Бүгенге заман
Фикерләрнең туа төрлеләре,
Дөресләре белән ялгышлары.
Дөрес диеп уйлап, уйдырманы,
Кемнәр генә микән ялгышмады.
Белгәннәрең якын, дөрес кебек,
Белмәгәннәр ялгыш юллардай.
Андыйларга әле күңел тартмый,
Башкалары көтеп торгандай.
Кабул итү кыен, яңалыкны,
Аңлау өчен авыр булганда
Кирәк түгел кебек бер ни башка,
Үзгәрешләр булмый торганда.
Юллар үзгәрештә, хәрәкәттә,
Кичәгеләр бүген ярамый
Алда буласылар, яңа халәт,
Туган фикерләргә карамый.
Алда үзгәрешләр, тизләнешләр
Җиhан шулай бик тиз үзгәрә.
Ашыгырга түгел, житешергә,
Аңлаткандай, куша безгәдә.
Күңел түре
Күңел түре нинди сүзләр өчен,
Ничек сайлап, анда җыя ул.
Авырлары, җылылары белән,
Бер урынга ничек сыя ул
Башка урын әллә булмаганга,
Бөтен булган шунда туплана.
Тормыш ядъкәрләре булырдае,
Үпкәләрлекләре юккада
Кайсылары күбрәк булугамы
Шуңа әллә күңел үзгәрә
Күтәрә алмый башлап авырларын,
Күңел төшә гади сүзгәдә.
Күңел киңлекләрен кемнәр белә,
Бәлки анда урын җитәрлек
Хисләреңнең сайлап алынганын,
Күңел түрләрендә итәрлек
Белеп бетерә алмаслык хәзинәсен,
Җыеп бара кеше күңелгә
Иң Иң дигән каты, йомышагы,
Урын таба күңел түрендә.
Көзең кебек
Бара бара, юллар артта кала,
Килеп житте менә көзләрдә.
Урамда да әнә көзләр йөри,
Охшаганнар минем көзләргә.
Әллә мине якын иттегезме,
Көзләр, көзләр, әй сез көзләр
Сезнең белән ахры калам инде,
Качып булмас инде хәзер сездән.
Сары яфрак, чакыру билетыдай,
Кемнәргә соң алар тарала.
Җылы җәйләр үтеп кителгәндә,
Көзгә иярми, кемнәр кала ала.
Көзләр алар салкынырак инде,
Җитәр микән аның җылысы.
Бүгенгенең, калган юлларыңның.
Көзләре аның хәзер олысы
Фасыллары елның кабатлана,
Тәңгәл кебек хәзер, көзләрдер.
Елның язы әле килер диеп
Өметләнеп карый күзләр гел.
Хушлашу
Әллә киттең, әллә кайтып киттең,
Моңнар булып безнең яннардан
Шигырләрең калды тамып-тамып,
Ядъкәр булып синең җаннардан.
Эчкерсезлек кемдә булыр инде,
Синдә булган кебек ачык йөз
Онытылмый сакланырлар әле,
Шигырьләрдә калган моңлы сүз.
Күңелеңне салдың ул юлларга,
Укыганнар күрми калмаслар
Синең язган бәдрә талларыңда,
Сине сагындыра алмаслар
Син китәсең шигырьләрең әле,
Хисләреңне искә тәшерер
Яратуны, сагынуны саклап,
Безнең күңелләргә күчерер
Хуш бәхил бул Изгелекләреңә,
Сиңа бездән барсын догалар.
Ихласлыкта булган бар теләкләр,
Язылганча кабул булалар.
Гомер узу
Гомер узу гади картаюмы,
Яшь чакларны сөйләп моңлану.
Искә алып кайбер мизгелләрен,
Бер ялгызың гына елмаю.
Кабатланмас булу үткәннәрең,
Синең өчен түгел яңалык
Күмер җылысында яшәгәндәй,
Учаклар юк кабат ягарлык.
