җылы урын эзләп,
Тере булып халык булмасак.
Берәм берәм безне манчыганда,
Читтән курыкып карап тормасак.

Ялагайлык, сатлык, битарафлык,
Чәчәк ата әллә яңадан
Табигатьнең әнә, матурлыгы
Урманнарда.. кинәт яналар

Кеше белән кеше аерыла
Җыйган малын дәүләт итмәкче.
Акылына күрә хыяллары
Үзе белән алып китмәкче..

Сугыш бетми нигә җир йөзендә,
Череп баеганнар бетмичә.
Үзе теләп алар китә белми,
Бергәләшеп «ярдәм итмичә»

Көз кыш түгел әле

Уйландыра торган вакыт килә,
Көзләр белән алар парлашып.
Җәй көннәрен ничек утырасың,
Үзең белән үзең аңлашып

Көз сүзләре үзе шулай микән,
Хис уйларны куа уята
Гомер буе моңсу яшәгәнне,
Көзләр килеп бераз юата.

Кеше иярә инде, өйрәнгәнгә,
Уйлап тормый, соңгы булмаска.
Өметләнеп ышанудан бәлки,
Үз фикерен җыеп тормаска.

Көзләр килеп, сискәндерер әле,
Алда суык кышлар көткәнгә.
Ишек шакып гомер көзләредә,
Бушка кебек, җәйләр үткәнгә.

Гомер көзе диеп әйтелгәндә
Кышлар ничек булыр, гомернең.
Суыклары, ачы бураннары
Искә төшерер, көзен бүгеннең.

«Сары кое» чишмәсе

Исемнәре сары кое,
Чишмә булып ага ул.
Коеда ул, чишмәдә ул,
Агада ул ага ул.

Тамчылары  чык бөртеге
Бәллур кебек күренә.
Сары алтын түшәлгәндәй,
Ул чишмәнең төбенә.

Сулар алучы аннан юк,
Ерактарак ага ул
Берәр тапкыр суын эчсәң,
Гел исләрдә кала ул.

Сары кое, төбе сары,
Салкын аның сулары.
Агуларын туктата алмый,
Кышның суык бураны.

Ялгыз була матур чишмәләрдә,
Тыныч кына алар агалар
Сары кое кебек, моң-суланып,
Бер үзләре шулай калалар

Үз юлыңда

Яшибездә гомер уза,
Түзсәңдә түзмәсәң-дә.
Барыбер, була алмый
Күрсәңдә, күрмәсәң-дә.

Өйрәтә тормыш, сорамый,
Белсәң-дә, белмәсәң-дә.
Бер җиреңдә кими алмый,
Зарланып йөрмәсәң-дә.

Иманлы кеше була алмый,
(Аллаhым) димәгәндә
Сәҗдә кылып карышында,
Башларын имәгәндә.

Ялварулар кирәк булмый,
Кайгылар килмәгәндә
Иман юкка, оҗмах сорау,
Оялмый җирләгәндә.

Күңелләрнең чуарлыгын,
Яшереп буламыни
Урысчаны татарчалап
Ул безгә йола мени

Үзең инде, адашсаңда,
Башкаларны бутама
Тәмугкада, җәннәткәдә,
Һәркем, үз юлын таба.

Кесә тулгач

Берәү мактый, берәү хурлый,
Интернет туганнан соң.
Чыбыксыз телефон белән,
Кесәләр тулганнан соң

Әнидә дә, әбидә дә,
Күзлекле бабайда да
Урамда сәпиттә йөргән,
Биш яшьлек малайда да.

Интернет, дөнья инде ул,
Аермасы онлайн.
Телефон аша үз ишен
Эзләп тапмый калмай ул.

Китапта бар, хисапта бар,
Олы, олы, чүплекләр
Ләкин эзләп йөремәсәк,
Җүнле әйбер чүплектән.

Дөнья чиксез булган икән,
Монда барсы «кесәдә»
Бөтен байлыгың шикелле,
Комачаулап йөрсәдә.

Замананың бер нигъмәте,
Аңлап әгәр куллансак
Андагы гaйбәтне сатып,
Гaйбәтчеләр булмасак.

Бүгенге заман

Назад Дальше