Скандинавия мифологиясе - Финн Олафссон 3 стр.


Хакыйкать алиһәсе Вар кешеләрнең антларын тыңлый һәм язып бара, ә Фулла, Сага, Глин һәм Гна алиһәләре Фригг алиһәсенә хезмәт күрсәтәләр һәм йомышларын үтиләр.

Аллалар һәм алиһәләрдән башка, Асгардта гүзәл сугышчы-кызлар яисә валькирияләр тора. Аларның әйдәп баручысы алиһә Фрейя. Валькирияләр күренмичә генә һәрбер сугышта катнашалар, аллалар җиңү биргән кешеләргә отарга булышалар. Сугышта һәлак булганнарны Вальгаллага алып китеп, аларга табын алдында хезмәт күрсәтәләр.

Асгард менә шулай оештырылган. Аслар турында мәгълүмат алганнан соң, аларның искиткеч эшләре, Торның батырлыклары, Локиның мәкерлекләре һәм башкалар турында укып китик.


Локиның балалары


Бервакыт, Аслар белән албастылар сугышына кадәр, Локи, дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, Йотунхеймга барып кергән. Һәм анда Ангрбода исемле хатын-кыз албасты белән өч ел торган. Бу вакыт эчендә ул аңа өч бала тудырган: Хель исемле кыз, елан Йормундгад һәм бүре баласы Фенрир. Асгардка кайткач, Локи албастыдар илендә булганын беркемгә дә сөйләми. Әмма бар нәрсәдән дә хәбәрдар Один, Локи балалары турында белеп, Урд чыганагына күрәзәче норналардан киңәш сорарга китә.

 Карагыз, карагыз, зирәк Один үзе үк безгә килгән! Әмма ул бездән начар хәбәрләр ишетәчәк,  аны күрү белән өлкән норна сүз кузгата.

 Бездән ишеткән хәбәр аның тынычлыгын бозачак,  дип өсти уртанчы норна.

 Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән,  дип раслый норналарның кечесе.

 Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән,  дип раслый норналарның кечесе.

 Әгәр минем ни өчен килгәнемне беләсез икән, мин теләгән сорауга җавап бирегез алайса,  ди Один.

 Без сиңа җавап бирербез,  ди Урд. Ләкин син безнең сүзләребезне ишетмәсәң яхшырак булыр. Локиның балалары аллаларга күп михнәтләр алып килер.

 Аларның икесе сиңа һәм синең өлкән улыңа үлем китерер, ә өченчесе сездән соң патшалык итәчәк, һәм аның патшалыгы караңгылык һәм үлем патшалыгы булачак,  дип өсти Верданди.

 Әйе, бүре сине, ә елан Торны үтерәчәк, ләкин алар үзләре дә үләчәк, ә өченчесенең патшалык итүе кыска булачак: тереклек үлемнән өстен чыгачак, ә яктылык караңгылыктан,  ди Скульд.

Кайгылы һәм борчулы булып кайта Один Асгардка. Монда ул бөтен аллаларны җыеп, аларга норналар әйткәнен сөйли, ә Торны Локиның балалары артыннан Йотунхеймга җибәрә. Аслар Одинны хәвеф белән тыңлыйлар, әмма Тор үзенең арбасында Хель, Йормундгад һәм Фенрирны алып килгәч, тагын да куркалар.

Әле яшь кенә Хель үзенең олы әнисеннән ике башка зур булган инде. Аның битенең һәм гәүдәсенең сул ягы кызыл төстә, ә уң ягы кап-кара, әйтерсең мәңгелек төн иленең йолдызсыз күге. Елан Йормундгад, Ангрбоданың икенче кызы, әле үсеп өлгермәгән озынлыгы илле адымнан да күп түгел әмма аның авызыннан агу саркып тора, ә аның салкын ачык яшел күзләре аяусыз явызлык белән ялтырап тора. Апалары белән чагыштырганда, аларның энекәше Фенрир зарарсыз күренә иде. Буе аның бүренеке кебек, ягымлы һәм шаян ул аллаларга ошый, һәм алар аны үзләренә карата куркынычсыз дип саный.

Один, үзенең тәхетендә утырган килеш, игътибар белән бөтенесен карап чыга.

 Тыңла әле, Хель,  ди ул. Син шундый зур һәм көчле, без сиңа патшалык итәргә бер ил бирербез. Ул ил җир астында тирәндә, хәтта Свартальфхейм астында. Анда үлгәннәрнең, безнең белән Вальгаллада яшәргә лаек булмаганнарның җаннары тора. Шунда бар һәм башка беркайчан да җир йөзендә күренмә.

 Мин риза,  ди Хель, башын иеп.

 Син, Йормундгад,  дәвам итә Один,  дөнья диңгезенең төбендә торырсың. Анда синең өчен күп урын һәм азык булыр.

 Мин риза,  ди Йормундгад, бөтерелеп.

