Албастылар аллалар белән сугыш башлыячак. Бу сугыш күп еллар дәвам итәчәк, аллалар белән албастыларның һәлак булуы белән тәмамланачак, дигән уртанчысы.
Әйе, сез әйткәнчә булачак, ләкин бөтен аллалар да үлмиячәк. Аларның балалары һәм җинаять кылмаганнары исән калачак, һәм иске дөнья бетеп, яңасы барлыкка килгәч, алар аның белән идарә итәчәк, дип каршы төшкән кече норна.
Шуннан соң дөньяда барысы да норналар юраганча була башлаган. Тора бара кешеләр йөрәгенә комсызлык үтеп кергән. Күбесе тыныч хезмәтне калдырып, кулларына кылыч, сөңгеләр алып, бер-берсенә сугышта каршы чыккан. Ә сугышлар белән бергә дөньяга мохтаҗлык һәм җинаятьләр килгән. Күктә кояш шулай ук балкып торган, ләкин хәзер инде беркем дә элеккечә бәхетле булмаган. Норналарның башка әйткән сүзе дә чынга ашкан: аллалар һәм албастылар арасында каты көрәш башланган. Асгардны яулый алмыйча, Гримтурсеннар яисә албастылар бөтен ачуын кешеләр өстенә яудырган. Имирның боздан һәм уттан туган токымнарына бөтен табигать көчләре буйсынган. Албастылар җиргә салкын, корылык, җил-давыл җибәргән, бозлар яудырган, кар ишелмәләре төшергән. Шуның сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыккан. Мидгардны саклар өчен аллалар аны биек таулар белән уратып алган. Ләкин албастылар еш кына алар аша үтеп керә торган булган. Дөньяны һәлак итәр өчен, Гримтурсеннар кояш белән айга Скель һәм Гети дигән ике зур бүре җибәргәннәр. Шуннан бирле Скель кояш, ә Гети ай артыннан чаба торган булган. Һәм Суль белән Мани алардан тау артына качып йөрергә мәҗбүр булган. Асларның берсеннән генә курка торган булган албастылар. Ул да булса, Тор, күк күкрәү һәм яшен алласы.
Асгард һәм Аслар
Болытлар өстендә, бик биектә, шундый биектә ки, хәтта иң үткен күзле кеше күрә алмаслык җирдә Асгард дигән матур ил бар. Нәзек, әмма чыдам Бифрёст дигән күпер кешеләр аны салават күпере дип йөртә Асгардны җир белән тоташтыра. Бифрёст буенча сузылган кызыл тасма мәңге сүнми торган учак. Аллалар өчен зыянсыз, ләкин аңа кагылган башка җан иясен шундук һәлак итә ала бу күпер.
Асгард уртасында зур Игдрасиль корычагачының оч башы күренә. Аның ботаклары бөтен дөньяга сузылган, ә тамырлары Нифльхеймда, Йотунхеймда һәм Мидгардта. Шул тамырлар астыннан искиткеч чишмәләр бәреп чыккан. Беренчесе, Гергельмир, Нифльхеймда урнашкан, икенчесе Йотунхеймда ага. Ул акыллылык чыганагы. Явыз албасты Мимир аның суларын саклап тора һәм беркемгә дә аннан эчәргә рөхсәт итми. Шуңа күрә бу чыганакны Мимир чыганагы дип тә йөртәләр.
Өченче чишмә, Урд, Мидгардта ага. Ул шундый үтә күренмәле һәм чиста, анда юынган һәр кеше кар кебек ак була. Кич белән Урд өстеннән томан булып баллы чык күтәрелә. Ул җирдәге бөтен чәчәкләрне бөрки, аннары аны бал кортлары җыеп, шуннан бал ясыйлар.
Урд чишмәләре янында зирәк норналар яши. Монда аларның зиннәтле сарае урнашкан, шунда алар кешеләрнең язмышын туган көненнән алып үлеменә кадәр билгелиләр.
Игдрасиль агачының оч башы Лерад дип атала. Анда бик зур бөркет утыра, ә ботаклары буенча алга-артка шук тиен Ротатёск сикереп йөри. Лерад янында, Асгардның иң өске урынында, дөньяның хөкемдары һәм аллаларның иң өлкәне Одинның тәхете тора. Тәхетеннән ул Асгардта, Мидгардта, хәтта ерак Йотунхеймда булган бөтен әйберне күреп тора.
Игдрасиль агачының оч башы Лерад дип атала. Анда бик зур бөркет утыра, ә ботаклары буенча алга-артка шук тиен Ротатёск сикереп йөри. Лерад янында, Асгардның иң өске урынында, дөньяның хөкемдары һәм аллаларның иң өлкәне Одинның тәхете тора. Тәхетеннән ул Асгардта, Мидгардта, хәтта ерак Йотунхеймда булган бөтен әйберне күреп тора.
Один Асларның атасы һәм алар арасында иң акыллысы. Кайчандыр, яшь вакытта, ул, Мимирга килеп, аннан чишмә суын эчәргә рөхсәт сораган.
