Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев 3 стр.


Талантмы

Тормышлар шулай корылган,
Кешеләргә сәләт биргән.
Өйрәнүгә булган хәҗәт
Тумышыннан әллә килгән.

Атлый алмый, йөгерә белә,
Сөйли белми, моңлы жырлый.
Матур итеп ялган сөйли,
Ялганнарны тыныч тыңлый.

Әллә ниләр, белеп уйный,
Никтер алар, белми уйлый.
Күп ашаган никтер туймый,
Белмәгәнен читкә куймый.

Акча булса, акыл булмый,
Акыл булса, акча тормый.
Көнгә ошаш, көннәр булмый,
Кирәкмәгән бер көн булмый.

Сирәк була, «булдырганнар»,
Бар яктанда «сындырганнар»
Яшерелгән бриллианттай,
Сәләтләре мул булганнар.

Төрле, төрле сәләтлеләр,
Эшкәртелгән алмаз кебек.
Кирәк икән андыйларга,
Белмәгән эш калмас кебек.

Кызган, аз гына

Мөләемдә була ала кеше

Шул ук бәндә була кыргыйда.

Юмартлыкта ясый вакыт вакыт,

Җае килгән саен, урлыйда.

Ике холык бергә яшәгәндәй,
Күңел шайтан белән сөйләшә.
Тыныч кебек булып калсаларда,
Күп вакытта алар көрәшә.

Ике фикер бергә туа алмый,

Бер берсенә булып карышы.

Тынычлыкны бирә ала мени,

Шайтан юлларыннан барышы.


Аныда бит җинеп яшәгәннәр,

Җиңеп яши күпме кәвәмнәр.

Куа алып, очыраган саен

Иман белән булган дәвердән.


Бер җан өчен ике фикер авыр,

Шикле әйбер юлдан яздыра.

Бер әйберне бары аңлау җитә:

 «Шайтан юлы бары саз гына».

Үз җаныңны кызган, аз гына!

Карлар көрим

Көрим әле чыгып,
Яңа яуган карын
Әллә миңа гына,
Карлар быел калын.

Көндә ата торган,
Карлар яуган таңын.
Аңлый, аңлый яшим,
Кыш чыгасы барын.

Кардан тоеп калып,
Анда нидер барын.
Аклык эчләрендә,
Яшерелгән тагын.

Кереп чыккан кебек,
Кышлар суыгына.
«Көри» бөтен карны,
Язның суы гына.

Көрим әле көрим,
Яуган карлар булса.
Минем өлешемә,
Тагын яуган булса.

Кар астында

Менә тагын карлар яуган,
Бер урын юк кар ятмаган
Сукмакларны без йөрегән,
Ничә еллык кар каплаган.

Кар астында калган эзләр,
Язлар җиткәч эзләнмәгән.
Саклана алып кар астында,
Суынсада, үзгәрмәгән

Бураннары каплагандай,
Хисләргәдә юллар беткән.
Карлар яуып каплагандай,
Җылысы юктыр көткән.

Карлар ява, ап ак булып,
Хикмәт кебек ак карларда
Алар белән аралашып,
Хисләр җылы сакланганга.

Ихласлык

Авырлыклар җитми инде әллә,
Шуңамы соң кеше узына
Шөкерсезнең шул вакытта гына,
Ярдәм сорап куллар сузыла

Өйрәнә алмый, шөкер, тәүбәгә,
Минеке диеп бөтен тапканын.
Аңламыйча күңел төпләрендә,
Иң зур байлык, иман ятканын.

Аллаh йортларына мохтаҗлыкта,
Сыналауның шактый зурысы.
Кайвакытта тигез җир өстедә,
Мәчетләрнең, кебек олысы.

Мәчетме соң намаз укылмаса,
Аста йозак, өстә манара
Ябык манарадан ничек итеп,
Азан тавышлары тарала

Ихласлыкта, бары ихласлыкта,
Кеше күңелләре сынала
Иң беренче үзен алдамаса,
Имансызлыктан ул чыга ала.