 Ә син, Фенрир,  ди Один, бүре баласына карап, безнең белән Асгардта калырсың һәм без сине үзебез тәрбияләрбез.

Фенрир берни дә әйтми: ул әле кечкенә, акылсыз һәм сөйләшә дә белми иде.

Шул ук көнне Хель үлеләр патшалыгына китә. Ул анда һаман да үлеләр җаннары белән идарә итә һәм үткен күзләре белән аларны иреккә чыкмасын, дип карап йөри.

Елан Йормундгад дөнья диңгезенең төбенә төшә. Ул анда үсә төшкәч, бөтен җирне уратып ала һәм башын үзенең койрыгына куя. Шуннан соң аны Мидгард еланы ягъни Дөнья еланы дип йөртә башлыйлар.

Фенрир ел буе Асгардта яши, әмма ул да сәгать саен үсә бара. Һәм озакламый шаян бүре баласыннан шундый албастыга әверелә ки, сугыш алласы Тюрдан башка беркем дә аның янына килергә батырчылык итми иде.

Шул вакытта Аслар Фенрирны бәйләп куярга булалар. Бер ай буе баш ватканнан соң, ниһаять Фенрирны тотып торырлык (алар уйлавынча) богау ясыйлар. Бу богау Лединг дип атала һәм дөньяда иң калыны булып санала. Аллалар моны бүре баласына алып киләләр дә әйтәләр:

 Син үстең инде, Фенрир. Сиңа үзеңнең көчеңне сынап карарга вакыт җитте. Менә бу богауны өзеп ташласаң, син безнең белән Асгардта яшәргә лаек.

Фенрир Ледингны җентекләп карый да әйтә:

 Яхшы, кидерегез муеныма богауны.

Канәгать Аслар, шундук аның теләген кабул итеп, аңа богау кидерәләр.

 Хәзер читкәрәк китеп торыгыз,  ди бүре баласы.

Шулай итеп Фенрир, бераз күтәрелеп, башын селкетеп ала да, һәм Лединг, шундук өзелеп, кисәкләргә тарала.

 Менә күрәсезме, мин сезнең белән яшәргә лаек,  дип әйтә Фенрир горур итеп.

 Әйе Фенрир, син безнең арабызда яшәргә лаек,  дип җавап бирәләр курыккан Аслар, бер-берсенә каранып. Һәм тизрәк икенче богау ясарга китәләр.

Бу юлы алар өч ай буе эшлиләр, һәм алар ясаган богау, Дромми, Ледингтан өч тапкыр калынрак булып чыга.

 Монысын инде ул өзә алмас,  дип шатланып Аслар богауны бүре баласына алып китәләр.

Әмма Фенрир аларны сәламләү нияте белән торгач, аллаларның сөенече шундук юкка чыга, чөнки бүре баласының сырты инде Вальгалла түбәсеннән калкып тора иде.

Дроммины күргәч, Фенрир аны, Ледингны караган кебек, игътибар белән карап чыга.

 Сезнең яңа богавыгыз элеккесеннән тагын да калынрак, әмма минем көчем дә артты һәм мин зур теләк белән аны сынап карыйм.

Һәм ул аллаларга муенын суза. Аслар аңа богау кидереп тә өлгерми, Фенрир башын бераз читкә боруы була, богау шундук өзелеп җиргә коела.

Коточкыч хәлдән гаҗәпкә калган аллалар янә киңәшмәгә җыелалар.

 Безгә өченче богауны ясаудан мәгънә юк,  диләр алар. Без аны ясаганчы, Фенрир тагын да зуррак үсәчәк һәм аны да шулай ук җиңел өзәчәк.

 Ярый, алайса гномнардан ярдәм сорыйк,  ди Один. Бәлки алар без булдырмаган әйберне җиренә җиткерерләр.

Шулай итеп Асларның хәбәр йөртүчесен Скирнирны Свартальфхеймга җибәрәләр.

Одинның йомышын ишеткәч, гномнар озак кына богауны кайсы металлдан ясарга микән дип киңәшләшәләр. Шуннан соң иң өлкәне әйтә:

 Без аны металлдан түгел, ә тауларның тамырларыннан, песи адымнарының тавышыннан, хатын-кызлар сакалыннан, кошларның төкерегеннән, балыкларның тавышыннан һәм аюларның сеңереннән ясарбыз һәм, минем уйлавымча, мондый богауны хәтта Фенрир да өзә алмас.

Шулай булды да, ике айдан соң Скирнир аллаларга өлкән гном киңәше белән эшләнгән Глейпнир дигән богау алып килә. Шуннан бирле песи адымнары хәзер тавышсыз, хатын-кызларсакалсыз, тауларның тамырлары юк, кошларның төкереге, аюларның сеңере, ә балыкларның тавышы.