Берни дә бушлай бирелми, бигрәк тә акыл, дигән албасты. Әйт әле, мин синнән алмашка ни алырмын?
Ни телисең, дигән Один. Миңа берни дә кызганыч түгел, чөнки акыллылык бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк.
Алайса миңа уң күзеңне бир, дигән Мимир.
Один бераз уйланган һәм әйткән:
Ярый, Мимир, мин риза. Акыллы бер күз белән дә ике күзле наданнан яхшырак күрә, дигән.
Шуннан бирле Одинның бер сул күзе генә калган, шулай да ул акыллылык чишмәсенең суын эчкәч, хәзер дөньяда аның өчен бернинди сер дә юк.
Одинның җилкәләрендә ике козгын утыра: Гугин һәм Мумин; ә аның аяклары янында Гери һәм Фреки бүреләре ята. Гугин һәм Мумин көн саен җир буйлап очып, ә Гери белән Фреки һәр төн аны әйләнеп чыгалар һәм хуҗасына бөтен күргән һәм ишеткән әйберне сөйлиләр.
Одинның башында канатлы алтын башлык, уң кулында аның Гунгнир дигән сөңге. Ул беркайчан да читкә очмый һәм атылган әйбергә һәрчак барып тия. Одинның сигез аяклы соры айгыры Слейпнир, җир буйлап кына түгел, хәтта һавада да чаба ала. Дөнья хөкемдары атка атланып еш кына җиргә килә, яисә кешеләргә күренмичә, аларның сугышларында катнашып, лаеклыларга җиңәргә булыша.
Один җәяү йөрергә дә ярата. Ярлы мосафир кыяфәтендә, иске киң кырыйлы эшләпәдә һәм шундый ук иске зәңгәр плащта, ул дөнья буйлап йөри. Әгәр берәрсе, кунакчыллык кагыйдәләрен онытып, аңа ярдәм итмәсә, яман күрер.
Одинның сарае, Вальгалла, Асгардта иң матуры һәм зурысы. Анда 540 зур зал бар, шунда сугышта һәлак булган батыр сугышчылар тора. Монда алар Сэримнир дигән зур кабан дуңгызы итен ашыйлар. Аны көн саен чалалар һәм пешерәләр, ә ул икенче көнгә шундый ук булып яңадан терелә. Монда сугышчылар шулай Гейдрун кәҗәсенең куәтле сөтен эчәләр. Аның сөте барлык Асларга да җитә.
Бары Асларның өлкәне Один гына ашамыйча тора ала: ул бары тик бал гына эчә.
Одиннан башка Асгардта тагын унике алла тора.
Беренчесе Одинның өлкән улы Тор, көчле җирән сакаллы баһадир. Ул атасы шикелле зирәк түгел, ләкин бөтен дөньяда көч буенча аңа тиң кеше юк. Тор җир алиһәсе Йордның улы. Ул игенче-крестьяннарның яклаучысы һәм аларның өйләрен, басуларын явыз албастылар Гримтурсеннардан саклый. Кешеләр юкка гына әйтми, Тор булмаса, албастыләр бөтен дөньяны юк итәрләр иде, дип.
Күк күкрәү һәм яшен алласы зур һәм авыр, һәм аны бер ат та күтәрә алмый. Шуңа күрә ул я җәяү, яисә күк буенча тимер белән тышланган арбасында йөри. Аның арбасы Тангиост һәм Тангризнир исемле ике кәҗә белән җигелгән. Алар җилдән дә, хәтта Одинның сигез аяклы айгырыннан да тизрәк хуҗасын диңгезләр, урманнар һәм таулар аша җилдертеп баралар.
Торның тылсымлы билбавы бар. Ул аның көчен ике тапкырга арттыра. Шулай ук аның авыр Мйольнир дигән зур тимер чүкече бар. Бу чүкеч иң калын һәм каты кыяларны челпәрәмә вата ала.
Тор Асгардта сирәк була. Ул көннәр һәм төннәр буе көнчыгышта албастылар белән сугыша. Әмма Асларга куркыныч янаганда, алар Торның исемен әйтү белән, ул шундук аларга ярдәмгә килә.
Торның Бальдр исемле энесе бар. Ул Один һәм Фригг исемле алиһәнең улы. Ул шундый матур һәм чиста күңелле, хәтта балкып тора. Бальдр яз алласы һәм Аслар арасында иң мәрхәмәтлесе. Аның килүе белән җирдә тереклек уяна, һәм бөтен нәрсә яктырак һәм матуррак була.
Сугыш алласы Тюр, дөнья хөкемдары һәм диңгез албастысы Гимир апасының улы, Асларның өченчесе һәм иң батыры. Ул бер куллы, чөнки уң кулын аллаларны куркыныч албастыдан коткару сәбәпле югалта. Ләкин бу Тюрга оста сугышчы булырга комачауламый.