Тупик

Товар вагонына паровозның
Төягәннәр безне шикелле.
Туктап торабызмы Барабызмы,
Кайсы якка таба кителде

Кеше мәшгуль әллә ниләр белән,
Һәр кешенең, башы урында.
Уйламыйда, бәлки уйлый алмый,
Үзе утырган вагон турында.

Уенчыклар бүлеп бирелгәндәй,
Аерыла алмас гаджетлар
Аралашып, буталышып беткән.
Кара җепләр белән ак җепләр.

Байлар баеый, халык бөлә бара,
Акырынлап мохит үзгәрә.
Дошман диеп ябып куеп була,
Риза булмый әйткән сүзгәдә.

Ябаргада безне кирәк түгел,
Үзебезне, үзебез ябабыз.
Кая барганнарны сорый алмый,
Ябык вагоннарда калабыз.

Мирас

Дөньялыкта ниләр кала ала,
Кешедән соң ниләр сакланыр.
Киткәннәрне искә төшерик без,
Аңлау бәлки шуннан башланыр.

Шаулап үтеп китә тамашалар,
Җирдә кала, яңа язмышлар.
Милегеме, калып кадереме,
Бездән алда булган язмыштан

Өстәләме безнең яшәүләрдә,
Ул халәтне аңлый алырлык.
Файда яки үрнәк булыр өчен,
Бездән соңда җирдә калырлык.

Табыламы, төртеп күрсәтерлек,
Яшерелеп бәлки күңелдә
Тормыш итүләрнең дәлилләре,
Ниләр, кемнәр табын түрендә.

Агы кала, кала карасыда
Төгәл генә, кинәш юк аңа.
Саваплысы савап булып кала,
Файдасызы барда югала.

Язмыш бүлү

Язмыш бүлү

Язмыш бер ул! Нигә аны бүлү,

Нигә аны, кирәк вакларга

Кисәкләргә бүлгәләми генә,

Тулы килеш кирәк сакларга.

Син хуҗадыр үзе язмышыңа,
Кеше язмышына кагылма.
Чарасызлык карышына басып,
Бүленергә торган чагында.

Киселгәнне ялгаулары авыр,

Ул бит була, инде ялгаулы.

Күпме генә дөрес гамәлләрдә,

Каплый алмый булган алдауны.


Язмыш, тавар, алып сату түгел,

Кичерми ул булган ялгышны,

Яхшы диеп әйтеп була мени,

Башканыкын бозган язмышны.


Язмыш булып кеше җиргә килә,

Язмышының була көзләре

Үэе китә, хәтерләрдә кала,

Язмыш булып җирдә эзләре.

Хаклык

Дөнья камил итеп яратылган,

Бар кеше өчен җирдә урын бар.

Язмышында, кеше сайлый ала,

Төрле юллар, төрле урыннар.

Гаделлектә, гаlелсезлегедә,
Төрле сыйфатлары туплана.
Кайсыларын кирәктә санамый,
Кайбeрләре белән «туклана».

Кимчелекләр эзләп яшәгәндә,
Шуны җыеп тулса күңелләр.
Якты хисләр бары били ала,
Булса урын күңел түреннән.

Кимчелек ул нидер җитмәгәннән,
Вакыт табылмаган өчендә
Тырышуың яки катнашмавың,
Дөнья матурлыгы өченгә

Күңелеңдә икән, акылыңда,
Яшәүләргә булган карашың
Тапмаганнар  димәк язмаган,
Булганнары белән барасың

Дөнья камил, дөрес аңлаганда,
Адашканга гәеп юлдамы?
Шөкер сүзе шуңа ишетелми,
Җитә алмаганда булганы

Озын кыска юл

Берәү белми алда ни буласын,
Олы хыялларың булсада..
Өметеңә канат кебек булып,
Тигез юллар алда торсада.

Вак мәшәкать сине абындыра,
Уйламаган җирдә тоткарлый.
Тукталганда, калып исрафта
Вакыт әйләнеше тукталмый.