Аслар Глейпнирны беренче тапкыр күргәч, бик гаҗәпләнәләр. Бу богау кулдан да юанрак түгел, ефәк шикелле йомшак, әмма аны ныграк тарткан саен, ул чыдамлырак була. Хәзер инде аны Фенрирга кидерергә генә кала. Ләкин аллалар башта аны беркемгә дә зыян китермәсен өчен, дөнья диңгезендә урнашкан Лингви утравына алып барырга булалар.

 Син соңгы һәм иң мөһим сынау алырга тиешсең. Әгәр булдырсаң, синең даның бөтен дөньяга таралачак, әмма моның өчен син безнең белән барырга тиеш.

 Мин әзер,  дип ризалаша Фенрир.

Әмма Аслар аны утрауга алып килгәч һәм богауны аңа ябарга дигәндә, Фенрир ачулы итеп тешләрен ыржайта.

 Бу богау шундый нечкә, әгәр ул тылсымлы түгел икән, аны өзү берни дә тормый. Әгәр ул тылсымлы булса, минем көчемә карамастан, мин аны бәлки өзә дә алмам,  ди Фенрир. Димәк, я мин бернинди данга да ия булмыйм, я мин сезнең тоткыныгызга әйләнәм.

 Син ялгышасың, Фенрир,  дип каршы килә Один. Әгәр син безнең богауны өзә алмыйсың икән, димәк син көчсез, һәм безгә синнән куркырга кирәкми һәм без сине азат итәбез. Әгәр син аны өзсәң, син берни дә югалтмыйсың.

 Сәер әйберләр сөйлисең син,  дип көлеп куя бүре баласы. Яхшы, мин сезгә рөхсәт итәм, ләкин сезнең берегез залог итеп минем авызга уң кулын куйсын.

Аслар башларын ияләр, әмма Тюр гына куркусыз алга чыга.

 Мин риза,  ди ул һәм кулын Фенрирның авызына тыга.

Теге сак итеп кенә үзенең үткен тешләре белән аны кыса.

 Ә хәзер миңа богауны кидерегез,  ди ул тыныч кына.

Аллалар иркен сулап куялар, ләкин Тюрга куркынычлык белән карыйлар. Бүре баласының муенына Глейпнир салалар, ә икенче ягы алдан кыяга беркетелгән була. Фенрир башын селкетеп ала, аннары богауны бөтен көченә тартып-сузып карый, ләкин гаҗәп богау өзелми.

 Юк,  ниһаять яртылай буылган Фенрир карлыккан тавыш белән,  мин моны өзә алмыйм, азат итегез мине!  ди.

Аслар урыныннан да кузгалмый.

 Ә, шулаймы, димәк, сез мине алдадыгыз!  ярсулы ырылдый Фенрир.

Бер хәрәкәт белән Тюрның кулын тешләп өзеп, калган Асларга ташлана. Каршысына Хеймдалль чыгып, авызына кылыч чәнчеп куя. Шулай итеп Фенрир авызын яба алмыйча кала.

Берәүләр Тюрның кулын бәйләп калалар, калганнар Фенрир бәйләнгән кыя ташны алып, аларны тирән итеп җир астына төшерәләр. Хәзер дә бу куркыныч бүре анда яши, үсә, көч җыя һәм норналарның алдан әйткәнен көтеп ята.

Шулай итеп Аслар озак вакытка Локиның балаларыннан котылалар.


Сифның чәчләре


Инде әйтеп кителгәнчә, Торның хатыны, уңдырыш алиһәсе Сиф, гүзәллеге белән Фрейадан гына калыша иде, әмма искитәрлек чәчләре белән Сиф даны бөтен дөньяга таралган була. Алга таба моның турында тулырак сөйләп китәрбез.

Борын заманда Сифның озын сары чәчләре булган. Ул алар белән бик горурланган, ләкин бервакыт Локи, Торга көнчелек итеп, Сиф йоклаганда, аның булмәсенә кереп, алиһәнең чәчләрен кисеп ташлаган. Хәйләкәр алла әле ерак китмәгән була, Сиф шундук уянып, чәчләренең юклыгын аңлап, Торны чакыра башлый. Тор җитез генә килеп җитә дә, хатынын күргәч, гаҗәпләнүеннән таңга кала. Ләкин озакламый эшнең нәрсәдә икәнен белеп, гаҗәпләнүе ярсуга әйләнә. Тор мондый усал шаяртуның кем тарафыннан эшләнгәнен сизеп, Локины эзләргә китә.

Үзенең шаяруы белән бик канәгать булып, Локи, Ротатёск тиененең сикерүләрен карап, тыныч кына Лерад агачы астында утыра иде. Берзаман кинәт кенә аның алдында баһадир Асның сыны пәйда була.

Үлемгә әзерлән, Локи,  дип яңгырый ул.

 Кызган мине, Тор!  дип үтенә Локи.  Зинһар кызган, мин барысын да кире кайтарам,  ди.

Назад Дальше