Өлгемәдем, диеп уйланулар,
Акланулар гына шикелле.
Вакытлары күпме артта калды,
Нинди озын юллар үтелде.
Офтанулар, үкенүләр түгел
Бары алар эчке уйларың.
Язмыш сиңа тиеш булганнарын,
Юлларыңа чыгарып куйганын.
Күрә алдыңмы икән барысында,
Синең өчен язмыш биргәнен.
Аңлый алып, нинди асыл белән,
Кешеләрнең җиргә килгәнен
Кунакмы без әллә була алмадык,
Әллә булдык артык hавалы
Саваплары дарулары булган,
Ала алдыкмы җирдә дәваны?
Агыда карасыда
Җиңү килми көрәшләрдән башка,
Авырлыксыз килми җиңеллек.
Омтылышлар нәтиҗәләр бирсә,
Күңелләрең белән сизерлек
Сагынулар булмый, тигез җирдә,
Ераклашу әгәр булмаса
Ишетергә, хәтер яңартырга,
Моң жепләре җирдә тынмаса.
Юллар салынылар, табылалар,
Күңел тарткан якка hәрвакыт.
Иртәгәгә калган ерагая
Көн саен бит шул үк бер вакыт.
Агасыңдыр кебек, онытылып,
Тормыш елгасында уйларсыз.
Төшләр аралашып өнең белән.
Таңнар кебек, шаулы туйдан соң.
Ялгышулар, хата, алдашулар
Тормыш өчен барсы чынбарлык.
Тотып карап түгел барысында,
Элек, зирәк кинәш тыңларлык.
Йолаларда, гореф гадәтләрдә,
Мәкаль, вәгазь күпме язылган.
Тоеп барыр өчен күңел белән,
Күпме юллар әзер, салынган.
Язмыш борганда
Язмыш борганда
Булмый ялгышларсыз, була алмый,
Алар синең алда юлларың.
Авырлыклар, сынауларың синең,
Егылмыйча үтә алганың.
Егылмыйча гына түгел, адашмыйча,
Сабак алып инде үткәннән.
Кабатламый кире юл кебекне,
Бүген өченнәре, беткәннән.
Юллар алар әйе, алдавыч шул,
Алданулар җирдә җитәрлек.
Дөрес барам диеп барганда да,
Сизмичәдә, читкә китәрлек
Олы юллар, туры юллар күпме
Борылмасыз юллар буламы.
Синекеме әллә олы чакыруда,
Аянычлар көтеп торамы
Кызыкта ул, кызганычта кебек,
Билгесезлек алда булганда.
Буйсынасың язмыш тәэсиренә,
Борылганда яки борганда.
Шуның өчен гыйлем безгә калган,
Тормыш итеп, ничек яшәргә.
«Уф Алла» диеп офтанырга түгел,
«Аллаhым» дип көндә дәшәргә.
Тау башыннан
Күперләрен чыгып Сөн елганың
Тауларына менеп булган чак.
Петртаудан түбәннәргә карап,
Агыйдельне, Сөнне күргән чак.
Күз күреме кадәр җәелеп киткән,
Таныш таллык, күлләр, болыннар.
Агыйдельне кара, ничә тапкыр,
Уңга, сулга таба борылган
Туган җирне инде «күреп булмый»,
Яшеллекнең калган эчендә.
Карлар яугач кышын карау кирәк,
Ачыгырак күрү өченгә.
Тау башында, бөтен дөнья ачык
Дүрт ягыңа карый алырлык.
Төнге күктә йолдыз күплегедәй,
Меңәр таныш урын табырлык.
Матурлыкны күрә алучылар,
Аны табып, күреп соклана.
Уфага дип юллар тотучылар,
Тау башында бик еш туктала.
Башка таулар җирдә булсаларда,
Күренми шул андый офыклар.
Шуңда тула, түгелердәй булып,
Күңелеңдә булса бушлыклар.