Парлашулар белән аңлашулар,
Үзгәртәләр барсын тамырдан.
Яңа бурыч, яңа вәкаләтләр,
Икмәк пешергәндәй камырдан.

Читкә куеп булган хыялларны,
«Кирәк» сүзе боерык шикелле
Үтеп китеп, шикле сукмакларны,
Олы юлга чыгып җителде.

Анда инде үзе кануннары,
Юл читләре тирән канаулар.
Күп вакытта төркем үзәгендә,
Чакрымнарын бары санаулар.

Кыскамы соң, әллә бик озынмы,
Язмышлары булган юлларың.
Үлчәмнәре аның языладыр,
Гaмәл булып җирдә кылганың.

Ул чаклар

Әллә ничек үтеп китте,
Гомерләрнең яшь чагы.
Ул вакытлар булды микән,
Күңелләрнең таш чагы.

Юлсыз җирләр, басмалары,
Капкан саен калҗалар
Андый шаулы вакытлардан,
Күңел күптән алҗаган

Җырларыда җырланмыйлар,
Яшь чакларны сагынып.
Нигә сагынулар кирәк,
Йөргән кебек ялынып.

Без ялынып яшәмәдек,
Яшәсәктә абынып.
Була иде күп вакытта,
Ялгышлардан арынып.

Агымсулар сазлыклары,
Коры килеш калмаска.
Өйрәнелде кайбер җиргә,
Ике тапкыр бармаска.

Горур булып яшәлсәдә,
Яшлегедә үтелгән
Ничек кенә яшерсәктә
Сагынылып кителгән

Китү, кайту юллары

Юллар белән бәйле бөтен гомер,
Юллар кебек алар сузыла
Кайткан чакта туган якларыңа,
Кабатланып, юллар узыла.

Китү белән, таныш юлларыңны,
Ничә тапкыр кайтып үтүләр.
Ничә тапкыр озатулар булып,
Кайтуларны кабат, көтүләр.

Гомер юлы кабатланмаса да,

Җирдә юллар тормый ябылып.

Ул юлларны онытмаска була,

Яшәмичә мәңге сагынып.


Юлдагылар гына үзгәрәләр,

Юлчылары тора өстәлеп.

Үткәнедә кала, ул юлларда,

Кабатланганнары өстәлеп.


Калмасада үткән эзең юлда,

Юллар шахит синең сәфәргә.

Сирәккенә кайтып килүеңә

Кире киткәнеңә шәhәргә

Баскыч

Биеклекләр арасында,
Баскычның басмалары.
Булмый калмый беркемнеңдә
Баскычка басмаганы.

Баскычтан күтәреләләр,
Баскычлардан төшәләр.
Аска таба, өскә таба,
Вакыт вакыт күчәләр.

Үзе атлап, кем тырыша,
Кемгәдер булышалар.
Еш кына сыеша алмый,
Баскычта сугышалар.

Кемдер менсә, төшә белми,
«Ярдәмчеләр» табыла..
Тау башыннан төшү өчен,
«Туры юллар салына».

Баскычларда сикерешү,
Бер туктамый, кыендыр.
Баскычлар олы язмышта,
Бер гәепсез уендыр

Февраль

Гыйнвардан февральгә күчтек,
Карлар явып, булды бураннар.
Күп булганга, кадередә юкка,
Карлар белән тулган урамнар.

Кышның төсен, сиздек суык исен,
Тоя алдык салкын җилләрен.
Суыклары, рәхәт булмасада,
Көттек бит без кышның килгәнен.

Яңгырлары булса җәйләрендә,
Кышын буран белән карлары.
Рәсемедәй булып истәлеккә,
Кар өстендә эзләр калганы.

Кар өстеннән генә юлларыда,
Ап ак төстә бөтен матурлык.
Кар юрганы салкын булмаганда,
Күккә карап аунап ятырлык..

Карлы таулар чаңгы, чаналарга,
Шомарылган боздан шугалак.
Кыш көннәре әле дәвам итә,
Калыр өчен тауда шугалап.

Ялгыз, сәләмсез

Назад Дальше