Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев 2 стр.


Юл табу

Кеше борылып карый башлый,
Балачакка, тормыш башына.
Язмыш юлларыннан барсада,
Үзе бара язмыш карышына.

Дөнья куу, ни соң асылында,
Артта калмау өчен ашыгу
Карамыйча тормыш хәлләренә,
Гади генә еллар алышыну.

Уйлап таба кеше авырлыклар,
Бер сәбәпсез тигез урында.
Исрафка китә күпме гомер,
Мөмкинлекләр чакта кулыңда.

Адашкандай гомер буе кеше,
Инкарь итеп булган юлларны.
Бутый бутый тыелганнар белән,
Ничә буын җирдә кылганны

Ят юлларда алар яңа түгел,
Алар инде безне алдаган.
Нигә кабат теләп адашырга,
Башка юллар әллә калмаган?

Холык

Кешене, аера кешедән,

Сыйфаты яшәве серләре.

Тоемлай алырга сәләте,

Ул үзе бары тик белгәне.

Кылына даими гaмәлләр,
Әйләнеп баралар гәдәткә.
Канунда калырга, сәбәптә,
Сакланып калынса, әдәптә.

Әдәптә кылынган гaмәлләр,
Кешенең иң күркәм холыкы.
Кешедә булганы күренә,
Эчендә, холыкның олысы.

Була ул «җиңелдә», ««авырда».
Кайвакыт «холыксыз"исеме.
Холыкка бәйләнеп тормышта,
Ачыла язмышның ишеге.

Барсыда бер бөтен шикелле,
Берсенә бересе бәйләнә.
Гaмәлдә, гәдәттә, холыкта,
Язмышның җебенә әйләнә.

Ак томан

Кояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам

Сукмагымда, юлларымда,
Күренми. ак томанда
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.

Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты торганда

Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.

Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килмый әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».

Күләгә

Барган юллар, караваннар,
Янәшәдә бара, күләгә.
Эссе чүлдә кемнәр генә,
Күләгәсез юлда түзәлә.

Бер ягында исә кызу җиле,
Икенче ягында күләгә.
Эсседә пешкән урыннар,
Күләгәдә бары төзәлә.

Күләгәнең эзе кала алмый,
Ул барада бара, иярә
Күләгәләреңдә синеке,
Үзең генә аңа иядә.

Күләгәләр күренәләр янда,
Яктыртучы нуры булганда,
Күләгәдә хәрәкәттә була,
Бары үзең бара алганда.

Эсселектән (анда) коткаручы,

Күләгә кемгәдер булыр дигән.

Күләгәсе туктап кала икән,

Димәк инде шунда килгән


Хаклык

Үкенмә үткәнгә,
Борчылма көткәндә.
Бәхетле мизгелләр
Шөкерләр иткәндә.

Шөкерләр бүгенгә,
Булганга, күргәнгә.
Өстәлеп гамәлләр,
Ниләрдер белгәнгә.

Җыела бөртекләп,
Бәхетле минутлар.
Бүләктер киләчәк,
Кайгыңны онытсаң.

Тынычлык күңелдә,
Сиздерми урнашса.
Аннанда бәхетле,
Минутлар булмаста.

Син көтә белгәндә,
Өметле  киләчәк
Көтмәгән көткәнең,
Барысында бирәчәк.

Үткәрә белгәндә,
Шатлыкны тынычта.
Язмышның бер көне,
Бирелми бурычка.

Ник караңгы?

Алышына көннәр төннәр белән,
Яктылыгы бөтенләй калмады.
Кышкы төннәр кебек озагырак,
Караңгылык шулай алдады

Караңгылык никтер күңелләрдә,
Чарасызлык әллә яулады
Шатландырмый инде кешеләрне,
Ап ак карлар кышын яуганы.

Өстән төшә олы алданулар,
«Тукмач» белән тулган колаклар.
Хәкимият уен уйнагандай,
Кора безгә матур тозаклар.

Хак булганга 23 ялган өстәп,
Ышанырлыгы югала
«Көтүчеләр» әллә кая куа,
Кая таба халык юл ала

Кыйбыласыз әллә яшәгәнгә,
Тормыш яктылыгы кителде.
Түрә көтүенә ышанулар
Чарасызлык кына китерде

Ядкәрсез

Канатларсыз очу мөмкин түгел,
Я булмаса, тимер канатлар
Самолетлар канатсызлар өчен,
Кошлар юлын гына кабатлар.

Чишмәләрдә, ага башлар өчен,

Күренмәгән юллар тапканнар.

Шул юллардан озак еллар буе,

Акканнарда, алар акканнар.

Иман нуры тоеп күпме буын,
Кыйбыланы таба алганнар.
Адаштыручылар килгәндә дә,
Үз кыйбыласында калганнар.

Булганнарнын нигә кадере юк,

Бәлки безгә җинел килгәнгә

Безгә кәдәр тормыш итүчеләр,

Чишмәләрдә, ага башлар өчен,

Күренмәгән юллар тапканнар.

Шул юллардан озак еллар буе,

Акканнарда, алар акканнар.

Иман нуры тоеп күпме буын,
Кыйбыланы таба алганнар.
Адаштыручылар килгәндә дә,
Үз кыйбыласында калганнар.

Булганнарнын нигә кадере юк,

Бәлки безгә җинел килгәнгә

Безгә кәдәр тормыш итүчеләр,

Безнең өчен табып биргәнгә.