Пир амида
Мең ел буе ирек бирми,
Пирамида серләре
Хәким белән янәшәдә,
Күпме байлык күмгәне.
Кагылмаска диелсәдә,
Чокыйларда, чокыйлар
Еллар буе" серен ачып»,
Язуларын укыйлар
Авырулар куркытмыйлар,
Кисәтеп язылганнан
Аңламыйча ни буласын
Мәеткә кагылганнан
Байлык урыны шундамы?
Ул заманнар үткәнме?
Пирамида серен белергә,
Теләүчеләр беткәнме?
Пирамида мираж кебек
Җир өстендә чокыр ул.
Берәү төзер Алданганның
Барысында йотыр ул.
Лөгать юкта
Ахырысы тәмам адашабыз,
Юлларында түгел, уйларда.
Пандемия бөтен өлкәләрдә,
Акыл җитми кебек уйларга.
Барысында күреп булмасада,
Күргәннәре уйга салырлык.
Ниләр белән мәшгуль кеше бүген,
Күпмеләре лөгать табырлык.
Әсир итте, акча акырынлап,
Колы булдык инде беләбез.
Акча бетсә, утлар, газлар сүнсә,
Барып җитәр җирне күрәбез.
Саттылармы безне шулай алдап,
Үзебезме әллә сатылдык
Мөмкинлекләр көндә кимеп бара,
Тыныч кына яшәп ятырлык.
Запас җыеп була алыр микән,
Белә алмасак күпме кирәген.
Алдау чире басты дөньяларны,
Табып булмый дөрес дигәнен.
Тирән сазлык кебек бүгенгеләр,
Чыгар юллар алда күренми
Тулып ашты «бәхет савытлары»,
Ничек тора hаман түгелми
Хәлләр ничек?
Хәлләр ничек дибез, сәләмләшеп,
Очрашкәнда, яки күрешкәндә.
Кешелекнең, олы билгесе ул,
Кеше хәлен кеше белешкәндә.
Аллаhка шөкер диеп әйтәсеңдә
Тезәсең булган калганнарын
Күргәннәрне, өстәл белгәннәрне,
Дөньяларның ничек барганнарын.
Хәлләр көзләр кебек урыны белән,
Яңгырыда китә сибәләп
Кояшыда бераз чыгып ала
Әллә кайдан сәләм биргәләп,
Көзләр кебек, җир байлыгы кебек,
Җыелганнар күңел түрендә
Хәлләр ничек диеп сорый алыйк,
«Көзләр» күрсәк, кеше йөзендә
Кеше хәлен, кеше белә алу,
Әйбәт гадәт, ягъни әдәп ул.
Яхшы мөгәлләмә, кеше ара,
Саклый алыр өчен сәбәп ул
Сәер булу
Сәер булу кирәк бу тормышта,
Хыялларың ашса чигеннән.
Котыласы килми яшәгәндә,
Киң таралган нәфес чиреннән.
Акыл кирәк, бик бәләкәй генә,
Кулга тотып акча санарлык.
Сукыр булу, телсез булу кирәк,
Икмәк кирәк, бер көн кабарлык.
Көлү кирәк, тотып җылар чакта,
Җылый алу кеше көлгәндә.
Сәерлегең сине «бизәп» торсын,
Кеше арасында йөргәндә.
Кабатлада кеше кыланганны,
Була алырсын «Кеша», попугай.
Корт чактырып конфет суыргычны,
Шаккатырлык итеп матурай.
Мәзәк ясап күрсәт талантыңны,
Шәрәләнеп йөре урамда.
Танылырсың үзең кебекләргә,
Караучылар бик күп булганда.
Ялган сөйлә, кеше ышандырып,
Ышанмаган кеше, җүләр дип.
Бурычлар җый белгән күргәннән,
Хөкүмәт бар, әле түләр дип
Сәер тормыш, олы әкәмәттәй,
Сәер җаннар бүген ярыша
«Хәерлегә булсын» дию кала,
Күпләр әле, шөкер карыша.