Хеймдалль аны шулай ук Зирәк Ас дип йөртәләр Бифрёст күперенең ышанычлы сакчысы. Ул көндез дә, кич тә йөз километр ераклыкка күрә һәм басуда чирәм, сарыкта йон үскәнен ишетә ала. Зирәк Ас кошлардан азрак йоклый һәм йокысы кошларныкы кебек сак. Аның тешләре чиста алтыннан, ә билбавыннан тавышы бөтен илгә ишетелә торган алтын быргы салынып тора.
Браги шагыйрьләр һәм скальдлар алласы. Башка беркем дә аның кебек шигырьләр һәм җырлар иҗат итә алмый. Шагыйрь булырга теләүчеләр аның ярдәмен сорарга тиеш.
Ход, яисә сукыр Ас, Тюр, Хеймдалль һәм Браги кебек үк Одинның улы. Ул бик көчле һәм беркайчан да Асгардтан китми, үзенең йортыннан да сирәк чыга.
Видар дигән алланы Сүзсез Ас дип йөртәләр, чөнки ул, акыллы һәм батыр булуга карамастан, күп сөйләшергә яратмый. Ул Один һәм албасты хатын Гридның улы, һәм Тор шикелле диярлек көчле.
Вали корал белән эш итү буенча алдынгылардан һәм сугышларда Тюрдан калышмый, әмма ул начар киңәшче һәм бик акыллы түгел.
Торның үги малае Улль уктан иң яхшы атучы санала. Аның уклары цельгә, ул ничек кенә ерак һәм кечкенә булмасын, һичшиксез барып тия. Улль шулай ук иң оста чаңгыда йөрүче. Аннан бу осталыкка кешеләр дә өйрәнгән.
Алла Нйодр Ас түгел. Ул Ваннар нәселеннән. Ул диңгездә йөрүчеләргә химая итә, һәм аңа җилләр, диңгезләр буйсынган. Нйодр Аслардан иң бае, һәм башка Ваннар кебек үк, бик мәрхәмәтле.
Аның улы Фрейр, җәй алласы, матурлык буенча Бальдрдан калышмый, һәм атасы кебек үк киң күңелле. Фрейр кешеләргә мул уңышлар алып килә. Ул сугышлар һәм талашлар яратмый һәм җирдә кешеләр арасында тынычлыкны саклый.
Аллаларның соңгысы, хәйләкәрлек алласы Локи, Ас та, Ван да түгел. Ул албастылар нәселеннән, әмма Аслар күптән инде аның акылы һәм хәйләкәрлеге аркасында аңа Асгардта яшәргә рөхсәт иткән. Локи озын буйлы, батыр һәм матур, ләкин явыз һәм мәкерле. Үзенең шаяртулары белән ул Асларны еш кына куркыныч астына куя, ләкин тапкырлыгы белән аларны коткара да. Хәйләкәрлек алласыннан яманны да, яхшыны да күрергә була, шуңа күрә беркем дә аңа ышана алмый.
Асгардта яшәүче алиһәләр патшабикәсенә килгәндә, ул да булса Одинның хатыны Фригг. Ул дөнья хөкемдары шикелле үк акыллы, ләкин беркайчан да үзенең нәрсә белгәнен әйтми. Үзенең ире кебек ул да җиргә төшә һәм, икенче төрле киенеп, кешеләрнең кайгы-борчуларына игътибар итеп, алар арасында йөри.
Нйодрның кызы һәм Фрейрның апасы, мәхәббәт алиһәсе Фрейя аны шулай ук, Ваннар нәселеннән булу сәбәпле, Ванадис дип тә йөртәләр Асгардта Фриггтан соң беренче алиһә. Матурлык буенча аңа тиң кеше беркайда да юк. Ул шундый киң күңелле һәрберсенең кайгысын уртаклаша. Фрейяның лачын каурыйларыннан эшләнгән киеме бар. Аны киеп ул болытлар өстеннән очып йөри. Шулай ук аның Бризингамен дигән искиткеч матур муенсасы бар. Ә елаганда аның күзләреннән алтын яшьләр тама.
Брагиның хатыны назлы Идун мәңгелек яшьлек алиһәсе. Ул тыйнак һәм тыныч, ләкин аннан башка Аслар исән булмаслар иде инде. Идунның мәңгелек яшьлек алмалары тутырылган кәрзине бар. Ул аллаларны шул алмалар белән сыйлый. Бу кәрзин тылсымлы: ул беркайчан да бушамый, чөнки алма алу белән, анда шундук яңасы барлыкка килә.
Алиһә Эйр табиблар химаячесе. Ул барлык авыруларны һәм яраларны дәвалый.
Торның әнисе Йорд җир, хатыны Сиф уңдырыш алиһәсе. Матурлыгы белән Сиф Фрейядан калышмый, ә аныкы шикелле чәчләр дөньяңа беркемдә дә юк.
Алиһә Лефн өйләнешүчеләрнең химаячесе. Син исемле алиһә кешеләрнең йортларын караклардан саклый, ә Сйофн кешеләр тату яшәр өчен тырыша.