Зәгыйфлеге кеше күңеленең,
Бердәм булып яши алмавы.
Яшәп китеп әрәм шәрәм итеп,
Ядкәр булып берни калмавы.

Үзе җыры

Үзе җыры була hәркемнеңдә,
Язмышына аның язылган.
Туа башлап тәуге авазлары,
Иң беренче аның языннан.

Кем ишетә, кем ишетә алмый,
Күңелендә туган моңнарын.
Ул барыбер аны тоеп яши,
Үзе өчен генә булганын.

Охшашлары аны үзенә тарта,
Чит тарафлардан агылса
Таныш кебек хисләр агымы,
Күңеленә аның кагылса.

Аңлатырга яки күрсәтергә,
Тибрәлешен күңел кылларын.
Үз мәкәмен, үзе көйләренә,
Кеше куша булган моңнарын.

Үзе төсе, үзе җыры булып,
Сере булып калып күңелдә.
Үзе өчен генә җыр туганын,
Аңлаулары мөмкин түгелдә.

Агым кебек

Еллар үтә hаман, ага сулар ага,

Әйтер сүзләр hаман бар әле.

Каян моңы шулай юллар табып ага,

Шул моңнарны тыңлап кал әле.


Ага еллар ага, кайсы якка таба,

Барыр юллар әллә билгеле

Әллә хәзер генә, соң булсада

Юлдан бара белү килдеме


Тау ташларда түгел, бары тигезлектә

Хәзер барган минем эзләрем.

Әллә гомер буе, үзем аңламыйча,

Шушы сукмакларны эзләдем


Офыкларга таба ахры юллар бара,

Якыная ара якын шикелле

Моңнар мине шулай озатуы булды,

Әллә инде барып җителде

Кыйбласыз

Карыйк әле бераз тирә якка,
Ашыкмыйча дөнья качмас ул.
Теләсәңдә әгәр буйсынмасаң,
Яңа хикмәтләрен ачмас ул.

«Хуҗалар» күп, көтүчеләр кебек,
Көтү, көтү итеп «туплыйлар».
Шул көтүгә теләп кушылучы
Кеше булуыннан «туктыйлар».

Үзе теләгенә хуҗа булмый,
Көтүчегә карап өметтә.
Ә син аңа бары мал көтүе
Сине уйламый ул көлептә.

Хәкимнәр бит булган электә,
Аларда бит булган зирәклек.
Мәкер белән яшәп калу түгел.
Халык өчен булган кирәклек.

Вакыт килеп үзе сүзен әйтер,
Иелерләр «башлы» башлары.
Сүзсез калып инде мәнгелеккә,
Истәлеккә куйган «ташлары».

Табынырга була алга таба,
Исән чакта куйган ташларга.
Әллә аңлап, без кеше бит диеп,
Кыйбыланы эзли башларга.

Иманга юл

Барыр юллар төрле төрлечә,
Гомер буйларына җитәрлек.
Вакытында, юлга чыга алсаң,
Ул юлларны бары үтәрлек.

Араларда күпме үзенчәлек,
Кабатлана яки үзгәрә.
Җәйләреңдә үтелмәгәннәре,
Кала ала икән, көзгәдә.

Графигы язган булмасада,
Вакыт куша, вакыт чакыра.
Кая баруыңны аңламыйча,
Ник чыгарга юллар чатына.

Ник көтәргә, вакыт туктамый бит,
Бүгеннекен бүген үтәргә
Йомгагыңны тотып утырмыйча,
Кирәк аны кирәк сүтәргә.

Кояш баеганда юлга чыгу,
Хәерлеме, белсәң аңласаң
Аз булсада бәрәкәте булыр,
Юлга чыга алмый калмасаң.

Кайда сере

Җырның сере кайда, тирәндәме,

Якын гына, әллә өстәме

Тавыш матурлыгы җырчының,

Алар биргән матур төстәме.


Көендәме, аны җыр итәрлек,

Көе барып ятса күңелгә.

Сакланамы икән онытылмый,

Кичәге жыр әле бүгендә


Сүзләреме аның асылында,

Шигырь булып җиргә туганнар.

Күпмеләре сүзләр булып калып,

Моңнар белән тулы булганнар.


Җырчы була, җырлар булганда,

Көйләр генә, була алмый җырлар.

Өчеседә кушылганда. гына,

Моң чишмәсен hәр күңел тыңлар.


Берәү тыңлар якын җырчысын,

Икенчеләр җырның моңнарын.

Кемдер тыңлар, табар асылын,

Ни турында җырның булганын.

Нинди хисләр белән тулганын.

Бәллүр савыт

Кайсы кыйммәт, бәллур савытмы,
Әллә салган аңа эчемлек
Шәрәбеме, әллә сәбәбеме,
Андый савытсыз да эчерлек.

Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,
Грузин чәе, кытай савыты
Чәкештерү өчен күп вакытта,
Ишетелсенгә чынлы тавышы.

Күтәрүләр бәллүр савытларны,
Юылмаслык булган кулларда.
Чебен кебек оча ялагайлар,
Мактар өчен кирәк булганда.

Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,
Төшеп китсә, бик тиз уалыр
Булганыда бик тиз онытылып,
Кеше хәтереннән югалыр.

Кеше күңеле тирән урнашкан,
Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».
Конфет урынында кайвакытта,
Камыр төргән купшы кагәзе.

Талантмы

Назад Дальше